Яңа ел бәйрәме
методическая разработка на тему

Григорьева Гульгена Нурисламовна

Айсинә һәм Слава башкаруында вальс.

Чулпан:    Яңа ел аланын һич кенә дә таба алмыйбыз бит. Кунаклар җыелгандыр, безне генә көтәләрдер инде.

Рамиль:   Әнә, еракта ниндидер утлар җемелди, шундадыр ул аланлык! (тагын бер әйләнеп киләләр)

Чулпан:   Менә икән ул аланлык!

Рамиль:    Әйдәле, дусларыбызны да шушында алып килик.

Балалар керә, ярым түгәрәк ясап басалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

Государственное бюджетное специальное (коррекционное)      общеобразовательное учреждение для обучающихся, воспитанников с ограниченными возможностями здоровья «Ново-Кинерская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа-интернат VІІІ вида»

Яңа ел бәйрәме

(2012-2013)

Григорьва Г.Н.

Айсинә һәм Слава башкаруында вальс.

Чулпан:    Яңа ел аланын һич кенә дә таба алмыйбыз бит. Кунаклар җыелгандыр, безне генә көтәләрдер инде.

Рамиль:   Әнә, еракта ниндидер утлар җемелди, шундадыр ул аланлык! (тагын бер әйләнеп киләләр)

Чулпан:   Менә икән ул аланлык!

Рамиль:    Әйдәле, дусларыбызны да шушында алып килик.

Балалар керә, ярым түгәрәк ясап басалар.

А.б.   Карагыз әле, балалар, Кыш бабабыз безгә нинди матур чыршы бизәп куйган. Тиздән үзе дә килеп җитәр, ә без Кыш бабай килеп җиткәнче котлау өчен сүзне мәктәбебезнең директоры Валиев Ленар Хамбаловичка бирәбез.

Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

 Яшәмәгез , дуслар, моңаеп.

Тышта яуган ак карларың белән

Әй, узган ел юлың булды ак.  

Бәхет белән яшәү микән сәбәп

Бер ел үтте гүя бер сәгать.

Айрат   Исәнме, чыршы, исәнме!

               Яңа ел килеп җитте.

                Күңелле чыршы бәйрәмен

                Балалар күптән көтте.

Илнар   Тагын килде безгә кыш,

                Нинди матурланан тыш!

                Ак мамык җәйгән төсле

                  Бизәлгән җирнең өсте.

                  Ямьле бөтен тирә-як,

                  Өй түбәләре ап-ак!

Гузәл   Бөтерелеп-бөтерелеп,

            Урамда ак кар ява.

                     Ап-ак күбәләкләр белән

                     Тулгандай бөтен һава.

Владик 4гр   Салын кыш килде   

                        Ак карлар яуды

                        Буран уйнады,

                       Таулар ясады

Айсинә 4гр  Килеп җитте кыш та,

                       Ай-яй салкын тышта.

                       Өч ай торыр торса,

                       Аның гомере кыска

Максим 4гр  Урманнан безгә бәйрәмгә

                        Ямь-яшел чыршы килгән,

                        Яңа елны каршыларга

                        Матур күлмәген кигән

Камилә 6гр  Сиңа карап сокланабыз,

                        Сиңа карап уйныйбыз

                        Әйдә әле, бергәләшеп,

                        Бер әйләнеп җырлыйбыз.

Җыр: “Чыршы янында” (Хороводная общая)

А.б.    Балалар, Яңа ел көне әкиятләргә, могҗизаларга бай була. Әйдәгез, без дә әкият иленә сәяхәт кылыйк.

“Морозко” әкиятен сәхнәләштерү

Авыл читендә кечкенә генә бер өй тора. Ишек алдында Настенька кар себерә.

Үги әни-Нияз:  Нәрсә? Кабартмаларың әзерме? (йоклап ятучы Ульянга карап) Кызым, әйдә, тор инде, алтыным, чәчәгем. Мин сиңа бик тәмле кабартмалар пешердем.

Ульянка-Наташа:  Әй, әнием, туктале. Көн бик озын бит, әз генә йоклыйм инде.

Ү.ә.-Нияз:  Һай, кызым! Авырып китә күрмә! (Настенькага) Әй, син, ялкау кыз! Бар әле, суга барып кайт. Савытларны яңадан ю. Күбрәк итеп утын ярып куй.

Настенька-Рәзилә:  Үги кызга бу дөньяда яшәү кыен, мин бер кешегә дә кирәкмим...

Ульяна-Наташа: (елый)  Әни! Настеньканы куып чыгар әле!

