Сөмбелә.
классный час (1 класс) по теме

Даянова Флюся Шайхенуровна

Көз кызы бөтен җиргә патшабикә булып алды да,үзенең биләмәләрен алтын төскә манды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sombel.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

“Сөмбелә” бәйрәме.

 Бәйрәмнең максаты: Уеннар, җырлар, биюләр аша рус мәктәбендә укучы рус балаларында татар халкының милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләмнәрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: Кечкенә йорт, агачлар, бакча күренеше, бакчада яшелчәләр, чәчәкләр үсә. Йорттан күңелле музыка  яңгырый.

Катнашалар: Әби, бабай, Сөмбелә, Акбай, Песи, Тычкан, яшелчәләр.

Бакча. Йорт. Капка янында агач төбендә Бабай утыра. Салмак кына көй яңгырый.

Алып баручы. Балалар, карагыз әле, нинди матур көзге көн, көзге бакча. Урман-кырларга матур көз килде. Матур җәй үтте. Яфраклар сары, кызыл, алтын-су төстә. Әйдәгез бергә җырлый-җырлый  бабайларга кунакка барабыз. Анда бүген Сөмбелә дә кунакка килә,  биербез, җырларбыз, бергә күңелле булыр!  Барабызмы, балалар?

Балалар. Барабыз, барабыз!

1 укучы.(Тук, тук! Кычкырып дәшә.) Ба-ба-кай, ба-ба-кай!

               Синең оныкларың сине сагынып беттеләр.

( Балалар йорт янына киләләр, карыйлар. Бабай чыга)

2 укучы. Хәерле көн, Бабакай!

Бабай. Хәерле көн, балалар! Мин дә сезне сагынып көттем.

 (бакчага күрсәтеп)

                  Бакчада ямьле,

                  Бакчада хуш ис

                 Берсеннән берсе

                 Алмалар тәмле.

               Көттем. Сезне бик көттем.

                Сез килүгә эш бетте.

                Әнә, теге зу-ур шалкан

                 Сезнең килүне көтте.

             Шундый зур булып үсте.

             Ә тартып чыгарырга

              Минем көч инде бетте.

3 укучы. Бабакай! Әйдәгез әле бергә

Тартып  чыгарып карыйк.

(Тарталар, тарталар, шалкан чыкмый.)

Бабай. Балалар, шалкан чыкмый. Әбине ярдәмгә чакырабызмы?

Бергә. Әби! Әби! Кил әле,

             Безгә ярдәм ит әле.

(Әби чыга.)

Әби. Ник шаулашасыз? Нәрсә булды инде тагын? Әллә миннән башка шул шалканны тартып чыгара алмыйсызмы?

(Балаларны күреп ала.)

       Менә, менә  балалар булышырлар хәзер.

          Әйдәгез әле, тартыйк

            Һәм бергә ашап карыйк.

(Тарталар, тарталар, шалкан һаман чыкмый.)

Бала.    Бабай! Бабай! Бабакай!

              Кайда соң безнең Акбай?

Бергә. Акбай! Акбай! Кил әле!

                Безгә син булыш әле.

( Өрә, өрә Акбай килеп чыга.)

              Нәрсә булды? Нишләдегез?

              Ник күптән килмәдегез?

              Шалкан зур түгел иде

              Сез шуны белмәдегез.

              Тиз генә тартып чыгарып,

              Ашап та булыр иде.

              Әйдәгез, тартыйк, тартыйк!

              Болай тик карап тормыйк.

(Тарталар,тарталар, тик шалкан һаман чыкмый.)

(Шул вакыт, кычкырып Песи килеп чыга.)

Песи.( Кычкырып)   Мияу! Мияу! Ничек күп дуслар шулай?

              Булышмый булмас болай.

Бабай. Әйдәгез. Тартыйк бергә! 1,2, 3, ...

(1,2,3, дип санап тарталар, шалкан барыбер урыныннан кузгалмый.)

