Әтиләр бәйрәме
материал (2 класс) на тему
Әтиләр һәм малайлар белән уздыру өчен бәйрәм кичәсе сценарие
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tilr_byrme.docx | 25.76 КБ |
Предварительный просмотр:
ТР Кукмара муниципаль районы «Зур Сәрдек гимназиясе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
(Ватанны саклаучылар көненә багышлап уздырылган ачык сыйныфтан тыш чара)
Сафиуллина Ф. Х.
- 2007 –
Максат. Илебезнең иминлеген саклаучы халкыбызның батыр улларына карата тирән ихтирам хисләре тәрбияләү.
Туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләү өчен шарталр тудыру. Ватанның җырга тиң матурлыгын тоя белергә өйрәтү һәм аның тугрылыклы улы булу теләге уяту.
Дуслык, туганлык хисләре тәрбияләү өчен шартлар тудыру.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түренә зур корабль рәсеме эленгән. Бәйрәм белән! – дип язылган. Балаларның бәйрәмгә багышлап ясалган рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган.
Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, кадерле балалар! Бүген без сезнең б\н Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәмгә җыелдык. Кадерле әтиләрбез һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз! Без сезнең барыгызны да шушы бәйрәмегез б\н чын күңелдән тәбрик итәбезсезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.
Исәнмесез, саумысез,
Һәрберегез, барчагыз.
Бездән сезгә кайнар сәлам
Кабул итеп алыгыз.
Рөхсәт итегез дуслар
Пәрдәбезне ачарга.
Безнең көч белән әзерләнгән
Кичәбезне башларга.
Шатлык – күңелебездә,
Ал кояш – күгебездә.
Килегез дуслар кунакка
Әтиләр көне бездә.
Бигрәк күңелле икән
Дуслар җыелган җирдә.
Бәйрәм итәбез бүген,
Әтиләр белән бергә.
Кадерле әтиләребез!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын Сезгә мул гына.
Без телибез Сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Яшәү дәвере якты якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.
Җир йөзенең бөтен матрулыгын
Килә Сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын Сезгә әйтәсе.
Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Хор белән: Бәйрәмегез котлы блусын!
Малайлар башкаруында “Солдатта булган диләр” җыры.
1. Билен кысып буган, диләр, 2. Кечеләрне кече итәр,
Бигрәк уңган, диләр. Олыны зурлар, диләр.
Әллә каян үкренеп тора – Әллә каян күренеп тора –
Солдатта булган, диләр. Солдатта булган, диләр.
3. Комбинезон кигән, диләр,
Шинелен салган, диләр.
Шинелен салса да, солдат
Гадәте калган диләр.
Ә хәзер, кадерле әтиләребез, без сезне бәйгегә чакырабыз.
Хуш килдегез, үтегез
Түргә рәхим итегез.
Әтиләр бәйгесендә
Көч сынашып үтегез.
Бу бәйгедә тәүге тапкыр
Чыгып безнең каршыга.
Уңганмы сез, зирәкме сез –
Сыналырсыз җыр-моңда.
Яратырбыз, алкышларбыз,
Хәер-фатиха бездән.
Тапкырларның бу бәйгесе
Җиңү көтә бит сездән.
Хәзер ике командага бүленергә һәм капитаннар сайларга кирәк.
1 бәйге.
Сугышчан тревога
Армиядә хезмәт итү – һәр ир-егетнең изге бурычы. Туган илне саклау, дусларыңны, халкыңны яклау өчен йокысыз төннәреңне, белемеңне, көчеңне бирәсең икән – бу зур бәхет. Ләкин бу егетләрдән бик күп сабырлык, түземлек, җитезлек, кыюлык таләп итә. Хәзер әйдәгез без дә әтиләрне сынап карыйк.
Сез йоклап ятканда “тревога” – дип кычкырдылар. Хәзер һәр команданың капитаннары түбәндәге шартларда рапорт бирергә тиеш:
-киенгәндә сезгә чебен комачаулый;
-сез ялгыш иптәшегезнең аяк киемен кигәнсез һәм ул сезнең аягыгызны кыса, өстәвенә сез бик туңгансыз.
Хор. «Туган ил турында җыр» - Музыка дәресләре - 4кл. - 5 бит
1. Гөлләр үсә безнең өчен,
Без үсәбез ил өчен.
Үзем сөйгән илем өчен
Кызганмыйм бөтен көчем.
2. Татарстаным – туган җирем,
Уртасында Иделем,
Фонтаннары – кара алтын,
Сары алтын – игенем.
3. Без чыгарбыз киң ярышка –
Ирешергә уңышка;
Тынычлыкны без яуларбыз
Эш аркылы тормышта.
2 бәйге.
