КЫШ БАБАЙ ОСТАХАНӘСЕ “ЯҢА ЕЛ УЕНЧЫКЛАРЫ”
план-конспект занятия по технологии (3 класс)
Чыршыны яңа ел уенчыклары белән бизәү:
1. -Яңа ел уенчыклары тарихы белән таныштыру;
-–Укуыларны чыршы уенчыклары, гирляндалар ясарга өйрәтү.
2. – Төгәл кисү, бөкләү, шаблон белән эшләү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен фикерләүләрен, танып – белү эшчәнлеген үстерү;
- Укучыларның кул чуклары моторикасын, хәрәкәт җитезлеген, чамалау хисен үстерү,
- Укучыларның сәламәтлеген саклаучы алымнар куллану (физкультминут лар, эш төрләрен алыштыру).
3. – Укучыларда игътибарлылык, мөстәкыйльлек, сабырлык, чисталык - пөхтәлек, бер – берсенә дустанә мөнәсәбәт , ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү, коллективта бергә эшли белүләренә ирешү;
- Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tema.docx_yana_el_uenchyklary_-_achyk_zanyatie.docx | 28.82 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: КЫШ БАБАЙ ОСТАХАНӘСЕ
“ЯҢА ЕЛ УЕНЧЫКЛАРЫ”
Максат: Чыршыны яңа ел уенчыклары белән бизәү:
- -Яңа ел уенчыклары тарихы белән таныштыру;
-–Укуыларны чыршы уенчыклары, гирляндалар ясарга өйрәтү.
2. – Төгәл кисү, бөкләү, шаблон белән эшләү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен фикерләүләрен, танып – белү эшчәнлеген үстерү;
- Укучыларның кул чуклары моторикасын, хәрәкәт җитезлеген, чамалау хисен үстерү,
- Укучыларның сәламәтлеген саклаучы алымнар куллану (физкультминут лар, эш төрләрен алыштыру).
3. – Укучыларда игътибарлылык, мөстәкыйльлек, сабырлык, чисталык - пөхтәлек, бер – берсенә дустанә мөнәсәбәт , ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү, коллективта бергә эшли белүләренә ирешү;
- Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Занятие төре : комбинированный (кабатлау, яңа материал өйрәнү, практик эш) .
Үткәрү формасы : группа белән, индивидуаль эш.
Занятие дәвамлылыгы : 45 минут.
Кулланылган методлар : әңгәмә, аңлату, сорау – җавап , презентация, әзер
эшләр белән танышу , практик эш.
Предметара бәйләнеш : табигать белеме, әдәби уку.
Җиһазлау :
Укытучыга:
компьютер – ноутбук , проектор, демонстрацион экран,
куркынычсызлык кагыйдәләре, презентация “Яңа ел уенчыклары
тарихы”, инструменталь музыка ( DVD – диск), магнитофон, эш
үрнәкләре, Кыш бабайдан посылка – хат, “Кыш”, “Чыршы”
темасына рәсемнәр.
.
Укучыга:
шаблоннар, технологик карталар, кайчы, клей ПВА, карандаш
клей, гади карандаш, төсле картон, төсле кәгазь, төсле фольга,
стакан – кисточкалар, вак итеп киселгән төсле бәйләү җеп-
ләре, энә – җеп, энә кадагыч, фломастерлар, төсле тасмалар,
смайликлар.
Материал:
- «Уроки детского творчества». М., Изд-во «АСТ»,1999.
- Е. Румянцева.»Делаем игрушки сами», М., Айрис Пресс, 2005.
- «Большая энциклопедия поделок». М. «Росмэн», 2002.
ЗАНЯТИЕ БАРЫШЫ
- Оештыру өлеше.
1. Исәнләшү
- Исәнмесез, укучылар! Барыбыз да занятиедә катнашырга әзерме?
Әйдәгез, минем арттан кабатлыйк: (түбәндәге җөмләләр тактага языла, янәшәсенә СМАЙЛИК беркетелә)
-Безнең кәефебез яхшы.
-Без занятиегә әзер.
-Без игътибарлы.
-Без барына да өлгерәбез.
-Барысы да әйбәт булыр.
- Занятиеның бурычы һәм максаты белән таныштыру.
