Туган көн
методическая разработка (3 класс) на тему
Башлангыч класс укучылары белән үткәрелгән кичә эшкәртмәсе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_kon.docx | 16.85 КБ |
Предварительный просмотр:
Олыимән башлангыч мәктәбе
Туган көн .
(Әдәби музыкаль кичә)
Укытучы : Шәйхелмарданова Н.А
Авыл өе. Каршыда пөхтә итеп җыелган карават. Анда чигелгән мендәрләр ,челтәрле япмалар.Карават өстенә дә чигүле япмалар җәелгән.Бер якта озын утыргыч.Уртада-өстәл.Өстәлдә самовар,җыеп куелган чынаяклар. Калын япмага төреп куелган табада –коймаклар.Карават белән утыргыч арасында йон кабасы тора.
Наил караватта утыра. Бүлмәгә әби керә.
Әби: Көтәсеңме ,балам? Борчылма ,хәзер килеп җитәрләр.Коймакларым гына суынып бетмәсен.(Табадагы коймакларны карый) И-и,юкка борчылам икән лә! (Самаварга кулын тидереп ала.) Самаварым да кайнар.( Ишек шакыйлар.)
Наил:(ашыга,кабалана) Дусларым килеп җитте, әбием!
Әби: Ник шул хәтле кабаланасың,бәбкәм? Берәр нәрсәгә ут капмагандыр бит? (Көлә,авызын яулык чите белән каплый.)
Өйгә шау-гөр килеп балалар килеп керә.
Балалар: Исәнмесез! Иәнмесез,әбекәй! Исәнме,Наил!
1 бала: Исәнмесез,саумысыз,
Нигә сыер саумыйсыз?
2 бала: Әтәчегез күкәй салган
Нигә чыгып алмыйсыз?
Әби: Әй,шаяннар, әй,шаяннар! Гел бал кортлары кебек безелдәшәсез...
Наил: Әбием, әтием белән әнием кая киттеләр соң?
Кәҗәбез көтүдән качып кайткан.Әтиең шуны илтә китте. Тавыкларыбыз күкәй салган,әниең печәнлектән күкәй җыя.(Балаларга карап серле итеп елмая.)Нигә тартынып торасыз? Әйдәгез,түрдән үтегез,узыгыз ,уз! Өебез иркен, күңелебез киң.
(Балалар читтә торган эскәмияләргә утыралар.)
Әби: Мин табын әзерләгәнче әллә бер җырлап аласызмы?
Балалар:Җырлыйбыз ,җырлыйбыз!
Җырла,җырла дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең алда җыр җырларга
сандугач теле кирәк.
Без җырлыйбыз туган көндә
Иң матур җырлар сайлап .
Безнең җырга зәңгәр күктән
кошлар кушыла сайрап.
Наилнең туган көненә
Җыйдык чәчәк бәйләме.
Матур булсын, ямьле булсын
Туган көнең бәйрәме.
Әби: Бигрәкләр дә матур җырлыйсыз икән.Сандугач кебек сайрыйсыз.Әллә бер биеп тә күрсәтәсезме?
Балалар: Биибез,әби,биибез.
(Татар биюе башкарыла)
Әби: Карагыз әле,сез барыгыз да биючеләр,ахры!Шундый матур биисез!Оныгымның туган көне бигрәк күңелле! Матур итеп җырладыгыз да,биеп тә күрсәттегез.Идде тамагыыз да ачкандыр. Мин сезгә дип коймак пешергән идем. Әйдәгез, өстәл янына килегез.
(Өстәл янына барышлый бер бала йон кабасы күрә)
Гөлназ: Әби,бу нәрсә?
Әби: Йон кабасы .(Кабаны кулына ала.) Менә шушы кабада җеп эрлим дә оныгыма оекбашлар бәйлим.(Яңа бәйләнгән оек күрсәтә) Менә шушы оекбашларны кигәч,Наилемнең аяклары майда гына йөзә!
Айгөл:(аптырап) Нинди майда ,әби?
Әби:Аякларына җылы була диюем.
Айгөл: Ә-ә,аңлашылды!
(Балалар өстәл янына утырышалар.)
Әби: Авызыгызны йомып ,тәмле итеп чәйнәп ашагыз.Коймак тәмлеме , балалар?
Балалар: Тәмле,бик тәмле.
Әби:Аякларыгызны селкетеп ,шайтан чакырып утырмагыз .Ашаганыгыз тәнегезгә йоксын!
(Балалар ашап туялар,кулларын сөртәләр.)
Әби: Ашаган ашларыгыз урнаша торсын .Менә минем кесәмдә сезгә дигән табышмаклар бар.Кайсыгыз тапкыррак икән,снап карыйк әле.
(Әби 5-6 табышмак әйтә)
-Соңгы табышмагым:
Эләктердем ,каптырдым,
Мичтән бәлеш каптырдым.
(Җавап бирә алмасалар,табагач алып күрсәтә,аңлата.)
Әби:Табышмакларны күп беләсез икән. Ә,менә мин сезнең белән тизәйткечләр ярышы үткәреп карыйм әле. Булдыра алырсызмы икән?
Балалар: Булдырабыз,булдырабыз! Без тизәйткечләрне дә күп беләбез.
(Берничә бала тизәйткечләр әйтә)
Әби: Оста икәнсез.
Илгиз: Үртәвеч әйтимме?
Әби:Әйдә соң, әйтеп кара
Илгиз:Ишми,Ишми,
Мич башыннан төшми ,
Ничек тәне пешми.
Әби: Үртәвечең матур икән,булдырдың! Балалар,менә беә яшь чакта «Миңлебай” уены уйный идек.Әйдәгез,мин сезгә шул уенны өйрәтим әле.
Наил:Әбием, без ул уенны беләбез инде . Уйнап күрсәтикме?
Әби:Сезнең белмәгән уеныгыз юк бугай ,оланнар. Әйдәгез алайса, уйнагыз!
(Балалар түгәрәккә басалар, ”Миңлебай” уенын уйныйлар.)
Хор белән җырлау.
-Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада Миңлебай,
Син нишләсәң,ни кылансаң
Без кыланырбыз шулай.
Уртадагы бала (кыланып):
Бер болай,бер болай,
Я, кыланыгыз шулай.
Хор:Бер болай,бер болай,
Моны эшләү бик уңай.
(Уртага кыз бала чыкса болай җырлана.)
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада ,матуркай,
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланырбыз шулай.
Әби: Бигрәкләр дә матур уйнадыгыз,оланнар.Рәхмәт,сезгә. Тагын нинди Һөнәрләрегез бар?
Наил: Әбием,мин кунакларга шигырь сөйләп күрсәтим әле.
(Наил үзе ятлаган берәр шигырен сөйли)
Әби: Рәхмәт ,улым,бәхетле бул!
Айгөл: Безнең дә Наилгә күчтәнәчебез бар.
Камилла: Әйдәгез ,кызлар заманча бию биибез,
(Заманча бию башкарыла)
Илшат: Минем дә бүләгем бар.
(Шигырь укый)
Наил: бүләкләрегез өчен зур рәхмәт , дуслар!
Айгөл: Әйдәгез,дуслар, “Ак калач” уенын уйнап алабыз. Сез ризамы? Наил ,син уртага бас, синең бит бүген Туган көнең.
(Ак калач “уены уйнала.)
Әби: Бик матур уйнадыгыз,балалар, рәхмәт сезгә!
Наил: Дусларым, әйдәгез урамга чыгабыз.
Әби: Барыгыз,бар! Рәхәтләнеп уйнагыз! Уйнап туйгач тагын керерсез,әле көн озын.
Балалар: Рәхмәт сезгә,бик күңелле булды.
(Чыгып китәләр.)
Әби: Дуслары бик ярата икән улымны.
(Наил йөгереп килеп керә.)
Наил: Әби,әби,без бит Акбайга коймак бирмәгәнбез. Баскыч төбендә коймак көтеп утыра.
Әби: Карале, онытканбыз икән шул. Мә ,сыйла үзен.
(Наил коймак алып чыгып китә.)
Әби: Бәхетле генә булсыннар инде,балакайлар! Дөньялар имин булсын,илләр тыныч торсын!
Кичә тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.
Внеклассное мероприятие по татарскому языку для учащихся начальных классов....
Туган илебез символлары
Башлангыч классларда парламент дәрес....
21 февраль - Халыкара туган тел көне
Башлангыч сыйныфларда үткәрелгән " Тел - рухи дөнья көзгесе" кичәсенең презентациясе...
Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"
Классный час о родной деревне на татарском языке....
2012 ел- тарих елы. Туган авылым минем Колшәрип
класс сәгате...
2012ел-Тарих елы. Туган авылым чишмәләре.
Класс сәгате....
Туган ил кайдан башлана? Туган як табигатен уйлап ясау.
Туган як табигатен рәсемгә төшерү...