Көзге ярминкә
план-конспект урока (2 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Әтнә муниипаль районы Күәм урта мәктәбе.
Көз безне
кунак итә
(беренче сыйныфта уңыш бәйрәме)
Сыйныф җитәкчесе: Сафина Резеда
Октябрь, 2009 ел
Зал ярминкә рәвешендә бизәлә. Өстәлләргә яшелчә, җиләк-җимеш куела. Залга балалар керә.
Малай. Исәнмесез, ярминкә җитте, беләсезме.
Килде ярминкә даулап, Кызыкайлар, дускайлар,
Килде ярминкә шаулап, Эшегезне ташлагыз,
Бәхет, муллыклар яулап. Йон йомарлап ятмагыз,
Әй Иш бабай, Иш бабай Ярминкәгә килегез.
Мич башыннан төш давай.
2 малай. Шундый зур безнең базар.
Шундый бай безнең базар.
Алмасы, әй алмасы,
Әй татлы соң, әй тәмле!
Әфлисуннар, лимоннар,
Өелгән катлы-катлы.
3 бала. Базар бай, кесәсе ай-вай!
Дарым-шарым, тәңкә ярым,
Күпмегә алсаң, шуңа сатам.
4 бала. Базарга һәркем килер,
Үзенә кирәген алыр,
Бай килсә - мал алыр,
Ярлы килсә - чабата алыр.
5 бала. Итек – читек, энә-безләр,
Матур итеп теккәннәр.
Кирәкмиме, алмыйсызмы?
Әллә киеп карыйсызмы?
Әллә биеп карыйсызмы?
“Татар халык биюе” башкарыла.
6 бала. Ярминкәсе- ярминкә,
Килгән күпме кунаклар.
Табышмак әйтәбез сезгә
Көтеп дөрес җаваплар.
- Кечкенә генә сары карт,
Кигән туны тугыз кат. (суган)
- Үзе бер бөртек, эче – мең бөртек.
Башы җирдә - койрыгы коймада.(кабак)
- Җир астында картыгыз,
Сакалыннан тартыгыз.(шалкан)
- Яшел сарай эчендә
Кызыл бояр утыра.(карбыз)
- Гәүдәсе бар – җаны юк,
Үзе эшләпә кигән – башы юк.(гөмбә)
- Эсселәгән саен, кат-кат тун кия (кәбестә)
- Чәчәге агачында, алмасы тамырында(бәрәңге)
- Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә (кишер)
7 бала. Рәхмәт сезгә, әниләр.
Рәхмәт сезгә, әбиләр.
Оста җавап бирдегез,
Җавабын тиз белдегез.
Инде сезгә әзерләгән
Җырны тыңлап китегез.
“Уңыш” җыры.
8 бала. Көз – сылу килгән ерактан,
Нәрсә генә алмаган!
Нинди бүләк кирәклеген
Әйтмәсәң дә аңлаган.
1бала. Каеннарга сары яулык,
Миләшкә - муенсалар.
Чиягә көрән алкалар,
Бигрәк килешеп торалар.
2 бала. Алсу, яшел буяуларны
Биргән алма, кыярга.
Бөрлегән кызыл мәрҗәнен
Белми кая куярга.
3бала. Көз шулай төрле төсләргә
Буйый бөтен җирне дә.
Җиләк-җимеш белән сыйлый
Шатландырып безне дә.
4бала. Көзнең иң олы бүләге
Икмәк тора табында.
Тормышыбыз ямьле булыр
Икмәк булган чагында.
“Яфраклар бәйрәме” җыры.
А.б. Ә хәзер уен уйнап алыйк.
1) Көзен бакчада кем тырышыбрак эшләде икән? Әниләрме әллә балалармы?
“Бәрәңге чүплибез” уены.
2) “Кем өлгер” уены. Ике урындык янында биеп йөриләр. Көй туктагач, урындыкка утырып, бауны тартып алырга кирәк.
А.б. Көз әле ул безнең уңыш җыю вакыты гына түгел. Көз көне балалар үзләренең әбиләрен, бабайларын бәйрәм белән – “Өлкәннәр көне” белән котлыйлар. Безнең балаларның да әбиләренә әйтер сүзләре бар.
1бала. Ак яулыклы, көләч йөзле,
Шат күңелле, әйбәт тә.
Кем ул диеп сорыйсызмы?
Дәү әнием әлбәттә.
2бала. Тәмле бәлеш пешерүче
Әнием безнең өйдә.
Аңардан ашарга сорый
Шаян песиебез дә.
