Калган эшкә кар ява
план-конспект урока (2 класс) по теме

Низамова Раушания Марселевна

 

Менә җәй дә үтеп китте,

Көз айлары килеп җитте.

Бала-чага бик шатлана,

Көзге бәйрәм башлана.

 

Агачлардан сары яфрак

Җиргә коела.

Тирә-як алтынга манган

Кебек тоела.

 

Миләш, балан бакчаларга

Ямь биреп тора,

Көз чибәркәй килсә иде,

Бик сагындыра!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kalgan_eshk_kar_yava.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

                              Калган эшкә кар ява.

Катнашалар:  Көзбикә

                          Аю

                         Куян

                         Тиеннәр

                        Керпеләр

                        Песи

                        Гөмбәләр

Менә җәй дә үтеп китте,

Көз айлары килеп җитте.

Бала-чага бик шатлана,

Көзге бәйрәм башлана.

Агачлардан сары яфрак

Җиргә коела.

Тирә-як алтынга манган

Кебек тоела.

Миләш, балан бакчаларга

Ямь биреп тора,

Көз чибәркәй килсә иде,

Бик сагындыра!

 

(көз)Исәнмесез, дусларым

Сезне сагынып килдем мин

Сезгә аяз көннәр дә,

Яңгыр да китердем мин.

Кызарып пешкән алманың

Сайладым матурларын,

Сезне күргәч шатландым,

Күз нурым, батырларым!

Алма бакчасына керсәм,

Алма җиргә сибелгән.

Бер җырламый булмас инде,

Көзбикә безгә килгән.

Җыр: “Яфрак бәйрәме”

Җилләр исә, яңгыр ява

Көзге көннәрдә.

Бергә булыйк, уйныйк, көлик,

Көзге бәйрәмдә!

(көз)Минем нәни дусларым,

Тиктормас кошчыкларым,

Әкият сөйлим сезгә,

Тезеп сүзләрен сүзгә,

Ә  сез отып калыгыз,

Күңелегезгә салыгыз.

Әкият төше- алтындыр,

Аңлаганга- акылдыр.

(акрын гына аю керә)

(аю) Күптән түгел болында,

Куе урман эчендә,

Бер кайгы күрми генә

Яшәдем иркен генә.

Тик кинәт нәрсә булды?

Көннәр дә салкынайды,

Балны һич табып булмый,

Җиләкләр дә кызармый.

(көз)Әллә, аю, күрмисең?

Көз килде бит, белмисең!

(аю) Ничек соң ул көз килә,

Кем миңа сөйләп бирә?

Көз: Әй балалар күрегез

Тышта әнә килде көз.

Әйе, әйе күрәбез

Көз килгәнен беләбез.

Я әйтегез, сөйләгез

Ничек итеп килә көз?

 

Кошлар оча еракка

Канат кагып көньякка.

Аюлар өн казыйлар

Бик тирән итеп базны,

Балыклар да тындылар

Су төбенә чумдылар

Агачлар- ялангачлар

Җилләрдә чайкалалар

Тик безгә күңелле көз

Без мәктәпкә йөрибез.

(көз турында шиг-р)

(аю) Балалар да киттеләр,

Мине ялгыз иттеләр.

Мин куянны чакырыйм,

Бакча турында сорыйм.

Аю: Куян син кайда?

Куян: Яшел тугайда.

Аю: Куян син кайда?

Куян: Калын урманда.

Аю: Куян син кайда?

Куян: басу-кырларда.(кулына кәбестә тоткан)

Куян: Быел көз көне

Кәбестә уңды.

Тәмам өлгерде,

Бик тәмле булды.(балаларны күрә дә кәбестәне ташлап кача)

Уен : кыршау аша кәбестә ташу

Аю: Менә тагын киттеләр,

Мине ялгыз иттеләр

Куян: Аю абый кайгырма,

Эшсез бер дә утырма.

Көлеп, уйнашып,

Кәбестә ташыйк!

Ашарбыз бергә,

Килерсең безгә!

Шул вакыт безгә

Күңелле булыр,

Бик ямьле булыр,

Бик тәмле булыр!

Аю: Бу куян белән бергә

Дус булам мин гомергә.

Мин дә кәбестә җыям

Кыш буе файда күрәм.

Киттек, куян!

Куян: Киттек, аю!(куян б-н аю кәбестә күтәреп йөриләр, аю тиеннәрне күреп ала)

Тиеннәр: Без- Тиеннәр,

Бик җитез һәм өлгерләр!

Чикләвек яратабыз,

Орлыклар таратабыз!

