Сценарий праздника "Туган авылым - горурлыгым"
материал (1, 2, 3, 4 класс)
Авылыбызныың тарихи үткәне, аның табигате, чишмә-таулары, аларның атамаларының килеп чыгышы, тарихы турынды тулырак мәгълүмәт бирү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_avylym_gorurlygym.doc | 69 КБ |
Предварительный просмотр:
«Туган авылым – горурлыгым»
темасына класстан тыш чара
Төзеде: башлангыч сыйныф
укытычысы Нуриева С. В.
2015 ел.
Максат: авылыбызның тарихи үткәне, аның табигате, чишмә-таулары,аларның атамаларының килеп чыгышы, тарихы турында тулырак мәгълүмат бирү;табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле , игътибарлы булырга өйрәтү, туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү.
Шушы максаттан чыгып бурычлар:
- Әхмәт авылының барлыкка килү тарихын өйрәнү;
- Әхмәт авылының билгеле кешеләре белән танышу;
- Бөек Ватан сугышы ветераннарның тормыш юлы белән танышу.
Җиһазлау : плакат ,авыл картасы, фотографиялар.
Чараның барышы.
Җыр “ Башкортостан – Родина моя”
Ризван: Кадерледән дә кадерле
Туган үскән ил генә.
Чит – ят җирләр күп булса да,
Туган җирем бер генә.
Айгиз: Син тәүге кат баскан җирем,
Кояшлы таңым минем.
Иң шат булып җирем,
Авылым – даным минем.
Чулпан: Авылым матурлыгына
Таң калам, сокланам мин.
Чөнки аның туфрагына
Тәпи баскан бала мин.
Фирзәт: Туган якта сулар, һава гел саф,
Җилләре дә йомшак сирпелә.
Кендек каны тамган, тәпи баскан
Туган ягы кирәк кешегә.
Айдар: Бәхет елмаеп, шатлык килсә,
Ашлык ойсәң бөек көшелгә,
Шатлыкларны уртаклашыр өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
Алина: Кайгы-хәсрәт төшсә иңнәреңә,
Эшләрең гел китсә кирегә.
Авыр чакта кайтып сыенырга
Туган ягы кирә кешегә.
Урал: Читтә йөргән чакта сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Аделина: Сагыш-сагынудан туган хисләр
Уятсалар кереп төшеңә,
Дәрман алып, бер рухланыр өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
Миләүшә: Яшәсен урман-кырлар,
Күктә тургай сайрасын.
Гөлчәчәкләргә күмелсен,
Гел яшәсен Ватаным!
Туган авыл...Туган җир ...
Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр . Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты,нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар . Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас,истә кала торган урыннары күп
Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары,җикән камыш белән капланган сазлыклар ,балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре ,туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та,туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алмаштыра алмый . Туган ягыбызның һәр сукмагы,һәр агачы ,һәр үләне,аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар.
Һәр авылның тирә-юнь табигатен су чыганаклары бизи . Халыкның тормышы су белән бәйле. Әхмәт авылы бик уңайлы җиргә урнашкан. Авылның менә дигән көтүлекләре,печәнле болыннары,урманнары бар.
Укытучы: Исәнмесез,укучылар, кунаклар! Без бүген авылыбыз,аның салкын, саф сулы чишмәләре, балыклы күлләре,үзенчәлекле таулары буйлап сәяхәткә чыгабыз.Аларның исемнәренең килеп чыгышы белән танышырбыз. Чөнки исем, атамаларда безнең тарих тамырларыбыз. Ләкин аларның күбесен яшь буын инде белми,алар онытыла, юкка чыга баралар. Күп кенә атамалар һәйкәл кебек бик күп серләрне узләрендә саклыйлар. Аларны барлау һәм ачыклау безнең изге бурычыбыз.
Җыр “ Туган авыл”
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар якын безнең авылга ул...
Г.Тукайның бу юлларын укыгач, минем күз алдыма үз авылым килеп баса. Чөнки Әхмәт тә тау итәгендә.Якында гына чишмәләре.Әйдәгез шушы гүзәл табигатьле авылыбыз буйлап сәяхәтебезне башлыйк. Иң беренче тукталышыбыз “Тарих”.
- Самигуллина Гөлназ “ Рафик һәм Яңа Мәскәү” авыллары чыгышы.
- Зарипова Миләүшә “ Әхмәт” авылының килеп чыгышы
Ләлә апа йомгак ясый
Укытучы: Рәхмәт, юлыбызны дәвам итик.
2 нче тукталышыбызның исемен белү өчен табышмакның җавабын белергә кирәк.
Бертуктаусыз көн-төн ага ,
Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа. (чишмә)
Газетдинова Әлфия җыр “Туган авылым”
Авылым -тау куенында,
Борма инеш буенда .
Кайларга барсам да,
Һаман минем уемда.
