Сәламәтлек иленә сәяхәт.
классный час (3 класс) по теме

Минзянова Эндже Фаруковна

Классный час на татарском языке с презентацией на тему "Путешествие в страну здоровья". Ученики отправятся в увлекательное путешествие по стране здоровья, где будут разгадывать загадки, составлять правила здорового питания, научатся правильно чистить зубы и т.д.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon trbiya_sgate_3_klass.doc47 КБ
Office presentation icon slamtlek.ppt1.73 МБ

Предварительный просмотр:

Максат. 1. Укучыларны сәламәт яшәү рәвеше белән

                    таныштыру.

                 2. Таза-сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур      

                    әһәмияткә ия икәнен төшендерү.

                 3. Мәктәптә һәм гаиләдә балалар арасында дуслыкны,      

                     татулыкны арттыру.

                 4. Гаиләләрне физик күнегүләр белән балалар

                     катнашында күмәк шөгыльләнүгә тарту.

                 5. Спортка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Компьютер,проектор, презентация, карточкалар

Дәрес барышы:

Оештыру өлеше. Слайд 1

Исәнмесез, укучылар. Безнең бүгенге тәрбия сәгатебез “Сәламәтлек иленә сәяхәт” дип атала. Нәрсә соң ул сәламәтлек? (укучыларның җаваплары)

Дөрес укучылар. Сәламәтлекнең төп факторлары ул хәрәкәт, дөрес туклану, көндәлек режим һәм чыныгу. Моның чынлап та шулаймы икәнен без бүген белербез. Слайд 2

Әйдәгез, сәяхәткә кузгалыйк.  Нинди транспорт сайларбыз икән? (укучыларны җәяүле сәяхәткә китерү) Слайд 3

Сезгә җәяүләп атларга күңелсез булмасын өчен бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә җөмләләр, шигырь юллары әйтәм. Әгәр сез ул җөмлә белән килешсәгез “Мин, мин, мин һәм минем дусларым” дип әйтерсез, килешмисез икән дәшмисез инде.

А) Кем салкыннан курыкмый, чаңгыда җитез атлый?

Б) Кайсыгыз армый-талмый көн саен сагыз чәйни?

В) Кайсыгыз һәр иртәне физзарядкадан башлый?

Г) Кем чисталык яратмый, кулын юмыйча ашый?

Д) Кем ярата витамин, банан, алма, апельсин?

1 тукталыш.  Дөрес туклану. Слайд 4

Беренче  тукталыш - “Дөрес туклану”. Без бу тукталышта туклану кагыйдәләрен искә төшерербез.

Сезнең парталарыгызда карточкалар. Аларда туклану кагыйдәләре язылган, тик анда барысыда дөрес микән? Укып чыгыгыз да дөрес булмаганнарын сызыгыз. Слайд 5

татлы ризыкларны күп куллан

  артыгын ашама

  тозлы, майлы, баллы  әйберләрне чамалап куллан

  азыкны яхшылап чәйнә

  кабаланып аша

  баллы газлы эчемлекләрне күп итеп эч

  ризыкны төрләндер

(карточкаларны анализлау)

Нәтиҗә: дөрес туклану бик күп кенә авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

2 тукталыш.  Хәрәкәттә - бәрәкәт. Слайд 6

   - Укучылар, бу мәкальнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? (укучылар җавабы тыңлана,).

- Дөрес, укучылар. Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә, физик эшне аз эшли. Балалар күбрәк телевизор, компьютер каршында утыра. Күп хәрәкәтләнсәгез, спортны яратсагыз авырмассыз, сәламәт булырсыз. Әйдәгез, барыбыз бергә күнегүләр эшлибез.

Музыкаль динамик пауза(презентация)

3 тукталыш.  Көндәлек режим. Слайд 7

Әйдәгез, укучылар, көндәлек режимны искә төшереп китик әле. Слайд

Нәтиҗә: вакытында йоклау, вакытында ашау, вакытында уйнау, дәрес хәзерләү сәламәтлек өчен бик кирәкле.

Алда “Шәхси гигиена” тукталышы.  Слайд 8

Бу тукталышта чисталык турында сөйләшербез. Көн дәвамында тән тузан, микроблар белән пычрана, ул начар сулый башлый. Ашаганнан соң тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу теш авыруларын китереп чыгара. Шуңа күрә даими юынырга, тешләрне чистартырга кирәк. Безгә чисталыкны саклау өчен нәрсәләр ярдәм итә? Бу сорауга җавапны табышмаклардан табарбыз.

4 тукталыш.  Шәхси гигиена.

Аркасында сөяге, сөягендә мыегы, ак койманы агарта, мыегы белән чистарта.(теш щеткасы) Слайд 9

Үзе шома, күбеккә күмә, хуш исле ул, я кем белә? (сабын) Слайд 10

Он түгел – үзе ак, авызыңа куеп бак, тешне агарта, ап-ак итә, бу ни була? Әйтеп кал. (теш пастасы) Слайд 11

Кирәк була мунчада, минем исемем ( мунчала) Слайд 12

Битне, кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата.(сөлге) Слайд 13

Балалар, әйтегез әле. Тешләрне ничек чистартырга кирәк, кем күрсәтә ала.