- СЁКЛ -- ОФ ВЬЮПОЙНТС
ЯРСЫТКЫЧ (РАЗДРАЖИТЕЛЬ)—балалардан информация җыю
-- Без сезнең белән дәрестән соң күп кенә эшләр башкардык. Бүген эшчәнлегебезне дәвам итәбез.
* --Балалар, тактадагы рәсемнәргә карагыз әле. Беренче рәсемдә сез нәрсәләр күрдегез, сездә нинди фикерләр туды, ?
--(Кыш җитә. Бәтен җирне ап- ак кар каплый. һ . б.)
--Кыш айларын әйтегез әле.
--(декабрь, январь, февраль)
--Сез кайсысын күбрәк яратасыз? Ни өчен?
--(Яңа ел бәйрәме. Олылар да , кечеләр дә бу сихри бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алабыз.Бу көнне кешеләр бер – берсенә изге теләкләр тели, бүләкләр тапшыра. Иске елны озатып сәгаь телләре 12 не сукканда без барыбыз да куанып, ниндидер могҗизага өметләнеп Яңа елга аяк басабыз)
** --Балалар, икенче рәсемгә күз салыгыз әле .Бу рәсем сездә нинди фикерләр тудыра?
--( Яңа ел чыршысы.)
--Ул нәрсә өчен кирәк?
--(Яңа ел бәйрәменә чыршы бизибез.Уенчыклар гирляндалар эләбез.)
--Дөрес, бабалар. Чыршыдан башка нинди Яңа ел булсын инде. Ул бит тагын тылсымлы көчкә ия. Яңа елда Кыш бабай чыршы төбенә без зарыгып көткән бүләкләрне куеп китә.
*** -- Ә хәзер менә безнең бүлмәбездәге чыршыга игътибар итик. Нигә моңсу икән ул.
--Ә ни өчен хуш исле урман чыршысы килмәгән? (Чөнки агачларны кисәргә ярамый. Алар бик озак үсәләр. Табигатьне сакларга кирәк.)
--Әйдәгез, балалар, чыршыбызны бәйрәмгә әзерләп матурлап бизәп куябыз. Ә нәрсәләр белән бизәргә соң аны? (Уенчыклар, гирляндалар.,утлар белән)
- Презентация “Яңа ел уенчыклары тарихы”
--Иң башта мин сезне кыскача гын чыршы уенчыклары тарихы белән таныштырып китәргә телим. (.презентация карау)
--Димәк, Яңа ел уенчыклары чыршы бизү өчен генә кулланылмый, ә шул уенчыкларда илебездәге үзгәрешләр, ирешелгән уңышлар,казанышларыбыз да чагыла . Алар безнең тормышыбызда мөһим роль уйныйлар икән.
3. Уенчыклар белән танышу.
--Мин сезгә берничә төрле уенчык күрсәтеп китәргә телим. (төрле формадагы сатып алынган уенчыклар күрсәтү) Сатып алынган уенчыклар , берсүзсез, матур, ләкин безнең үзебез ясаган, кул җылыбызны кушып иҗат иткән уенчыкларыбыз тагын да кадерлерәк һәм бер дә кибеттән алган уенчыклардан ким түгел. (кулдан ясалган уенчыкларны күрсәтү)
4. Эш төрен билгеләү
--Әйдәгез, без үзебезнең остаханәбездә чыршыбызны бизәр өчен уенчыкларны үзебез ясыйк. Ә нинди уенчыклар ясарга соң? Менә без 3 группага бүлендек. Хәзер һәр группадан 1 кеше жирәбә алалар. (кызыл төс - сарык, яшел – гирлянда, сары – фольгадан уенчыклар )
--Ни өчен сарык ясарга ?
--Борыңгы Кытай йолдызнамәсе буенча быел безнең Ат елы булды. Ә киләсе 2015 нче ел нинди хайван белән бәйле икән? Кайсыгыз белә?
--Зәңгәр агач сарык елы .Ә Көнчыгыш календаре буенча ул Кәҗә елы.
Шулай булгач, әгәр без бүген сарык фигурасы ясасак, ул безгә Яңа елда саулык – сәламәтлек, уңыш теләп торачак.
