Уңыш бәйрәме
материал (2 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Уңыш бәйрәме
Бәйрәмнең максаты. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт тәрбияләү.
Оештыру өлеше. Укучылар белән алдан хәзерлек эшләре алып барыла: шигырьләр, җырлар өйрәнелә, рәсемнәр ясала. Бәйрәм буласы зал яфраклар, плакатлар белән бизәлә, уртага икмәк, яшелчә, җиләк-җимешләрдән торган өстәл куела.
Уртага ике алып баручы чыга, калган укучылар ике яклап тезеләләр.
Кыз: Хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар!
Малай: Без бүген көз бәйрәменә – Уңыш бәйрәменә җыелдык.
Кыз: Көз. Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы.
Малай: Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә!
Кыз: Без бүгенге бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырларбыз, шигырьләр сөйләрбез, уеннар уйнарбыз, рәхәтләнеп ял итәрбез.
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне
Күреп, ил картлары шатлана.
Муллык белән җиргә килә көзләр,
Көзге муллык кыла тантана.
Җиргә төшә сары, ал яфраклар,
Көз җиткәнен алар белдерә.
Алтын көзең синең, туган ягым,
Күңелемә якын, бер генә.
Һәркайда да муллык, туклык,
Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
“Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,
Кочагыңда муллык, байлыклар.
Хәерле көн, якын дуслар,
Котлы булсын уңыш бәйрәме!
Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,
Бизәп торсын көлтә бәйләме!
Җыр – “Уңыш бәйрәме”
- Аллы-гөлле гөлчәчәкләр
Бакчабызны ямьләде.
Килде язгы дәртле эшнең
Җанлы хезмәт бәйрәме.
Йөгерә-йөгерә алмагачтан
Без җыябыз алмалар.
Безнең эштән шундый үскән,
Шундый пешкәннәр алар.
Алмасын, алмасын
Өз, агачта калмасын!
Зур уңышның бәйрәме –
Бар да көлсен, уйнасын.
- Таң ягыннан таңны котлап,
Акрын искән җил белән
Күкрәп үскән тук башаклар
Әлли-бәлли селкенә.
Зур заводтан безгә килгән
Зур корыч атлар бүген.
Киң басуны иңләп алды,
Тулды амбарга иген.
Киң басу, киң басу
Безгә кушылып җырласын.
Зур уңышның бәйрәме –
Дәртле җырлар яңгырасын.
Малай: Кадерле дуслар! Уңыш бәйрәмебезне Көздән башка бәйрәм итсәк, күңелле булмас.
Кыз: Илебезгә, җиребезгә муллык алып килүче Алтын көз, бәйрәмебезгә рәхим ит!
Көз:
Исәнмесез, балалар!
Сез мине беләсезме?
Әйе, мин – сентябрь дә,
Мин – октябрь дә,
Мин – ноябрь дә.
Мин Көз генә булсам да, җәй буена сезнең ничек эшләгәнегезне, хезмәтне яратуыгызны белеп торам. Бүгенге бәйрәм – сезнең тырышлыгыгыз, уңганлыгыгыз нәтиҗәсе ул. Мин үземнең уңыш тулы кәрзинемне сезгә бүләк итәм. Ә монысын, улым, син уйнат!
Малай: Көз ул ялгыз гына йөрми. Аның бик чибәр кызы да бар. Әгәр Көз алып килгән менә бу кроссвордны дөрес чишсәк, без ул чибәркәйнең исемен дә белербез.
- Ачыдыр теле,
Кыллыдыр төбе. (Суган)
- Гәүдәсе бар, җаны юк,
Үзе эшләпә кигән, башы юк. (Гөмбә)
- Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт. (Помидор)
- Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында. (Бәрәңге)
- Үзе кызыл, үзе буялмаган. (Чөгендер)
- Җир астында картыгыз,
Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)
- Эсселәгән саен кат-кат тун кия. (Кәбестә)
Малай: Нинди матур исем – Сөмбелә! Сөмбелә – җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кыз ул.
Кыз:
Урам буйлап килә
Сөмбелә көлә-көлә,
Яфракларын сибә-сибә
Шаяра, уйный, көлә.
Сөмбелә:
Саумы, якын дусларым!
Сезне сагынып килдем мин.
Сезгә аяз көннәр дә,
Байлык та китердем мин.
