"Хуш киләсең, Яңа ел!"
методическая разработка (1, 2, 3, 4 класс) на тему
Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелгән яңа ел бәйрәме. Укучылар төрле әкият геройлары булып киенәләр, әкият иленә сәяхәт итәләр.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Башлангыч сыйныфлар өчен үткәрелгән яңа ел бәйрәме | 32.96 КБ |
Предварительный просмотр:
Алып б.Хәерле көн,кадерле балалар,хөрмәтле укытучылар, мөхтәрәм әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да якынлшып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын!
1ук. Бүген бездә зур бәйрәм!
Бүген Яңа ел килә!
Безнең күңелләр җырга
Һәм биюгә җилкенә.
2ук.. Бераз гына моңсу да,
Ник икәнен мин беләм.
Хушлашабыз чөнки без,
Бүген иске ел белән.
3ук. Җырларбыз, биербез,
Зурларбыз яңа елны
Яңа елда яңа утлар.
Яктыртсын яңа юлны
4ук. Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
5ук.. Кунак булып яшел чыршы
Килгән безгә.
Ул ямь өстәп тора
Безнең бүлмәбезгә.
6ук. Көтеп тора безнең биеп
Җырлаганны,
Тирәсендә әйлән-бәйлән
Уйнаганны.
7ук. Җырлыйбыз да биибез,
Зурлыйбыз Яңа елны.
Яңа елда- яңа утлар,
Яктыртсын Яңа елны!
8 ук. Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
Яңа җырлар җырларбыз.
9ук. Нинди матур безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
10ук. Исәнме чыршы, исәнме!
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
11ук Сагынып көттек без сине,
Көннәрне санап көттек
Календарь битләренә һәм
Сәгатькә карап көттек.
12ук. Сиң килдең бүген киенеп
Бизәнеп, матурланып,
Безгә, нәни дусларыңа,
Күңелле җырлар алып.
13ук. Кулны-кулга тотынып
Җырлыйбыз да биибез
Яңа елда һәркемгә
Бәхет-шатлык телибез!
Җыр: “Чыршы яшел тунын киеп...”
Үги кыз- (салмак кына музыка яңгырый )
Яңа ел бәйрәме, барсы да күңел ача.
Ә мин? Һаман эш тә эш!
Апаларым бүген чыршы бәйрәменә баралар.
Аларның күлмәкләре шундый матур булды.
Билгеле, аларга бүген Кыш бабай бүләкләр бирәчәк.
Эх, белсәгез иде, ничек минем дә чыршы бәйрәменә барасы килгәнемне.
Минем бит бердә чыршы бәйрәмендә булганым юк.
( Җырлый)
( Зөһрәнең уги әнисе белән ике кызы керә)
Уги әни- - Зөһрә! Зөһрә, ялкау кыз! Кая син?
Ә, менә син кая икән.
Җырлап маташкан була тагын.
Нәрсә,эшең юкмы әллә? Ялкау!
Әзерме безнең күлмәкләр?
Уги кыз- Әзер, хәзер китерәм
Уги әни- Тизрәк бул! Кызларым , чибәркәйләрем!
Кыш бабай бүләк бирсен өчен нишдәргә кирәк икәнен онытмадыгызмы?
Кызлар- Юк, әни, онытмадык
Биергә, җырларга, шигырь сөйләргә кирәк!
(Зөһрә күлмәкләрне китерә)
Кызлар- Ай! Нинди матур! Бир тизрәк!
Уги әни- Ярый, тырышкансың, син дә чыршы бәйрәменә барырсың.
Уги кыз-( сөенеп) Чынлапмы?
Уги әни- Тик әшләрең беткәч кенә!
Уги кыз- Нинди эшләр?
Уги әни-
Баздан кишерләрне җыеп алып мен.
Мәрҗәннәрем карга чәчелде, эзләп тап, шкатулкага салып куй.
Капка төбендәге карларны көрә.