Хәтфә таулар ,зифа таллар,
Җиләкле үзәннәрең,
Синдә генә сихри моңы
Тылсымлы чишмәләрнең.
Яр астында чишмә ага,
Челтер-челтер тавышы.
Җил искәндә иелеп кала
Читенә үскән камышы.
Челтер-челтер чишмәбез,
Ярдан балчык ишмәгез.
Суны шуннан эчегез,
Башка җирдән эчмәгез.
“Чишмә”тукталышы
Чишмәләр турында мәгълүмат бирү.Слайдта авыл чишмәләре күрсәтелә.
Елга-күлләр, чишмәләр атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыралар. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә берәр сәбәп ята.Әйе,һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга.
Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Яшел чирәмле чишмә юлы безгә тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр кайнап чыгуын без һәрвакыт үзебезнең йөрәк тибеше аша тоябыз.
Салих коесы. Урдалы тау астында бик күркәм акланда челтрәп чишмә ага. Аны Салих коесы дип йөртәләр.Чөнки аңа Салих дигән бабай нигез салган. Шушы кое бик күп еллар буена халыкка файда китерә.
Фәрит: Безнең чишмә борыла-борыла
Зур инешкә коела
Чишмәлекул шундый бик күп
Чишмәләрдән җыела.
Айгиз: Сусавымны басар кебек
Туган як чишмәләре.
Җилләрнең дә иң назлысы
Шул яктан искәннәре.
Урал:Туган ягым,туган авылым,
Мин-синең газиз балаң.
Саф сулы чишмәләреңнән
Җаныма сихәт алам
Укытучы: Балалар, без сәяхәтебезне дәвам итәбез. Мин сезгә табышмак әйтәм. Җавабын белсәгез, тукталышның исемен дә белә аласыз.
Үзем кызу җәйдә торам,
Башым белән кышка җитәм. (Тау)
Укытучы: 5 нче тукталышыбыз “ Таулар" .(слайдтан карау ) Сез шулай ук тау атамаларының килеп чыгышын да өйрәндегез, әйдәгез тыңлап үтик.
Әхмәт авылы тауларга бай: Готлунд, Кылыч тау, Урдалы тавы, Таштау, Нәскәй тавы, Бурлы тавы, Кызыл тау.
- Рудин “ Готлунд” тавы
- Фәрит “ Урдалы тавы ”
“Киндер туку” биюе.
Сәяхәтебезне дәвам итәбез юлыбыз ерак , юлга кузгалыйк.
Укытучы :Алдагы тукталышыбыз “ Мәктәп” тарихы.
Зөхрә: Кеше гомере мәктәп юлы аша
Моңлы бер җыр булып сузыла.
Сукмакларын яра-яра
Киләчәккә юлы сызыла.
Тормыш дигән олы юллар буйлап,
Адаштырмый бару өчен әйдәп,
Барысын туплап бирә мәктәп.
Азалия: Кешеләргә шәфкать, көч өләшеп,
Еллар узган, күпме таң аткан.
Туганда ук, табигать үк Сезне,
Ахры, укытучы итеп яраткан!..
Әйе, бу сүзләр турыдан туры бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Әхмәт авылында бик озак еллар укытучы булып эшләгән Хабибуллина Фина Фоат кызы турында.Ул әтисе Касимов Фоат хәзрәтнең эшен дәвам иткән. Үзегезнең истәлекләрегез белән безнең белән дә уртаклашсагыз иде. Рәхим итегез.
Касимова Фина Фоат кызына сүз бирелә.
Рәхмәт Фина апа. Алдагы тукталышыбыз “Күренекле кешеләр”
Вилнар Ни белән үлчәнә гомер?
Эзләре белән...
Кеше күңеленә орлык итеп
Салган сүзләре белән.
Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана. Төбәккә бәяне дә шуннан чыккан күренекле кешеләрнең дәрәҗәсенә карап бирәләр. Авылыбызның данлыклы тарихы, күренекле,бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре бихисап. Аларның һәрберсе – зур тарихлы Әхмәт мәктәбен тәмамлаган шәхесләр. Бүгенге бәйрәмдә аларның барысын да атап китеп булмаса да, кайберләрен искә алып үтми мөмкин түгел.
Рудин: Кеше җирдә йорт – җир, нигез кора,
Тимәс диеп җилләр, салкыннар.
Зур илемнең рухи хәзинәсе,
Чал тарихы булган халкы бар.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чәчкәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Гөлназ: Нур Гайсин “Безнең туган як ”
Әлфия: Нур Гайсинның тормыш юлы.
Әлфия, Рудин: Туган ягым – Базы буе.
Билгеле Башкортостанның мәдәният хезмәткәре Марис Назыйф улы Нәзировның да тамырлары Әхмәт авылына килеп тоташа.
Фәрит:М. Назиров “Нигез”.