Адымнар
Бераз ара калдырып 3 сызык сызыла.
Солдат күбесенчә ачлы-туклы. Бәйрәм уңаеннан сезне туйганчы ашаттылар.
- Менә сез өстәл яныннан кузгалып киттегез (1-сызыкка хәтле бара)
- Сезнең эчегез авырта башлады (2-сызыкка хәтле бара)
- Артыгыздан куа башладылар (3-сызыкка)
А. Диләрә башкаруында “Җәүле буран” җыры.
3 бәйге
“Иң яхшы бәрәңге әрчүчегә”конкурс, вымпел ясау
Вымпел – кечерәк кенә өчпочмаклы формадагы, символик рәсем төшерелгән флаг. Хәзер һәр командадан берәр кеше “Иң яхшы бәрәҗге әрчүчегә” дигән вымпел ясарлар. Ә шул арада ике кеше бәрәңге әрчер. Кем тизрәк һәм юкарак әрчи? Шул вымпелларның яхшысын җиңүчегә бирәбез.
Шул арада балалалар шигырь сөйлиләр.
Дәресеңне көн дә мин әзерлим.
Ярты кичем шуңа китә бит...
-Түз инде, әти, безнең тиздән
Җәйге ялыбыз килеп җитә бит.
Бабай һәм малай сөйли.
Ник мендең син минем алмагачка,
Башкаеңны салып юләргә?
-Бер алмагыз өзелеп төшкән иде,
Мендем, бабай, шуны эләргә.
4 бәйге
Рәссамнар бәйгесе
Һәрбер әтигә ак кәгазь битләре бирелә. Шушы кәгазьгә солдат тормышыннан бер рәсем ясарга тиешсез. Ә без аларны сәхнәгә куярбыз һәм сәхнәбез тагын да матурланыр.
Надан кыш
Кызык сүзләр ычкына
Әнием сөйләгәндә.
“Башыңда җил уйный”-ди
Дәресне белмәгәндә.
Бүген көн буе тышка
Чыкмыйча ятам инде...
Котыра җил.
Быел кыш
Бигрәк надан инде.
Сихер (Галимҗан Гыйльмман)
Мәктәптә бер сихер бардыр:
Ант итәм – бер алдамыйм.
Тел бистәсенә әйләнәм,
Әллә нишлим анда мин.
Дәрескә кереп утрысам,
Сөйләнәм дә сөйләнәм.
Лыгырдык бер кәмитчегә,
Клоунга әйләнәм...
Бу сихердән котылуның
Чарасын да беләм мин:
Дәрес сорап бастырсалар
Сихер бетә - мин ләм-мим.
Йокла әти. (Фирүзә Җамалетдинова)
Әллә кайчан йоклар идем,
Булсам синең урында,
- Диде әти бүген миңа.
Кырын карап куйды да.
Ачуланма инде, әти,
Карамале кырын да,
Ят та минем караватка,
Йокла минем урында.
5 бәйге
Тапкырлар – зирәкләр ярышы
Кем тапкыр, кем зирәк
Безнең шаян сорауларга
Җавап тапсын тизрәк.
1 командага.
-Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк?
-Адәм башына нәрсә куна?
-Кайчан бернинди тавыш та ишетеп булмый?
-Нәрсә өстән аска таба үсә?
-Патша кемгә баш ия?
-Ат күпме чапса да нәрсәдән ары уза алмый?
-Аучы мылтык атканда ни өчен бер күзен йома?
-Рамил 6 яшь тулгач нишли?
-Кәҗә судан нинди чыга?
-Кемнең сакалын да кырдырырлык акчасы юк?
2 командага
-Нинди саавыттан эчеп булмый?
- Беркемнең дә аны булдырасы килми һәм аннан аерыласы килми.
-Кайсы елда кешеләр күбрәк ашый?
-Кара мәче нинди ишектән керә?
-Нинди агач утта янмый?
-Кайсы ай календарьда юк?
-Дөя белән энәнең аермалылыгы нәрсәдә?
-Бабай 70 яше тулгач ниншил?
-Нәрсә өстән аска таба үсә?
-Кара диңгезгә төшкән таш нишли?
6 бәйге
Бию ярышы
Биючеләр биегәндә
Идәннәре бөгелә.
Ярышларда җиңеп чыга,
Бию белгәне генә.
Башта “Катюша” көенә, аннары “Смуглянка”га, аннары татар халык биюен башкаралар.
7 бәйге
Җыр ярышы
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлыйк әле алтыны.
Җырласаң да килешәдер –
Бүген бит бәйрәм көне.
Шушы бәйрәмгә кагылышлы, сугыш вакытындагы җырларны кем күбрәк җырлый? (карар-каршы җырлыйлар)
Хор “Салют сиңа, Муса Җәлил!”не җырлый.