Шуларны эшләсәң барырсың. Әйдәгез, кызларым, киттек.
Уги кыз- Ничек өлгерим мин шулхәтле эшне эшләп? Чыршы бәйрәме бит инде тиздән башлана.
Кар бөртеге- Елама, Зөһрә, мин сиңа булышырмын.
Уги кыз- Ничек? Миңа бит уги әни шундый күп эш бирде.
Кар бөртеге- Бүген бит тылсымнар көне.
Мин кар бөртеге генә булсам да
Булышыймчы дустыма.
Әкияттәге тылсымнарны
Ашырыймчы тормышка.
( өч тапкыр кул чаба)
Музыка яңгырый
Куянкайлар, чыгыгыз!
Эшне тизрәк башлагыз
баздан алып кишерләрне
Тизрәк урнаштырыгыз
( куяннар чыга )
Кошкайлар, җитезләр,
Тизрәк очып килегез
Мәрҗәннәрне табып алып
Шкатулкага салыгыз.
( кошлар очып чыга)
Карны көрә аю агай
капка төбе чистарсын
Безнең Зөһрә еламасын,
Бәйрәмдә тик елмайсын.
( Эшнең башкаруы турында хәбәр итәләр )
Уги кыз- Ләкин бит минем бәйрәмгә барырга матур күлмәгем дә юк.
Кар бөртеге- Мин сиңа кар бөртекләреннән тегелгән күлмәк бүләк итермен.Тик шуны онытма: Сәгать 12 не суккач, барысы да юкка чыгачак.
Бию” Кар бөртекләре””
(Зөһрә матур күлмәк киеп чыга)
Уги кыз- Рәхмәт сезгә, дусларым! Мин шундый бәхетле.
Кар бөртеге- Киттек, Зөһрә, Чыршы бәйрәменә
(чыгып китәләр)
Убырлы карчык- Кая киттеләр алар?Чыршы бәйрәменә?Ә мин?
Мин бит бәйрәмнең бизәге! Мин матур, мин чибәр.
Матурмы?Чибәрме?Әле сез шулаймы, бирермен әле мин сезнең кирәгегезне. Бөтен кунакларыгызны куам, чыршыгызны ботарлап атам, Кыш бабайны адаштырам.Эй, сез кара көчләр чыгыгыз.
( Убырлы биюе)
Адаштырам, бәйрәм булмаячак.
А.б.- Нәрсә булды бу?
Куяннар- Без куркабыз.
А.б.- Әйтегез инде курыкмагыз.
Куяннар- Бәйрәм булмаячак, Убырлы карчык кунакларны куам, чыршыны сындырам, Кыш бабайны адаштырам диде.
А.б.- Булдыра алмас. Әйдәгез, балалар, кыш бабай белән Кар кызын чакырыйк. Безнең тавышны ишетеп килерләр.
-Кыш бабай, Кар кызы
(Әтәч белән маймыл килеп керәләр)
Әтәч- Син монда нишләп йөрисең? Синең вакытың узды бит.
Маймыл- Нишләп узсын, мин әле тагын бер елга калырга булдым.
Әтәч- Җитәр, әле дә синең маймыллануың аркасында, илдә буталчык бара.
Маймыл- Монда минем ни гаебем бар?
Әтәч Акча күп туздыргансың. Хәзер миңа, синең аркада бар нәрсәне дә кысып тотарга туры киләчәк.
А.б.- Я, бәхәсләшмәгез, сезнең аркада бәйрәмнең булмый калуы бар.
Балалар, әйдәгез тагын чакырып карыйк әле.
Балалар- Кыш бабай, Кар кызы.
(Чыршы төбендә утырган Ут чыга) бии.
Ут. Карлы алан эчендә зур боз сараеда Кар кызы яши, аның ниндидер сере бар. Инде ничәнче ел шул серне белергә телим. Менә шушы чыршы төбендә качып утырыйм әле, серләрен белеп булмас микән?(Кача)
Кар кызы(керә) Ап-ак карлы аланнарда
Биеп йөрим мин.