3бала. Ә минем бар Дәү әтием
Бар эшкә дә өлгерә.
Матур-матур уенчыклар
Безгә ул алып бирә.
4бала. Дәү әнием гомер буе
Авыр эштә эшләгән.
Авырлыклар күп күрсә дә,
Күңелен төшермәгән.
“Көзге матурлык” биюе.
5 бала. Минем бабай Башаякта
Берүзе яшәп ята.
Күңелсез булмасын диеп,
Аңа кунакка кайтам.
6 бала. Сарай алдына баруга
Сыер дәшә бабайга.
Маэмай да аны күрүгә
Койрык болгый, шатлана.
7бала. Иртән торсам, кояш чыгып,
Нурларын сипкән иде.
Әбиемнең чәе кайнап,
Коймагы пешкән иде.
8бала. Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып янсын.
Әбиләрнең нурлы йөзе
Гел көләч булып калсын.
Ә безнең җырыбыз сезгә,
Бүләк булып яңгырасын.
“Минем әбием – бер генә” җыры.
Балалар әбиләренә бүләк тапшыралар.
А.б. Әбиләребезнең куллары җылы, йомшак булса, бабайларыбызның куллары алтын. Әбиләр үзләренең уүңел җылыларын кушып оныкларына оекбаш, бияләйләр бәйлиләр. Аларның җылысы аша әбиләребезнең күңел җылысы безгә дә күчә. Шуңа да нинди көчле суыкларда да безнең кул-аякларыбыз туңмый, җылы тора. Игелекле җаннары өчен рәхмәт әбиләребезгә. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып, оныкларыгызны сөендереп, озак яшәргә язсын.
Бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт.
Урманда бер куян баласы кайгырып, елап йөри.
Җырлый. Мин бер нәни куян баласы
Калдым мин япа-ялгыз.
Әниемне шушы урманымда
Атып китте бер аучы явыз.
Кая барыйм, кемнән киңәш сорыйм,
Куркуымны ничек җиңәргә?
Батыр, кыю куян булыр өчен
Ничек миңа тизрәк үсәргә?
Ай-яй-яй. Кая килеп чыктым мин болай? Беләсезме, мин шушы урманда япа-ялгыз калдым. Агач төбендә берничә көн куркып елап яткач, куркуымны җиңәр, батыр булыр өчен качкан урынымнан чыгарга булдым. Башкаларга тәрбияне, киңәшләрне әниләре бирә. Ә минем әнием юк шул инде. Очраган җәнлекләрдән ничек зур һәм батыр булырга икәнен өйрәтүләрен сорармын.
(китә)
Аланда Аю бал, тәмле әйберләр ашап утыра.
Куян. Исәнмесез, сез кем буласыз?
Аю. Мин аю абзаң булам. Бу урманның хуҗасы. Ә син кем буласың?
Куян. Мин кечкенә генә куркак куян баласы. Ничек тизрәк зур үсәргә һәм батыр булырга икән дип, Сездән сорамакчы идем.
Аю. Тизрәк зур үсәр һәм көчле булыр өчен тәмле ашарга кирәк: Бал, май, тәмле бәлешләр һәм көне-төне йокларга кирәк.
Куян. Ә кайдан алыйм соң мин ул тәмле әйберләрне?
Аю. И-и, аның өчен күл буена гына барырга кирәк. Анда җәй буе ял итүчеләр бетми. Төне буе бәйрәм итәләр дә, күл буен чүп-чар белән тутырып китәләр. Мин алар көтмәгәндә генә килеп чыгам да, алар мине күргәч куркып качып бетәләр. Шуннан мин бөтен әйберләрен җыеп алып кайтам да, рәхәтләнеп сыйланам. Аңладыңмы?
Куян. Аңладым, Аю абзый. Рәхмәт.
(китә)
Куян. Ай-яй. Ачыктым. Бәлеш урларга барырга йөрәк җитмәде. Куркыта. Ашыйсы да бик каты килә.
Керпе очрый.
Керпе. Нишләп йөрисең болай, куянкай? Туңып беткәнсең бит инде.
Куян. Исәнмесез. Сез кем буласыз?
Керпе. Мин керпе бабаң булам. Нәрсә булды сиңа?
Куян. Мин ялгыз калдым, куркам, ачыктым. Аю абзый күл буена барып, бәлешләр аша дигән иде дә, куркыта шул.
Керпе. И-и, балакай, бик кечкенә шул әле син. Аю абзаң сиңа дөрес киңәш бирмәгән.
Беренчедән, кеше әйберенә сораусыз тияргә ярамый. Караклык була ул. Сорап кына алырга кирәк.