5. Технологик карта белән эш
--Хәзер мин сезгә эшләнәчәк эшләрнең технологиясен аңлатам. Барыгыз да игътибар белән тыңлап торыгыз. Чөнки киләсе түгәрәк занятиеләрендә без эш төрләрен алмашачакбыз, ягъни, сез барыгыз да бүген эшләнәчәк уенчыкларны ясаячаксыз , Сабыр гына тыңлагыз . “Сабыр төбе – сары алтын”.
1 группа – Сарык фигурасы – эш үрнәген карау, анализлау
--шаблоннар ярдәмендә төсле картонга төшерү, кисү.
--фломастер белән күзләрен, авызларын ясау,
--гәүдәсенә вак итеп киселгән җеп ябыштыру,
--энә – җеп ярдәмендә элмәк ясау.
2 группа – гирляндалар – эш үрнәген карау, анализлау
--Шаблон ярдәмендә бөкләнгән кәгазьгә сызу , кисү,
--1 укучы әзер эшләнмәләрне төсләрен туры китереп җыеп бара.
3 группа - фольгадан уенчыклар - эш үрнәген карау, анализлау
--төсле фольганы төрле сурлыктагы квадрат итеп кисәргә,
--оригами ысулы белән “икеле өчпочмак”, “икеле квадрат” ясап бөкләргә,
--үзләренең фантазияләренә карап төрле формада ябыштырырга (иҗади эшләү)
- ФИЗКУЛЬТМИНУТ (“ МИКС, ФРИЗ, ГРУПП ”)
--музыка “Джингл белс”
1) кар бабай ясарга уйласак, ничә түгәрәк тәгәрәтергә кирәк ( 3әрләп җыелалар)
2) атнада ничә көн ( 7шәрләп җыелалар)
3)кышның ничәнче аенда балалар каникул ялы итәләр (2 нче ае)
- Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү
- кайчы белән эшләү кагыйдәсе,
-- клей белән эшләү кагыйдәсе,
-- Энә – җеп белән эшләү кагыйдәсе
- Практик эш. Музыка астында.
- Укучылар индивидуаль эшли.
- Укытучы карый, күзәтә, ярдәм итә
–Укучылар, тырышып, игьтибар белән эшләгез.
“Җиде кат үлчә – бер кат кис”.
ФИЗКУЛЬТМИНУТ
Без әле хәзер ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга
Ә аннары соң артка
Уңга , сулга борабыз,
Алга карап торабыз.
Иңнәрне селкетәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга , бер янга җәеп
Күңелле ял итәбез .
4)Энә – җеп ярдәмендә элмәк ясап, уенчыкларны чыршыга элү.
- Кыш бабайдан посылка – хат (ишек шакыйлар)
--Хатны уку
“Кадерле яшь дусларым .Сезнең ясаган уенчыкларыгыз миңа бик ошады . Чыршыгызга да ошагандыр дип уйлыйм. ҺӘрвакыт шулай тырыш, уңган булыгыз! Сезгә тазалык – саулык , укуыгызда уңышлар теләп, яраткан КЫШ БАБАГЫЗ “
- Балалар, Кыш бабай сезнең тырышып эшләгәнегезне күргән, куанган һәм сезне бүләкләргә булган. Бу конфетларны ашагач, өйдә, кәгазеннән уенчык ясап, чыршыгызга эләрсез, яме. Кыш бабай истәлеге булыр.
- Йомгаклау. Эшкә нәтиҗә
--Cез бүгенге эшегездән канәгатьме? Үзегездәге смайликлар ярдәмендә җавап бирегез әле.
--Күрдегезме, дусларым, татар халкы әйткәнчә, бердәмлектә - көч. Бергә – бергә моңсу гына утырган чыршыбызны бизәдек. Ул да хәзер, яңа күлмәк кигән кызлар кебек , безгә карап куана.
-- Ә хәзер эш урыннарын җыештырыйк. Кайда пөхтәлек - шунда төгәллек , дип әйткән әби – бабаларыбыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
3 класс. Технология. "Фольгадан уенчыклар"
3 класста технологик карталар, презентация, тест биремнәре белән фольгадан чыршы уенчыклары ясарга өйрәтү....