Уңыш бәйрәме.
методическая разработка на тему

Гильфанова Райхана Раисовна

Азкомплектлы мәктәптә 3-4 бала белән уздыру өчен "Уңыш бәйрәме"нә эшкәртмә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon unysh-2015.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Шәбез башлангыч мәктәбе

Уңыш  бәйрәме.

Башлангыч  класслар укытучысы

                                                                Гильфанова Рәйханә Рәис кызы

2015 ел.

Уңыш  бәйрәме. 2015 ел.

(Азкомплектлы мәктәптә 3-4 бала белән уздыру өчен.)

Бәйрәмгә кадәр рәсем конкурсына, иншалар конкурсына, табигый материаллардан, яшелчәләрдән эшләнмәләр конкурсына нәтиҗәләр ясала, бәйрәм өчен залны бизәгәндә алардан күргәзмәләр ясала, бәйрәм башланганчы ул конкурсларда җиңгән укучылар, җәйге практикада яхшы эшләгән укучылар  бүләкләнә.

Бәйрәм барышы.

Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Бүген бездә матур бәйрәм –

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең зал.

Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

Җылы якларга кошлар да китә.

Көз агачларны сап-сары итә.

Алар коела җил искән саен.

Җилферди җилдә сап-сары каен.

Таң атуын ничек белә алыр идең,

Тау артыннан алсу нурлар сузылмаса.

Килер язның ни хозуры булыр иде,

Мул җимешле , алтын хисле көз булмаса.

ҖЫР: Алтын көз.

Хәерле кич, мөхтәрәм кунаклар! Әти - әниләр, укытучылар, укучылар! Бәйрәмне башларга рөхсәт итегез!

Кешелекнең үзе шикелле үк,

Борынгыдан килә бәйрәмнәр.

Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? – Мин беләм : бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!.

Габдулла Тукай.

Көзге бәйрәм- уңыш бәйрәмен без сөмбелә бәйрәме буларак  уткәрәбез. "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә "шумбул" "сары башак" дигән мәгънәгә туры килгән.

         Борынгы грекларда һәм башка Көнчыгыш халыкларында шул ук шумер – аккадлардан башлангыч алган һәм күп гасырлар буена кулланылган зодиак календаре бар. Унике йолдызлыкка мөнәсәбәттә корылган бу борынгы календарьда Сөнбеләнең тагын бер мәгънәсе сакланып калган.Сүз әлеге зодиак календаре буенча 23 августтан 23 сентябрьгә кадәрге вакытны эченә алучы сигезенче айның, дөресрәге, сигезенче айны белдерүче йолдызлыкның да Сөнбелә дип аталуы турында бара. Бу исем башка халыклардагы Кыз (Дева) йолдызлыгына туры килә.

        Сөмбелә аеның соңгы көне тәүлек эчендә көн белән төннең көзге тигезләшкән чорына туры килгән һәм бу көнне, 15 сентябрьдә Сөмбелә бәйрәме үткәрелгән. Бу бәйрәм  асылда көн белән төннең язгы тигезләшкән чорында  - 21 мартта уздырылучы Нәүрүз бәйрәменең капма – каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз бәйрәме аграр хуҗалык елын, ягъни игенчелек циклын  башлап җибәрсә, Сөмбелә бәйрәме аны тәмамлап – йомгаклап куйган. Чөнки бу вакытта инде урып – җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә торган булган, ашлык әвеннәргә, кибән – эскертләргә куелган, сугылганы келәт – амбарларга тутырылган

       Менә шундый көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык Сөмбелә бәйрәмен, аеруча мул сый – ризык әзерләп, көр күңел  белән үткәрелә торган булган: һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, максыма дип йөртелгән сыра кайнатылган, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.

Бу бәйрәм сезнең өчен икеләтә бәйрәм. Хәзер яңгыраячак җыр сезгә барыбызныңда әйтер теләге булып ирешсен.

Җыр хисләрнең ургып агышы

Җыр канаты, дәрте кешенең

Җыр күңелле якта чагылышы

Илдә матур тормыш итүнең.

ҖЫР: Осень  влесу.

Сөмбелә бәйрәме – Уңыш бәйрәме

Күңелләр  сөенә, шатлана.

Миллионнар бирдең син, игенчем,

Илемә китердең тантана.

Күге киң канатлы хисләрнең,

Аларга син канат үстердең.

Кешегә иҗатта янарга

Игенчем , син бетмәс көч бирдең.

Җир кадерен белгән ирне ил кадерли.

Менә шуның өчен дә Син бик кадерле.

Күз өстендә каш шикелле бер кеше Син.

Җилкәсенә ил таяныр ир кеше Сез.

       Сөмбелә тамашасында уеннар үткәрелгән – электән сынашулар булган. Әйдәгез, тапкырларны белик әле, аларны Сөмбелә күчтәнәчләре көтә.

