Әбиләр кичәсе.
материал (4 класс) по теме
Это мероприятие можно проводить в день пожилых или на 8 марта.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bilr_kichse.doc | 70.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Әбиләр кичәсе
Башлангыч сыйныфлар укытучысы
Шәрәфетдинова Резедә Рамазан кызы
“Әбекәй – алтыным, минем иң якыным”
( Әбиләр кичәсе)
Максат: гаиләдә әбиләр тәрбиясен көчәйтү, балаларны аларга карата мәрхәмәтле , ихтирамлы булырга өйрәтү; халкыбызның гореф- гадәтләренә, үткәненә ихтирам, хөрмәт һәм кызыксыну уяту.
Зал бизәлеше: Стенада әбиләр рәсеме һәм “Ак әбиләр йөзенә иман нуры сибелгән”, “Исәннәрнең кадерен белик!”, “Өлкәннәргә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк!” сүзләре язылган плакатлар. Тәрәзә араларында кызыл башлы сөлгеләр, бер як стенада “Аятөлкөрси”, өстәл өстенә чигелгән борынгы япма җәелә, самовар, савыт – саба, бер урынга комган, тас куела һәм кул сөртү өчен сөлге эленә.
Кичәнең барышы.
Укытучы:
- Кадерле кунаклар һәм балалар! Бүген без иң матур бәйрәмне – Халыкара хатын – кызлар көне- 8 Мартны билгеләп үтәбез. Бәйрәмебезгә әбиләрне – дәү әниләрне чакырдык. Кичәбезне “Әбекәй – алтыным, минем иң якыным” дип атадык.
Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, аларны кеше иткән кешеләр - әбиләр турында алай еш уйламыйбыз. Әбисе булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.
Әбием! Нинди матур яңгырый бу сүз. Бу сүз, “Әни” дигән сүз кебек үк, якын һәм кадерле. Әбиләрне хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ булыр иде.
Кадерлеләрдән – кадерлерәк, сөйкемлеләрдән – сөйкемлерәк, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы әбиләребез. Бергәләшеп чын күңелдән сөйләшү, халкыбызның онытылып барган гореф – гадәтләрен, матур йолаларын искә төшерү өчен һәм балаларыбызга ( оныкларга) татар халкының әхлак тәрбиясен бирергә дип, сезне бүгенге кичәгә чакырдык. Бу безнең бәйрәм дә, рәхәтләнеп ял итү сәгатьләре дә булсын. Кадерле әбиләребез, без сезнең турында шигырьләр, җырлар өйрәнәбез, хикәяләр укыйбыз. Сез безнең өчен бик кадерле. Бигрәк тә мондый болгавыр заманда балаларыбызны миһербанлы- шәфкатьле итеп тәрбия кылырга ярдәмегез кирәк. Әбиләребез, буыннар чылбыры бервакытта да өзелмәсен! Картаймыйча безгә ярдәм итеп яшәгез, ә урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Ә хәзер сүзне сезнең оныкларыгызга бирәм.
“Исәнмесез, Ак әбиләр” җыры яңгырый. (Н. Хәкимова көе, В.Хәйруллина сүзләренә “Их, гармуннар уйный белсәм” җырының көен кулланып).
Ак әбиләр, исәнмесез,
Исән- сау килдегезме?
Сезнең хөрмәткә башлыйбыз
Бүгенге кичәбезне.
Ак әбиләр, сез килдегез
Бүгенге кичәбезгә.
Шатлык белән үтсен иде
Алдагы көнебез дә!
Аклы яулык, аклы күлмәк
Сез көн дә киясезме?
Кайда калды яшьлегем дип
Искә төшерәсезме?
Әбиләрем, якыннарым,
Булмый көн дә күрешеп.
Яшик әле кайгыларны,
Шатлыкларны бүлешеп!
1нче укучы.
Чәчәк эзләп йөрдем кырларда,
Белмим сезне ничек зурларга.
Телим сезгә изге теләкләр,
Йолдыз булып яна йөрәкләр.
Кайгыларны сыйпап аласыз,
Хәерле юл теләп каласыз.
Сез бит шундый сабыр һәм чыдам.
Сезне уйлап юлга мин чыгам.
2 нче укучы.
Кояш көлеп уянды да
Нурларын сипте мулдан.
Әбиләр килде мәктәпкә
Язгы кояшлы юлдан.
3 нче укучы.
Бүген гади көн түгел бит,
Моны балалар белә,
Елмаеп сәламләшәләр
Дәү әни, әби белән.
4 нче укучы.
Җилнең дә беләсе килә,
Чәчебезне тарата.
- Әйтегезче, нинди көн?- дип
Бәйләнде, аптырата.
5 нче укучы.
Болытлар йөриләр арттан,
Белмәкчеләр алар да.
Әйтә күрик, үпкәләтсәк,
Тотынырлар яварга.
6 нчы укучы.
Һәр җирдә бер хикмәт көтә:
Бүген гади көн түгел.
Бүген - Әбиләр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
7 нче укучы.
Күмәкләшеп без дә, дуслар,
Җырлап алыйк, әйдәле,
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әбиләрнең бәйрәме!
