Презентация "Бал корты".
презентация к уроку по технологии на тему
Презентацияне төрле дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда кулланырга мөмкин.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
nasyrova-_tehnologiya_-_.pptx | 1.87 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Безли дә безли, Бигрәк җаны түзми, Гел тәмлене эзли.
Бал корты
Эшләнмә ясау өчен кирәкле эш кораллары : Кара һәм сары төсле кәгазьләр , сары төсле катыргы , карандаш, кайчы , линейка, җилем .
Кара төсле кәгаз ь битендә - буе 12см һәм иңе 6 см лы 1 тасма -буе 6 см һәм иңе 1 см лы 2 тасма ; Сары төсле кәгазь битендә - буе 12 см һәм иңе 1 см га тигез булган 3 тасма билгелибез .
Катыргыда буе 20см, иңе 1 см га тигез булган 3 тасма сызабыз . Өлге ярдәмендәмендә түгәрәк ясыйбыз – бу бал кортының башы була .
Детал ь ләрне кисәбез.
Катыргыдан ясалган 1 тасманы урталай б үләбез,кисәбез.
Эшләнмәне җыя башлыйбыз : Кара төстәге тасманы алабыз , төрбә кебек бөклибез һәм җилемләп ябыштырабыз .
Килеп чыккан төрбәгә сары тасманы ябыштырабыз .
К атыргыдан ясалган тасмаларны үрнәк буенча я быштырабыз . .
Бал кортының битен ясыйбыз , кара төстәге кыска тасмаларны кайчы ярдәмендә түгәрәкләп бөклибез һәм мыекчалар ябыштырабыз .
Гәүдәгә канатларны һәм башны ябыштырабыз .
Бал корты әзер !
Табигатьтә иң эшчән, иң тырыш тереклек ияләренең берсе – бал корты. Чәчәктән – чәчәккә кунып, 1 грамм бал җыю өчен аңа 260 км араны очып үтәргә туры килә. Белгечләрнең әйтүенчә, моңа бал корты 5 көн вакыт сарыф итә. Шул вакыт эчендә ул 50ләп “очыш” ясый. Корт оясында – 1-ана корт, 15 – 20 меңнән – 60-70мең – эшче корт, 400-500ләп сарыкорт була. Корт анасы 5 елга кадәр яши ала, иң көчле чоры – 1-2 ел; бары тик йомырка гына сала, бал җыймый. Эшче кортлар – җитлкемәгән ана кортлар. Алар ояны тәртиптә тота, серкә, прополис, су ташый; личинкаларн ашата; ана кортны тәрбияли: ашата, чистарта, саклый, оядагы температураны һәм дымлылыкны көйли. Әгәр бал кортларының үзләрен ничек тотуларына карап, алдагы көннең һава торшын да белергә була. Әгәр бал кортлары көтүләре белән, мың килеп, чәчәк атып утырган шомырт яки миләш тирәсендә очып йөрсәләр, иртәгесен көн аяз, ә инде акация яки карлыган куагына ябышып утырсалар, яңгыр була.