Рудин: җыр “ Туган авыл”
Искиткеч матур тәбигатьле үстем мин. авылда нибары ике урам. Шул урамнарны “ Базы” дип исем кушылган елга аерып тора. Елга мул сулы, балыклы. Яулык белән, кабык белән балык тота идек. Трактор тәгәрмәченә дә ияреп чыга иде балык. Безнең як халкын ачлык-ялангачлыктан Базы елгасы алып калган дип сөйлиләр. Бу сүзләрдә хаклык бик зур. Гомумән, Ходай Тәгалә, безнең як халкына бай табигать бүләк иткән. Авыл белән янәшәдә генә – Кызыл тау. Кызыл тауның хикмәте бар: шул таулыкта чия урманнары, җимеш өлгергәч тау чыннан да кып-кызыл була, ул матурлыкны, андагы муллыкны язып кына, сөйләп кенә бетерерлек түгел. Бөтен матурлык шунда туплангандыр кебек – дип әйтә Җәвит Шакиров.
“Үги әни” (Җ. Шакиров) (26 җыр)
Гөлназ Җ.Шакиров турында сөйли.
Бәйрәмебезне дәвам итеп, хәзерге көндә доцент Сабиров Рабис Назыйф улы турында әйтеп үтәсе килә.
Аделина Сабиров Р.Н. - тормыш юлы.
Энҗе: Безнең өчен бит бу изге туфрак,
Тамырыбыз моннан таралган.
Милләтебез монда яралган,
Һәрбер нәсел үзенә җан алган.
Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Әхмәт авылыннан 2 дистәдән артык медицина хезмәткәрләре чыккан. Шуларның күбесе Исхаковлар династиясыннан .
Республикабызның иң абруйлы хирургларының берсе Шәрипов Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгали улы турында да сөйләп үтәсе килә..
Гөлназ: “ Күрәсем килә”
Алдагы тукталыш “Ветераннар”
Әхмәт авылына Бөек Ватан сугышына 142 кеше китә. 46 исән-сау әйләнеп кайта, ә 96-сы вафат була. Ә көндә безнең авлда 2 ветеран яши.
Сүзне исхаков Фәһим Сахибҗамал улына бирәбез.
Шафиков Әкрәм _______________ улына бирәбез.
Үзенең карт картәтәсе Касимов Васил Харис улы турында Азалия сөйли.
Вилнар – Касимов Фоат Нурлыгаян турында сөйли.
Бию: “ Танго”
Дөньяда төрле авыллар бар. Бер авыл – үзенең таулары, икенчесе – сулары, өченчесе – урманнары белән дан тота. Ә минем авылым шуларның барсы белән дә мәшһүр.
Туган ягым, туган авылым, Әхмәтем!
Аның туфрагында йөзләгән, меңләгән кешеләрнең эзе калган һәм аларның өчен дә ул туган авыл, туган як, туган төяк. Шул кешеләрнең кул көче, акылы белән авылым көннән-көн баеган, матурланган. Мин Сәлих коесы чишмәсенең сафлыгына, ялан-кырлардагы чәчкәләрнең гүзәллегенә, Таштау өстендәге һәм Нәзкәй таудагы чыршылырның яшелеллегенә һәм каеннарның төзлегенә сокланам. Авылым табигате белән генә түгел, кешеләре белән дә матур. Ул миндә горурлык тойгысы уята. Безнең авылдан күренекле язучылар, җырчылар, хәрби кешеләр врачлар укутучылар чыккан.
Киләчәктә ул тагын да гүзәлрәк булыр. Чөнки аның киләчәге – без- бу мәктәп укучылары.
Соклангыч матур җирләр күп булса да, туган җиргә җитми. Табигатьнең матурлыгы әти-әниләрнең тормыш итә торган йорты һәм нәкъ менә туган туфрагым булган өчен дә шулай якын ул.
Мин авылымны яратам, горурланам.
Әлфия: Чәчәкләрдән матур илең булу,
Анда яшәү нинди күңелле!
Ерак үткәндәге йөз елга да
Бирмәс идем бер көнемне.
Бәхетле булып тудык без
Бу якты илдә.
Хуҗалар булып калырбыз
Мәңге бу җирдә!
Җыр “ Кояшлы ил”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"
Классный час о родной деревне на татарском языке....
"Гаиләбез горурлыгы син әти"
Внеклассное меропиятие...
Ләбиб Лерон- халкыбыз горурлыгы
Ләбиб Леронның балалар өчен язган әсәрләренә күзәтү....
Әтием-горурлыгым"
Әтиләр кичәсе...
Остазым горурлыгым
Бу язма авылдашым Мөшәррәф Галиевнең якты истәлегенә багышлана....
Туган авылым - Якуп авылы
Стихотворение " Туган авылым - Якуп авылы"...
Сәләтле бала - мәктәбебез горурлыгы
Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Андый балаларга ярдәм кулын сузарга кирәк . Шул чакта гына бала үзен кабатланмас шәхес итеп тоя, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңлый һәм бәя...