Икенчедән, яшь организмга үсәр өчен витаминнар кирәк. Бәлеш, тәм-том ашап кына үсеп булмый ул. Сиңа җиләк-җимеш, яшелчә: кишер, кәбестә ашарга кирәк.
Куян. Миңа нәрсә булса да ярар иде әле. Кайдан алыйм соң мин ул кәбестәне?
Керпе. Мә, авыз итеп кара. Сиңа эшләргә өйрәнергә кирәк. Җирне казып, кишер, кәбестә утыртып, үстерсәң, кыш буе рәхәтләнеп сыйланасың. Хезмәте авыр булса да, җимеше татлы булыр.
Куян. Ә юк, минем эшлисем килми. Кечкенә бит әле мин. Ярый, керпе бабай, сау бул. Берәрсе ярдәм итәр әле. (китә)
Бүре очрый.
Бүре. Кая барасың болай, Куян баласы. Тотып ашар идем дә үзеңне, тире дә сөяк кенә икәнсең.
Куян. И, Бүре абзый, минем тизрәк зур үсәсем, көчле буласым килә.
Бүре. Зурлар алар күп итеп тәмәке тарталар. Зур буласың килсә, мә, тартып кара. Бәлки үсеп китәрсең.
Куян тартып карый да бик каты йөткерә башлый.
Куян. Аһ, үләм, үләм. Башым әйләнә, косасым килә, тыным кысыла. Бу кадәр тәмсез әйберне нигә дип тарталар икән? Фу.
Тиен балалары чыга.
Нәрсә булды, куянкай?
Куян. Минем тизрәк зур үсәсем, көчле буласым килә дигәч, бүре абзый тәмәке биреп китте. Буылып үләм дип торам.
1нче тиен. И-и, юләркәй. Тәмәке тартканнар үсми дә бит алар. Син ул тәмәке тарткан бүрене күрмәдеңмени, кеп-кечкенә бит ул, үсмәгән дә.
2нче тиен. Аннан соң, тәмәке тартсаң, тешләрең дә, йөзләрең дә сап-сары була. Ә үпкәләрең – черек гөмбә кебек тишелеп-тишелеп, череп бетәчәк. Синең дә шундый буласың киләмени?
Куян. Юк, әлбәттә. Ә нишләргә соң?
Тиеннәр. Менә карап тор. Һәм безгә кушылырсың.
Без тиеннәр, тиеннәр,
Без шаяннар, наяннар.
Без бик иртә торабыз,
Суык су белән юынгач,
Тешләребезне чистарткач,
Гимнастика ясыйбыз.
Гим-нас-ти-ка.
Яшәргә ул көч бирә,
Яшәргә ул дәрт бирә.
Һәрвакытта матур була,
Кемнәр иртә йөгерә,
Әйдә ясыйк без бергә:
Гим-нас-ти-ка.
Куян арып егыла.
Куян. Ә-ә, юк, гимнастика бик авыр икән. Суык су белән дә юынасым килми, я чирләрмен.
Тиеннәр. Ярый куянкай, сау бул.
Куян. Сау булыгыз.
Төлке килеп чыга.
Төлке.Бу матур куян монда нишләп ята? Арыган, талчыккан, әйдә минем өемә рәхим ит. Мин сине ашатырмын, йомшак урынга салып йоклатырмын, рәхәттә генә яшәрсең.
Куян. Рәхмәт апакай. Мин бик арыдым. (Төлке алып китә)
Саескан. Коткарыгыз, коткарыгыз. Төлкебикә куян баласын өенә алып кайтып китте. Урмандагы җәнлекләр, куянкайга ярдәм итегез.
Җәнлекләр куян баласын төлкедән аралап алалар.
Керпе. И, юләркәй. Төлкегә ышаналармы инде. Аздан гына шуның көндезге ашына әйләнми калдың бит. Җиңел генә бер нәрсә дә бирелми, һәрнәрсәне көч куеп табарга кирәк.
Куян. Рәхмәт сезгә, дусларым. Мин сезне тыңламадым, гафу итегез. Инде мин һәр көн иртән йөгерермен, гимнастика ясармын, салкын су белән дә юынырмын. Үзем эшләп ашарга тырышырмын. Тизрәк зур үсәр өчен барысын да эшләрмен.
Әтнә муниипаль районы Күәм урта мәктәбе.
Көз безне
кунак итә
(беренче сыйныфта уңыш бәйрәме)
Сыйныф җитәкчесе: Сафина Резеда
Октябрь, 2009 ел