Әби.  (Аптырап)  Инде хәзер нишләргә?

( Тычкан килеп чыга.)

Тычкан. Ничек инде, нишләргә?

                Ә-ә-ә! Миннән башка булмыймы?

                Үзем кечкенә булсам да,

                 Көчем зур минем.

                 Әйдәгез тартыйк булмаса.

                 1, 2, 3.!

                 Миндә бик күп көч!

(Тарталар, Ниһаять, шалкан килеп чыга, барысы да егылалар, Бабай торып баса һәм башын кашый.)

Бабай.     Шалкан чыкты чыгуын,

                  Ә хәзер нишләтәбез?(барлык геройлар да бабай белән бакчада эскәмиядә утыралар)

Балалар. Шул шатлыктан җырлыйбыз.

Бабайның бакчасында
Шалкан зур булып үскән.
Менә шундый киңлектә,
Менә шундый тарлыкта.
Шалкан, шалкан, кил әле!
Бер биеп күрсәт әле!
(Кул чабалар, шалкан  бии).

(Музыка уйнап тора,  өйдән Сөмбелә чыга.)

Алып баручы. Күрегезче, Сөмбелә дә безнең бәйрәмгә килеп җитте.

(Кәрзинендә яшелчәләр, агач яфраклары сибә, сибә килеп керә.)

1 укучы. Исәнме, Көз, алтын көз,

                Безне сагынып килдеңме?

                 Агачларга куакларга

                Сары чуклар элдеңме? 

Сөмбелә.Саумы, якын дусларым,

                Сезне сагынып килдем мин,

               Сезгә матур көннәр дә

               Уңыш та китердем мин.

               “Яфрак ява” җыры башкарыла.

Сөмбелә: Аһ-һай, дусларым! Быел уңыш бигрәк мул булды! Ул кишер, помидор, чөгендер! Үзләре шундый эре! Күрдегезме, уңыш ничек күп! (Өстәл янына, балалар ясаган күргәзмә янына килеп күрсәтә)

Кәрзин тулы алмалар,

Помидор һәм кыярлар,

Кәбестә, кишер, суган,

Алтын көз безнең уңган.

Алып баручы: Дуслар! Бүген безгә кунаклар килгән. Алар серле кунаклар. Ни турында сөйли алар, әйдәгез, бергәләп тыңлап карыйк әле.

Кыяр: Хәерле көн, дусларым!

Сөмбелә: Хәлләрең ничек соң, кыяр дустым?

Кыяр: Хәлем минем бик яхшы,

Уңышлар бик мул булды.

Хуҗам бик тырыш бала,

Түтәле дымлы булды,

Гел утап кына торды.

Помидор: Исәнмесез! Хәерле көн, дусларым!

Сөмбелә: Ә син ничек үсәсең, помдор дус?

Помидор: Хуҗабикәнең кызы

Бик тырыш бала булды.

Су сипте, чүп утады,

Шуңа уңыш күп булды.

Бу мәктәптә укыйдыр, дип,

Рәхмәт әйтергә килдем.

Уңган, тырыш, тәртипле дип,

Һәр җирдә сөйләп йөрдем.


Кишер: Минем исемем – кишер.
Теләсәң болай пешер,
Теләсәң ашка тура.
Мине яраткан бала
Озын гомерле була.


Суган: Минем исемем – суган,
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Шифалы дип атыйлар,
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.


Кабак: Карагыз әле бер генә
Менә миңа – кабакка.
Турап куйсагыз, мин сыймыйм,
Хәтта 9 табакка.


Сөмбелә: Агачтагы бар яфракны,
Чәчәкләр һәм үләннәрне,
Басудагы игеннәрне,
Сап-сары төсләргә керттеләр.


Сары яфраклар биюе Вальс


Әби:
 Киң кырларда иген булса,
Табыныгыз уң булыр,
Ә табында икмәк булса,
Күңелебез көр булыр.


