Әбиләр кичәсе
материал (3 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбенең I квалификацион категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы Вәлиуллина Фәрдия Рафисовна.
Әбиләр кичәсе.
Зал бәйрәмчә бизәлгән.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә
Кирәк һәммәбезгә дә.
Җыр “Бәйрәм бүген”
Күтәренке күңелле,
Бар да көләч, шат бүген
Күктә кояш елмая
Яшерә алмый шатлыгын.
Тып-тып тама тамчылар,
Җырлап бәйрәм көенә
Бәйрәм бүген, бәйрәм дип
Тамчылар да сөенә.
Җырласы килеп кенә,
Тора бүген безнең дә
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнең дә.
Җыр күтәрә күңелне
Бар да көләч, шат бүген
Бүген әби бәйрәме
Сигезенче март бүген.
- Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә кунакта иң зур хөрмәткә, ихтирамга лаек булган кадерле кешеләр - сөйкемле, ягымлы, йомшак күңелле әбиләребез! Исәнмесез! Хәерле көн сезгә! Бугенге кичәдә сезнең барлык кайгы-хәсрәтләрегезне, сызлануларыгызны оныттырып, куңелегез белән яшьлек елларына кайтара алсак, без бик шат булыр идек.
Бу очрашу сезнең күңелләрдә матур истәлекләр калдырсын иде. Сезне ихлас кунелдән 8 – Март бәйрәме белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз. Балаларыгызның, оныкларыгызның бүгенге чыгышы, аларның шигырьләре, жырлары, биюләре, сезгә, әбиләргә, бәйрәм буләгебез булсын.
Рөхсәт итегез кадерлеләребез
Бәйрәмебезне ачарга
Безнең көч белән әзерләнгән
Кичәбезне башларга.
Безнең Дәү әниләребез,
Чал чәчле әбиләребез.
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезнең кадерлеләрегез.
Күңелегездә сезнең кояш яна
Нурлы йөзегездә яз яме,
Җирдә яшәү, җырга әверелсен,
Котлы булсын –дөнья бәйрәме.
Җыр “ Бәйрәм бүген”
С.Сөләйманова сүзләре, М.Минхаҗев көе
Кояш көлә, мин елмаям,
8 нче март бүген
Бүген әниләр бәйрәме
Шуңа күңелем шат минем.
Бәйрәм бүген, бәйрәм!-диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын!
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын.
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пак булсын.
Әбием! Дәү әнием! Сезнең хакта
Уйласам да , күңелем юана,
Безне сөеп, назлап яратырга
Ярый әле, Сез бар дөньяда.
Акыллы сүз, сабыр күз карашы
Тәмле ризык белән сыйларга,
Кайткан чакта көлеп каршы алырга
Ярый әле, Сез бар дөньяда
Балам баласы – балдан татлы дигән
Хак әйтелгән, дөрес гыйбәрә,
Хөрмәтле әби , Дәү әниләр
Ярый әле, Сез бар дөньяда.
Минем әби бик әйбэт,
Гел көлеп кенә тора.
Балакаем, дип әйтеп,
Сөеп, иркәп тора.
Без әбине яратабыз,
Ул да безне ярата.
Безнең әбидән дә эйбәт
Кем бар икән дөньяда?
Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сунмәсен, балкып янсын.
Әбиләрнең нурлы йөзе
Гел көләч булып калсын.
Ак яулыклы, көләч йөзле,
Шат күңелле, әйбәт тә.
Кем ул, диеп сорыйсызмы?-
Дәү әнием, әлбәттә.
Җыр “Әбием”
- Дөньяда иң гүзәл, иң матур, нурлы зат
Ул минем әнием -2 тап.
Иң якты кояшым, иң назлы гөлкәем,
Иң якын кешем син
Әбием – җаным син.
2.Кадерләп үстердең, җаныңны биреп син,
Төннәрен йокламый,
Бәхетле булсын дип
3.Тормышта урының гел түрдә әнием.
Алдыңда баш иям
Маягым син минем.
4.Үсеп җиттең диеп, моңайма, әнием
Һаман да мин синең
Шул нәни бәбиең.
Әбием hәркөн безгә
Тәмле ашлар пешерә,
Сөйкемле сүзләре белән
Безнең куңелне күрә.
