Табигать- туган йортыбыз.
методическая разработка (3 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Актаныш муниципаль районы
Иске Җияш башлангыч мәктәбе
Сыйныфтан тыш чара
Табигатьнең гүзәл почмагы
Укытучы :Гәрәева Флүсә Сабит кызы
Табигатьнең гүзәл почмагы
(Сыйныфтан тыш чара)
Кичә буласы зал урман итеп бизәлә. Укучылар төрле агачлар булып киенәләр.
1 нче алып баручы. Табигать! Нәрсәләрне генә үз эчеңә алмыйсың син! Серле дә син, гүзәл дә син! Миңа калса, табигатьнең иң гүзәл почмагы — урмандыр. Чыннан да, елның кайсы гына вакыты булмасын, урман безне һәрчак үзенә тарта. Менә бүген дә без урманга килдек. Исәнме, урманым!
2 нче алып баручы. Урман! Нинди матур һәм һәрчак яшь! Һәрвакыт кешенең дусты булган һәм булачак. Урманга кайчан гына керсәң дә, тынлыкны һәм кошлар җырын тыңлыйсы килә. Ә җәйге урманда булу, күкрәгеңне тутырып саф, хуш исле үлән һәм чәчәк исләре килеп торган һаваны сулау ничек рәхәт!
Урман хуҗасы. Урман — шатлык һәм сәламәтлек чыганагы. Мин сезне үземә — урманга кунакка чакырам. Ләкин урманга кергәнче, бер сынауны үтегез: минем табышмакларыма җавап табыгыз:
1. Җәен киенә, кышын чишенә. (Агач)
2. Алгы тәпие кыска, Чабарга ул бик оста.
Соры тунын сала да
Ак тунын кия кышка. (Куян)
3. Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар эзли. (Бүре)
4. Энәсенең күзе юк.
Тегәр өчен җебе юк,
Яшерсә башын, аягын,
Ул нәни генә бер туп. (Керпе)
5. Кош түгел, оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)
6. Көлтә-көлтә койрыгым,
Селки-селки барамын.
Кетәклеккә кереп мин
Тавык-чеби аламын. (Төлке)
7. Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)
8. Кыш көне дә, җәй көне дә яшел. (Чыршы)
Урман хуҗасы. Ә хәзер әйдәгез, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик. «Ярый-ярамый» дигән уен уйнап алыйк.
• Агачларны һәм ботакларны сындырырга (ярамый).
• Күбрәк агачлар утыртырга (ярый).
• Болында чәчәкләрне таптарга (ярамый).
• Сукмактан гына йөрергә (ярый).
• Күп итеп чәчсәк бәйләме җыярга (ярамый).
• Чәчәкләрне өзмичә генә аларга сокланырга (ярый).
• Урманда чүп калдырырга (ярамый).
• Чүпне чокыр казып күмәргә (ярый).
• Урманда учак ягарга (ярамый).
• Урманда шауларга (ярамый)
Бу сынауны да сез уңышлы уздыгыз. Ә хәзер урманга рәхим итегез!
Балалар. Исәнме, урман!
1 нче укучы.
Җәйге урман — гөлләр иле
Чәчәкләр патшалыгы,
Кызыл җиләк булып пешә.
Урманның һәр шатлыгы.
Усал булсаң, ул да усал
һәрбер ботагы - камчы
Ә дус булсаң, кочак ача
Урманның һәр агачы.
2 нче укучы.
Җәйге урман. Нарат агачлары
Гаскәр кебек тезелеп киткәннәр.
Җиләк урыны - яшел куаклыклар
Урман буен бизәп үскәннәр.
Салмак кына йомшак искән җилләр
Яфракларны селкеп шаулата,
Җырчы кошлар агач арасыннан
Сузып җырлап урман яңгырата.
1 нче алып баручы. Урманны «яшел фабрика» дип атыйлар. Агач яфраклары зарарлы газларны йоталар һәм сулау өчен кирәкле кислород бүлеп чыгаралар. Урман — кешеләргә ял итү өчен иң чиста урын. Безнең илебез — бөек урман державасы. Аның 1/3 өлешен урманнар алып тора.
3 нче укучы.
Нарат белән уралган
Гөл чәчәкле аланым.
Хәтерләтә каланың
Колонналы залларын.
Әй, урманым, гүзәлем,
Син — хәзинә сарае.
Хәзинәңне арттыра
Җылы җәйнең һәр ае.
