Мероприятие "Новый год"
материал по теме
Предварительный просмотр:
Арча районы Мөндеш башлангыч мәктәбе
Хуш киләсең, Яңа ел!
Укытучы: Камалиева Фирдания Адгамовна
1 укучы: Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
Яңа җырлар җырларбыз.
2 укучы: Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
3 укучы: Исәнме,чыршы,исәнме!
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
4 укучы: Сагынып көттек без сине,
Көннәрне санап көттек.
Календарь битләренә һәм
Сәгатькә карап көттек.
5 укучы: Син килдең бүген киенеп,
Бизәнеп,матурланып.
Безгә,нәни дусларыңа,
Күңелле җырлар алып.
6 укучы: Әйдә килегез тизрәк,
Ясыйк матур түгәрәк.
Безгә кунаклар килгән,
Уйныйк-җырлыйк бергәләп.
“Яшел чыршы” җыры (З,Хәбибуллин көе, Җ.Тәрҗеманов сүзләре) башкарыла.
7 укучы: Безгә бүген Кыш бабай
Зур бәйрәм бүләк итте.
Яңа ел бәйрәменә
Чыршы да килеп җитте.
8 укучы: Яшел чыршы,басып торчы
Залның түрендә.
Килдек бергә без биергә
Синең тирәңдә.
9 укучы: Матур чыршыны
Күреп туймыйбыз.
Чыршы янында
Җырлап уйныйбыз.
10 укучы: Чыршы бәйрәме-
Ямьле бәйрәм бит,
Чыршы янында
Җырлап әйләник.
“Чыршы” җыры башкарыла.Чыршы янында Кар бөртеге белән Куян очрашалар.
Кар бөртеге. Исәнме, Куянкай!
Куян. Исәнме ,Кар бөртеге!
Кар бөртеге. Куян,Куянкай,
Безнең Кыш бабабыз нигә кичекте икән?
Әллә инде урманда адашты микән?
Куян. Әйе шул,бәйрәм башланырга вакыт җитте,ә Кыш бабабыз юк та юк.
Кар бөртеге. Әйдәле, Куянкай, Кыш бабайны бергә чакырып килик.
(Китәләр,чыршы астында йоклап яткан аюларны күрәләр).
Кар бөртеге. Куянкай, кара әле бирегә,аюлар йоклап ята түгелме? Хәзер без аларны уятабыз Һәм үзебез белән алып китәбез.
Куян. Әйдә соң.Аюкайлар,җитәр сезгә йокларг, әйдәгез,җ безнең белән. Яңа ел җитә тиздән.
Аюлар. Юк-юк,безгә йокларга кирәк.
Кар бөртеге,Куян(бергә). Ничек инде йокларга?
Аюлар. Чөнки кыш бит,ә кышын бөтен аюлар да йокларга тиеш.
Куян. Беренчедән, сез әле аю түгел, ә аю балалары гына. Икенчедән, сез бит чын аюлар түгел, ә әкияттәге аюлар. Шуның өчен сезгә йокламаска да мөмкин.
Аюлар. Син дөресен әйтәсеңме?
Куян. Әйе,әйе.
Аюлар. Алайса, без дә сезнең белән барабыз.
(Китәләр,төлкеләр килеп чыга).
Төлкеләр. Ашыйсыбыз килә тавык,үрдәк һәм алтын балык.(Арадан берсе.) Әйдәгез,булмаса бер биеп алыйк. (Бииләр).
Чыршы янына Кар бөртеге,Куян,Аюлар килеп чыга.
Төлкеләр. Туктагыз,туктагыз! Сез кая барасыз?
Кар б., Куян һәм аюлар. Кыш бабайны каршылыйбыз.
Төлкеләр. Безне дә үзегез белән алыгыз әле.
Кар б., Куян һәм аюлар. Әйдәгез, хәйләкәрләр,тик карагыз аны, беркемне дә кыерсытмагыз.
Төлкеләр. Юк-юк, кыерсытмабыз.(Китәләр.)
Кар б. Дусларым, Кыш бабайга тавыш биреп карыйк әле.
Барысы бергә. А-у, а-у! Кыш бабай,
Безнең якын дус бабай-й-й.
Кыш бабай һәм Кар кызы күренә.
Кыш бабай. А-у! Исәнмесез, балалар! Сезнең барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм һәм зур, кыю, батыр булып үсүегезне телим.
Балалар. Рәхмәт, Кыш бабай!
Кар кызы. Кадерле дуслар! Мин дә сезне Яңа ел белән котлыйм!