Тәмле бәлеш пешерүче
Дәү әни безнең өйдә.
Аңардан ашарга сорый
Шаян песиебез дә.
Өйгә кайтсам, өй балкыган –
Өйгә нур иңгән!
Ерак жирне якын итеп
Әбием килгән!
Үзен ничек сагынганны
Белгән ул, белгән!
«Күрим эле улымны!» - дип,
Әбием килгән.
Иртән торсам, кояш чыгып,
Нурларын сипкән иде.
Әбиемнең чәе кайнап,
Коймагы пешкән инде.
Яратам әбиемне,
Сөйли ул көлә-көлә.
Укыганын да күрмим,
Миннән кубрәк белә.
Аңламасам аңлата
Татлы тел белән генә.
Яхшы йөр, кеше бул,
Иреш, ди, теләгеңә.
Без сезне бик яратабыз
Бәйрәм белән котлыйбыз!
Буләк итеп сезгә,
Бер матур жыр жырлыйбыз.
Җыр” Әбиемне яратам”
Мин яратам әбиемнең
Тәмле, тәмле ашларын
Матур итеп елмаюын
Ягымлы карашларын -2 тапкыр
Тәмле-тәмле ашларын.
Мин яратам әбиемнең
Җылы, йомшак кулларын
Шул кулларның иркәләп,
Башымнан сыйпауларын
Җылы, йомшак кулларын
башымнан сыйпауларын.
Мин яратам әбиемнең
Чишмәдәй саф тавышын
Чишмәдәй саф тавышында
Челтерәп гөлләр агышын.
Моңлы көйләр агышы
Чишмәдәй саф тавышы.
Бигрәк уңган, бигрәк булган
Безнең Дәү әниебез,
Сине бик тә яратабыз,
Гел бергә булыйк дибез.
Язның беренче бәйрәмен
8 нче март , диләр.
Бәйрәмегез котлы булсын
Кадерле Дәү әниләр
Бергә: Нәни кулларыбыз белән
Тик сезгә, диеп кенә
Әзерләдек бүләкләрне
Бик күп көч куеп менә.
Кадерле әбиләребез, дәү әниләребез! Бәйрәмегез белән котлыйбыз. (бүләк бирәләр) (чәй эчү)
-Әбиләр чәй эчә торсын, ә оныклары аларның күңелләрен күрсеннәр. Сыйныф сәгатендә укучылар үзләренең әбиләре турында сочинениеләр язганнар иде. Әйдәгез шуларның кайберләре белән танышып китик әле. (укыйлар) Ә хәзер сезнең өчен....
(Укучыларның чыгышлары)
-Әти-әниләр өйдә булмаганда оныкларга дәрес хәзерләтү әбиләргә кала. Әйдәгез, карыйк әле, әбиләребезнең белемнәре ничек икән?
1) 20-10, 100*1, 0*12
2) Мәкальләрне дәвам итәргә
-Кем эшләми,....
-Тырышкан табар, ...
-Уку – энә белән ....
3) Онык сүзендә ничә аваз (4)
4) Русчага тәрҗемә итәргә: мәктәп, укучы кыз, укытучы, китап.
5)Мәсьәлә чишү.
- Каенда 8 алма бар. 2сен алып ашадылар. Ничә алма калды? ( каенда алма үсми)
- Яңгыр вакытында карга нинди агачка куна? ( юеш)
-Молодцы, әбиләр! Белемнәрегез “5”лек икән. Һаман да шулай оныкларга булышып, ярдәм итеп, аларның эшләрен күзәтеп торыгыз.
-Ә хәзер оныкларны тикшереп карыйк. Алар әбиләре турында кайгыртталармы икән?
-Әбиең аш пешерергә җыена, ә син нишлисең?
-Әбиең авырып китте, аңа ничек ярдәм итәрсең?
-Әбиеңә матур, тәмле сүзләр әйтәсеңме? Ягез, әбиләрегез янына килеп әйтегез әле.
-Тылсымчы булсагыз нишләр идегез?