Әй, урманым, урманым,
Бик күп синең кунагың.
Яратасың кунакның
Тәртиплесен, тыйнагын.
2 нче алып баручы. Җәй көне урман аланнары бик матур була.Әнэ анда матур аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Чәчәкләргә кунып күбәләкләр уйный.
(Күбәләк булып киенгән бала керә. Чәчәкләргә «куна», җырлый)
Күбәләк.
Мин торам кырларда,
Болында, урманда.
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы.
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
1 нче алып баручы. Әнә нинди матур итеп кошлар сайрый. (Тукран тавышы ишетелә)
4 нче укучы.
Тыңлап тордык аланда
Атыбызны туктатып.
Кем соң анда агачларга
Балта чаба «тук та тук».
Әти әйтә: «Менә, улым,
Бу агачка кара, — ди —
Тукран абзаң корткычларны
Кырып кына сала, — ди.
Агачларны кортырга,
Ирек бирми коңгызга.
— Алай булгач, әти, — дим, —
Дус икән бит ул безгә.
5 нче укучы.
Әйе, кошлар — урман санитарлары. Алар агачтагы кортларны чүплиләр, аларны корудан саклыйлар.
6 нчы укучы.
Безнең илебез — дөньяда урманга иң бай илләрдән санала. Урман — сәламәтлек чыганагы да. Ләкин урманның кыйммәте аның матурлыгында һәм кеше сәламәтлеге өчен файдалы булуда гына тугел. Сез беләсезме? Урман безгә нәрсәләр бирә? Кешеләр аннан ничек файдалана?
7 нче укучы.
Агачтан салалар өйләр,
Һәм ясыйлар мебельләр.
Балаларга карандаш та.
Парталар да,
Чаңгылар да
Агачтан була бар да.
2 нче алып баручы. Әйдәгез, урманда Аюның агачлар белән ниләр сөйләшүен тыңлап карыйк әле.
«Аю агачлар белән сөйләшә» әкиятен сәхнәләштерү (Аю керә).
— Яшем инде йөзгә якынлашып килә, ләкин гомер буе шушы урманда сакчы булып яшәп тә, нинди агачларның кешеләргә нинди файда китергәнен рәтләп белә алмадым. Инде үләр вакытым җитеп килә, миңа исән чагымда бу агачлар белән ничек тә якынрак танышырга һәм алар турында белгәннәремне язып калдырырга кирәк.
(Яфрак җыеп дәфтәр ясый, карандаш ала. Каен янына килә)
— Исем, фамилияң ничек?
— Каен Каюмов
— Сиңа ничә яшь инде хәзер?
— Җитмешенче белән барам
— Шактый карт икәнсең икән инде, Каен туганкай.
— Карт буламы соң! Безнең арабызда 100, хәтта 120 ел яшәүчеләр дә бар.
— Алайса, син һаман үсәчәксең икән әле, буең хәзер үк 25 м чамасы бардыр. Ә 100 яшькә җиткәндә, белмим, ничә метр булырсың...
— Мин бит 60 яшькә җитү белән буйга үсүдән туктыйм, Аю агай. Юаная гына барам.
— Алай. Я, сөйлә, нәрсәләр яратасың, нинди файда китерәсең?
— Минем исемем — каен.
Үсәм һәр урман саен.
Буем үсә бик озын,
Ак кәгазь кебек тузым.
Кешеләргә мин бик күп файда китерәм. 3 — 4 яшемдә үк урман полосаларымда кар тотам. Мин — каты агач, минем бүрәнәләремнән өйләр салалар, такталарымнан идән-түшәм сайгаклары җәяләр. Миннән чаңгылар, мылтык яңаклары, балта саплары ясыйлар. Минем кайрыларым астыннан тәмле ширбәтләр суырып алалар. Минем матурлыгыма карап, кешеләр җырлар чыгаралар.
Аю. Балалар, ә сез каен турында нинди җырлар беләсез?
(Балалар «Ак каен» (З.Ярмәки сүзләре, татар халык көе) җырын башкаралар)
(Аю усак янына килә)
— Исем-фамилияң ничек?
— Усак Усманов
— Я сөйлә, нәрсә әйтергә телисең?
— Әлбәттә, мин каен кебек озак яши алмыйм, минем гомерем 40 — 50 ел. Мин йомшак агачлардан саналам. Миннән улак, көрәк шикелле әйберләр ясыйлар. Аннары шырпы нәрсәдән эшләнә дип беләсез? Миннән!
