Әниләр бәйрәме
материал (1, 2, 3, 4 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Әниләр бәйрәме
Кадерле әниләр!
Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар.
Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр!
Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!
Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!
Кыз. Хөрмәтле кунаклар! Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң” дип атадык. Ни өченме?
Малай . Чөнки бүген иң-иң ямьле , затлы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә кунакта иң-иң кадерлеләребез -ӘНИЛӘР!
Кыз. Ә без аларның иң-иң яраткан балалары иң-иң матур чыгышларыбызны бүләк итәбез.
Малай. Балаларның әниләргә әйтәсе җылы сүзләре шулкадәр күп җыелган, кайсыннан гына башлыйк икән.
Кыз. Әйдә. Иң-иң кечкенәләрдән башлыйк әле.
1нче сыйныфлар чыгышы.
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген - әниләр көне,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең көненә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә!
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле , мәрхәмәтле
Алар безнең әниләр!
Әни сүзе – иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас.
Иң-иң әйбәт балаң булып
Яшәсәм ярар иде.
Әниемнең ышанычын
Акласам ярар иде.
Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил – көннәр.
Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә:
Әле ярый сез бар җирдә
Без сабый, нәниләргә.
Бу бәйрәмдәге җылылык
Ел буена җитәрлек.
Сезнең яхшы эшләрегез
Бихисап, искитәрлек.
Мактаулы безнең әниләр
Данлы эшләре белән.
Әтиләр белмәгән эшне
Әниләр эшли белгән.
Наз гөлләре үсеп чыга
Сезнең җылы куллардан.
Кабул итегез котлаулар
Безнең ихлас җаннардан.
Кадерле әниләр!
Бәйрәмегез сезгә бәхет,
Сәламәтлек китерсен,
Көнегез гел шат булсын,
Елның һәрбер көне Сезгә
Әниләр көне булсын!
Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,
Рәхәт тә соң “әни” диюләр.
Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,
Бүләк итик матур биюләр. (бию).
Малай. (кызга дәшә), бүген безнең бәйрәмебез “Иң-иң” дип атала, залга кара әле, иң-иң матур әни кемнеке икән?
Кыз. Әлбәттә, минеке.
Малай. Балалар, ә сез ничек , иң-иң матур әни кемнеке?
Бергә: Ми-не-ке.
Иң матур әни.
Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет-
Һәр баланың
Үз әние булуы!
Минем әни, һич бәхәссез,
Иң сөйкемле әни ул!
Әйткән сүзе,
Кылган эше-
Һәммәбезгә туры юл.
Борчыйсым килми әнине,
Елмаеп,
Көлеп йөрсен.
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен!
Э.Шәрифуллина.
Укучы. Иң иртә.
Иң-иң иртә кем тора?
Иң иртә әнкәй тора.
Без торганчы өстәлдә
Коймак белән чәй тора.
Иң-иң соңлап кем ята?
Иң соңлап әнкәй ята.
Үз йокысын биреп ул
Безне күбрәк йоклата.
Ф Яруллин.
Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без-көчлеләр, без- батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләрдән дә куркыныч түгел.
Малай. Безгә балаларга әниләр ни өчен кирәк икән, тыңлап карыйк әле.
- көннәр якты булсын өчен,
- Йокы татлы булсын өчен,
- Җил-яңгырдан саклар өчен,
- Усаллардан яклар өчен,
- Ашлар тәмле булсын өчен,
- Дөнья ямьле булсын өчен,
- Гөлләр чәчәк атсын өчен,
- Бәхет- шатлык артсын өчен
Бергә: -Әни кирәк!
Әниләрне шатландырыр өчен, аларның шушы өметен аклар өчен әллә ни күп тә кирәкми кебек. Иң элек әнине чын күңелдән яратырга кирәк. Ә ярата белгән кеше үз туган әнкәсен ихтирам итәргә беркайчан да, беркайда да онытмый. Әнисен яраткан бала туган илен дә яратып үсә. Әниләргә бездән күп кирәкме?
Бу хакта әйтмәсәләр дә, без беләбез: үзләрен гомер буена шатландырып яши алуыбызны тели алар. Әниләргә бездән иң элек әнә шундый шатлык кирәк.
Кыз. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, әниләргә бездән нәрсә кирәк?
- безнең көннәр якты булу кирәк аңа!
- Безнең йокы татлы булу кирәк аңа!
- Җил- яңгырдан безне саклау кирәк аңа!
- Усаллардан безне яклау кирәк аңа!
- Безнең ашлар тәмле булу кирәк аңа!
- Бөтен дөнья ямьле булу кирәк аңа!
Бергә: Шуңа күрә ул бит аңа!
Укучы . Әниемә ял кирәк.
Әй кызлар!
Әй малайлар!
Тик торыгыз, тыныгыз!
Аз гына да чыкмасын
Сезнең тавыш – тыныгыз!
Ул эшеннән туктасын!
Тизрәк ятып йокласын!
Ял итеп, көч тупласын!
Әнием , син болай да
Ял итәсең бит сирәк.
Сиңа да бит ял кирәк!
Арыгансың бит инде,
Әнием ял ит инде-
Мине йоклат та тизрәк.
Р. Миңнуллин.
Кыз. Әни!
Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең Авырып, сырхауланып китсәк тә әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачыкса да әни каршына йөгереп киләбез. Әни – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыыз ул!
