Сценарий ко Дню Матери (на татарском языке).
классный час (4 класс) по теме

Каюмова Гульнара Ирековна

Сценарий праздника "День Матери" на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon analarkone.doc63.5 КБ

Предварительный просмотр:

      Исәнмесез,хөрмәтле укучылар һәм укытучылар!

26 ноябрь көне “Аналар көне”бәйрәме.

Кадерле әниләр!

           Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.

          Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар.

Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр!

Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!     

     Без чыгышыбызны Сания Әхмәтҗанованың “Мин бәхет-ле булыр өчен тудым” дигән шигырен укып башлап җибәрәбез.

              Бу дөньга күпме кеше килгән,

              Бардыр тагын күпме туасы.

              Мин әнкәмнең Ходай сөеп биргән

              Газизләрдән-газиз баласы.

                         Гомеремнең калын китабында

                         Булыр димим битләр ак кына.

                         Язмыш бит ул меңләп камчы суга,

                         Ә башлардан сыйпый чак кына.

              Җил- яңгырлар тими үстем шул мин,

              Давылларга ничек чыдармын?!

              Ялгышып та,зинһар,рәнҗетмәгез,

              Иркә гөлдәй юкса сулырмын.

                           Сөю-назга сусап туйганым юк,

                           Нәкъ нарасый сабый инде мин.

                           Бу дөньяга елар өчен түгел,

                           Көлеп яшәр өчен килдем мин.

              Гомер китабымның соң битендә

              Тик елмаеп телим ябарга.

               Мин бәхетле булыр өчен тудым

               Һәм берәүнең бәхете булырга.

     Әни җирдә иң газиз,якын кеше.Чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тирбәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңеленә сендер-гән... Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?

     Әниләр бәхетле булсын өчен баланың да бәхетле булуы кирәк. Без әниләрне рәнҗетмичә,аларга кайгы-хәсрәт китермичә яшәргә өйрәнергә тиеш. Сәйфи Кудашның шигъри юлларын укып үтик.

                Иң изге кешең-әни икән,

                Ул синең өчен генә яши икән.

                Тик шуны син аңлап җитмисең икән,

                 Шул гамьсезлек өчен инде үкенәм.

Менә шундый үкенечле хәлдә калмаслык итеп,әниләрне кадерләп, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

                 Әнкәйләрнең бөеклеген

                 Яши-яши аңлыйбыз       дип яза Роберт Миңнуллин.

Әлбәттә шагыйрь хаклы.Аналарны кече яшьтән үк аңларга,алар-ның терәге,ярдәмчесе булырга кирәк.Без моны онытмыйк,бала-лар.Исән чакта әнкәйләрнең кадерен белик!

          Әниләребез бала үстереп,тәрбияләп кенә калмыйлар.Алар дөньяны үзгәртүдә,җәмгытьне төзүдә дә актив катнашалар.

          Ана назын төеп яшәү- зур бәхет ул.Баланың төп таянычы-аның әнисе.Бала шуны төеп үсә,үз анасын хөрмәт итәргә өйрәнә. Әниләребезнең хәер-фатихасыннан чыгарга безнең хакыбыз юк.

          Әниләр турында шигырьләр,әдәби әсәрләр бик күп язы-ла. Нүрия Измайлованың”Кеше турында кешегә” дигән шигыре сезне уйландырыр,ул сезгә киңәш буларак та тәэсир итәр:   

                              Һәр чәчәкнең аның төсе бар.

                    Сөйкемсез сөяк буламы?-

                    Һәркемнең әнисе бар.

                                          Бәләкәйне бәләкәй ди күрмә-

                                          Һәр җимешнең аның төше бар.

                                          Кеше бәләкәй буламы?-

                                          Кешенең әнисе бар.

                    Баласына сүз тидермәс өчен,

                    Газиз җанын бирер кеше бар.

                    Бер бәләкәй генә адәмгә дә

                    Берәүләрнең таудай хисе бар!...

                                          “Мәрхәмәтле бул балама!” – диеп,

                                           Дога укып торыр кеше бар.

                                           Кимсетә күрмә кешене-

                                           Кешенең әнисе бар!

Әниләр турында шигырьләр

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген - әниләр көне,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең  көненә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле , мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр!

Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил – көннәр.

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә.

Бу бәйрәмдәге җылылык

Ел буена җитәрлек.

Сезнең яхшы эшләрегез

Бихисап, искитәрлек.

Мактаулы безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне

Әниләр эшли белгән.

Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.

Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне Сезгә

Әниләр көне булсын!

Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

Әйе, балалар, сез бик дөрес әйттегез. Бу сүзләр – иң яраткан кешеләребез турында матур сүзләребез булды. әти-әниләребезгә булган олы ихтирамыбыз беркайчан да сүнмәсен иде.

Иң матур әни.

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет-

Һәр баланың

Үз әние булуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше-

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп,

Көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

Э.Шәрифуллина.

  Иң иртә.