 Эксперимент: Тарак һәм теш четкасы белән теш чистарту кагыйдәсен чыгару. Алдагы слайдны карап китү. Слайд 14

Нәтиҗә: чисталык сәламәтлекнең нигезе.

  Слайд 15  - Алдагы тукталышта организмны чыныктыру турында сөйләшербез. (һава, су, кояш белән чыныгу турында укучылар фикере тыңлана). Кояш, һава, су – сәламәтлекнең чын дуслары. Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше генә авыруларга каршы тора ала. Чыныгу өчен кайбер кагыйдәләрне белү кирәк.

5 тукталыш.  Чыныгу. Слайд 16

1. Битне салкын су белән юу.

2 Тәнне билгә кадәр юеш сөлге белән ышку

3. Алмаш-тилмәш салкын һәм җылы душ алу.

4. Гәүдәгә салкын су кою.  

5. Күлдә, елгада коену.

Йомгаклау.

Балалар без бүген күп нәрсәләр белән таныштык. Чыннан  да дөньяда иң кирәк нәрсә- саулык, сәламәтлек. Әйдәгез, төп кагыйдәләрне тагын бер кабат искә төшереп алыйк. Слайд 17

Сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Сәламәтлекнең төп факторлары хәрәкәт; дөрес туклану; режим; чыныгу.

Слайд 4

“ Дөрес туклану” тукталышы

Слайд 5

татлы ризыкларны күп куллан артыгын ашама тозлы, майлы, баллы әйберләрне чамалап куллан азыкны яхшылап чәйнә кабаланып аша баллы газлы эчемлекләрне күп итеп эч ризыкны төрләндер

Слайд 6

“ Хәрәкәттә – бәрәкәт” тукталышы

Слайд 7

Көндәлек режим 6.30 -6.50 Йокыдан тору.Физзарядка. Урын җирне җыю. Юыну. 6.50-7.10 Иртәнге аш. 7.10-7.30 Мәктәпкә бару. 7.30-7.50 Иртәнге зарядка.Тәрбия дәресе. 8.00-12.40 Дәресләр. 12.45-13.00 Мәктәптән кайту. 13.00 -13.30 Көндезге аш. 13.30-16.00 Көндезге йокы. Саф һавада йөрү. Файдалы хезмәт. Хәрәкәтле уеннар. 16.00-16.30 Аш вакыты. 16.30-18.00 Өй эшләре эшләү. 18.00-18.30 Кичке аш. 18.30-21.00 Буш вакыт. 21.00-6.30 Йокы.

Слайд 8

“ Шәхси гигиена” тукталышы

Слайд 9

Аркасында сөяге, сөягендә мыегы, ак койманы агарта, мыегы белән чистарта.

Слайд 10

Үзе шома, күбеккә күмә, хуш исле ул, я кем белә?

Слайд 11

Он түгел – үзе ак, авызыңа куеп бак, тешне агарта, ап-ак итә, бу ни була?

Слайд 12

Кирәк булам мунчада, минем исемем ...

Слайд 13

Битне, кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата.

Слайд 14

Тешләрне ничек чистартырга кирәк?

Слайд 15

“ Чыныгу” тукталышы

Слайд 16

Чыныгу кагыйдәләре: 1. Битне салкын су белән юу. 2.Тәнне билгә кадәр юеш сөлге белән ышку. 3. Алмаш-тилмәш салкын һәм җылы душ алу. 4. Гәүдәгә салкын су кою. 5. Күлдә, елгада коену.

Слайд 17

Т әнеңне, киемеңне, өеңне чисталыкта тот 2 . Дөрес итеп туклан! Көндәлек режимны үтә. 4 .Күбрәк хәрәкәтлән! Авырмас өчен – үзеңне чыныктыр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр иленә сәяхәт.

“Һөнәрләр аланына сәяхәт” исемле класстан тыш чара. Шулай ук презентация да тәкъдим ителә....

Сәламәтлек дәресе. Витаминнар – сәламәтлек дуслары

Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз....

Сәламәтлек иленә сәяхәт

            "Сәламәтлек иленә сәяхәт" темасына эшләнгән класс сәгате укучыларда сәламәт булуга омтылыш тәрбияләүне күздә тотып эшләнде. Укучыларны  сәламәт яш...

Салкынлык иленә сәяхәт (сәламәтлек театры)

Максат: башлангыч класс укучыларында сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру; аларны сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәтү, сәләтләрен үстерү;  дуслык хисе тәрбияләү....

"Сәләмәтлек иленә сәяхәт"

дать ученикам представление о том, что такое здоровый образ жизни;• приобщить учащихся к здоровому образу жизни;• добиться формирования у учащихся активной позиции по данной проблеме;• ...

Сәламәтлек иленә уен-сәяхәт.

4 нче сыйныфлар өчен тәрбия сәгате эшкәртмәсе....