Сценария "Гаилә бәйрәме"
материал (3 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Гаилә бәйрәме
2012нче ел
Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар, кунаклар! Белгәнебезчә,гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә-ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.
Ни куаныч, безнең Кыртапада да пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр күп. Менә алар бүген бәйрәмдә катнаша.
Хөрмәтле тамашачылар! Кичәбезнең беренче өлешендә бу үрнәк гаиләләр белән якыннан танышырбыз, аларның бәхетле яшәү серләрен ачыкларбыз, икенче өлешендә гаиләләр арасында уен-ярышлар оештырылыр.
Я, әйдәгез, кунакка чакырылган гаиләләр белән якыннанрак танышуны беренче өстәл артында утыручы Зиганшиннар гаиләсеннән башлыйк.
1өстәл – Зиганшиннар
2өстәл – Мухаметшиннар
3өстәл – Хәсәнҗановлар
4өстәл – Вәлиевлар
5өстәл – Гилфанновлар
6өстәл – Латыйповлар
7өстәл – Сафиуллиннар
8өстәл – Родиннар
Гаилә бәхете-ил бәхете ди халык. Ә ул бәхетне ир белән хатын бергә тудыра.
Әлбәттә, тормыш һәрчак борчу-мәшәкатьләрсез, ал да гөл генә бармый, һәр очракта да бер береңне гафу итә белеп, бер береңә юл куеп, түзем һәм сабыр булып яшәгез!
Олы мәхәббәт һәм бәхет сезгә!
Җыр “Сөйгән ярсыз яшәп булмый” Башкара Л.Гөлия.
Ә хәзер кичәбезнең икенче өлешенә - уен ярышларга күчәбез.Бәйгегә жюри бәя бирәчәк.
1нче ярыш “Сорау бирер нәниләр,ни диярләр әниләр?
а)Аны әниләр ясый. Ул зур да,уртача да, кечкенә дә була.Ашап туйганнан соң әтиләр аңа еш таяна.Авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз.Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата?(мендәр)
б)Ул чит илләрдә генә бар иде.Хәзер безнең газета журналларда да чыга башлады.Кайчак озын, кайчак кыска була.Гади халыкка әлләни файдасы юк.(реклама)
в)Аның 2 колагы , 1 борыны бар. Аны бигрәк тә әби-бабайлар ярата.Аңа күмер салалар.(самовар)
г)Аны малайлар ярата. Мөгезе дә бар, малайлар аңа атланса, бик озак кайтып кермиләр. (велосипед)
д) Аны бөтен кеше ярата. Ул бер дә искерми. Аннан башка тора алмаучылар да бар. Ул елата да, моңландыра да, көлдерә дә.(җыр)
е) Аны тотып ашамыйлар, аннан башка туй да ясамыйлар.(тоз)
2нче ярыш “Балалар өчен сораулар”
а) Ул елга бер генә тапкыр килә. Аны һәркем көтеп ала.(туган көн)
б) Үзе кечкенә, вакыт-вакыт елап та ала. Аны һәркем ярата.(бала)
в) Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли.(әби)
г) Аның белән һәр бала уйнарга ярата.(уенчык)
д) Иң ягымлы, иң кадерле кеше.(әни)
е) Туганда ук сакаллы, аңа беркем дә шаккатмый.(кәҗә)
ж) Кешегә җиде яше тулгач нишли? (сигезенче яшенә китә)
Сезне сәламли Рәшит Мөхәммәтшин. Җыр “Хисләргә бирелә идем мин”
3нче ярыш “Өлгерләр иленә сәяхәт”
Һ, м, к, а, н, л, и, е, б, р, ы, с, у хәрефләреннән сүзләр төзү.
4нче ярыш “Табышмаклар иле”
- Бер кешенең алты улы, улларыннын берәр сеңлесе бар. Гаиләдә ничә бала? (7 бала)
- Әниегезнең бердән бер сеңлесенең җизнәсе сезгә кем була? (әти)
- Урамнан барган чакта арагыздан берәү каршыдагы өйгә төртеп күрсәтә дә менә бу минем әти туган өй, ләкин мин аның улы түгел ди. Ул әтисенең кеме була? (кызы)
- Бер бабай, ике атайга ике малай. Барысы ничә кеше? (өчәү)
Бер утыру үзе бер гомер дип
Бабайлар бит юкка әйтмәгән.
Бер очрашып серләр бүлешү,
Бу гадәтләр әле бетмәгән.
Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел
Күңелләр шатлыклы булганга
Без җыелдык бүген бу залга
Әти-әниләр карагыз:
Ничек без бергәләп күңел ачабыз.
Музыкаль пауза:Латыйповлар гаиләсе сезне сәламли.
5нче ярыш.”Сорау бирә әниләр, ни диярләр әтиләр?”
1.Мин нинди төс яратам?
