"Эзләп тапкан бәхет"
материал (4 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Эзләп тапкан бәхет
(Әдәби әкият)
Алсу Галиева
Борын заман түгел, хәзер
Яшәгән, ди, бер бабай.
Бабай мировой булган, ди,
Үстергән, ди, 3 малай.
Бер бик матур җәйге көнне
Бабабыз чирләп киткән.
Киткән чакта улларына
Малларын бүләк иткән.
Әйткән иң өлкән улына:
“Менә сиңа сыерым,
Өем дә үзеңә булыр, балам,
Рәхәтләнеп торырсың.”
Уртанчысына эләккән
Гараж белән машина.
“Миңа әйбер калмады”, дип,
Кечесе баш кашына.
Янына чакырып аны
Атасы болай дигән:
“Универсиадада бәхет
Табарсың...” песи биргән.
Песи үзе генә түгел,
Янында бар капчыгы .
Һич шул капчыгын ташламый:
Әйтерсең, күп байлыгы...
Иркә малай ачуыннан
“Саубулыгыз”, димәгән.
Чыгып киткән сахра буйлап
Капчыгына тимәгән.
Бара икән аңламый да
Кай якларга барасын...
Очыраткан су буенда
Чал чәчле ил агасын.
Бу агай да йөри икән.
Югалткандай байлыгын..
Шунда егет аңлап алган
Үзенең кайдалыгын.
Сөйләп биргән юлдашына
Барысын да, ачынып.
Чуар песи куып тоткан,
Бар янында капчыгы.
Капчыгыннан нидер алып,
Теге агайга биргән.
Агай сихерләнгән булган
Шунда ук телгә килгән:
“Улым , дигән, мин еракта
Афинада тора идем,
Ел саен шушы калада
Ярыш оештыра идем.
1923тән
Студентлар бар дөньяның
Елга ике җыелалар,
Оештыралар уен.
Гасырлар болганды хәзер,
Ничек табыйм чарасын.
Казан дигән бер шәһәргә
Кунак булып барасы.
Йөзү, теннис, футбол, диләр,
Әллә ниләр табалар.
Йөгерәләр, сикерәләр,
Көрәшеп тә алалар.
Егетләрең иң уңганы,
Яшь кызларның иң булганы
Шушы уенда катнаша,
Шунда кайчак яр таба.
“Олимпия” дә димиләр,
Диләр “Универсиада”.
Шунда барырга кушкандыр
Бәлки атаң сиңа да.
“Имәндә икән чикләвек!”
Бар борчуын ташлаган,
“ Маладис, Барсик!” дип, егет
Песиен кочаклаган.
Теге капчыктан тапканнар
“Компас”дигән бер калай.
Дөрес якка барыр өчен
Су чыгасы бит малай!
Егет йөзә белми икән,
Агай аны өйрәткән.
Аннары үзе, иркенләп,
Мәчедән сер сөйләткән.
Атна буе су буенда
Яши торгач бергәләп,
Урманга киек тотарга
Йөри торгач кергәләп,
Тәмам дуслашып беткәннәр:
Песи, егет һәм агай.
Егетебез җебекләрдән
Түгел икән бит алай!
Капчык дигән төпсез күлдән
Әллә ниләр алганнар,
Шахмат-шашка уйнаганнар,
Туп белән шаярганнар.
Агаен әйтер идем:
Һич кенә карт димәссең.
Нишләсәң дә җиңә икән,
Сере нидә — белмәссең.
Көндә эшли-ашый торгач,
Ныгып киткән бу, малай,
“Эх” дигәнче океанны
Йөзеп чыккан бит, малай!
Песиен дә ташламаган
Капчыгына салган, ди...
Теге агай кулын болгап
Яр буенда калган ди.
Бара торгач, килеп кергән
Бик матур бер салага.
Бөтенесе нидер эшли:
Кая гына карама.
Килеп керсә, зур бер йортка:
Туп сугалар егетләр.
Берсен-берсе уздыралар,
Нәкъ лачыннар кебекләр.
Уңга китсә, сылу кызлар
Уңга-сулга бөгелә.
Безнең егетнең күзенә
Универсиада күренә!
Сулга китсә, көрәшәләр
Бернигә дә карамый.
Әйткән егет: ”Әй, дусларым ,
Болай яту ярамый.
Бөтенегез уңган булган,
Әйдәгез минем белән!
Актаныш данын якларсыз
Тагын бер җиңү белән.”
Шулчак песиен чакырса,
Кала егет шаккатып:
Каршысында Барсик түгел,
Ә Юни тора басып.
“Актаныш данын дөньяга
Яңгыратырсыз әле,
Алтын-көмеш медальләрне
Тагып кайтырсыз әле!”
Җыр(Бергә):
Актаныш туган ягым,
Әй, батыр балаларың,
Ярышларда урын алып,
Яңгыратырлар даның!