Инде без зур үстек, бишенчегә үк күчтек.
план-конспект занятия (4 класс) на тему
Ә хәзер әйдәгез дуслар
Сүзне бирик дүртләргә.
Күптән инде көтә алар
Үз сүзләрен әйтергә.
Әгәр ничәү, дисәгез?
Бер класста 6 ау без.
Аерылмас дус булып
Тату булып үсәбез.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
inde_bez_zur_ustek_bishencheg_uk_kuchtek.doc | 51.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Мавлутбаева Ә.Х.ның эш тәҗрибәсеннән . Инде без зур үстек, бишенчегә үк күчтек.
Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар , шарлар , чәчәкләр белән бизәлә. Укучыларның кул эшләреннән , үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла.
Хәерле көн,хөрмәтле әти-әниләр,укытучылар,укучылар,килгән кунаклар!Бүген без сезнең белән башлангыч мәктәп белән хушлашу бәйрәменә җыелдык.Дүрт ел буе шатлыкларыбыз да, борчылуларыбыз да уртак булды. Без бер гаилә кебек яшәдек.
Бүген безгә күңелле дә, бераз моңсу да. Күңелле,чөнки башлангыч мәктәпне уңышлы тәмамлау көнен бәйрәм итәбез. Моңсу,чөнки туган мәктәбебездән аерылабыз, сабый чагыбыз белән саубуллашабыз. Сүзне аларга бирик.
“Уйларымда мәктәп еллары” көенә балалар шар тотып исемнәрен атап берәм-берәм керәләр. Кул чабулар.
4 ел үтеп тә китте. Инде без зур үстек, бишенчегә үк күчтек дип сөенеп әйтә аласыз. Сезне бу зур уңышыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Киләчәктә сезгә тагын да зур уңышлар телим. Үзегезне һәр җирдә үрнәк тотыгыз.
Ә хәзер әйдәгез , бергәләп 4 еллык мәктәп тормышын күз алдыннан үткәрик.
Беренче бит “Беренче тапкыр мәктәпкә” дип атала.
Ә хәзер әйдәгез дуслар
Сүзне бирик дүртләргә.
Күптән инде көтә алар
Үз сүзләрен әйтергә.
Әгәр ничәү, дисәгез?
Бер класста 6 ау без.
Аерылмас дус булып
Тату булып үсәбез.
Мин—
Бүгенгедәй күз алдымда тора
Очар коштай йөргән чакларым.
Сумка тотып белем алырга дип
Борма сукмак буйлап атлавым.
Мин—
Кулларыма чәчәк җыйдым
Өскә матур күлмәк кидем.
Тәүге тапкыр укырга дип
Әй ,мәктәбем, сиңа килдем.
Мин—
Әле кичә генә иде кебек
Тар сукмактан сиңа ашыктым.
Әй, мәктәбем, син бит безгә маяк
Ничек итеп сине онытасың.
Мин—
Чәчләремә ак тасмалар тагып.
Кулларыма алып букчамны.
Әй , мәктәбем—белем иленә
Ачып кердем синең капкаңны.
Мин—
Әле кичә генә кебек хәтерлимен.
Мәктәпкә дип йөгереп йөргәнне.
Әй, мәктәбем, мәңге онытмамын
Синдә узган рәхәт көннәрне.
Мин—
1 нче сентябрь—ул көнне
Мин һаман хәтердә саклыймын.
Әй, мәктәбем, синнән гүзәлрәк
Башка җирне бер дә тапмыйм мин.
1 укучы : Әле кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек . Күлмәк һәм алъяпкычларыбызны , костюмнарыбызны әллә
Ничә тапкыр киеп карадык. “ 1нче сентябрь кайчан җитә дип ? “- дип әти - әниләребезне аптыратып бетердек . Мәктәптә безне укытучы апабыз каршы алды , җитәкләп “Белем иле”нә алып керде. 2 укучы: Әйе, хәтердә ул көн . 20 нчы елның 1 нче сентябре әти - әниләребезнең , якыннарыбызның күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды . Шул көннән башлап бу бина безнең икенче туган йортыбызга әйләнде, менә 4 ел инде без анда теләп , яратып белем серләренә төшенәбез .
Бергә: Рәхмәт сиңа , яраткан мәктәбебез , зур рәхмәт !