Юкә.
— Минем яныма килсәгезче, Аю агай! Мин Юкә Юнусов булам.
— Синең ниндидер әйтәсе сүзләрең бар, ахры. Ярый, тыңлап карыйк.
— Минем күршеләрем Каен белән Усак үзләрен дөньяда иң файдалы агач дип уйлыйлар булса кирәк. Монда мин дә бар әле. Мин 3 — 4 йөз ел яшим. Яшьрәк вакытта кешеләр минем кайрыларымнан мунчала ясыйлар. Кәүсәмнән класс такталары, умарталар, сандыклар ясыйлар. Кешеләр: «Бер төп юкә агачының чәчәге 1 гектар карабодай чәчүлеге биргән кадәр бал бирә», — диләр. Чәчәкләремне кешеләр дару итеп тә кулланалар.
Имән. Артык күп мактанасың, күрше. Сүзең бетәме инде, юкмы?
Юкә. Бетте, башка сүзем юк.
Имән. Аю агай, монда кил әле. Мин Имән Ибәтов булам. Мин ерак океаннарда йөрим. Бер үк вакытта әнә шундый ерак юлларга чыгучыларны рәхәтләндереп ял да иттерәм әле. Теплоходларның, корабльләрнең бортларын да миннән башка ясый алмыйлар.
Мин игенчеләргә дә кирәк. Чөнки арба тәгәрмәчләренең тырнакларын, чананың табаннарын миннән ясыйлар.
Чыршы. Аю агай, минем янга рәхим ит!
Ә мин — чыршы, беләсез,
Чыршы булмый энәсез.
Җәен, кышын яшел мин,
Арттырам урман ямен.
Нәни кызлар, малайлар —
Дусларым, якыннарым.
Яңа елда аларга
Кунак булып барырмын.
Мине теләсә нинди төзелештә файдаланалар. Балалар минем турында да бик күп җырлар беләләрдер.
— Әйе, беләбез.
— Әйдәгез, берсен җырлап күрсәтегез әле. (Балалар чыршы турында җыр җырлыйлар)
Аю. Ярый, агачлар, сезнең турында бик күп нәрсәләр белдем. Рәхмәт. Инде өемә кайтырга вакыт. Хушыгыз.
Агачлар. Хуш, сау бул, Аю агай.
1 нче алып баручы. Әйе, агачтан ниләр генә эшләмиләр. Ул безгә ягулык булып та хезмәт итә. Агач промышленностьта да кулланыла. Аннан тукыма, скипидар, спирт та алалар. 1 кубометр агачтан 680 метр тукыма алырга була.
2 нче алып баручы. Агач шулай ук кәгазь эшләү өчен дә кирәк. Кәгазь ясау өчен көн саен бик күп урманнар киселә. Урманны саклауда без үзебездән өлеш кертергә тырышабыз. Моның өчен без тотылган кәгазь җыябыз. Чөнки әгәр 120 кг макулатура тапшырсаң, 2 төп агачны кисүдән саклап калырга мөмкин. Бу уку елында безнең класссыбыз җыйган кәгазь 3 төп агачны киселүдән саклап калды.
1 нче алып баручы. Урман тагын нәрсәсе белән файдалы соң? Ул безнең туендыручыбыз да. Урманнан без җәй буе күпме җиләк, гөмбә, чикләвек җыябыз.
7 нче укучы.
Кура җиләк — кызыл җиләк,
Елмаеп тора көлеп.
Кура җиләк тәмле була,
Үстерсәң рәтен белеп
8 нче укучы.
Җир җиләге бик эре,
Кызыл бите сипкелле,
Үзе баллы, үзе тәмле,
Ярата шундый баланы —
Җиләк кадерен белгәнне.
9 нчы укучы.
Безгә сөйли апа
Җиләк җыйган чакта:
Урман ул безне, — ди —
Чакырды кунакка.
Никадәр җиләген
Тезгән бит куакка.
Урман ул җәй көне
Әй сыйлый, сыйлый.
Күр, әнә бөрлегән,
Гөмбә бар төрледән.
Иренмә, карап бар
Юл буе тирәсен.
Сузар сиңа урман
Шомыртын, миләшен.
Чикләвек әзерлим,
Ул сезгә бүләк, — ди.
Оныта күрмәгез,
Килегез көзгә, — ди.
10 нчы укучы.
Әйтерсең лә качыш уйный
Гөмбәләр безнең белән.
Мин ул шаян гөмбәләрне
Бик оста эзли беләм.
Ал, кызыл, ал гөмбәләрне
Табам да кисеп алам,
Мин аларны һич бутамыйм,
Җайлап кәрзингә салам.
2 нче алып баручы. Урман әле ул безне дәвалаучы доктор да. Чөнки урманда күпме файдалы дару үләннәре үсә.
(Вахит Монасыйповның «Шифалы табиблар» әсәрен сәхнәләштерү)
11 нче укучы. Каен һәм нарат бөреләре дә бик файдалы. Каен бөресе халык медицинасында үт, сидек, тир кудыргыч чара буларак һәм ашказаны авыртканда, үпкә авыруларын дәвалау өчен кулланыла. Ә нарат бөресендә В, К, С витаминнары бар.
Аннан ясалган дару ревматизм, бронх, тире авыруларын дәвалау өчен кулланыла.
Каен һәм нарат бөресе җыюдан без дә читтә калмадык. Шулай итеп, кешеләрне сәламәтләндерүгә өлешебезне керттек.
1 нче алып баручы. Әйе, менә безнең яшел докторларыбыз күпме икән. Урманның күпме байлыгын файдаланабыз икән. Ә кешеләр урманның бөтен байлыгын җыеп, үзләре 1 төп агач та утыртмасалар ни булыр иде икән? Алар үз-үзләрен талаган булырлар иде. Агачны үстерү өчен бик озак вакыт кирәк. Халык та юкка гына «Агачны кисү — биш минут, үстерүе — йөз ел» дип әйтми.
2 нче алып баручы. Урман өчен иң куркынычы — янгын. Сүндерелмичә ташланган шырпы, тәмәке төпчеге, сүндерелмәгән учак — болар янгынның төп сәбәпләре. (Бер укучы Резеда Вәлиеваның «Уйнадылар...» шигырен сөйли)
1 нче алып баручы. Әйе, кайбер кешеләрнең саксыз эш итүләре аркасында урманнарда янгыннар чыгарга да, күпләп җыю һәм аулау нәтиҗәсендә күп кенә үсемлекләр юкка чыгарга да мөмкин. Әйдәгез, мондый күңелсезлекләрне булдырмыйк. Урманнарыбызны күз карасы күк саклыйк.
Балалар.
Агачлар, зур үсегез
Һәм күп булып үрчегез.
Ямь бирегез урамга,
Ямь бирегез урманга.
Агачлар.
Без үсәбез һәркайда,
Без кешеләргә файда.
Шуңа күрә агачларны
Сындырмагыз, саклагыз!
Безнең дуслар булыгыз.
Үзегез дә бакчаларга,
Аланнарга,
Урманнарга
Агачлар утыртыгыз.
Балалар.
Ярый, ярый, без һәрвакыт
Сезгә дуслар булырбыз.
Үзебез дә матур-матур
Агачлар утыртырбыз.
2 нче алып баручы. Ярый, дусларым, Урман хуҗасына рәхмәтебезне әйтик тә өйләргә кайтыйк.
Балалар. Рәхмәт, сиңа, Урман хуҗасы! Сау бул! Без әле урманга тагын килербез.
Урман хуҗасы. Балалар, урман сездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы сезнең кулда. Әйдәгез, бергәләп урманнарны саклыйк!
Урман күп икән — бетермә,
Урман аз икән — сакла,
Урман юк икән — утырт!
Бу сүзләрне берегез дә онытмагыз! Сау булыгыз, балалар. Мин сезне көтәрмен.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Табигый материаллар белән эш
Табигый материаллар белән эш .Мамыктан аппликация...
Табигать язмышы - безнең язмыш
Укучыларның табигатьтәге бәйләнешләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү,табигатьне аңларга, сакларга өндәү ...
Табигать- уртак йортыбыз
Экология елына багышланган кичә...
Туган ил кайдан башлана? Туган як табигатен уйлап ясау.
Туган як табигатен рәсемгә төшерү...
Җир - туган йортыбыз
әйләнә - тирә дөнья – әдәби уку - технологиядән дәрес...
Табигать -уртак йортыбыз
Открытый урок по окружающему миру...
И минем туган авылым, и минем туган җирем!
Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....