"Минем мәктәбем- сәламәтлек һәм үсеш мәктәбе"
классный час (4 класс) по теме
Башлангыч класс укучылары өчен сәламәтлек театры эшкәртмәсе, автор: Яхина Ләйсән
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
vizitka.doc | 33 КБ |
Предварительный просмотр:
Минем мәктәбем-сәламәтлек һәм үсеш мәктәбе
(Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының куст семинары өчен балалар чыгышы сценариесе)
Балалар “Буратино” биюе башкаралар
Биюдән соң тезелеп басалар, диалог башлана:
Мальвина:
Бу шаян-шук балалар
Кайдан дип баш ватмагыз
“Кечкенә Швецария”дән
Вәрәшбаштан булабыз
Тирән белем иҗади эш, милли традиция
Мөстәкыйльлек һәм татулык
Яңалыкка омтылыш –
Бергә:
Шулар белән бай һәм кызык
Мәктәбебездә тормыш
Пьеро:
Бер урында таптанмыйбыз
Хәрәкәттә - бәрәкәт
Сәламәт тән, акыл белән
Безгә яшәве рәхәт.
Алиса:
Сер итеп кенә әйтәбез:
Базилье:
Вәрәшбаш мәктәбе безнең
Тәрбияләү үзәге
Туган мәктәбен тәмамлау
Һәр укучы теләге
Мальвина:
Буратино, ник син ялкау
Тырышып укымыйсың?
Буратино:
Уйнап калыйм, ә укырга
Булмый беркайчан да соң
Мальвина:
Кечкенәдән тырышканнар
Нигезле белем ала
Әнә нинди уңыш биргән
Һәр ел Олимпиада
(стендка мөрәҗәгать ителә)
Бергә:
Тырышып укыган кеше
Бик тә, бик тә бай була.
Пьеро:
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Без чыныгып үсәбез
Футбол, туризм, чаңгыны
Яратып үз итәбез
Мальвина:
Табигатьтә өч тере көч –
Җир, су һәм чиста һава
Шулар белән дус яшәгәч
Эшебез алга бара
Буратино:
Менә кышын да ялангач
Йөрим бер дә курыкмыйм
Пьеро кебек уранмыйм,
Авырмыйм, бер дә туңмыйм
Алиса:
Менә шушы уңышларда
Без дәрәҗә яулыйбыз
Бронза, көмеш инде алдык
Алтынын да алырбыз
Базилио:
Ә алтынга үрелергә
Бармы безнең хакыбыз?
Эт. Бар, бар, тагын бер бар!
Без табигать яклыбыз
Туган якның урман суын
Яратабыз, саклыйбыз
Арлекино:
Сирәгәйгән затлар белән
Тулган бу “Кызыл китап”
(китап күрсәтелә)
бергә: “Вәрәшбашның кызыл китабы”
1у.Һәркемнең намус эше бу
2у. Һәркем булсын иде сак!
Базилио:
Экологик бәйгеләрдә
Ел саен катнашабыз
Рәхмәтле табигать байый
Күреп без шатланабыз
Буратино:
Конкурс-ярышлар
Игълан гына ителсен
Катнашмыйча калмыйбыз
Нәтиҗәле катнашу бу
Һич менә арттырмыйбыз
1у.Җырлыйбыз да, биибез
2у. Шигырьләр дә язабыз
3у. Фотосүрәт, рәсемнәрне
Җибәрмичә калмыйбыз
Бергә:
Иҗат ялкынында яна
Безнең һәр укучыбыз!
Буратино:
Укып, уйнап, иҗат итеп
Алга план корабыз
Үсеп җиткәч һәрберебез
Зур кешеләр булабыз
Мин – биюче, ә мин җырчы
Мин булам экономист
Ә мин укытучы булам
Син бик оста – син артист
Пьеро:
Тукта, тукта! Хыял бер хәл
Хыял тормышка ашсын
Бергә: Һәркем!
Өлкәннәрдән үрнәк алып
Укысын һәм тырышсын
Б. Соңгы биш елда укучы
Мәктәпне тәмамлаган
--институтка
-- колледжга керә алган
Мальвина:
Күпме кеше белем алып
Бездә тәрбия алган
Моннан соң да уңышлардан
Калдырма безне , Аллам!
Бергә: Мәктәбебез сәламәтлек һәм
Тәрбия үзәге
Горурлык белән тибә
Һәр баланың йөрәге.
Җыр белән тәмамлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Минем гаиләм, минем терәгем"
классный час...
Минем гаиләм-минем төп терәгем.
классный час...
Мини-презентация. Как создать мини-сайт?
В данной презентации представлена информация о том, что такое мини -сайт, как его создать, зачем?...
Сәламәтлек дәресе. Витаминнар – сәламәтлек дуслары
Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз....
Методическая разработка "Создание мини-проекта "Широкая масленица"(паспорт мини-проекта)
Возраст детей начальной школы является благоприятным для формирования культурно-нравственных основ через изучение устного народного творчества и декоративно-прикладного искусства посредством проектной...
Минем гаиләм-минем шәҗәрәм
"Минем гаиләм-минем шәҗәрәм" темасына тәрбия сәгате конспекты...
Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем
Кили башлангыч мәктәбендә 1992 нче елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...