“мәктәп еллары “җыры
2 укучы: Исемдә алтын сукмакка
Тәүге аяк баскан көнем.
Тәүге башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.
- укучы: Истә әле каләм тоткан кулым
Бармый иде дәфтәр юлыннан
Өйрәттегез безне язарга сез
Тотып башта нәни куллардан
4 укучы: Беренчегә килгән чагым истә
Бөтерчектәй нәни бер кызны
Каршы алды серле белем йорты ,
Дулкынланып түргә уздырды....
5 укучы: Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың ,
Яңа көч , яңа дәрт йөрәктә
Син инде уйнарга бармыйсың ,
Кыңгырау чакыра мәктәпкә....
Залга кыңгырау тоткан укчы керә. Ул кыңгырау чылтыратып әйләнеп чыга.
Укучы: Кадерле,дуслар. Кыңгырау сезне иң беренче дәрескә дәште. Ә кем соң сезне каршы алды?
4сыйныфлар: Укытучы апабыз,
Сүз 1 укытучыга бирелә.
Укучы .Дөрес. Аннары укытучы апагызга ияреп чиста, якты сыйныфка кердегез. Дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Исегездәме?
4 сыйныф. Без, 6 укучы идек
Килдек беренчегә.
Тиктормаслар,шуклар идек
Сикердек тә,уйнадык та
Кайсы чакта еладык та
Яраткан Әлфия апабыз,
Түздегез хәтта шул чакта.
4 сыйныф. Шул көннәрдән башлап укытучым
Безгә ярдәм кулы суздың син
Авыр минутларда киңәш бирдең
Белем дөньясына илттең син.
4 сыйныф. Сездән алдык без күп яктылык
Сез өйрәттегез безне яхшыга.
Укытучым! Ышанычыгызны
Тырышырбыз һәрчак акларга.
“Укытучым” җыр
Укытучы : Әйе укучылар , беренче кыңгырау , беренче дәрес , аннан икенчесе , өченчесе һәм бик күп дәресләр . Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре , очрашулар , бәйрәм кичәләргә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме , ачык дәресләр үткәрү , төрле бәйгеләр , атналыклар , һич кенә санап бетерерлек түгел . Кыскасы , 4 ел гомеребез заяга узмаган . Кадерле укучыларым ! Башлангыч классларда алган белемнәрегез,без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә ныклы нигез , гүзәл башлангычлар булса иде дигән теләктә калам . Ә хәзер әйтегез әле укучылар , 4 ел буе сез аеруча кайсы фәннәрне үз иттегез?
2 бит ачыла. Фәннәр парады
1 укучы: Рус телендә аралашу
Миңа җиңел бирелә ,
Ана телен дә яратам
Ул бит безгә бер генә .
2 укучы: Математика фәне
Безгә белемнәр бирә.
Тик тырышкан балалар
Мәсьәлә чишә белә.
3 укучы : Табигатьнең серләрен
Аяз,җылы көннәрен,
Яңгырларын,карларын
Урманнарын,кырларын
Җәнлекләрен,кошларын
Елгаларын,күлләрен-
Барысын да белдерде
“Табигать” дәресләре.
4 укучы : Матур-матур кулъяулыклар чиктек
Әниләргә бүләккә.
Уенчыклар да ясадык
Яраткан дәрес-хезмәттә.
5 укчы: Нәфис чәчәкләр ясадык
Төрле буяулар белән.
Рәсем күңелле үтә шул
Әгәр төшерә белсәң.
Туган якның гүзәллеген
Тойсаң һәм якын күрсәң.
3 бит. “Тәнәфес”
1 укучы:Килеп җитте тәнәфес,
Көтеп алган тәнәфес
Уйнап калыйк, җырлап калыйк
Биеп калыйк, әйдәгез.
Укучылар башкаруында татар халык биюе .
- бит. Әти-әниләр.
1 укучы Әти белән әнинең
Без кадерле баласы
Туганнарым белән мин
Күзләренең карасы.
2 укучы Әллә каян белә әни
Өй эшен онытканны
Кайту белән сумкамны да
Почмакка ыргытканны .
3 укучы Әллә каян белә әни :
- Син бит надан түгел ,- ди,
Әйдә әле дәресеңне
Әзерлә син бүген ,- ди.
4 укучы Әллә каян белә әни
“5 “ алган көнемне.
Ул көн минем үземә дә ,
Әнигә дә күңелле.