Чыршыларга ак энҗеләр
Сибеп йөрим мин.
Шул аланның уртасында
Ел да үсә боз өем.
Җылыдан бик-бик куркам мин,
Юк өйдә шуңа мичем.
Ут (Чыршы төбеннән чыга)
Әһә, белдем, белдем сереңне,
Уттан куркасың түгелме?
Кар кызы: Җәнлекләр белән мин дус,
Гомерләрем узмый буш.
Җәнлекләрем, дусларым,
Матур, җитез, шукларым,
Килегез монда тизрәк,
Биик тизрәк, җитезрәк.
(пауза)
Нишләп берәү дә килми соң?
(пауза)
Балалар, әйдәгез бергәләп чакырыйк.
Куян(керә):
Кар кызы, балалар! Убырлы карчык җәнлекләрне сихерләп үзенең өендә тота. Мин көчкә качып котылдым. Тизрәк убырлының табышмакларына җавап табыйк, шул чакта аның сихере бетәр дә җәнлекләр котылырлар. Менә ул табышмаклар(укый)
Ябалактан курка,
Чикләвек ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата.
Урманнан чыгар,
Корсак асты чуар,
Койрыгы сырлы,
Хәйләсе күп төрле.
Алгы тәпие кыска,
Чабарга ул бик оста
Соры тунын сала да,
Ак тунын кия кышка.
( 2 нче куян, тиен, төлке килеп керәләр)
2 нче куян: Балалар, рәхмәт сезгә, безне убырлы кулыннан коткардыгыз.
Ал.бар. : Җәнлекләр, сез хәзер азат. Без бергәләп бәйрәмебезне дәвам итә алабыз.
Ут: Мин күнел ачуларны сөймим. Хәзер барыгызны да утым белән көйдереп алам. (кача)
1 нче куян: Ой, авырта! Ярдәм итегез!
Төлке: Минем йомшак койрыгымны коткарыгыз!
2 нче куян: Безгә кем биергә комаучалады?
Тиен: Безне кем кыерсыта соң?
1 нче куян: Мин беркемне дә күрмәдем.
Төлке: Мин дә беркемне дә күрмәдем.
Кар кызы: Сизәсезме, безгә кемдер комачалауларга тели, безнең бәйрәмебезне бозмакчы була.
Тиен: Кар бөртекләрен чакырырга кирәк. Алар гына безгә ярдәм итә алыр.
Төлке: Берәрегез күрмәдеме аларны? Бәлки юлда очрагандыр?
Куяннар: Чакыр әле дусларыңны, Кар кызы!
Кар кызы: Берүземә бик күңелсез
Кая минем дусларым?
Килегез чаршы янына,
Килегез, матурларым,
Энҗе кар бөртекләрем.
(кар бөртекләре керә)
Төлке: Кемдер безнең бәйрәмне,
Тели бүген бозарга.
Очрамадымы чит-ятлар
Килгәндә юлыгызда.
Кар бөртеге: Юллар буе очтык без,
Киң кырларны кочтык без.
Очрады кар өемнәр,
Күрмәдек чит кешеләр
Ут: Әһә, минем серемне берсе дә белә алмады. Хәзер барысына да кызу булачак
(ут белән болгый, җәнлекләр кача)
Кар кызы: Ой, уттан куркам, куркам!
Мин эримен, мин бетәм.
1 нче куян: Кар бөртекләре очыгыз,
Кар чәчәкне кочыгыз.
Явыз утны сүндереп,
Кар кызын коткарыгыз.
(Кар бөртекләре бииләр, утны әйләндереп алалар, сүндерәләр)
Ут: Ой, ой, мин үләм,
Сүнәм, сүнәм, бетәм. (чыгып китә)
Кар кызы. Рәхмәт, дусларым,
Энҗе кар бөртекләрем.
