Әниләр көне!
методическая разработка (2 класс) на тему

Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_kone.docx33.65 КБ

Предварительный просмотр:

Ана назы – җирдә мәңгелек!

“Ана йөрәге” риваятен сәхнәләштерү:

Автор: Борын-борын заманда булган, ди, бер ир. Ул үзенең хатынын бик яраткан, хатыны ни теләсә, шуны үтәп торган.

Хатын:  Син мине яратам да яратам дисең, әгәр яратуың чын булса, бар, миңа анаңның йөрәген кисеп алып кил, шунда синең сүзеңә ышанырга булыр!

Ир: Ярар, әни минем өчен изге, ләкин мин сиңа каршы килә алмыйм, кадерлем! (кайгырып, башын иеп чыгып китә)

Автор: Җыена да китә бу газиз әнкәсе янына. Керә дә караңгы төнне әнкәсенең йөрәген кисеп алып, учына йомарлап йөгерә яраткан хатыны янына.

(Сәхнәгә кулына йөрәк тоткан ир килеп керә, абынып егыла)

Ана йөрәге: Улым, бик каты егылдың бугай, кай җирең авыртты?

Алып баручы:

Ана күңеле мәңге күләгәсез,

Ана күңеле мәңге бозланмый.

Кирәк икән, ул баласы өчен

Яшьлеген дә, саулыгын да,

Гомерен дә хәтта кызганмый.

Җыр: “Әнкәмнең догалары” Р.Миңнуллин сүзләре

Алып баручы:

Пәйгәмбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам: “Җәннәт –аналарның аяк астында”дип әйтә торган булган. Чынлап та ана булса –бала өчен җәннәт –аның кочагында, аның аяк астында. Тиккә генә олылар балага теләк теләгәндә: “Аталы-аналы, алтын канатлы булсын”, дип теләмиләр бит.  

Бу дөньга күпме кеше килгән,

 Бардыр тагын күпме туасы.

Мин әнкәмнең Ходай сөеп биргән

 Газизләрдән-газиз баласы .

Гомеремнең калын китабында

   Булыр димим битләр ак кына.

 Язмыш бит ул меңләп камчы суга, 

Ә башлардан сыйпый чак кына.

Җил- яңгырлар тими үстем шул мин,

    Давылларга ничек чыдармын?!

      Ялгышып та,зинһар,рәнҗетмәгез,

    Иркә гөлдәй юкса сулырмын.

Сөю-назга сусап туйганым юк,

Нәкъ нарасый сабый инде мин.

 Бу дөньяга елар өчен түгел,

  Көлеп яшәр өчен килдем мин.

Гомер китабымның соң битендә

 Тик елмаеп телим ябарга.

Мин бәхетле булыр өчен тудым

    Һәм берәүнең бәхете булырга.

Мәрхәмәтле, иң якын кешеләребез –әниләребез. Сезне әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә озын-гомер, сәламәтлек, шатлык, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз.  

        

Хөрмәтле әниләребез “Әниләр көне” төрле илдә төрле вакытта үткәрелә. Россиядә 1998 елда Россия президенты Ельцин ноябрьнең ахыргы якшәмбесендә әниләр көненүткәрү турында карар кабул итә. Соңгы елларда аның төгәл көнен билгеләделәр: 25 нче ноябрь Әниләр көне. Бәйрәм белән хөрмәтле әниләребез!

Ә хәзер әниләр өчен җыр башкарыла.

(Тантаналы көй)

 Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм –

        

Инде әниләребезне сәхнәгә чыкырыр вакыт җитте. Рәхим итегез әниләр!

  1. Зулмиева Лилия Җәләлетдин кызы- арыслан йолдызлыгында туган.Яраткан ризыгы мантый, яраткан артисты Хәния Фәрхи, әче таң белән йокыдан торырга яратмый. Буш вакытларында бәйләргә, матур-матур гөлләр үстерергә ярата.

  1. Вәлиева Гүзәлия Мәхмүт кызы-чаян йолдызлыгында туган. Яраткан ризыгы голубцы, яраткан артисты Римма Ибраһимова, кер утюгләргә яратмый. Буш вакытлары бик юк. Булса пешерергә, бәйләргә, укырга ярата.

  1. Гарипова Илмира Самат кызы-сукояр йолдызлыгында туган. Яраткан ризыгы мантый, яраткан артисты Элмира Сөләйманова, яратмаган эше юк. Буш вакытлары юк.

  1. Зулмиева Гөлия кызы-сукояр йолдызлыгында туган. Яраткан ризыгы мантый, яраткан артисты Раяз Фасыйхов белән Рифат Зарипов. Яратмаган эше шулай ук кер утюгләү. 3 бала булгач буш вакыт бик калмый ди, шулай да ара булганда тырнак, маникюр ясый.

  1. Хәбибуллина Элмира Нурмехәммәт кызы- кучкар йолдызлыгында туган. Яраткан ризыгы пилмән, ә яраткан артисты Элмира Соләйманова. Идән юганда аяк астында буталып йөрүчене яратмый.Буш вакытларында бәйләргә ярата.

