Уңыш бәйрәме
методическая разработка на тему

Көзге уңыш бәйрәме сценариесы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unysh_byrme.docx23.14 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Битаман урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Уңыш бәйрәме

2014-2015 уку елы

Алып баручы.

- Балалар, без бүген көзге бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле безнең залны, ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган. Менә, идәндә нинди матур  яфраклар  ята.

Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Бүген бездә матур бәйрәм -

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең зал.

Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән

Җылы якларга кошлар да китә.

Көз агачларны сап-сары итә.

Алар коела җил искән саен.

Җилферди җилдә сап-сары каен.

                                                        Җыр: «Яфраклар бәйрәме»

Снова  осень за окошком,

Дождик сыплется горошком,

Листья падают шурша,

Как же осень хороша!

Листья  золотом расшиты,

Тропки дождиком умыты,

В ярких тапочках грибы,

Все нам, осень, даришь ты

Посмотрите – у рябинки,

Покраснели щечки,

На дорожку полетели

Желтые листочки.

Җирдә сары яфрак –

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак – көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

Саргая таллар, усаклар,

Алмагачлар һәм каен.

Көннән-көнгә арта бара

Җир өстендәге алтын.

Көннәр инде салкынайды,

Кышлар бераз якынайды.

Тирә-юнь гел сары төстә

Әллә соң бу алтын аймы?

Яфраклар белән бию.  

А.б.  

Балалар ,

Кем  ничектер,  мин  көзен,

Бик  еш  болытлар  каплап

Торса  да  саф  күк  йөзен,

Исә  дә  ачы    җилләр,

Койса  да  салкын  яңгыр

Нигъмәткә  бай  алтын  көз

Ямьлерәк   күк  барыбер.

Ә   сез  көзне   яратасызмы?

 

Балалар:  Яратабыз!

А.б. Ә  ни  өчен?

 

1 б. Көзге  бакчада  алмалар

       Таң  нурыдай  аллана.

       Хәтта   ачы   баланнар

       Миләшләр  дә  баллана.

2 б. Тыгызланып  туп  кебек

        Үсеп  җитә  бәрәңге.

        Кырда,  көлдә  пешкәне

        Һай  бигрәк  инде  тәмле!

3. б. Җиз  бүкәндәй   кишер  дә,

        Табак  чаклы  кабак  та,

        Ачы  торма,  шалкан  да

        Өлгерә  көзге  якта.

4 б. Агачлардан  алтын  күк

       Сары  яфрак  коела.

       Китәр  өчен  көньякка  

       Кошлар  бергә  җыела.

     

5 б. Көзнең   иң  олы  бүләге –  

       Икмәк  тора  табында.

       Тормышыбыз  ямьле  булыр

       Икмәк   булган  чагында.

6 б.  Менә  мин  дә  ни  өчендер,

        Яратам  елның  көзен

        Көз  бай  итә  кешене

        Булса   тырыш  һәм түзем.

7 б. Һәр  көз  үзенчә  килә  ул,

   Һәр  көз  үзенчә  матур.

   Елмаешеп  бер  биесәк,

   Көзне  ярату  булыр.

А.б.  Дусларым  инде  мин  сезгә  ышанам.  Сез  көзне  бик  яратасыз икән. Ничек  матур итеп  аңа булган  хисләрегезне  белдердегез.Чү,  кемдер  килә  түгелме?

(Музыка  астында   Көзсылу  керә. Кулында  кәрзин. Анда  яшелчәләр  һәм  кызыл,  сары,  яшел  яфраклар. Әкрен  генә  яфракларны  сибеп үтә.)

Көз:

Исәнмесез,  нәни  дуслар,

Сезне  күреп  килдем  мин.

Матур  бәйрәмегез  икән

Җырыгыздан  белдем  мин.

А.б. Балалар,  бу  бит  Көз кызы. Безнең  яраткан  сылу  көзебез. Матур  итеп  күрешик  әле.

Балалар: Исәнме,  Көз кызы!

А.б. Балалар,  карагыз,  Көзсылу  бар  җирне  төсле  яфраклар  белән  түшәгән. Әйдәгез  без  аларны  җыеп  уйныйк.

Көзсылу: Ягез  әле,  кем  миңа яшел,  сары, кызыл  яфракларны  тизрәк  җыеп  китерер?

      Уен  “Төсле  яфраклар” ,  “Кем  тизрәк  җыя?”    

А.б. Көзсылу,  без  синең  яфракларың  белән   рәхәтләнеп  уйнадык.

 Балалар,мин    Сезгә көзге байлык, көзге муллык китердем. Кырларда – игеннәр, бакчаларда яшелчәләр өлгерде. Бар табигать алтын төскә төренде.

- Балалар, көзге муллыкның нәрсә икәнен сез беләсездер инде. Көз – басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.

Бүген безнең бәйрәмебез яшелчәләргә багышланган. Табышмаклар тыңлагыз.

Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (Кәбестә)

Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге)

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)

Җир астында алтын казык. (Кишер)

Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат. (Суган)

Җир астында кызыл әтәч. (Чөгендер)

Таяк, таяк башында табак, табак эчендә кибет, кибет эчендә ике мең егет. (Көнбагыш)

Алтын баш, камыш аяк, нечкә бил, – Ни икәнен мин әйтермен, үзең бел! (Бодай)

- Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килгән. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.

Кишер.

Көчле, җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

Кишер – саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.

Суган.

Ә мин – суган. Әрчегәндә

Килсә дә яшь күзегезгә,

Мине ашасагыз әгәр,

Суык тимәс үзегезгә.

Чөгендер.

Мин – чөгендер.

Мин дә кирәк

кешеләргә ашар өчен.

Борщ пешерер өчен һәм

Винегрет ясар өчен.

Помидор.

Ә мин булам помидор.

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

 

Күңелле уеннар.

1. «Кашык белән бәрәңге ташу»

2. «Кайнар бәрәңге»

3. «Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне аер»

4. «Бәйләгән күз белән бәрәңге җый»

              Көзсылу: Кадерле балалар миңа китәргә вакыт. Сезнең белән бик күңелле булды. Минем башка балалар янына  да барасым бар. Алар мине көтәләрдер. Китим әле. Сау булыгыз балалар.  

Күңелле уеннар.

1.  «Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне аер»

  2.«Бәйләгән күз белән бәрәңге җый»