Мин – көз кызы – Сөмбелә,
Көзге байлык кулымда.
Чакырам мин һәммәгезне
Шушы бәйрәм түренә.
Укучылар, мин сезгә бик күп яфраклар алып килдем. Ә хәзер, әйдәгез, “Яфрак тану” уены уйныйк. Сез мин күрсәткән яфракларның кайсы агачтан коелганын әйтерсез.
“Яфрак тану” уены.
Сөмбелә: Бик булдырасыз икән, барыгызга да зур рәхмәт! Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз. Уңыш бәйрәме белән котлыйм сезне!
Малай: Әйдә, Сөмбелә, кал безнең янда. Бәйрәмебез синең белән тагын да ямьлерәк булыр.
Җыр – “Алтын көз”
- Җәен күлгә бәбкә тула,
Бәбкә төсе сап-сары.
Ә көз җиткәч, сары була
Эре чәкән, вак тары.
- Сары төс ул була күпләп,
Алтын бөртек төсе ул.
Бөртек – безнең тәмле икмәк,
Икмәк җирнең көче ул.
Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Курайларда көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп,
Куакларга җиләк-җимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп,
Урман буйлап алтын көз йөри.
Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,
Саламнардан зур эскертләр куеп,
Кара җирне уҗым белән каплап,
Тракторлар белән гөрләп-шаулап.
Кырлар буйлап уңган көз йөри.
Балаларны мәктәпләргә дәшеп,
Аяк асларына яфрак чәчеп,
Тәрәзләрне яңгыр белән юып,
Күп кошларны җылы якка куып,
Урам буйлап наян көз йөри.
Оча сары яфраклар,
Шундый үз, шундый ятлар.
Әйтерсең, ярсу атлар.
Әйтә күк алар гүя:
- Бар иде, – дип, – безнең дә
Кайчандыр яшел чаклар...
Оча сары яфраклар –
Көзләрдән тәүге хатлар,
Җәйләрдән соңгы хәбәр.
Сөйли белсәләр әгәр,
Әйтерләр иде: “Хушыгыз,
Киләсе язга кадәр.
Хушыгыз, язын кайтырбыз,
Ямь-яшел бөре булып...”
Саубуллаша яфраклар
Йөзләргә кунып-кунып.
Моны күреп торган болыт
Елый күңеле тулып.
Җыр – “Яфрак бәйрәме”
Кыз: Дуслар, бу яфраклар гади генә яфраклар түгел. Аларның һәрберсенең артына табышмак я бирем язылган. Әйдәгез, бергәләп шул уенны уйнап алыйк әле.
“Табышмак” уены
Җил агачка хәбәр салды
Яфракларын коярга.
Инде җәйләр артта калды,
Көз, син килеп ояла.
Көз ашыга агачларга
Үз бизәген салырга.
Урманнарны, болыннарны
Буяп китә сарыга.
Кошлар көньякка төбәлеп,
И очалар, очалар.
Әйләнеп кайтырбыз диеп,
Һаваларны кочалар.
Сары, кызыл төсләр белән,
Карлы яңгыры белән
Безнең бакчага көз килде
Мул уңышлары белән.
Бу бакчада ни үсәме?
Бу – яшелчә бакчасы.
Бар табынга куеласы
Яшелчәнең барчасы.
Кәбестә:
Мин булам кәбестә,
Үзем яшькелт төстә.
Ашларга да төшәм мин,
Бәлештә дә пешәм мин.
Чөнки мине балалар
Көн дә көтеп алалар.
Кабак:
Карагыз әле бер генә
Менә миңа – кабакка,
Турап куйсагыз, мин сыймыйм
Хәтта тугыз табакка.
Кишер:
Минем исемем – кишер,
Теләсәң, болай пешер,
Теләсәң, ашка тура.
Мине яраткан бала
Озын гомерле була.
Суган:
Минем исемем – суган,
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
Кыяр:
Карагыз сез минем кыяфәткә:
Үзем эре, шома, сөйкемле.
Су сипкәнгә шулай үстем мин,
Нәфис, зифа кызлар шикелле.
Помидор:
Җылы якта тусам да мин,
Сездә дә уңыш бирәм.
Кып-кызыл булып пешәмен,
Тәмләткечләргә керәм.