Укучы Күзләремнән күргән.
Әнкәм бүген кояш кебек
Каршы алды елмаеп-
Минем “бишле” алганымны
Әйткәннәрдер, мөгаен.
Юк шул, “бишле” алганымны
Белмәгән ул беркемнән.
Ишек ачып керүемә,
Күзләремнән ук күргән.
Ф. Зыятдинов.
Укучы Әниемнең кызы юк бит.
Әниемнең кызы юк бит,
Мин әнигә бер генә.
Кызы да юк, эше дә күп
Әнинең берүзенә.
Әниемнең кызы юк шул,
Мин булышам әнигә.
Аш пешерәм, җыештырам,
Кер юышам әнигә.
Кибеттән сөт алып кайтам,
Ипигә дә йөгерәм.
әниемнең кызы юк та-
Малае бар бер дигән!
К. Булатова.
Укучы. Шунысы начар.
Әни миңа тун алды,
Бик матурын, карасын.
Йокларга ятканда да
Килми аны саласым.
Шундый йомшак, җылы ул.
Үзе таман, килешле,
Гел үлчәп теккән төсле.
Бик әйбәт шул әнием,
Миңа матур тун алды.
Шунысы начар : әниемнең
Үзенең туны югалды.
Ф.Яруллин.
Малай. “Ата- ана хакы – тәңре хакы” дигән борынгылар. Татар халкының әти - әниләр турында әйтелгән мәкальләре, әйтемшәрехәзерге земен балаларына барып җитә алдымы икән, тикшереп карыйк әле.
Балалар.
-Анаңдай ана булмас.
- Ата- ана теләге
Утка- суга батырмас.
- Ана баланы 2 кат тудыра: Бер кат – тән биреп, икенче кат – тел биреп.
- Ата – ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган - әрәм булган.
- Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч - йөрәккә авыр.
- Алтмышка җитсен бала,
Ана өчен ул бала.
- Ана балага авызыннан өзеп каптыра.
- Ана күңеле балада,
Бала күңеле далада.
- Ата – анасына изгелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә изгелек күрмәс.
- Ата – анасын хурлаган
Үзен – үзе хурлаган.
- Таба белсәң – бага бел.
- Ана – шәфкать диңгезе.
- Ата – анаң чын дусың,
Дус – ишләрең – юлдашың.
Кыз. Бүген әниләр көне. Шуңа да микән, аларга иң-иң матур сүзләр генә әйтеп торасы килә.
Малай. Тик шулай да балаларның өлкәннәргә бераз гына үпкә сүзләре бар.
Кем гаепле?
Ачуланып, пыр тузынып
Кайтты Булат өенә.
Күңелендә дулады аның
Җил – давыллы өермә.
Сумкасын атып бәрде ул
Өйгә керә-керешкә.
Синең аркада бүген мин
“Берле” алдым дәрестә.
-Ничек алай?- дип сорады
Әнисе бик аптырап.
Моннан соң минем өй эшен
Эшләп куй син яхшырак.
Ф. Яруллин.
Укучы . Булган әйбәт заманнар.
Борын-борын заманда
Булган әйбәт заманнар.
Кешеләр бер – берләренә
Кунакларга барганнар.
Бәйрәмнәрдә котлашып
Матур хатлар язганнар.
Авыллардан – шәһәрләргә,
Шәһәрләрдән – авылларга
Посылкалар салганнар.
Бар да әйбәт булганнар,
Хәтта куяннар да элек
Тәмле күчтәнәчләр биреп
Җибәргәннәр урманнан.
Үзгәрделәр әниләр.
Хәзер инде куяннар да
Ерак – ерак урманнардан
Күчтәнәч җибәрмиләр.
Ф. Яруллин.
Кыз. Әле ярый җирдә чишмәләр бар!
Җырлар өчен илһам кайдан килер иде?
Малай. Әле ярый җирдә болыннар бар!
Гүзәллекне ничек таный белер идек?
Кыз. Әле ярый җирдә әниләр бар?
Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде?
Бергә. Әле ярый җирдә чишмәләр бар,
Болыннар бар,
әниләр бар!
Кыз . Әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә!Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!
Малай. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Иң- иң якыннарыбызга йөрәкләребездән чыккан иң-иң матур сүзләр әйтәсе килә.
Рәхмәт әйтәсем килә.
Бүген җил дә йомшак исә,
Кояш та назлы көлә.
Бүген җиргә иң-иң якты
Кадерле бәйрәм килә.
Чәчәкләрдән җем-җем итеп
Якты нурлар бөркелә.
Бүген минем дә әнкәмә
Рәхмәт әйтәсем килә.
- миңа гомер биргән өчен,
- кадерләп үстергән өчен,
- назлы карашлары өчен,
- пешергән ашлары өчен,
- йөрәк җылылары өчен, барсы, барсы, барсы өчен
Рәхмәт сиңа, сөенечем.
Котлы булсын бәйрәмнәрең,
Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!
Р.Вәлиева.
Бүген бәйрәм- әниләр көне. Бу бәйрәм кыш башына туры килгән. Күбәләктәй ак кар бөртекләре җирне акларга, сафларга, пакъларга теләп җир өстенә куналар. Әйтерсең, алар да безнең белән бергәләп әниләребезне котларга телиләр.
Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез, кадерле әниләр!.