1.Башы бар мие юк. Биле бар, корсагы юк. Койрыгы бар, йоны юк. (чабата)

2.Биш йөз баш , бер койрык. (чират)

3.Җанлы җансызны кыйный,

Җансыз кычкырып елый. ( барабан)

4.Күңелсезләргә - юаныч , күңеллегә куаныч. (җыр)

5.Сырлы – чырлы, сырлы ул, безнең белән җырлый ул. (гармун)

6.Өч икмәгем бар: берсе  белән бурычымны түлим, икенчесен әҗәткә бирәм, өченчесен  үзем ашыйм, бу ничек була?(ата  - анасына, баласына, үзенә)

7.Мине тотып ашамыйлар, миннән башка туй да ясамыйлар. (тоз)

8.Һәркемдә дә бар (исем)

9.Кораб йөзә килә (үтүк)

10.Читтән карасам – аклы, татып карасам – татлы .(шикәр)

11.Ике корсагы , дүрт колагы бар. (мендәр)

12.Койрыгы юк, башы юк, үзе дүрт аяклы. (өстәл)

13.Туганда ук сакаллы, беркем дә шаккатмады. (кәҗә)

14.Күәте күп булса да, кызыл күргәч туктый.(машина)

15.Тугай кайчан сайрый.( р)

Бәйге кыза, бәйге дәвам итә

Тагын көч сынашу сезне көтә.

БӘЙГЕ " КАЙНАР РЕКЛАМА"

Укучылар , биредә өстәлдә өч предмет тора. Хәзер команда капитаннары бирегә чыгып күңеленә ошаганын ала, дөресрәге өлешеңә тигән көмешең.Шушы предметка кайнар реклама, ягъни тиз арада пешереп, кайнар килеш тәкъдим итәбез.Командалар әзерләнә, ә аларны бәйрәм белән котлый--

         "Уңыш" бәйрәменә  үзләренең  күчтәнәчләре белән укучылар килде. Күчтәнәчләрнең дә ниндие әле. Уен – көлке, шаян мәзәкләр, тапкыр сүзләр, әче чеметешләр берсе дә калмаган. Әйтерсең  "Сөмбелә" – көлке капчыгы. Дөрес итәсез, дуслар. Ай буе тырыш хезмәттән соң , уйнап көлеп  күңел ачуга, ни җитә?

         Уңышларыбыз да аз түгел.Быел мәктәп укучылары көче белән _____________ чөгендер, кишер эшкәртелде. Көз көне ______________________________________________________

_________________________________________________________

БҮЛӘКЛӘР ТАПШЫРУ.

Җыр: Осень наступила.

Таң сызыла .Кояш нурларыннан

Алтынлана арыш кырлары

Хезмәт белән каршы ала таңны

Авылымның егет – кызлары.

Иртәнге җил йомшак кына итеп

Сыйпап үтә иген басуын

Яратыйк без, дуслар, бар дөньяның шулай

Икмәк исе белән аңкуын.

Җиребез юмарт, халкыбыз

Кунакчыл һәм олы җанлылар.

Сүзгә бераз саран булса да,

Җырга оста, эштә данлылар.

   Ә хәзер укучылар кабат үзебезне сыныйбыз.

Мәкальнең башы әйтелә , сез дәвам итәсез.

1.Агач җимеше белән,    кеше эше белән.

2.Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

3.Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

4.Тырышкан  - табар, ташка кадак кагар.

5.Эш сөйгәнне, ил сөяр.

6.Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

7.Калган эшкә кар ява.

     Алга барабыз , уйнап алабыз.

УЕН

1.Залдагы кешеләргә үзеңнең аларны яратуыңны белдерергә.

(сүзләр һәм хәрәкәтләр белән)

  • горур кыяфәттә
  • хискә бирелеп
  • истерикага бирелеп
  • җилбәзәк формада
  • серле итеп
  • чит телдә

           2. Күз бәйләп үзеңә насыйп бүләккә ия булу. Әйбер кисү.

   Бәйрәмдәге бәйгеләр буенча нәтиҗә ясау. Бүләкләр тапшырыла.

Җыр: Яфраклар ява җиргә.

Гел кояш балкысын күкләрдә,

Чыкмасын кап-кара болытлар.

Тынычта яшәсен Җир шары,

Елмаеп уянсын оныклар.

Игеннәр көймәсен утларда,

Йортларга күз яше кермәсен.

Апалар, киленнәр, сабыйлар

Гомергә  ачлыкны күрмәсен.

Кешенең күңеле һәрвакыт

Изгелек турында уйласын

Зәп – зәңгәр күкләрдә ялтырап,

Нур чәчеп, аҗаган уйнасын.

Сүрелмәсен безнең күңелләрдә

Язлар бүләк иткән матур хисләр.

Табыннарга муллык, җанга сихәт

Алып килсен безгә алтын көзләр.