Чөгендер:
Җир астында җыйнак кына
Кызарып үсеп ятам.
Чөгендерле аш та тәмле,
Венегретка да батам.
Алма:
Кем генә яратмый мине:
Ашый сабый бала да,
Зурларын әйтеп тә тормыйм,
Алма дисәң дә ала.
Карлыган:
Беләсезме, иң күп өлеш
С витамины кемдә?
Лимонда, билгеле, бик күп,
Ә аннан кала миндә.
Сәламәтлекнең серләре –
Яшелчә белән дуслык.
Яшелчә, һәркем белгәнчә,
Витаминга бай ризык.
Яшелчә, җиләк-җимешләр,
Әйдәгез, түргә, дуслар!
Сезсез өстәлнең яме юк,
Сез – безнең якын дуслар.
Җыр – “Уңыш җыябыз”
Малай: Бүгенге бәйрәмебезне икмәктән башка күзалдына китерүе дә кыен.
Гәрәбәдәй булып үсте иген,
Түгелгән тир бушка китмәде.
Игенченең батыр хезмәте бу –
Күпереп пешкән арыш икмәге.
Яшәү чыганагы – кояш нурын,
Җир җылысын саклап үзендә
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Көр табынның тора түрендә.
Икмәк – игенченең җан җылысы,
Җир-анага кадер-хөрмәте.
Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Әти-әни, Ватан һәм дә икмәк!
Бу сүзләрдә тормыш мәгънәсе.
Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме
Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.
Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?
Кирәк, дуслар, уйлап карарга.
Ләкин әле икмәк ашау гына
Ярдәм итмәс җавап табарга.
Ишетергә кирәк яз тавышын
Кар сулары әле акканчы.
Уянырга кирәк солдат кебек,
Түбәләрдән тамса бер тамчы.
Күрешергә кирәк кояш белән,
Кыр өстендә йөзгә-йөз килеп.
Таң нурлары белән битне юып,
“Сәлам сиңа, туган җир!” – диеп.
Яңгыр гына җиргә җитәме соң?!
Тир тамчысы кирәк җирләргә.
Буразнадан алып, җылы җирне
“Җаным!” – диеп кирәк үбәргә.
Икмәк нәрсә?
Язын тургай җыры,
Кышкы буран, көзге җил дә ул.
Кайгы да ул, ләкин шатлык та ул,
Бәхет тә ул, изге сүз дә ул.
Җир ул безнең газиз әнкәбез,
Аңа мең-мең рәхмәт әйтәбез.
Онытмыйк без җирнең әмерен,
Ул чакыра безне: “Белегез, – дип, -
Җир кадерен, икмәк кадерен!”
Җыр –“Чайкала иген кырлары”
Кыз: Бәрәңгене икенче икмәк диләр. Икенче икмәк быел мулдан булды.
Бәрәңге:
Әгәр мине җиргә күмеп куеп,
Кешеләр карамасалар,
Бу кадәрле уңыш булмас иде,
Күммәсәләр, утамасалар.
Әй бәрәңге, дөрес әйтәсең син,
Көч түкмичә бер ни уңалмый.
Бәрәңгесез яшәү мөмкин түгел,
Бәрәңгесез аш та булалмый.
Малай: Чынлап та, дуслар, бәрәңге быел бик уңган, хәтта чүпләп бетерә дә алмаганнар. Хәзер без шул бәрәңгене чүпләп ярышырбыз.
“Кем тизрәк чүпләр?” уены
Җыр – “Бәрәңге”
Кыз:
Бакчага ямь биргән кебек,
Кичәбез дә ямьләнде.
Әйтерсең, мәктәп бүлмәсе
Чын бакчага әйләнде.
Малай:
Мәктәп бакчасында, дуслар,
Тырыш хезмәт куйдык без.
Уңышлар да куандырды,
Сау-сәламәт булыйк без.
Кыз:
Хушыгыз, еллар имин,
Илнең күге аяз булсын!
Сабыйларның шат авазы
Гел яңгырап торсын.
Малай:
Бәйрәм мөбарәк булсын,
Табыннар түгәрәк булсын!
Барыбызга да сәламәтлек,
Тыныч көннәр насыйп булсын!
Гасимова Чулпан Гали кызы, Кукмара районы Купка башлангыч мәктәбе