А.б. Әйдәгез,балалар,Бәйрәмебезне дәвам итик. Ләкин нинди бәйрәм инде ул Кыш бабайсыз?
1 ук. Кыш бабабыз килмәгәнгә
Чыршыда утлар янмый.
Кыш бабабыздан башка
Бәйрәм күңелле булмый.
А.б. Әйдәгез, Кыш бабайны чакырыйк. Кыш бабай, без монда! Ау! (Бергә кабатлыйлар)
(Ишек шакыйлар, телеграмма кертәләр)
Кар кызы.(Укый) Балалар, Кыш бабайның телеграммасы бу. Аңа ярдәм кирәк икән.Мин Кыш бабайны бик тиз алып килермен бирегә. Ә сез күңел ача торыгыз, биегез, җырлагыз.
Җыр: “В лесу родилась ёлочка”
(Убырлы белән Шүрәле Кыш бабай һәм Кар кызы киемендә керәләр)
Уб. Я, балалар , мине сагынып беттегезме инде? Менә мин килеп тә җиттем!
Шүр. Күңелсез булмадымы миннән башка?
Уб. Ә без сезгә бүләкләр алып килдек.
Шүр.Менә карагыз әле тәмле яшел бакалар, кипкән елааннар. Ай, нинди тәмлеләр!
Телеңне йотарлык. Мәгез әле кабып карагыз!
А.б.Балалар болар бит чын Кыш бабай белән Кар кызы түгел! Кемнәр сез? Сезне кем чакырды?
Уб., Шүр.: Безме, без иң-иң чын Кыш Бабай белән Кар кызы.
Ал.бар. Әйдәгез, чын булсагыз, Яңа ел җырын җырлап күрсәтегез әле.
(Җырлый-җырлый бииләр)
Шүр. Менә, ышандыгызмы инде безнең чын Кыш Бабай белән Кар кызы булуыбызга.
Убыр. Ә чын Кыш Бабай белән Кар кызын сез башка күрә алмаячаксыз!
Ал.бар. Ә ни өчен?
Шүр. Чөнки без аларны үзебезнең урманда бик шәп итеп яшердек!
Убыр. Һәм сез алар янына барып та җитә алмаячаксыз.
Ал.бар. Ой, бәла, бәла, бәла
Кыш бабай килмәсме әллә?
Әйдә әле, кайгырмыйк!
Ул бит көчле Кыш бабай.
Аны эзләп табарга,
Ярдәм итәр куяннар.
Ал.б.Куяннар, әйдәгез тизрәк кыш бабайны эзләп табыйк. Сез безгә ярдәм итәрсезме?
Уб. Ах, тизрәк качыйк моннан .Бу балалардан яхшылык көтеп булмый. Алар безне харап итәчәкләр!
(Чыгып китәләр)
1куян. Ниһаять килеп җиттек. Без сихерләнгән урманда. Ә кыш бабай белән кар кызының кайда икәнен ничек белергә?
2куян. Бәлки балалар ярдәм итәр. Кыш бабай турында җыр җырласак, ул безне ишетеп алыр да, безгә эндәшер.
Ал бар. Балалар, әйдәгез, Кыш бабай турында җыр җырлыйк.
Җыр: “ БУ КЫШ БАБАЙ.”(Кыш бабай, Кар кызы керә).
Кыш бабай. Исәнмесез, балалар. Исәнмесез, кунаклар.
Кар кызы. Ак сакаллы, ак күңелле
Бабам белән без
Җир өстенә аклык – пакьлек
Алып киләбез.
Яңа ел белән сезне,
Яңа бәхетләр белән!(Убырлы белән албасты керә).
Убырлы. Бәйрәм итәбез имеш, итми генә торыгыз әле.
Шүрәле. Әгәр безне бәйрәмгә кертмәсәгез, гомерлеккә шушы урманда калачаксыз.
Кар кызы. Балалар, убырлы һәм Шүрәлене бәйрәмгә кертәбезме?
Балалар. Әйе.
Убырлы,Шүрәле. Кыш бабай, Кар кызы, безне гафу итегез инде. Безнең сезнең белән шаярып кына аласыбыз килде. Без үчлекле түгел. Урманда ялгыз яшибез бит! Кызганыч инде, зинһар, кумагыз безне. Безнең дә бәйрәм итәсебез килә.
Кыш бабай. Гафу итәбезме, балалар?
Балалар. Әйе.
Шүрәле. Убырлы. (куаналар, сикерәләр). Рәхмәт Кыш бабай, рәхмәт Кар кызы, рәхмәт балалар!
Кыш бабай. Хатаны төзәтү беркайчан да соң түгел. Калыгыз инде. Ләкин карагыз, үзегезне әдәпле тотыыгыз. Бәлки безгә үзегезнең һөнәрегезне дә күрсәтерсез.
(Татар халык биюен бииләр, балалар кушылалар)
Ал. бар. Кыш бабай сез юлдан килгән кеше.Арыгансыздыр да инде. Утырып бераз ял итегез.
Бездә кунак кадерле,
Сал бабай өсләреңне.
Кыш б. Ай, әйтә күрмә ,кызым
Кардан сырган бит туным.
Салмыйм, өстемне салмыйм,
Салсам эреп китәм мин.
Ал. бар Бабакай, безнең балалар синең турында бик күп шигырьләр беләләр. Тыңлагыз әле менә.
( Укучылар шигырь сөйлиләр)
1 ук. Ак мендәрен салды да
Кыш бабай җиргә ятты.
Елгаларга көзге япты,
Агачка мамык атты.
2ук. Төнлә килеп тәрәзәнең
Пыяласын үбә дә
Бүрәнәләрне шартлатып
Менеп китә түбәгә.
3 ук. Ыжгырта да, сызгырта да,
Чабып йөри Кыш бабай
Әллә быел бабай түгел
Килде микән Кыш малай.
Ал.бар. Нидер җитми бит, чыршыга
Карагызчы, балалар!
Белдем, белдем, утлар янмый,
Нигә янмый соң алар?
Бәйрәмебез гади түгел,
Зур шатлыклар бәйрәме.
Чыршы балкып торыр иде,
Ничек кабызыйк аны?
Кыш.баб. Хәзер мин үземнең тылсымлы таягымнан сорыйм. Әйе-әйе. Ә-ә, тылсымлы сүзләрне әйтергә онытылган икән бит. Әйдәгез, бергәләп әйтик.
Чыршы, чыршы кабын син!
Утларыңны балкыт син!
Кыш.б. Кабынмый бит! Тагын тылсымлы таяктан сорарга туры килә. Ә-ә, кемнеңдер дәшми калган икән бит. Әйдәгез әле, тагын кабат әйтеп карыйк!
Ут кабына.
Ал.бар. Бигрәк күңелле булып китте.
Тыпыр-тыпыр биергә
Паркет идәннәр кирәк
Паркет идәннәргә басып
Шарт-шорт тибәргә кирәк.
Кыш бабай, әллә яшь чакларыңны искә төшереп бер биеп аласыңмы соң?
Җыр “Кыш бабайны биетү”
Ал. бар.Булдырдың бабакай, арыгансыңдыр. Ә хәзер балалар үзләренең биюләрен биеп күрсәтерләр.
Шундый матур бәйрәмне
Бушка уздырмыйк әле.
Бөтерелеп әйләнгәләп ,
Бер биеп алыйк әле.
Бию”Буги-буги”
Кыш б. Балалар, әйдәгез әле минем белән уйнап алыйк.
Уеннар.
Ал.бар. Белгәнегезчә узып баручы ел Маймыл елы иде.Аның санаулы сәгатьәре генә калып бара. Ул безнең белән хушлаша.