Ү.ә.-Нияз:  Әй, карт, бар, атларыңныҗик тә, Настеньканы урманга илтеп ташла.

Карт елый-елый кызын чанага утыртып, урманга илтеп куя. Настенька чыршы төбендә туңып утырганда, бер куян килеп чыга.

Н.-Рәзилә: Куянкай, ник дерелдисең?

Куян-Дамир 4гр:

  Бик туңдым, Настенька.

Н.-Рәзилә:  Елама, куянкай! Мә, ки минем бияләйләремне.

Куян-Дамир 4гр:  (сөенеп) Рәхмәт! Килегез әле, дусларым, әйдәгез, Натеньканы җылытып, бер биеп алыйк әле.

“Куяннар” биюе 4гр.

Настенька каршысына Суык бабай килеп чыга.

Суык бабай-Илнур:  Мин салкынны бик яратам , ә җылыны яратмыйм! Җылымы сиңа, матур кыз?

Н.-Рәзилә:  Җылы бабакай, җылы.

С.б.-Илнур:  Кайда әле минем кар малайларым? Яңа ел көнендә бер биеп алыйк әле.

“Кар малайлары” биюе 8гр(Самат, Айрат, Фәннүр, Рәдис)

С.б.-Илнур:  Ә менә хәзер җылымы, кызым?

Н.-Рәзилә:  (калтырап)  Җылы, бабакай, җылы.

С.б.-Илнур:   Син бик түземле кыз икән! Шуның өчен, мә сиңа, кызым, бүләкләр! (җылы шәл, күчтәнәчләр бирә) Кайда әле минем кызларым? Настенькага итекләр дә китерегез әле.

“Валенки” биюе – Айсинә, Гүзәл.

С.б.-Илнур:  Миңа китергә кирәк, бакчада балалар көтә.

Н.-Рәзилә:  Рәхмәт, бабакай. Сау бул!

(Суык бабай чыгып китә)

А.б.    Ә безгә, балалар, әкият иленнән тизрәк Яңа ел бәйрәменә кайтып Кыш бабай белән Кар кызын чакырырга кирәк. (Балалар чакыралар), Кыш бабай белән кар кызы безне ишетмәделәр ахры, балалар әйдәгез тагын бер чакырыйк әле.

Кыш бабай белән Кар кызы керә: Нияз-Гөлүсә.

Кыш бабай:Исәнмесез, балалар    

                       Исәнмесез әниләр

                       Исәнмесез әбиләр

                       Бишектәге бәбиләр.

                        Тирән карларны ерып,

                       Борынымны өшетеп

                       Озын юллар үттем мин,

                       Сезгә килеп җиттем мин.

                       һай чыршыгыз бигерәк матур

                       Елык - елык яна ул,

                       Бәхетле һәм сау булыгыз

                       Котлы булсын яңа ел.

Кар кызы:  Исәнмесез, балалар

                      Исәнмесез кунаклар.

                      Яңа ел белән сезне

                      Яңа бәхетләр белән.

                      Яңа елда зур үсегез

                      Көн дә артсын көчегез

                      Ел үсәсен ай үсегез.

                      Илгә хезмәт итегез

                      Яңа елда уңышлар

                       Телим сезгә мин, дуслар.

Кыш бабай: Балалар чыршыда утлар да янмаган бит әле. Әйдәгез яндырык. (Кыш бабай утларны яндыра)

А.б. Шатланабыз сөенәбез,

        Зурлыйбыз яңа елны

       Яңа елда яңа утлар

       Яктыртсын яңа юлны.

Кыш бабай, Кар кызы сез ерак юллардан килгәнсез, бик арыгансыздыр инде. Сез ял итеп алыгыз, ә безнең балалар сезгә хәзер концерт номерларын күрсәтеп алырбыз.

Концерт номерлары

Җыр:  «Кыш бабай» 8гр.

А.б.: 6 төркем егетләре Илнур, Илнар, Слава башкаруында шигырьләр тыңлап китегез

А.б: Яңа ел ул кар   кызлары

        Җирдә очкан аккошлар

         Күңел бәйсезлеген хуплап

         Бердәм купкан алкышлар

“Кар бөртекләре” биюе (4, 6, 8гр кызлары)

Уен: Кыш бабай уйната. (Бияләй белән)

А.б: Наташа, Нияз, Алмир башкаруында шигырьләр тыңлап китегез.

А.б: Каз канаты каурый каурый,

         Хатлар язарга ярый

         Уйнамагач та көлмәгәч

         Бу дөнья нигә ярый.