5 укчы: Рәхмәт әни , сиңа барсы өчен
Сабырлыгың белән үрнәк син.
Шатлык белән тулы, куанычлы,
Озын гомер сиңа телим мин.
1 укучы: Әти безнең терәгебез,
Әти безнең яклаучы.
Авырлыклар китермичә
Давыллардан саклаучы.
4 укучы: Яшәсен әти-әниләр
Сәламәт һәм шат булып.
Кызларының, улларының
Кадерлеләре булып!
Җыр.”Әнием”
5 укучы: Алмадык сатып бүләкләр.
Без үзебез ясадык.
Үзең хезмәт куйган әйбер
Зур бүләк дип санадык.(бүләкләр)
Ә хәзер сүзне укучыларны котлау өчен әти- әниләргә бирик .
- бит.Иң истәлекле чаклар.Сез монда балаларның үзләре иҗат иткән иң истәлекле чакларын тыңлап үтәрсез.(Сүз бирү).
- бит. 4 еллык нәтиҗәләр (дипломнар бирү)
- бит. Сау бул,башлангыч мәктәп.
Укытучы : Чыннан да үзенең мәшәкатьләре , шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары , иң уңганнары , иң кадерлеләре булды . Алар белән мин үземне бик бәхетле итеп тойдым.
Миңа сорау бирсәләр:
- Сөенечең ни ? – дисәләр ,
Сөенечем – таңнан торып ,
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
Шатлыгың ни ? – дисәләр ,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр .
Миңа сорау бирсәләр :
-Бәхет ни ул ?-дисәләр ,
Бәхет – шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.
1укучы : Мәктәбемә озын гомер телим ,
Чылтырасын мәңге кыңгырау
Шул тавышка кушылсын тик бары
Шат тавышлар , серле яңгырау .
(Кыңгырау тавышы)
2укучы : Инде менә 4 ел вакыт узган
Бусагаңны синең атлауга.
Хәзер инде без бурычлы сине
Күз карасы кебек сакларга .
Укытучы: Әйе , без мәктәбебезгә , белем биргән укытучыларыбызга рәхмәтле булырга тиеш . Алдагы уку елларында да мин сезне мәктәбебезнең горурлыгы булырдай укучылар булырсыз дип ышанып калам . Ә уңышларга ирешкәндә иң беренче чиратта иптәшләрең арасында дуслык , татулык булырга кирәклеген сез үзегез дә беләсез .
Укытучы. Укучылар сезнең барыр юлларыгыз таң нурыдай якты, салават күпередәй нурлы, керсез күңелегез эчкерсез, хыялларыгыз татлы булсын. Хәерле юл сезгә укучылар,бәхетле,сәламәт булыгыз.
1 укучы: Сүз бирәбез укытучым
Укырбыз “4” кә, “ 5 “ кә
Җиң сызганып өйрәнербез
Өйрәткән һәрбер эшкә.
2 укучы. Без үсәрбез укытучым
Белемнәрне нык туплап
Әйтерсең” уңганнарым”,- дип
Һәрберебезне хуплап.
“Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры
Укытучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшыру.
Вальс бию.
Тәмам . Соңыннан алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырыла .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация для учащихся 2 класса по математике (автор Л.Г. Петерсон) " Такая загадочная Индия"
Данная презентация создана на уроках проектной деятельности учащимися 2 класса. Мотивирующим фактором стал урок математики, где в одном из заданий после ряда решённых примеров получалось слово "Индия"...
Презентация "Индия"
«Индия — колыбель человеческой расы, колыбель человеческой речи, мать истории, бабушка легенды, и прабабушка традиций. Наши самые ценные и наиболее важные из материалов в истории человечества хранятся...
Балачаклар кире кайтмас инде,ләкин без бит кайта алабыз!
"Туган телем - шагыйрьләр теле" фәнни- эзләнү эше. Балалар шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышлана....
Балачаклар кире кайтмас инде,ләкин без бит кайта алабыз!
Роберт Миңнуллин иҗатына багышлана...
Географическое положение Индии
Урок окружающего мира -4 класс. Цель: познакомить учащихся с государством Индии, её растительным и животным миром...
Древняя Индия (презентация)
Презентация к уроку истории в начальной школе....
Без инде зур үстек, Бишенчегә дә күчтек
башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе...