"Әнием-алтыным".
план-конспект занятия (3 класс) на тему

 2015 елның  27 ноябрь  көнендә  үткәрелгән  "Әнием - алтыным" исемле  кичәнең сценарийсын  тәкъдим  итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_konen_stsenariy.docx27.72 КБ

Предварительный просмотр:

               

       

“Әнием- алтыным”.

Сыйныф җитәкчесе: Хисматуллина Ф.М.

                                   

                       2015-2016нчы

                                     Исәнмесез, димен бүген сезгә,

                                     Бәйрәм белән газиз аналар!

                                     Юллар ерак булса, җырлар белән

                                     Якынаер бүген аралар.

1 а. б. Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез,  укытучылар, балалар! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәбез.

2 а. б. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә.

Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!

Укытучы. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк. ,,Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың! Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга сеңдерү зарур.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

Иминлекнең терәге сез.

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

1 ук. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

2 ук. Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.

3 ук. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

4 ук. Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

5 ук. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез. 

Җыр “Үз җырыбыз булсын әле” Ф.Галимов көе, Ә.Яруллина сүзләре

  1. сыйныф укучылары

1 ук. Әкрен генә карлар ява.

         Дөнья бик юмарт бүген.

         Бүген әниләр бәйрәме

         Шуңа күңелем шат минем.

2 ук. Иң кадерле кешеләрне

         Кадерлибез, зурлыйбыз.

         Чын күңелдән һәммәгезне

         Бәйрәм белән котлыйбыз.

  3ук.Әни сүзе – иң бөек сүз,

         Юк аңа һичбер алмаш.

         Иң – иң әйбәт кешеләр дә

         Әни кебек булалмас.

 4 ук. Әниләрнең бәйрәме ул

         Безнең дә көткән бәйрәм.

         Җырлап – биеп күңел ачыйк

         Бүген әниләр белән.

Шигырь “Иң матур  сүз”  Хузеева  Рәзилә  һәм  Реналь.

2-сыйныф укучылары

1укучы: Ягымлы бер сүз белән

               Елмайтыйм әле сезне.

               Мин яраткан ул сүзне-

               Иң кадерле зур сүзне.

               Сез дә аны беләсез,

              Мөмкин түгел белмәскә!

               Әниеңә сыенып

                "Әни, әнкәй” димәскә.

2.Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!

3. Минем әнием ……..

Өләшеп тора гел наз.

Әниемнең эше бик күп,

Буш вакытлары бик аз.

Укытучы  булып эшли ул

Мин укыган мәктәптә.

Сеңлем белән икебезне

Бик ярата , әлбәттә.

 

Җыр “Кирәк түгел сагыш”  Хисматуллина  Фәния  һәм  Айзилә.

4.Әниемнең күз карашы

Һәркемне елмайтырлык.

Кылган изгелекләре дә

Язсаң, китап булырлык!

Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!

5. Иң кадерле кешем җирдә

Ул син, газиз әнием.

Гел изгелекләр бөркелә

Бары синнән, әнием!

6. Өйдән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул:- Исән йөр, балам, -дип,

Озатып кала сөеп?

Йә кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагы?

Шулай ярата белә бит

Әнием генә бары.

7.Мәктәптән арып кайтканда              

Кем ул каршыма килеп,

Кочагына ала сөеп:

-Кайттыңмы , балам,?- диеп.

Кем булсын соң, кемнән шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Әнием генә бары.

Татар халык биюе.Журавлёва  Нәфисә  һәм  Зөләйлә.

3-нче сыйныф укучылары

1 ук. Әйтәсебез килә бүген

         Кадерле әниләргә:

        “Әле ярый сез бар җирдә

         Без сабый нәниләргә.”

2 ук.  Бу бәйрәмдәге җылылык

          Ел буена җитәрлек.

          Сезнең яхшы эшләрегез

          Бихисап, искитәрлек.

3 ук. Мактаулы безнең әниләр

         Данлы эшләре белән.

         Әтиләр белмәгән эшне

         Әниләр эшли белгән.

4ук.  Наз гөлләре үсеп чыга

         Сезнең җылы куллардан.

         Кабул итегез котлаулар

         Безнең ихлас җаннардан.

5 ук.  Кадерле әниләр!

          Бәйрәмегез сезгә бәхет,

          Сәламәтлек  китерсен,

         Көнегез гел шат булсын.

         Елның һәрбер көне сезгә

         Әниләр көне булсын.

Җыр. Дружкова Рәзинә  һәм  Азалия.

4-сыйныф укучылары

       1 ук.  

          Йөрәгем тибешен

          Тәүге кат тоючы,

          Җаныма, күңелемә

          Канатлар куючы...