Иң-иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.

Ф Яруллин.

Әниемә ял кирәк.

Әй кызлар!

Әй малайлар!

Тик торыгыз, тыныгыз!

Аз гына да чыкмасын

Сезнең тавыш – тыныгыз!

Ул эшеннән туктасын!

Тизрәк ятып йокласын!

Ял итеп, көч тупласын!

Әнием , син болай да

Ял итәсең бит сирәк.

Сиңа да бит ял кирәк!

Арыгансың бит инде,

Әнием ял ит инде-

Мине йоклат та тизрәк.

Р. Миңнуллин.

Күзләремнән күргән.

Әнкәм бүген кояш кебек

Каршы алды елмаеп-

Минем “бишле” алганымны

Әйткәннәрдер, мөгаен.

Юк шул, “бишле” алганымны

Белмәгән ул беркемнән.

Ишек ачып керүемә,

Күзләремнән ук күргән.

Ф. Зыятдинов.

Әниемнең кызы юк бит.

Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Кибеттән сөт алып кайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

әниемнең кызы юк та-

Малае бар бер дигән!

К. Булатова.

  Шунысы начар.

Әни миңа тун алды,

Бик матурын, карасын.

Йокларга ятканда да

Килми аны саласым.

Шундый йомшак, җылы ул.

Үзе таман, килешле,

Гел үлчәп теккән төсле.

Бик әйбәт шул әнием,

Миңа матур тун алды.

Шунысы начар : әниемнең

Үзенең туны югалды.

Ф.Яруллин. Кем гаепле?

Ачуланып, пыр тузынып

Кайтты Булат өенә.

Күңелендә дулады аның

Җил – давыллы өермә.

Сумкасын атып бәрде ул

Өйгә керә-керешкә.

Синең аркада бүген мин

“Берле” алдым дәрестә.

-Ничек алай?- дип сорады

Әнисе бик аптырап.

Моннан соң минем өй эшен

Эшләп куй син яхшырак.

Ф. Яруллин.

Булган әйбәт заманнар.

Борын-борын заманда

Булган әйбәт заманнар.

Кешеләр бер – берләренә

Кунакларга барганнар.

Бәйрәмнәрдә котлашып

Матур хатлар язганнар.

Авыллардан – шәһәрләргә,

Шәһәрләрдән – авылларга

Посылкалар салганнар.

Бар да әйбәт булганнар,

Хәтта куяннар да элек

Тәмле күчтәнәчләр биреп

Җибәргәннәр урманнан.

Үзгәрделәр әниләр.

Хәзер инде куяннар да

Ерак – ерак урманнардан

Күчтәнәч җибәрмиләр.

Ф. Яруллин.

Мәкальнең башы минем тел очында, ахыры кемдә икән?

-              Ана җылысы ... (кояш җылысы)

-              Ата һөнәрен тоткан - ... (бай)

  • Ана күңеле балада,...
  • Алтмышка җитсен бала...

Нинди оста әйткән безнең –халык. Барыбыз да әти-әни канаты астында үсик.

 

Әйе, Гаиләдә иң кирәкләрнең кирәге –

         Әниебез бигрәк,

         Нигә икәнен санарга

         Бармаклар бик күп кирәк.

Әниләребез турындагы язмалар белән танышып китәбез.

 

.

Әниләр турында бик күп җырлар язылган.

Әниләр турында җырлар җырлау.

 

 

  • Әйе, балалар, җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребезнең берсе – ул безнең әниләребез. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче - әни. Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез! Барлык әниләрне Әниләр көне белән котлау.

Рәхмәт әйтәсем килә.

Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә.

Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.

  • миңа гомер биргән өчен,
  • кадерләп үстергән өчен,
  • назлы карашлары өчен,
  • пешергән ашлары өчен,
  • йөрәк җылылары өчен, барсы, барсы, барсы өчен

Рәхмәт сиңа, сөенечем.

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

Р.Вәлиева.

 Хушлашырга вакыт җитте

Тәмамланды темабыз.

Мондый сөйләшүләр еш булыр

Сез бик теләп катнашыгыз.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып

Соңгы кабат булмас, кем белә,

Гөрләшербез кабат җыелып.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Раздаточный материал по татарскому языку.

Раздаточный материал по татарскому языку....

СЦЕНАРИЙ "МАМИН ПРАЗДНИК" (НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ)

8 НЧЕ МАРТ  ХАЛЫКАРА ХАТЫН-КЫЗЛАР КӨНЕНӘ  БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ. БӘЙРӘМГӘ КУЛЛАНМА ИТЕП АЛЫРСЫЗ....

Ко дню рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая (материал на татарском языке)

Габдулла Тукай является самым любимым поэтом татарского народа. Дети очень много знают о нем. Урок музыки обобщает знания детей о поэте....

Рабочие программы для 1 класса татарской школы по татарскому языку и литературному чтению на татарском языке по учебникам Мияссаровой

Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК " Перспективная начальная школа". Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф...