Яңа ел бәйрәме
план-конспект на тему

Каримова Гульзиля Махмутовна

Башлангыч сыйныфларда яңа ел бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el_byrme.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел бәйрәме

Зал бәйрәмчә бизәлгән.  Уртада теремкәй. Тычкан керә.

  • Чи-чи-чи. Бик тундым, салкын, өшеп үләм хәзер. Бу Яңа ел төнендә  Кыш бабай да ярдәм итмәс микән?
  •   Нинди матур теремкәй!  Кая сорыйм әле, кем яши икән, мине җылынырга кертмәс микән?
  • Теремкәй, теремкәй!  Теремкәйдә кем яши?
  • Берәү дә юк. Ярар, керим әле, үзем яшәрмен.
  • Чыршы, чыршы, керим әле.
  • Ярар, керерсең. Тик бер һөнәреңне күрсәт, шунсыз ишек ачылмый.

Бака чыга.

  • Ква- ква-ква. Ай-яй суык. Бик тундым, салкын, өшеп үләм хәзер.  Кыш бабай белән  Кар кызы да күренми ичмасам.
  • Нинди матур теремкәй!  Кая сорыйм әле, кем яши икән, мине җылынырга кертмәс микән?
  • Теремкәй, теремкәй!  Теремкәйдә кем яши?
  • Мин тычкан Чыелдык. Ә син кем буласың?
  • Мин бака Бакылдык. Мине дә керт әле.
  • Әнә чыршыдан сора.
  • Чыршы, чыршы, керим әле.
  • Ярар, керерсең. Тик бер һөнәреңне күрсәт, шунсыз ишек ачылмый.

Куян чыга.

  • Ай-яй суык. Бик тундым, салкын, өшеп үләм хәзер.  Нинди матур теремкәй!  Кая сорыйм әле, кем яши икән, мине җылынырга кертмәс микән?
  • Теремкәй, теремкәй!  Теремкәйдә кем яши?
  • Мин тычкан Чыелдык.
  • Мин бака Бакылдык. Ә син кем буласың?
  • Мин Куян Озын колак. Мине дә кертегез әле.
  • Әнә чыршыдан сора.
  • Чыршы, чыршы, керим әле.
  • Ярар, керерсең. Тик бер һөнәреңне күрсәт, шунсыз ишек ачылмый.

Төлке чыга.

  • Ай-яй суык. Бик тундым, салкын, өшеп үләм хәзер.  Матур калын туным аша салкын сөякләремә үтеп керде. Яңа ел төнендә затлы туның белән катып үлсәң бар  урман халкы көләр.
  • Тукта Теремкәй түгелме соң бу?  Нинди матур теремкәй!  Кая сорыйм әле, кем яши икән, мине җылынырга кертмәс микән?
  • Теремкәй, теремкәй!  Теремкәйдә кем яши?
  • Мин тычкан Чыелдык.
  • Мин бака Бакылдык.
  • Мин Куян Озын колак. Ә син кем буласың?
  • Мин Төлке Хәйләбану.  Мине дә кертегез әле.
  • Әнә чыршыдан сора.
  • Чыршы, чыршы, керим әле.
  • Ярар, керерсең. Тик бер һөнәреңне күрсәт, шунсыз ишек ачылмый.

Бүре чыга.

  • Уууууууу. Ай-яй суык. Бик тундым, өшеп үләм хәзер.  Калын туным аша салкын сөякләремне  сындыра.  Яңа елда могҗизалар була диләр. Тик миңа гына берни дә юк.
  •  Нинди матур теремкәй!  Кая сорыйм әле, кем яши икән, мине җылынырга кертмәс микән?
  • Теремкәй, теремкәй!  Теремкәйдә кем яши?
  • Мин тычкан Чыелдык.
  • Мин бака Бакылдык.
  • Мин Куян Озын колак.
  • Мин Төлке Хәйләбану.  Ә син кем буласың?
  • Мин Бүре Соры койрык. Мине дә кертегез әле.
  • Әнә чыршыдан сора.
  • Чыршы, чыршы, керим әле.
  • Ярар, керерсең. Тик бер һөнәреңне күрсәт, шунсыз ишек ачылмый.

Соңыннан барсы бергә “Кыш бабай”  җырын башкаралар