Зәңгәр күк аяз булсын,
Илебез тыныч булсын.
Аналарның, балаларның
Күңеле тыныч булсын.
Балалар. Рәхмәт,Кар кызы!
Кыш бабай. Чыршыгыз да әнә нинди күркәм, горур басып тора, аңа нинди матур уенчыклар эленгән!
Сезнең чакыруны алгач та, кызым Карчәчәк белән юлга җыендык. Менә берзаман коточкыч буран чыкты.,күзне ачып булмый. Буранга “тукта,тукта!” дим,һич туктамый,аның саен бөтерелеп,бөтерелеп тузгый. Шуннан бара торгач,еракта урман дусларымның тавышлары ишетелде. Ярый әле алар тавыш бирде,югыйсә адашкан да булыр идек.
Әйдәгез, балакайларым,бәйрәмне дәвам итик. Хәзер кызым Карчәчәк һәм Кар бөртеге безгә берәр җыр җырлап күрсәтерләр.
Кар кызы. Яхшы, бабакай. Без ңырларга әзер. Дусларым, чыршы әйләнәсенә басыгыз, җырыбызны башлыйбыз.
Бәйрәм киче саф һава,
Тәңкә-тәңкә кар ява.
Мамыктай җиргә ята,
Кыш бабай кар ярата.
Барысы бергә. Бер күренә, бер күмелә
Күктә ай, күктә ай.
Шул саран ай яктысында
Җем-җем итә чыршыкай.
Кар бөртеге. Яшелдән күлмәк кигән,
Урманнан безгә килгән.
Таккан ул ак сәдәпләр,
Кадаган кар чәчәкләр.
Барысы бергә. Җәен уйчан,кышын җырчан
Чыршыкай,чыршыкай.
Чыршы янына чакыра
Кар кызы – ак сылукай.
Кыш бабай. Ай-һай булдырдыгыз. Рәхмәт сезгә, ә хәзер куяннар биюен карыйк.
(Куяннар биюе).
Кыш бабай. Аюларым, сезгә ни кирәк?
Аюлар. Тәпән,тәпән бал кирәк.
Кыш бабай. Мәгез, мәгез алыгыз!(Аюлар балга үрелә,бабай балны яшерә.)
Ашыкмагыз,ашыкмагыз. Башта болай эшлибез: кем чакыручының тавышын таный-бал тәпәнен шул ала, танымаса-балсыз кала.(Бер аюның күзен бәйлиләр һәм балалар җырлап әйләнәләр.)
Балалар. Аю,аюкай сиңа килдек,
Сиңа килдек, бал китердек,
Аю,аюкай менә бал.
Кем дәшкәнне бел, аннан ал!
Кыш бабай. Куяннар,төлкеләр,ни кирәк сезгә, шаяннар?
Куяннар,төлкеләр. Без,Кыш бабай, барыбыз да
Оркестрда уйныйбыз.
Уен коралларыбызны
Бирүегезне сорыйбыз.
Кыш бабай уен кораллары өләшә. Оркестр берәр көй башкара.
Кыш бабай(капчыгыннан дождиклар алып Кар бөртекләренә өләшә).Кар бөртекләре,гүзәлләрем, бусы сезгә, чибәрләрем. Ә кайда соң минем Карчәчәгем?(Кар кызын эзли башлый,ә ул исә,бабасы артына яшеренеп, аңардан бер дә калмый. Бабай кызны ниһаять таба). Аһ,минем шаян кызым, Карчәчәгем, әнә бит ничек бабасын шаяртырга уйлаган?!
Кыш бабай ялтыравыклы тасмалар өләшә, Кар бөртекләре җырлап бииләр.
Кар бөртеге һәм нәни кар бөртекләре.
Без, карлар, очабыз,
Түбәнгә төшәбез.
Җитәбез дигәндә
Җил белән китәбез.
Шунда без һавада
Җилпенеп торабыз.
Җил тынган арада
Җирдә ял итәбез.
Аннары яңадан
Җил белән очабыз.
Очабыз, очабыз да
Җиргә төшеп кунабыз.
Кыш бабай. Һай булдырдыгыз, чибәрләрем! Ә хәзер мин сезгә, балалар, бер табышмак әйтәм. Әбисе яраткан кызына кызыл калфак бүләк иткән, ә кыз үзенең исемен оныткан. Я, кайсыгыз әйтә, ничек икән аның исеме?
Балалар. Кызыл Калфак.