Ялкау песи
-Йоклыйсың да йоклыйсың
Нигә тычкан тотмыйсың?
-Оныттыңмы, үзең бит
Пычранырга кушмыйсың!
Аю баласы
Бал тапса анасы, бер аю баласы
Килеп тә утыра, ашарга тотына.
Әнисе: -“Улым, - ди, - ю элек кулың, -ди.
Аның үз киресе, туза , ди, тиресе.
Без тәртипле, тәрбияле
Булырга тырышырбыз.
Малайлар арасында
Ярыш оештырырбыз.
Капитан Врунгель “Җиңү” яхтасында сәяхәткә китәргә җыена. Аңа яхшы әзерлекле команда кирәк. Ул үзенә команда сайлый. Хәзер безгә ике командага бүленергә һәм көч сынашырга кирәк. Димәк, конкурста җиңеп чыккан команда сәяхәткә барачак. Сез әзерме?
1 бәйге
Капитаннар бәйгесе
Капитаннар бәйләнгән күз белән икенче тәртиптә урнашкан команда әгъзаларының исемнәрен әйтергә тиеш.
2 бәйге
Штурманнар ярышы
Штурман диңгездәге бөтен маршрутларны белә, корабльнең билгеле курс буенча дөрес баруын тикшереп бара. Ә хәзер штурманнар диңгез исемнәрен язарга тиеш. Кем күбрәк яза?
Алар язган арада калганнар балык исемнәрен искә төшереп узалар. Кем иң ахырдан балык исемен әйтә, шул командага тагын бер балл өстәлә.
А. Диләрә “Курск дугасында” шигырен сөйли. Зөфәр Шәйхетдинов.
3 бәйге
Рулевойлар ярышы
Диңгездә тәҗрибәле рулевойдан башка бик куркыныч. Рулевой корабльне билгеле бер курс белән алып бара. Рулевойлар бәйләнгән күз белән шахмат тәртибендә куелган 3 кегли арасыннан капитаннар командасы буенча финишка барып җитәргә тиеш. Командалар: “Право руля”, Лево руля”, “Полный вперед”, “Полный назад”, “Так держать”. Кем иң алдан бөтен кеглиларны узып финишка килеп җитә, шул җиңә.
4 бәйге
Боцманнар ярышы
Кайсы команда боцманы тизрәк үз командасын буйлары буенча тезеп бетерә?
5 бәйге
Коклар ярышы
Һәр команданың кокы бәрәңге әрчи. Кем тизрәк әрчеп бетерә?
6 бәйге
Врачлар ярышы
Каршы команда кул хәрәкәтләре, чырай белән нинди дә булса авыруның билгеләрен күрсәтә, ә каршы команда врачы авыруны атарга тиеш.
7 бәйге
Юнгалар ярышы
Бәйләнгән күз белән идәнгә чәчелгән кубикларны чиләкләргә җыялар. Кем тизрәк һәм күбрәк җыя, шул җиңә.
Капитан Врунгель ярышка нштиҗә ясый. Җиңүче команданы сайлап ала. (Һәр дөрес җавап өчен һәр җиңүче якорь белән бүләкләнә. Ярыш барышында күбрәк якорь җыйган команда җиңә)
М. Илүсә. “Бөтендөнья балаларының кешелеккә әйтер сүзе бар”-
(Р. Миңнуллин шигыре)
Бие әле, бие әле,
Биегәнең юк әле.
Сине матур бии диләр
Биетеп алыйк әле.
Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Биеп алыйк, әйд әле,
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әтиләрнең бәйрәме.
Күмәкләшеп татар халык биюен башкару.
Хор. “Әтиемне яратам” җырын башкара
1. Гаиләбез горурлыгы
Син әтиебез.
Сиңа бәхетләр, шатлыклар
Бик күп телибез.
Куш.
Әтиебез куенында
Үсәбез кайгы тоймый.
Күңелебез аңа көн дә 2 кат
Рәхмәтләр генә җырлый.
2.Кайгырасың гомер буе 3. Без бәхетле барыбыз да
Син безнең өчен. Син бар ччагында.
Олы юлга чыгарасың Гөрләшеп яшибез һамана
Биреп бар көчең. Киң кочагыңда.
Куш. Куш.
Бүләкләрне тапшыру.
Хушлашырга вакыт җитте,
Тәмамланды кичәбез.
Мондый ярышлар еш булыр
Сез бик теләп килсәгез.
Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле
Күңелләрдә калсын уелып.
Соңгы кабат булмас, язган булса,
Гөрләшербез кабат җыелып.
Ә хәзергә хушыгыз.