Сезнең каршыгызда “Каз канаты” биюе (Адил, Алмир, Нияз, Рифат, Җәвид, Айнур)

А.б:  6 төркем балалары башкаруында җыр “Русская зима”

Шигырь: ( Рәзилә, Рүзилә, Фәннүр)

Һәрберебезне шатландырсын

Кояшлы, матур көннәр

һәммәбезне сөендерсен,

Айлы бу тыныч төннәр

Уң булсын безнең сәфәрләр

Йөргән юлларыбызда.

 Эх, дөньясы безнеке, дип

Куаныйк барыбыз да.

А.б:  Кызлар, егетләр  башкаруында“Заманча бию”  

Җыр:  “Новый год” 4гр.

Шигырь: (Раян. Рәмис,Вика)

А.б.  Кыш бабай, биедек тә, җырладык та, уйнадык та, ә бүләкләрең кайда соң синең?

Кыш бабай  Ә, бүләкләрме? Хәзер, хәзер, алар менә монда. Бик күп алып килдем, барыгызга да җитәчәк.  Чыршы төбеннән алып килегез әле зур капчыкны.

( балалар капчыкны алып киләләр, ул капчыктан  факир курайда уйнап җибәргәч  елан чыга да биеп йөри, факир аның артыннан йөри)

А.б.   Кыш бабай, бу нишләвең! Нигә шулай шаяртасын? Бүләкләр юк бит монда!

Кыш бабай:  Бу Яңа ел капчыгы булып чыкты бит әле. Исәнме яңа ел.

Яңа ел-Елан-Айсинә:  Исәнмесез Кыш бабай, Кар кызы, исәнмесез балалар! Яңа ел белән сезне. Мин сезгә сәламәтлек һәм бәхет телим.

Кыш бабай:  Минем икенче капчыгымны алып килегез әле. Менә бит ул минем сезгә бүләкләрем.  2012 ел Аҗдаһа елы иде, мәктәпкәдә зур уңышлар китерде. Балалар сез бик тырышып укыгансыз һәм былтыргы кебек, миндә үз бүләкләремне онытмадым. Кемнәр әйбәт укыган, шуларны бүләкләп китим әле.

А.б. Рәхмәт Кыш бабай. Әйдәле Кыш бабай бер биеп тә күрсәт әле. Булдырдың бабакай, арыгансыңдыр.

Кыш бабай: Балалар әйе шул бик арыдым инде. Мине башка мәктәпләрдә дә көтәләр.  Сау  булыгыз балалар.

А.б: Сау бул Кыш бабай.

 ( балалар белән бергә)

А.б: Шундый матур  бәйрәмне 

       Бушка уздырмыйк әле.

       Бөтерелеп әйләнгәләп ,

       Бер биеп алыйк әле.

Бию:  «Без авыл егетләре”

А.б. Карлар ява.

        Юк ла, карлар түгел

        Ак ландышлар җиргә түгелә

        Җир бәйрәмгә әзерләнә бугай

        Баштан аяк актан киенә.

        Бизәнәләр.

        Бар да акны кия

        Бәйрәм килә илгә,күрәмсең?

        Ел алыша    

        Аның тантанасын

        Кайгы, газап бүлә күрмәсен.

        Котлы булсын иркен табын

        Котлы булсын яңа ел

        Биредә бәхет хуҗа булсын

        Яңгырап торсын дәртле җыр.

6 төркем балалары башкаруында“Кашыклар” җыры

Шигырь: (Самат, Дамир, Нияз,)

А.б. Яңа еллар килсен бәхет алып,

        Яңа еллар килсен елмае.

        Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

        Яшәмәгез, дуслар моңаеп.

“Рус халык”  биюе 8гр Чулпан.

Шигырь:  (Адил, Рамил)

А.б.Рамил белән рәзилә башкаруында “Яшьлек” биюе

Безгә Кенәр әбиләредә кунакка килде бит әле. Әйдәгез аларны тыңлап карап китик әле.

( әбиләр керә)

А.б. Зур өметләр белән каршылыйбыз

2013нче ел башын,

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың. 

Кадерле бер кунак көткән кебек

Яңа елны көтте йөрәкләр,

Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,

Күңелләрдә яңа теләкләр.

Әй дустым, каршыла

Яңа ел юллары уң булсын.

Елларның көне күп, шуларның барсы да

Куанып яшисе көн булсын.

А.б. Ә хәзер 6 төркем балалары башкаруында “Буратино” биюе.

8төркем балалары башкаруында “ Яңа ел җыры.