Өлкәннәр көне
материал (4 класс) по теме

Гасимова Чулпан Галиевна

Өлкәннәр көне өчен кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olknnr_kone.docx20.64 КБ

Предварительный просмотр:

Өлкәннәр көне

Оештыру өлеше.Бәйрәмгә атна-ун көн калаукучылар белән бергә хәзерлек эшләре башлана. Әби-бабайлар турында күбрәк мәгълүмат туплана, фотоальбомнар актарыла, иншалар языла. Бәйрәм узачак залга чәчәкләр,  гөлләр куела.

Максат. Гаиләдә әби-бабай тәрбиясен көчәйтү; балаларда өлкән буынга  карата мәрхәмәтлелек, игътибар тәрбияләү;халкыбызның гореф-гадәтләренә, үткәненә ихтирам һәм кызыксыну уяту.

Материал. “Мәгариф” журналлары, “Ачык дәрес”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” гәзеталары, мәктәпләрдә куллану өчен чыгарылган бәйрәм-кичәләр сценарийлары җыентыклары, интернет ресурслар.

Бәйрәмнең барышы

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар!

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

1990 нчы елның 14 декабрендә 1 нче октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80 нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. Шушы уңайдан без дә сез кадерлеләребезне кунакка дәштек.  

Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның  да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр – әби-бабайлар турында алай еш уйламыйбыз.

Әби-бабайлы  кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ булыр иде. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк.

Кадерлеләрдән – кадерлерәк, сөйкемлеләрдән – сөйкемлерәк, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы өлкәннәребез! Бергәләшеп чын күңелдән сөйләшү, халкыбызның онытылып барган гореф – гадәтләрен, матур йолаларын искә төшерү өчен һәм балаларыбызга (оныкларга) татар халкының әхлак тәрбиясен бирергә дип, сезне бүгенге кичәгә чакырдык. Бу бәйрәм дә, рәхәтләнеп ял итү сәгатьләре дә булсын. Без сезнең турыда шигырьләр, җырлар өйрәнәбез, хикәяләр укыйбыз. Сез безнең өчен бик кадерле. Бигрәк тә мондый болгавыр заманда балаларыбызны миһербанлы,шәфкатьле итеп тәрбия кылырга ярдәмегез бик кирәк. Гаиләдә буыннар чылбыры бервакытта да өзелмәсен! Сау-сәламәт булып, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Ә хәзер сүзне сезнең оныкларыгызга бирәбез.

Һәр җирдә бер хикмәт көтә:

Бүген гади көн түгел.

Бүген – өлкәннәрбәйрәме,

Шуңа шатлана күңел.

Кояш көлеп уянды да,

Нурларын сипте мулдан.

Өлкәннәр килгән мәктәпкә

Атлап кояшлы юлдан.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Табыныгыз мул булсын,

Күңел шатлык белән тулсын,

Ял кичәгез гөрләп торсын.

Шатлык җыры илем күгендә.

Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,

Кошлар җырлый туган җиремдә,

Без җырлыйбыз Сезнең өчен дә.

Җыр:

Гел яхшыга өйрәтәсез,

Тыңлыйбыз сезнең сүзне.

Һәр эштә үрнәк сез безгә,

Хөрмәт итәбез сезне.

Ышаныгыз,без мәктәптә

Бик тырышып укырбыз.

Кайгы-хәсрәтләр китерми,

Таянычыгыз булырбыз.

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Өлкәннәрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

Туган җирем ал чәчәкле

Гүзәл гөлбакча булсын.

Җиребез, зәңгәр күгебез

Шат җырлар белән тулсын!

Җыр:

Сызламасын газиз җаннарыгыз,

Сызласа да аяк – кулларыгыз.

Озын гомер бирсен Сезгә ходай

Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз!

Еллар үтә диеп борчылмагыз,

Еллар үтү берни түгел ул.

Сау – сәламәт булып озак яшәү –

                           Үзе бәхет, үзе шатлык ул.

Яшәгез сез мәңге яшь булып,

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз сау – сәламәт,

Оныкларга булыр бик рәхәт.

Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

Көзләр җитте диеп моңаймагыз,

Мәңге горур булып калыгыз.

Кояш кебек янып яшәдегез,

Йолдыз кебек балкып яныгыз.

Картаймыйча шулай кояш кебек

Балкып торыгыз сез иртә - кич.

Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр

Онытмабыз сезне һич тә без.

Иң матур юллар –

Син йөргән юллар,

Иң тәмле сулар –

Син биргән сулар.

Иң йомшак куллар-

Син сөйгән куллар.

Иң якты моңнар-

Син белгән моңнар.

Иң кайнар эзләр-

Син баскан эзләр,

Иң моңлы күзләр-

Син баккан күзләр.

Иң тугры сүзләр-

Син әйткән сүзләр.

Иң сабыр йөрәк-

Синең йөрәгең.

Иң талмас беләк-

Синең беләгең,

Иң изге теләк-

Синең теләгең.

Иң бөгелгән бил-

Ул синең билең,

Гөл сибелгән тел-

Ул синең телең.

Үч тотмас күңел-

Синең күңелең, әбием!

Җыр: “Әбекәй-алтыным”

Чәчәк эзләп йөрдем кырларда,

Белмим сезне ничек зурларга.

Телим сезгә изге теләкләр,

Йолдыз булып яна йөрәкләр.

Кайгыларны сыйпап аласыз,

Хәерле юл теләп каласыз.

Сез бит шундый сабыр һәм чыдам.

Сезне уйлап юлга мин чыгам.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сезгә, шул гына.

Без телибез сезгә ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Гөлләр дә елмаеп баш ия:

Яшәгез кадерле әбиләр, бабайлар!

Сез булган урында,

Сез булган урында

Мәңгелек язларның яме бар.