2.Минем аяк киеменең үлчәме нинди?
3.Мин кайсы йолдызлык төркеменә керәм?
4.Мин нинди чәчәк яратам?
5.Никахлашкан чакта миңа ничәнче үлчәүдәге балдак бүләк иткән идең?
6.Безнең туй көнебез кайчан булды?
7.Минем туган көнем кайчан?
8.Минем сиңа иң яратып әйтә торган сүзем?
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез,
Һәркемнең кирәге сез.
Сез чаялар, сез батырлар,
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.
Музыкаль пауза:егетләр биюе.
7 нче ярыш”Педагогик ситуацияләр”
1.Бер гаиләдә баладан көн саен:”Бүген мәктәптән нинди билге алып кайттың?-дип сорыйлар.Бала “3”ле “4”ле алдым дип җавап бирә.Ата-ана шуның белән тынычлана.Баланың укуы белән кызыксынып торган ата-ана бу сорауны ничегрәк бирер иде?”
2.Баласы 3 көн дәрескә бармаган.Әти нишләр?
Музыкаль пауза:бию.
Уен уйнап алу.”Кем тизрәк уртага килеп җитә”
8 нче ярыш Бәйрәмегез белән котлап,
Әти-әни сезгә дәшәбез,
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Концерт номерлары.
9 нчы ярыш.”10 адым-10 исем”(әгәр әти чыкса хатын-кыз исемнәрен әйтә,әгәр әни икән ир-егет исемнәрен әйтә.
10 нчы ярыш.”Хезмәт дәресе”
Әтиләр һәм ир балалар агачка кадак кага,әниләр һәм кызлар бәрәңге әрчи.
Ничек түләп бетерербез
Гомер биргән өчен безгә
Балам диеп,. янып көеп,
Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.
Гомер буе язсын иде безгә
Әти-әни диеп дәшәргә
Кайгы күрми , бәхет шатлык белән
Бергә-бергә озак яшәргә.
Музыкаль пауза:җыр Хәсәнҗановлар “Пар балдаклар”
11 нче ярыш “Туйларның да була төрлесе”
Туйлар-халкыбызның иң күркәм йолаларыннан берсе. Гаилә туйдан башлана. Туйлар уза. Тормыш мәшәкатьләре белән гомер үтә тора. Әмма кешеләр туйларны искә төшерү юлларын уйлап тапканнар. Шулай итеп, бергә гомер итүнең аерым чорларын билгели торган туй юбилейлары барлыкка килгән. Сез шул юбилейларны беләсез микән?
1ел-кәгаз туй
5ел-ситсы
10ел-гөлле
15ел-бәллүр
20ел-бронза
25ел-көмеш
30ел-зөбәрҗәт
50ел-алтын
60ел-бриллиант
Хөрмәтле әти-әниләр! Бүгенге бәйрәм ярыш барышында гаиләдә тату булып яшәү серләрен ачарга тырыштык. Ә хәзер һәр гаиләгә “Тату булып
яшәүнең төп шартын нәрсәдә күрәсез?”-дигән сорау белән мөрәҗәгать итәсем килә?
Димәк ата-аналарның шушы сүзләренә кушылып, һәр гаилә тату яшәүгә үзенчә ирешә икән дигән нәтиҗә ясыйбыз.
Әйе,бердәм,тату гаиләдә генә бәхетле тормыш кичерергә, намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән балалар үстерергә мөмкин.
Һәр гаилә үзе бер серле сандык. Әгәр без беренче киччәдә шул сандыкны ачып, андагы хәзинәне сезгә бераз гына күрсәтә алганбыз икән,
максатыбызга ирышкән булырбыз.
Без кешеләр-җиргә иҗат итәр, сөяр, сөелер,гаилә корып, тәрбияли балалар үстерер өчен туганбыз. Көнкүрешебездә нинди кыенлыклар булса да, бу дөньяга ник килгәнебезне онытмыйк!
Бүгенге кичәбездә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашып, матур киңәшләрен биргән әти-әниләргә зур рәхмәт. Гайләләрегез тату, күркәм, тигез булсын. Балаларыгыздан авыр сүз ишетмәгез, аларның мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге тормышыгызны тагын да нурландырып, бизәп торсын.
Сүз жюрига бирелә.
Сезнең бәхет капкасын
Кайгы хәсрәт какмасын.
Бәла каза дигән нәрсә,
Сезнең өйне тапмасын.
Кулыгыз-кулга тотынсын,
Бәхетегез мул булсын.
Ахыр сулуларга кадәр
Нигезегез бер булсын
Тигезлектә тиңлектә
Гомер итеп иректә,
Аерылмыйча, каерылмыйча,
Картаегыз берлектә.
Киләсе очрашуларга кадәр сау-булыгыз!
Әйдәгез бергәләшеп “Аерылмагыз”җырын җырлап кичәбезне тәмамлыйк.