Арыш: Ә арыш соң арыш.
Һәр башагы бер арыш.
Егәрлегең булса гына,
Син арыш белән ярыш.


Бодай: Ә менә мин бодай,
Тик бодай булса, ил бай.


Карабодай: Менә мин-карабодай,
Ничек үстем соң болай?
Миңа игътибар итте.
Һәрбер кыз, һәрбер малай.
Мин бик тәмле ботка да
Һәм бик татлы, шәп балда.


Солы: Солы соң, солы-басу сылуы
Һәм күрсәң солысын.
Исең китеп торырсың.


Тары:Ә тары соң. Тары?
Мул булдым быел тагы!
Карап-кара син миңа,
Үрмәлим югарыга.


3 укучы: Көз көнендә урман, кырлар алтын була,
Яфраклар да сары, кызыл ялкын була.
Игенченең хезмәтенә бүләк өчен,
Амбарларга өем-өем ашлык тула.
Бала: Бер карасаң, күктә болыт була,
Бер карасаң тагы яктыра.
Көндезләрен бераз җылы була,
Ә кичләрен, кинәт туңдыра.

 4нче укучы: Кеше белән гел янәшә икмәк,

Кырда, юлда, табын янында.

Иң беренче өйгә икмәк керә

Яңа йортка күчкән чагында

5 нче укучы : Һәммәбездән өлкәнрәктер ул,

Яшәсәк тә җирдә нихәтле,

Шуңа хөрмәтледер исеме аның,

Шуңа газиз, шуңа хикмәтле.

6 нче бала: Бардыр анда картлар олылыгы

Һәм ирләрнең сынмас ныклыгы

Садәлеге бардыр сабыйларның,

Әниләрнең күңел аклыгы.

7 нче бала: Көзнең иң олы бүләге –

Икмәк тора табында.

Тормышыбыз ямьле булыр,

Икмәк булган чагында.

Сөмбелә: Яшәү чыганагы – кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

(Сөмбелә килгән кунакларның берсенә икмәк тапшыра)

8 нче бала: Юмарт синең җирең, Татарстан,

Шуңа татлы, ахры икмәгең!

Баһадирлар сиңа җан өргәндер,

Мондый уңыш тумый тикмәгә.

9 нчы бала: Гәрәбәдәй булып үсте иген,

Түгелгән тир бушка китмәде.

Игенченең батыр хезмәт бу - ,

Күпереп пешкән арыш икмәге.

Алып баручы: Дуслар, бәйрәм дәвам итә.

Әйдәгез тикшереп карыйк әле, мәкальләрне яхшы беләсезме икән?

Алып баручы:

1. Ни чәчсәң,

2. Кем эшләми,

3. Ачтан үлсәң дә

4. Ачы булсаң, тоздай бул,

5. Ашаганда колагың

селкенеп торсын

Укучылар

1. Шуны урырсың

2. Шул ашамый

3. Ата-анаңны ташлама

4. Татлы булсаң, балдай бул.

5. Эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын.

Сөмбелә: Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез,

Шигырләр сөйләдегез.

Барысы өчен рәхмәт сезгә.

Алдагы көннәрдә дә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

Алып баручы: Бүгенгә без хушлашабыз,

Бәйрәмне тәмамлыйбыз,

Күңелле дә соң бу көз!

Җыр "Кояшлы ил – безнең ил"


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме.

праздник урожая....

Сөмбелә бәйрәме.

уңыш бәйрәме...

Внеклассное занятие "Сөмбелә бәйрәме"

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру.Татар халык уеннарын өйрәнү.Җырга ,биюгә мәхәббәт тәрбияләү....

Сөмбелә бәйрәме

Көзнең алтынлыгы, аның кадере һэм куркәмлеге көзге муллык белэн билгеләнэ...

Сөмбелә бәйрәме

Сөмбелә бәйрәме...

Сөмбелә бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрергә мөмкин....