-Рәхмәт укучылар. Ә хәзер номерларыбызны дәвам итик
(Укучыларның чыгышлары)
-Ак яулыклы татар әбиләре. Сез барысын да күрдегез: яхшысын да , яманын да. Ләкин син барыбер татар әбие булып калдың. Ак яулыгыгызны башыгыздан салмадыгыз. Ә иң мөһиме Сезнең Ходай тагаләгә ышанычыгыз саф булып сакланды. Тәсбих тартып, илнең иминлеген , балаларыгызның саулыгын теләп намаз укыйсыз. Теләкләрегез кабул булсын, кадерле әбиләребез.
Җыр “Әбием догалары”
Догалар укый әбием
Теләкләр тели безгә
Аның теләкләре җитә
Бузнең һәрберебезгә
Догалары әбиемнең
Җитә һәрберебезгә.
Догалары әбиемнең
Язып алдым дәфтәргә
Изге сүзләр шәфкать өсти
Иман иңә күңелгә
Догалары әбиемнең
Иман өсти күңелгә
Бисмиллаһ белән башлана
Әбием догалары.
Ул теләгәч алдан беләм
Бар эшемнең уңарын
Бисмиллаһ белән башланган
Бар эшемнең уңарын.
Әби(1бала киенгән) : Раббәнә әтинә фиддүнйә хәсәнәтән үә фил әхыйрәти хәсәнәтән үә кыйнә гәзәбәннәр. Биррәхмәтикә я әрхәм рәхимин, әмин.
Бисмиллаһ белән башланган
Бар эшемнең уңарын.
Әби: Әй раббым! Безгә дөньяда вә ахирәттә дә матурлык вә гүзәллек бир, җәхәннәм газабыннан сакла!
- Ә хәзер Ф.Яруллинның бер шигырен тыңлап китик “Кечкенә кеше”
Илнара: Әнисе әйтә өлкән кызына:
Гөлназ: -Ипи юк икән, әтиен тузына.
Көзгең читкә ат, ипи алып кайт.
Берүк тиз-тиз йөр, аш пешә хәзер.
Илнара: Кыз ачу белән атты көзгесен,
Чакырып кертте үзенең энесен:
Ф.Айгөл: -Бар әле, энем, кибеткә сыпырт.
Ипи алып кайт...
Илнара: Тәрәзә ачып дәште энесе,
Урамда уйный иде сеңлесе:
Булат: -Әй, син, чикерткә,
Йөгер кибеткә.
Н.Айгөл: -Нигә?
Булат: -Ипигә, ипи юк өйдә.
Илнара: Шап-шап сикереп, керде йөгереп
Сеңел-“Чикерткә”.
Әйтте:
Н.Айгөл: “Әбекәй,йөгереп кенә
Барчы кибеткә”.
Илнара: Әби нишләсен?- (Әби- Саша)
Киде бишмәтен,
Алды таягын-
Сөйрәп аягын,
Китте кибеткә,
Әйтми “эһ”дип тә.
- Балалар, әбиләребезнең куллары жылы, йомшак, алай гына да түгел, алтын да! Алар үзләренең куңел жылылыгын кушып безгә бияләй, оекбашлар бәйлилэр. Шул бияләй, оекбашларнын җылысы аша әбиләребезнен җан җылысы безгә дэ күчә. Шуңа да нинди көчле суыкларда да безнең кул-аякларыбыз туңмый, җылы тора. Игелекле җаннары өчен мең рәхмәт аларга.
-Ә хәзер “Кулыннан таны” дигән уен уйнап китик. ( Күз бәйләп балалар кулдан әбиләрен таныйлар)
Концерт номерлары.
-Хөрмәтле әбиләребез, дәү әбиләребез! Сез тыйнак та, сөйкемле дә. Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичәсез балкытып торасыз.
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Җыр “РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ӘБИЛӘР! “
Иң йомшак куллар, иң көчле иңнәр.
Тик әбиләрдә. юк аңа тиңнәр.
Әбиләр күзе- иң матур күзләр,
Әбиләр сүзе- иң назлы сүзләр.
Алар бирәләр иң дөрес киңәш,
Алар булалар иң якын сердәш.
Иң нечкә күңел, иң саф зур йөрәк
Иң кайнар сөю, иң изге теләк.
Иң җылы куен, тик әбиләрдә
Бәхет бар алар булган өйләрдә.
Иң нечкә күңел, иң саф зур йөрәк
Әбиләр рәхмәт, мең рәхмәт сезгә.