Маймыл. Матур бәйрәмне ташлап
Ничек инде китәсең
Бездән башка күңелсез
Булмасмы соң кичәгез.
Бер дә китмәс идек тә
Дөнья шулай төзелгән
Еллар төрле исем белән
Бер-бер артлы тезелгән.
Ал. бар. 2016 нчы ел
Ул Маймыл елы иде
Безнең мәктәбебезгә дә
Зур уңышлар китерде.
Башлангыч сыйныф укучылары арасында ярты елны гел “5” ле билгеләренә генә тәмамлаучылар бар. Менә алар( .......... .Алардан әз генә калышып “4” һәм “5”билгеләренә тәмамлаучыларны алкышлыйк.( .........
К.б. Булдыргансыз, балалар.Без сезнең хакта барысын да ишетеп торабыз. Сезнең арагызда тырыш укучылар бик күп икән. Карагыз аны киләсе елда да тырышып укыгыз!
Ярый ,кызым, Яңа ел килеп җитәргә дә күп калмады, юлга да чыккандыр. Сез балалар беләсезме ,Яңа ел бик төрле була?
1ук. Яңа ел ул нинди була?
Яңа ел ул буранлы.
Була аның колакларны,
Чеметтерә торганы.
2 ук. Яңа ел ул кайчагында
Була икән карсыз да.
Коры булса, килә икән
Хәтта салкыннарсыз да.
3 ук. Яңгырлы Яңа ел дисәм
Хәтта көләр идегез
Андый ел да була икән
Күргәнсездер үзегез.
4 ук. Яңгырлы Яңа елны бит
Кыш бабай да күргәндер,
Бәлки әле әз булса да
Үзе дә эрегәндер.
5 ук. Әйдә , эресә эресен,
Яңа ел җитте инде,
Үзе китергән бәйрәмнәр
Быелга бетте инде.
6ук. Уй-фикергә хаклык төяп,
Теләкләргә пакълек төяп,
Ниятләргә ныклык төяп
Кил син безгә ,Яңа ел.
7 ук. Күзгә күренми дә үзе
Ә килгәнен тоябыз
Шуңа җырлар өйрәнәбез
Шигырь ятлап куябыз.
8 ук. Яңа ел яңа инде
Иске ел булмас әле,
Шатлыгын да, бәхетен дә
Кызганып тормас әле.
9 ук. Иске елның яңа кары
Йомшак итеп сала юл.
Бөтен яхшылыгың белән ,
Хуш киләсең , Яңа ел!
Ал.б. Яңа яуган ап-ак кар өстеннән
Йөгрә-йөгрә килә Яңа ел!
Яңа ел. Мине каршы алыгыз,
Һәм танышып калыгыз
Исемем минем -Яңа ел,
Мин –бәхет таратучы,
Җир йөзендә бар нәрсәне
Өзелеп яратучы.
Үз телемдә, үз җиремдә,
Бәйрәм белән котлыйм сезне
2017 нче елның
Имин булсын һәрбер көне!
К.б. Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
Кар кызы. Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк.
К.Б.Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
. Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге ,саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Сау булыгыз, балалар. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез, авырмагыз, әйбәт булыгыз, олыларның сүзен тыңлагыз, дус, тату яшәгез. Ә хәзергә хушыгыз.
( Кыш бабай белән Кар кызы китәләр)
А.б.-
Әйдәгез, балалар, Кыш бабай белән Кар кызын җыр белән озатыйк.
Җыр “ Бер яшькә үстек”
Үги кыз-
Нинди матур бәйрәм! Мин шундый бәхетле!
( сәгать суга )
Ләкин миңа китәргә вакыт.
А.б.-
Балалар безгә дә таралырга вакыт.
Яңа елда ак бәхетләр, уңышлар сезгә.
Зәңгәр күк аяз булсын,
Илебез тыныч булсын
Аналарның, балаларның,
Күңеле тыныч булсын.
Яңа ел җыры.