Олы кеше-солы төше
методическая разработка (3 класс) по теме

Гибадуллина Дильбар Ракиповна

 

1.Балаларны өлкәннәргә мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга өйрәтү.

2.Ямьсез эшләр белән аларны борчырга ярамаганлыгын төшендерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon oly_keshe-soly_toshe.doc82.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гыйбадуллина Дилбәр Рахип кызы

Актаныш 1нче урта мәктәбенең беренче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Педагогик  стажы:  32ел.

Тема. Олы кеше-солы төше.

Максат: 1.Балаларны өлкәннәргә мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга өйрәтү.

               2.Ямьсез эшләр белән аларны борчырга ярамаганлыгын төшендерү.

Җиһазлар: Шәвәли өчен киемнәр, 2 конверт, “Озынколак”, магнитафон, “Әнкәмнең догалары” җыры язылган тасма.

  1. Оештыру өлеше.
  2. Актуальләштерү.
  1. Безнең өчен бик-бик якын , кадерле кешеләр бар. Кемнәр алар? - Әти, әни.

Дөрес, әти-әни – иң якын кешеләр , кадерле кешеләр ! Ә аларга кем тормыш биргән ? Кем карап үстергән ? Белмисезме ?    

  • Әби ,бабай.
  1. Балалар,кемнәрнең әбиләре бар?

-...

3.   Әбиләрнең уңган җитез куллары нинди эшләр башкара соң?

-...

Күрдегезме, әбиләр гаиләдә күпме эш башкара. Аларның эшләгән эшләре бик күп.Шуңа күрә без аларны хөрмәт итәргә, яратырга тиеш. Ә сез әбиләрегезне яратасызмы соң? Ничек булышасыз?

-...

         III. Төп өлеш.

1.Ишектән җырлый-җырлый, кулына конверт тотып, Шәвәли керә:

Мин-Шәвәли, шук малай.

Мин-әбидән дә качтым,

Мин-бабайдан да качтым.

Мин..

Укытучы: Тукта, тукта, Шәвәли син безнең бүлмәгә каян килеп кердең?

Нишләп йөрисең?

Шәвәли: Мин әби белән бабайдан качып, урманга киткән идем. Анда Озынколакны очраттым. Ул сезгә хат җибәрде. “Хатны алуга укысыннар” – диде.

Укытучы: Рәхмәт, Шәвәли. Кушкан йомышны үти беләсең икән, аның өчен сине мактарга була. Тик...(Конвертны ача да хатны укый.)

Кадерле дуслар! Мин Озынколак. Шәвәлине урманда күреп аптырашта калдым. Ул әбисе белән бабасыннан качып киткән. Алар Шәвәлине эзлиләрдер, борчылалардыр. Шәвәлинең урманда адашуы ,ерткычларга очравы бар. Урманда усал бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, тупас аюлар бар бит. Зинһар, Шәвәлигә өйдән рөхсәтсез чыгып китәргә ярамаганлыгын аңлатыгыз, ярдәм итегез.

Әй, Шәвәли, Шәвәли әбиең белән бабаңнан качып китеп бик начар эшләгәнсең. Аларны борчырга, хәтерләрен калдырырга ярамаганлыгын белмисеңмени  син ? Кая барасыңны әйтмичә рөхсәтсез чыгып китеп, син якын кешеләреңне борчуга салгансың. Хәзер үк өеңә кайт, әбиең белән бабаңнан гафу үтен, ягымлы сүзләр әйтеп юат, тынычландыр. Башка беркайчан да алай эшләмә! Аңладыңмы, Шәвәли ?!

Шәвәли: Рәхмәт инде сезгә апа. Мин ярамаган эш эшләгәнемне хәзер генә аңладым. Миңа бик оят. Әби белән бабай мине сагынганнардыр, йөгердем.

Укытучы: Тукта дускай, без сине озата барабыз. Син өегезгә юлны тапмассың бит?

Шәвәли: Юк, юк кирәкми. Мин өемнең кайда икәнлеген яхшы беләм. Сез инде миңа болай да ярдәм иттегез.  Сезгә дә, Озынколакка да зур рәхмәт! Сау булыгыз!

Балалар:

- Сау бул, Шәвәли!

- Хәерле юл сиңа!

- Исән-сау кайтып җит!

- Әбиең белән бабаңа бездән сәлам тапшыр!

2. Ә хәзер бер җыр тыңлыйк. (Магнитафон тасмасында “Әнкәмнең догалары” җыры яңгырый)

Нинди җыр бу укучылар? Кайсы җырчы яратып башкара?

3.Догаларны без күбрәк әбиләребездән ишетәбез . Алар безне гел яхшылыкка гына өйрәтә. Минем әбием дә еш кына “Әти-әниеңнән алда ризыкка үрелмә, ямьсез булып үсәрсең” – ди торган иде. Ә сезнең нинди догалар ишеткәнегез бар? ...

Әйе, алар безне шулай тәртипкә, әдәплелеккә өйрәтәләр,тәрбиялиләр.

4.Балалар, безнең янга Озынколак үзе килеп җиткән.(Озынколак рәсемен күрсәтү.) Ул безгә хат алып килгән.

Кадерле балалар! Сезнең мәктәптә Рәмзил исемле бер малай бар. Ул һәрвакыт әбисеннән зарлана: “Мине әбием көне буена алай эшләмә, болай ярамый дип йөдәтеп бетерә” – ди. Рәмзил нинди эшләрнең ярамаганлыгын, ә кайсыларының яхшы булуын аңлап бетерми бугай. Мин сезгә хат-киңәшләр алып килдем. Сез аларны игътибар белән укыгыз. Рәмзилгә дә җиткерегез.

                                    1 хат.

 Йокы сәгате җиткәч, әбисе Ниязга йокларга әзерләнергә куша, ә Нияз: “Мин әле уйнап туймадым. Минем уйныйсым килә”, - дип киреләнә. Әбисе аңа : “Йоклар вакыт җиткәч, уенчыкларны урынына куярга, уенны туктатырга кирәк”, - дип кабатлый. Ә Нияз уйнавын дәвам итә.

Укытучы: Балалар, кем хаклы соң? Ниязмы, әбисеме?

Балалар: ...

Укытучы: Дөрес әйттегез. Озынколак та сезнең кебек уйлый. Менә аның киңәше: “Олылар белән бәхәсләшергә, аларга каршы әйтергә ярамый. Өлкәннәрнең сүзен тыңламау- әдәпсезлек билгесе.

                                    2 хат.

Рәмзия әтисе, әнисе һәм әбисе белән яши. Әти-әнисенең берәр кая барасы булса, Рәмзия һәрвакыт киреләнә башлый. – Минем әби белән каласым килми! – ди. Әбисенең Рәмзиягә бик нык хәтере кала, ул аңа үпкәли.

Укытучы: Балалар, Рәмзия урынында булсагыз сез нишләр идегез ?

Балалар: ....

Укытучы: Озынколакның киңәшен тыңлагыз әле. “Әби – бабайларны өйдә ялгыз калдырырга тырышмагыз. Җырлар җырлап , шигырьләр сөйләп кәефләрен күтәрегез. Мәктәптәге хәлләр турында сөйләгез. Ягымлы сүзләр әйтергә дә онытмагыз. Әздән күңел була, әздән хәтер кала.

Озынколакка шундый матур киңәшләре өчен рәхмәт!

Әйе балалар, Озынколак әбиләребезне ихтирам итәргә кирәклеген аңлаткан. Без дә аның киңәшләрен тыңлыйк. Рәхмәт аңа!

5. Ә хәзер балалар, уен уйнап алыйк. Сез әбиләрегезгә нинди матур сүзләр белән дәшәсез, иркәлисез икән.

6. Кемнәр әбиләр турында шигырьләр белә? Тыңлыйк әле.

IV. Йомгаклау.

“Әбием күзлек кия җырын” җырлау.