  1. Галимова Голнур Фәйзрахман кызы-укчы йолдызлыгы астында туган. Яраткан ризыгы , яраткан артисты Хәния Фәрхи. Яратмаган эше кер юарга яратмый, шулай ук вакчыл һәм ялагай кешеләрне җене сөйми.Буш вакытларында

Кадерле әниләребез  сезнең арагызда  төрле  яшьтәге  әниләребез бик күп. Иң олы әниебезгә 53 яшь булса, ә иң кече әниебезгә 29 яшь кенә икән. Иң олы әниебез кем, дисезме Ул Голнур Фәйзрахман кызы Галимова, кичә генә 27 нче ноябрь көнендә туган көнен билгеләп үтте. Иң кечкенә әниебез Зулмиева Голия кызының тиздән 30 яшьлек матур юбилее булачак.  Әйдәгез, булып узган һәм булачак туган көннәре белән алкышлыйк әле үзләрен.

Шулай итеп, беренче бәйгебезне башлыйбыз. Ул “Үзегез белән таныштыру” дип атала.

Ә хәзер икенче бәйгебез “Иң тапкыр әни” дип атала.Әниләр турында  мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз. Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

  1. Өйнең яме..... (ана белән)
  2. Әткәй шикәр,.... (әнкәй бал)
  3. Әнкәм йорты....(алтын бишек)
  4. Дөньяда иң йомшак нәрсә....(әнием кулы)
  5. Әни суккын... (авыртмый)
  6. Яктылык кояш янында, яхшылык....(ана янында)
  7. Ата-ана теләге....(утка-суга батырмас)
  8. Ана-....(шәфкать диңгезе)
  9. Ана бала өчен....(төн йокысын 3кә бүлер)
  10. Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген....(балалар белми)

Тугачтын да әнкәй безне

Йомшак кулына алган.

“Балам, бәгърем, күз нурым!” –дип,

Иркәләгән назлаган. 

Җылы бишектә тирбәтеп,

Матур җырлар җырлаган.

“Бәхетле бул, балам!” – диеп,

Шатлыгыннан елаган.

 

Барыбызны кадерләгән,

Йөрәк җылысын биргән.

Безнең нәни борчуларны,

Шатлыкларны ул бүлгән.

 

Рәхмәт әйтеп әниемә,

Алларында баш иям.

Аны мәңге ташламаска

Һәм сакларга сүз бирәм.

Чираттагы бәйгенең нәрсә турында икәнен аңлагансыздыр. Ул “Бала йоклату” дип атала.

Дүртенче бәйге “Педагогик ситуацияләрне чишү” дип атала.

  1. Балагыз базарда, сез сайлаган киемне алдыртмыйча, кыйммәтлесен сорый. Сез нишләрсез?
  2. Балагыз урамнан елап керде. Аны иптәшләре кыерсыткан. Сезнең җавабыгыз.
  3. Көтмәгәндә, балагыз “2” ле алып кайтты. Сез нишлисез?
  4. Укытучы балагызның тәртибеннән зарланып, көндәлеккә язып җибәргән. Сезнең уегыз?
  5. Гаиләдә кечкенә бала туа. 3 нче класста укучы өлкән уллары кинәт кенә үзгәреп китә. Тик торганнан еларга тотына, әти-әнисенә һәм кечкенәгә ярсулы була башлый. Бервакыт әнисе бу өлкән балага сеңлесен карарга куша, ә ул каршы төшеп: “Мин нянка булып ялланмадым”, ди. Әниләре аптырашта калдылар һәм җәза бирделәр.
  6. Бер малайны һәр хатасы өчен дә почмакка бастырганнар. Ә бервакыт, ул үзенең әнисенә: “Тагын бер тапкыр почмакка бастырасың икән, мин әбиләргә китәм. Мин сезнең белән бүтән яшәмим”, - ди.

Бишенче бәйгебез”Хәтерне барлау” дип атала. (10 адым саен 1 исем әйтү)

  1. Чәчәк исемнәрен санап чыгу.
  2. Шәһәр исемнәрен санап чыгу.
  3. Машина исемнәрен санап чыгу.
  4. Авыл исемнәрен санап чыгу.
  5. Биектау мәктәбендәге укытучылар исемен санап чыгу.
  6. Газета-журналлар исемнәрен санап чыгу.

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгыларны кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңелле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә - як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлеккә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкырсыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - Әнкәй, хатын – кыз!

Безнең әниләрнең куллары иң йомшак һәм уңган. Ә фантазияләре никадәр бай микән, хәзер тикшереп карарбыз. Чираттагы бәйге “Алтын куллар” дип атала. Әниләр заколкалар, баниклар ярдәмендә балаларының чәчләрен үрергә тиешләр.

Кызлар башкаруында бию.

Алдагы бәйгебез”Сорау бирәбез без, ни диярсез сез?” дип атала.