          Күземнең төсләрен

          Тәүге кат күрүче,

          Өзелеп яратып,

          Тәүге кат үбүче...

2 ук.  

          Тәүге кат сүземне

          Ул гына ишеткән,

          Рухыма, хисемә

          Җылылык, нур сипкән.

          Гомерем буена

          Бурычлы мин аңа.

          Көчле син, изге син,

          Бөек син, әй, Ана!

Җыр  Хисамутдинова  Румия  һәм  Илназ.

3 ук.  Йөзеңне шифалы

          Яңгырлар югандыр,

          Табигать, йөрәк дип

          Кояшны куйгандыр.

          Гел шулай нур сибеп

          Яшә син, әнием!

          Йөрәгең җылысын

          Тоялсын нәниең.


4 ук.  Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

          Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

          Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

          Бүләк итик матур биюләр.

 

5ук.  Чәчәкләрдән җем-җем итеп

          Якты нурлар бөркелә.

          Бүген минем дә әнкәмә

          Рәхмәт әйтәсем килә.

     

         - Миңа гомер биргән өчен,

         - Кадерләп үстергән өчен,

         - Назлы карашлары өчен,

         - Пешергән ашлары өчен,

         - Йөрәк җылылары өчен,

         - Шәфкатьле куллары өчен,

         - Барсы, барсы, барсы өчен

           Рәхмәт сиңа, сөенечем,

           Котлы булсын бәйрәмнәрең,

           Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

Җыр: “Мамонтёнок”  

Бүләкләр тапшырыла.

Ана күңеле мәңге күләгәсез Ана күңеле мәңге бозланмый. Кирәк икән, ул баласы өчен Яшьлеген дә, саулыгын да Гомерен дә хәтта кызганмый. Коштай очып яныңа анаң килер Кайда булсаң, кайда йөрсәң дә Ул юатыр, тыңлар, киңәш бирер, Куркынычлы төшләр күрсәң дә..

1.Җырның  азагын җырлап бетерегез .

          1.Бер кыз бала җыр  чыгарган.....

          2. Әнкәй  дә  картайган  инде  чәчләре  дә агарган......

          3. Картайма  әле  әнкәй  картайма  әле.....

          4. Кадерләп  үстергән  мин  синең  җимешең.....

          5. Әнием, әнием  гөлгә сулар  сибимме....

2. Татар халык ризыкларының  рецебын  сөйләп   күрсәт.

3  сораулар 1. Тормышыгызда иң шатлыклы көнегез 2. 9 класста укыган вакытыгыз кире кайтса сез нишләр идегез. 3. Балачакта, үсмер чакта кем булырга хыялландыгыз 4. Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсез. 5. Ни өчендер үкенәсезме?.

Безнең дүртенче уеныбыз бик гади генә -ул “Булсаң зирәк - әйт тизрәк” дип атала.

1.Һәркемдә дә бар. (исем)

2. Күңелсезгә - юаныч, күңеллегә куаныч. (җыр)

3. Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый. (тоз)

4. Үзе су, үзе каты. (боз).

5.Борынгы заман сәгате. (әтәч)

6. Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (авыз)

7. Нинди савыттан эчеп булмый. (буш)

8. Сыер ни өчен ята? (утыра белмәгәндә)

9. Кара мәче нинди ишектән керә? (ачык)

10. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? ( утыртып булмаганга)

11. Нәрсәне әзерләп була, ашап булмый. (өстәлне)

12. Күлмәкне урталай яргач, нәрсә була. ( күл+мәк)

13. Ак кыныдыр үзләре, ялтырыйдыр күзләре. (йолдыз)

Бишенче  уеныбыз “Мин башлыйм, син дәвам ит”

Җылы сүз (җан азыгы)

Кояш уңышның атасы –(су анасы)

Кыю бер үләр (куркак мең)

Китап белем (чишмәсе)

Күп укыган (күп белер)

Аерылганны аю ашар, (бүленгәнне бүре ашар)

Теләк булса (беләк карышмый)

Кеше дуслар белән (кош канаты белән көчле)

Беләге юан берне егар, (белеме булган меңне егар)

Эше барның, (ашы бар)

4. Казанның уртасында ни бар? (з авазы)

5Безнең алдагы уеныбыз “Тәмле тел” дип атала. Балаларга матур сүзләр әйтү. Кайсы команда туктап кала, шул җиңелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Самая любимая- мамочка моя! Әнием, алтыным-минем иң якыным!»

Мероприятие, посвященное Дню Матери. Сценарий праздника составлен на русском и татарском языке, чтобы можно было использовать при работе  в национальном классе....