Кызыл Калфак күренә, ләкин шул вакыт Бүре килеп чыга, кыз куркып йөгерә башлый. Кыш бабай аларның каршысына чыга.
Кыш бабай. Әй, Бүре дус, син нишләп әле Кызыл Калфакны куркытасың?
Бүре. Сез,әбиләр, борчылмагыз,
Сез, әниләр,курыкмагыз.
Мин Кызыл Калфакка тимим,
Мин бит чын Бүре түгел,
Әкияттәге Бүре генә.
Бүре Кызыл Калфакны биергә чакыра.
Кыш бабай. Ягез әле, балалар, хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны сынап карыйм.
Тышта суык җилләр уйныйлар,
Чәчәкләр дә кар астында йоклыйлар.
Балалар. Без, балалар, суыктан курыкмыйбыз,
Ап-ак карларны йомарлап уйныйбыз.
Кыш бабай. Ә мин карларны бик күп яудырам,
Юлларыгызны кар белән тутырам.
Балалар. Ә без карны көрәк белән көрәрбез,
Юлны себерке белән себерербез.
Кыш Бабай. Мин сезне юлда тотып алырмын,
Кул-аякларыгызны өшетермен.
Балалар. Ә без аякларны тыпырдатабыз,
Кулларыбызны нык итеп чабабыз.
Кыш бабай. Ә хәзер минем шигырьләр тыңлыйсым килә. Ягез әле, кайсыгыз сөйли? (балалр шигырьләр сөйлилиәр).
1 нче бала. Яңа ел, яңа бәхет.
Яңа карлар ява җиргә,
Яңарган төсле урам.
Искесен күмәргә теләп,
Тузынып йөри буран.
Яңа бәхет, яңа шатлык
Алып килсен Яңа ел!
Яңа җиңүләре белән
Котлы булсын Яңа ел!
2 нче бала. Җилкәсенә капчык асып,
Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп,
Бүләк өләшеп йөрде.
Аннан Кыш бабай тыпырдап,
Бик шәп бии башлады.
Биемәскә, аягында
Безнең апа башмагы.
3 нче бала. Әйләнгәләп, тирбәнгәләп,
Әйләнгәләп, тирбәнгәләп,
Йомшак карлар коела.
Җем-җем итә, балкып китә,
Чәчәк төсле тоела.
Бар да пардан,
Ап-ак кардан
Кырлар юрган ябынган.
Салкын җилләр әкрен генә
Исә котып ягыннан.
Бергәләшеп, күмәкләшеп
Җырлап чыктык урамга.
Карлар атып, карга батып,
Без уйныйбыз буранда.
Кыш бабай. Карагыз әле үскәннәремне, никадәрле шигырь беләләр, матур итеп сөйлиләр. Ничек мактамыйсың инде аларны?
Балалар(бергәләп). Әй, бабакай, бабакай, безгә дип алып килгән күчтәнәчләрең кайда?
Кыш бабай. Әй карт хәтер, карт хәтер!
Онытылган бит, мин хәзер.
(Капчыгын актара, аннан бер төргәк чыгара, балага бирә).
Ярый әле монда калган,
Исән калган, югалмаган.
Менә сезгә күчтәнәчләр,
Сезне сөйгән Кыш бабайдан.
Бала. Ай,Кыш бабай, нишләп алай,
Тик бер төргәк алгансың?
Анысы да бик бәләкәй
Бүләкләрең кайда соң?
Кыш бабай. Бу гади төргәк түгел шул,
Бөтен сере дә шунда:
Бүләкләр бирелә торган
Билетлар ,улым, монда.
Билетларда исемнәр,
Бүләкне кем аласын
Шунда карап беләсең.
Укытучы. Кара, тапкыр, ай-һай-һай,
Рәхмәт сиңа, бабакай!
Кыш бабай. Менә, балалар, безнең бәйрәм узып та бара. Миңа да сезнең белән саубуллашырга вакыт. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез,авырмагыз,әйбәт булыгыз, олыларны ихтирам итегез, аларның сүзен тыңлагыз, дус,тату яшәгез. Ә хәзергә хушыгыз!
Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай.
Сагынырбыз, бер елдан соң
Тагын да кил, хуш, бабай!
Кичә “Яңа ел” җыры белән тәмамлана.(И.Шәмсетдинов көе, Г.Латыйп сүзләре).
Арча районы Мөндеш башлангыч мәктәбе
“Укытучылар көне”
Укытучы: Камалиева Ф.Ә.