  1. Аны әниләр ясый. -Ул бөтен өйдә бар. Зур да, уртача да, кечкенә дә була. -Ул йомшак та, бик йомшак та була. Авылда ул һәрвакыт түрдә була , шәһәрдә аңа игътибар итүче юк. Әниләр аның белән уйнамаска кушалар. Күбрәк, ашаганнан соң, әтиләр шуңа таяна, кайчагында аңа чумып, гырлап та китә. Ялгыз кешелшр аны кочаклап ятарга ярата (мендәр).

  1. Ул үзе бик кирәкле әйбер. Аны бигрәк тә әбиләр, бабайлар ярата. -Без аны бакчага илтеп куйдык. Ул бик күп төрле була. Ике колагы, бер борыны була. -Ул өстәлнең бизәге. Ул булса, чәй эчүләр күңелле (самовар).

  1. Ул элек чит илләрдә генә бар иде. Хәзер безнең газета-журналларда да басылып чыга. Кайчак озын, кайчак кыска була. Гади халыкка аның файдасы юк, әмма эшмәкәрләргә бик кирәк. (реклама)

  1. Аны малайлар ярата. Тотып йөртү өчен “мөгезе” бар. Ул ике яки өч аяклы була. Малайлар аңа атланса, бик озак кайтып кермиләр. (велосипед)

  1. Аны бөтен кеше ярата. Ул искерми. Аннан башка тора алмаучылар да бар. Ул елата, монландыра, күңелне күтәрә. Әниләр аның белән балаларын йоклаталар.

  1. Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала. Шуңа карамастан, аны һәркем ярата. (бала)

Алды кулга чыбыркысын,

Көтүче иртән иртүк.

Куып китте мал-туарны

Чарт та чорт, әйдүк.

 

Әйдә, сыер, чык болынга,

Хәтфә төсле кырларга,

Тик кайтырсың кич белән,

Кич белән, күп сөт белән.

Ә хәзер булачак бәйгебез “Малны көтүгә куу” дип атала.

Бию бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән һәм матурлыкка, гүзәллеккә өйрәтә. Биюләрдә ритм, уен-хәрәкәтләр аша халыкның уй-фикерләре, эчке халәте, өмете,ышануы чагылдырыла. Тамашачы алдына чыгып бию ихтыяр көче һәм кыюлык сорый. Шул ук вакытта дәртле, чая кешеләргә үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә мөмкинлек тә ачыла.

Әкияттәнме әллә син, әни?
Аяк баскан саен моң кала.
Күңелләрдә, җанда, күзләрдә-
Соклану һәм табыну сүзләрдә,
Әкияттәнме әллә син, әни?
Хәрәкәтең бирсен бәрәкәт,
Җилдән җитез йөреш-хәрәкәт.
Биегән кеше чынлап бай булсын,
Хыялында йөгерек тай булсын,
Хәрәкәтең бирсен бәрәкәт.

Чираттагы тугызынчы  бәйге “Бие әйдә” дип атала.

1.

2.

3.

4.

5.

6.

Камыр баса әнкәй ашыкмыйча,

Йөзләрендә балкый яктылык.

Мөселманча, пөхтә булсын диеп,

Башын, чәчен каплый ак яулык.

Өзеп алган камыр кисәген ул

Кабып тәмли, өстәп тоз сала.

Иягендә, ирен читләрендә

Онлы кулларыннан эз кала.

Әвәли дә калайларга сала,

Төзәткәли бармак эзләрен.

Майлы канат белән җайлап кына

Сыпыргалап ала өсләрен.

Кабаралар әни баскан “ шарлар”,

Шундый камил, шундый ак алар.

Мич түренә ипләп кенә шуа

Нәни генә якты кояшлар.

Менә әнкәй тагын балкып китә,

Нурлангандай була йөзләре.

Урамнарга кадәр таралалар

Пешеп килгән икмәк исләре.

Мичтән чыккан кайнар икмәкләрне

Кулларында әнкәй сикертер.

“Сөбханалла, пешкәнсез бит “-диеп,

Сокланып та сөеп бер әйтер.

Шулай итеп ял сәгатебез ахырына якынлаша. Хәзер соңгы ярышны әниләр үтәр. Бу бәйге ”Тәмлетамак” дип атала.

Сүз жюрига бирелә. (Бүләкләр, грамоталар тапшырыла)

Әй Ходаем!

Синнән үтенеп сорыйм:

Әнкәйләргә бирче сабырлык!

Еллар тыныч булсын,

Илләр имин булсын,

Әнкәйләргә бирмә авырлык!

Әй Ходаем, бирче сабырлык!

Сабыр, йомшак күңелле әниләребез бүгенге бәйрәмдә катнашканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә менә шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз!  Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез.

1. Бәкедә кер чәйкау.

 2. Ирне эшкә озату.

 3. Чәйнек кайнау.

 4. Көтелмәгән кунак килү.

 5. “Тату сыйныф серләре” дигән конкурска әзерләнү.