Гөмбәләрне киптерик,

Чикләвекләр яшерик,

Карлы-буранлы кышка

Күбрәк азык әзерлик!

Күп эшләсәң көз көне,

Тук булырсың кыш көне!

Аю: Тиеннәр белән бергә

Дус булам мин гомергә.

Бу кәбестәне ташлыйм,

Гөмбәләр җыя башлыйм! (аю тиеннәргә ияреп чыгып китә, куян керә, кәбестәне күрә)

Куян: Барын да эшлим дигән

Берсен дә эшли алмас!

Көз: Аю урманда йөри,

Гөмбәләр анда эзли.

Гөмбәләр нинди була,

Кем безгә сөйләп бирә?

Гөмбәләр: (бию “Карусель”)

Чебен гөмбәсе:  Сак булыгыз, мин чебен гөмбәсе- агулы гөмбә. Чебен гөмбәсе күбрәк яфраклы урманнарда очрый. Мине очратсагыз, берүк таптый күрмәгез, чөнки урман җәнлекләре минем белән дәваланалар.

Әтәч гөмбәсе:  ә мин әтәч гөмбәсе- төлке төсендә  булам.

Шуңа мине “Лисичка” диләр. Минем эшләпәм дә , аягым да бер төстә. әтәч гөмбәсе бервакытта да бозылмый, искеләре корый гына. Мин бик тәмле, очрасам рәхәтләнеп җыегыз.

Ак гөмбә: Ә мин ак гөмбә. Мине киптерсәгез дә ак төсемне, хуш исемне югалтмыйм. Шуңа исемем дә шулай. Мин бик файдалы, тәмле гөмбә.

Каен гөмбәсе: Минем исемем- каен гөмбәсе була. Мин каенлыкларда, юл буйларында еш очрыйм. Мине җәй айларыннан алып, көзгә кадәр җыеп була. Үземне кешеләр бик яраталар, төрле ашлар пешереп ашыйлар.

Көз: Ә хәзер уйнап алыйк,

Гөмбәләр җыеп карыйк. (гөмбә җыю уены)

(музыка: “Яңгыр тамгалаганда”)

Керпеләр: Без- керпеләр бик тырыш,

Мул көзне  яратабыз.

Кышка азык күп булыр,

Өннәребез дә тулыр.

Гөмбәләр эзлик,

Суалчан табыйк,

Алманы күрсәк,

Аркага салыйк.

Алманың суы

Тәнне чистарта,

Шуңа керпеләр

Алма ярата.


Аю: Керпеләр белән бергә

Дус булам мин гомергә.

Бу гөмбәләрне ташлыйм,

Алмәләр җыя башлыйм!(керпеләр б-н китә)

Керпеләр: Армый эшлә, кызыл алма тешлә!

 

Тиен: Бетмәгән эш- пешми калган җимеш! (җирдә яткан гөмбәләрне җыя)

(аю алма җыеп йөри, песи чыга)

Песи: Кыш буе алма ашап

Тамагың туямы?

Алма бик тиз бозыла,

Аю дускай, ач калма!

Аю: Инде мин хәзер нишлим,

Кыш буе нәрсә тешлим?

Песи: Авылда мине кем генә белмәс,

Миннән яхшырак песиләр булмас!

Без синең белән бергә

Дус булырбыз гомергә!

Авылга хәзер барыйк

Ашарга эзләп карыйк!

Песи, песи пескәем,

Хыянәтче икәнсең

Безгә дигән ак майны

Урламакчы буласың?!

Песи: Ах, аю абый! Харап булдык, көлкегә калдык.

Җыр: “Елак песи”

Аю: Кәбестәләр дә җыйдым,

Гөмбәләр дә эзләдем.

Тик ни өчен, әйтегезче,

Бер эштә дә уңмадым?

Башлый белсәң, бетерә бел,

Эшне җиренә җиткерә бел!

Бүгенге эшне иртәгегә калдырма!

Калган эшкә кар ява!

Аю:  Эх! Карап торып тук булмассың.

Хатамны инде аңладым.

Урманга барыйм,

Тирән өн казыйм,

Шунда яфраклар ташып

Кыш буе йоклармын.

Юкка гына әйтмиләр шул:

Эшне башлама, башласаң, ташлама!

Сау булыгыз!

Көз: Менә шулай дусларым, эшләнеп бетмәгән эшнең бәясе-  бер тиен.

Алдагы көннәрегез

Мактау белән үтсеннәр.

Барлык мәктәп балалары

Хезмәт сөеп үссеннәр!

Җыр: “Әйлән-бәйлән ”