«Исәнме, мәктәп, исәнме!»
план-конспект занятия (1, 2, 3, 4 класс) на тему
«Исәнме, мәктәп, исәнме!»
1 нче укучы. Бар күңеллелек бөтен дөньяда.
Бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? Мин беләм:
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! (Хор белән)
2 нче укучы. Тыңладым әкрен генә
Искәндә бәйрәм көн җилен.
Анысы да сөйли тагын:
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! (Хор белән)
3 нче укучы. Бүген олы бәйрәм бездә
Инде менә ничә көн.
Бик тырышып әзерләдек
Шушы бәйрәм кичәсен.
4 нче укучы. Җырлыйсы килеп кенә
Тора бүген безнең дә.
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнең дә.
Җыр «Бүген белем бәйрәме»
5 нче укучы. Беләсезме, дуслар,
Җирдә зур мәктәп бар
Тормыш диләр аның исемен.
Шатлыгы да шунда,
Кайгысы да шунда
Сыналуы шунда кешенең.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
isnme_mktp_isnme.docx | 16.68 КБ |
Предварительный просмотр:
«Исәнме, мәктәп, исәнме!»
1 нче укучы. Бар күңеллелек бөтен дөньяда.
Бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? Мин беләм:
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! (Хор белән)
2 нче укучы. Тыңладым әкрен генә
Искәндә бәйрәм көн җилен.
Анысы да сөйли тагын:
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! (Хор белән)
3 нче укучы. Бүген олы бәйрәм бездә
Инде менә ничә көн.
Бик тырышып әзерләдек
Шушы бәйрәм кичәсен.
4 нче укучы. Җырлыйсы килеп кенә
Тора бүген безнең дә.
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнең дә.
Җыр «Бүген белем бәйрәме»
5 нче укучы. Беләсезме, дуслар,
Җирдә зур мәктәп бар
Тормыш диләр аның исемен.
Шатлыгы да шунда,
Кайгысы да шунда
Сыналуы шунда кешенең.
6 нчы укучы. Мәктәп юлы-хөрмәт юлы,
Киләчәккә илтә.
Котлы булсын уку елын
Башлаган бу иртә.
7 нче укучы. Мәктәп- безнең төп йортыбыз.
Күңел сиңа тартыла.
Бүген бөтен ил баласы
Мәктәпләргә агыла.
Җыр «Чему учат в школе»
8 нче укучы. Җәй буена без үскәнбез
Мәктәбебез дә бизәлгән.
Эченә кергәч, исем китте:
Бар нәрсә дә үзгәргән.
9 нчы укучы. Кем безнең өчен бу кадәр
Күп көчен сарыф иткән?
Без беләбез: һаман да шул
Укытучыбыз икән!
10 нчы укучы. Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
Ничек кенә табыйм сүзләрен.
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.
11 нче укучы. Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар
Хисләремнең иң-иң изгесен
Әниемдәй якын укытучым-
Тормышымның якты көзгесе .
(Укытучыларга чәчәкләр тапшырыла)
Җыр «Укытучым»
А. б. Бүгенге бәйрәмне безнең нәни дусларыбыз- беренче сыйныфка укырга керүче балалар бигрәк тә зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Хәзер сүзне аларга бирик.
1. Мәктәп безне каршы алды
Ишекләрен киң ачып
Укытучы апалар да:
«Хуш киләсез!»- дип дәшеп.
2. Укырга барасы көнне
Мин бик зарыгып көттем.
Шуңа күрә мәктәпкә дә
Беренче килеп җиттем.
3. Беренчеләр гел алар
Булалар алдынгылар.
Быел мәктәбебездә
Без- беренче сыйныфлар.
4. Хәрефләр дә өйрәнербез,
Сүзләр төзеп укырбыз.
Сагынып көткән мәктәптә без
Бик күп дуслар табарбыз.
5. Язарга да өйрәнербез
Ручка тотып кулларга.
Хәрефләрне тезәрбез без
Бик тырышып юлларга.
6. Сезнең алда сүз бирәбез
Бик тырышып укырга.
Бирегез тик безгә ачкыч
Белемнәр сараена.
12 нче укучы. Исәнмесез, минем шаян дуслар!
Хуш киләсез, рәхим итегез!
Кулга тотып белем ачкычларын
Я, әйдәгез, түрдән үтегез.
( 4нче сыйныф укучысы 1 нче сыйныф укучыларына ачкыч тапшыра)
А. б. Нәни дусларыбыз! Сез бүген хезмәт иртәгезне башлыйсыз. Мәктәпне яратыгыз, тырышып укыгыз. Юлларыгыз якты, эшләрегез уң булсын.
1. Син, нәни дус, быел тәүге тапкыр
Китап, дәфтәр алдың кулыңа.
Тормыш үзе китап, укы, өйрән
Гел уңышлар булсын юлыңда.
2. Киләчәктә син бу дөньяның
Серле йомгакларын сүтәрсең.
Галәм киңлекләрен айкап чыгып,
Гыйлем сукмагына үтәрсең.
13 нче укучы. Җир йөзендә төрле-төрле
Никадәрле китап бар.
Бик калын да, бик олы да
Кечкенә дә китаплар.
Әмма барлык китапларның
Иң беренче баскычы,
Күңелләргә тәүге башлап
Белемгә юл ачучы
Тирән белем сараена
Тәүге ачкыч бирүче,
Беренче кат шул сарайга
Безне алып керүче
Тик бер китап...
14 нче укучы. Аңа тиңдәш
Нинди китап бар тагы?
Беләмсез, ул нинди китап?
Ул Әлифба китабы. (Хор белән)
Әйе, дуслар, ул- Әлифба:
Әлифба тел ачкычы.
Белем дигән олы юлның
Иң беренче баскычы.
Сезгә минем теләгем шул:
Аны саклап тотыгыз.
Анда бик күп хәрефләр бар-
Бик тырышып укыгыз.
(1 нче сыйныф укучысына «Әлифба» тапшырыла)
Җыр «Без инде хәзер зурлар»