Балалар “Җырлыйм әнием (әбием) турында” (Ф.Әхмәдиев музыкасы, Г.Зәйнашева сүзләре) дигән җырны башкаралар.
8 нче укучы.
Бер күрешү үзе бер гомер дип,
Дога кыла Ак әбиләр.
Яңа төсләр, мәгънә ала
Борынгы җыр, иске көйләр.
9 нчы укучы.
Ак әбиләр бер елмайса,
Үсә күңел офыклары,
Яннарында уйнап йөри
Орчык кадәр оныклары.
10 нчы укучы.
Алар кичен сабыйларга
Мөнәҗәтләр көйли-көйли.
Пәйгамбәрләр тарихыннан
Гыйбрәтле бер кыйсса сөйли.
11 нче укучы.
Мич янында тып-тын гына
Тыңлап тора киленнәре,
Шулдыр үзе өйгә иман,
Татулыкның игүләре.
12 нче укучы.
Ходайның һәр бирмеш көнен,
Дога кылып сәламлиләр.
Ил шатлыгы, ил аклыгы –
Ак яулыклы ак әбиләр.
Укытучы. Ял кичәбез файдалы үтсен өчен, әбиләребезнең хәер-догасы кирәк булыр, дога кылыйк. (Бер әби укып дога кыла.)
“Әбием күзлек кия” җыры башкарыла (Г.Латыйпов сүзләре, А.Ключарев көе.)
Музыка яңгырый, балалар борынгы милли киемнәр алып чыгалар.
1 нче укучы.
Бәрхетләрдән тегелгән,
Ука белән чигелгән.
Нәкышләре алтыннарга,
Көмешләргә күмелгән.
2 нче укучы.
Балкып тора түбәтәйләр,
Энҗе бөртекләр белән.
Алар килгән гүя монда
Чын әкият иленнән.
3 нче укучы.
Алъяпкычның бизәге,
Нурлар сибә йөзеңә,
Чәчәк төшкән һәрбер кием,
Килешеп тора үзеңә.
Нинди генә авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр килсә дә, безнең әбиләр сынмаган-сыгылмаган. Алар үзләренең кайгы-шатлыкларын матур түбәтәй-калфакларга күчергәннәр.
4 нче укучы.
Тәмле ашлар пешерә,
Кем ул?
Матур гөлләр үстерә,
Кем ул?
Минем яраткан әби.
Ә ашлары - өчпочмак,
Бәлеш, җәймә һәм коймак,
Табын күрке –ипи-тоз,
Ә ахыры – якты йөз.
Укучы.
Макта, макта, безнекеләр,
Ничек җиңел атлыйлар.
Биергә дә оста алар,
Җырга да сынатмыйлар.
Балалар татар халык биюен башкаралар.
Укучы. Әйе, әбиләребезне яратабыз, иркәлибез, алар турында кайгыртабыз. Әмма кайчак, үзебез булдыра торган эшләрне дә алардан эшләтергә тырышабыз. Бу сүзләр аеруча малайларга кагыла. Күренекле шагыйрь Шәүкәт Галиев үзенең “Мактаныша малайлар” дигән шигырендә шул хакта менә ниләр яза:
Мактаныша малайлар:
Мәхмүт, Нәгыйм, Рамайлар.
Мәхмүт әйтә болай дип:
-Минем әби уңган бик,
Минем әби кулай бик –
Әйткәнемне дә көтми,
Чалбарны да үтүкли,
Күлмәкне дә үтүкли!
- Минем әби дә бик шәп,
Барын да бирә эшләп,-
Диеп Рамай кушыла
Шунда Мәхмүт дустына.
Нәгыйм дә ялгап китә:
- Бабакайга кем җитә -
Яратып эшли бик тә,
Ботинкамны чистартып,
Китерә ялтыратып.
Күрдем мин малайларны,
Мактанчык Рамайларны
Тыңладым, абайладым –
Шәп икән әбиләре,
Шәп икән бабайлары.
Укучы. Кадерле әбиләр! Бу шигъри юллар сезгә багышлана.
Әй сез, татар әбиләре,
Нур сибә йөзләрегез.
Шуңа күрә дә яз сыман
Сезнең чал йөзләрегез.
Чәчләргә ак карлар яусалар да ,
Язлар яши сезнең күңелдә.
Өйрәнсеннәр яшьләр, сезгә карап,
Сокланырлык тормыш төзергә.
Җыр башкарыла “Әни кирәк”.
Укучы.
Яратам әбиемне,
Сөйли ул көлә-көлә.
Укыганын да күрмим
Миннән күбрәк белә.
Аңламасам аңлата
Татлы тел белән генә.
Яхшы йөр, кеше бул,
Иреш, ди теләгеңә.
Укучы.
Өйгә кайтсам, өй балкыган –
Өйгә нур иңгән!
Ерак юлны якын итеп,
Әбием килгән!
Үзен ничек сагынганын
Белгән ул, белгән!
“Күрим әле улымны!”- дип,
Әбием килгән.
Укучы.
Әби кеше гел яхшылык тели,
Гаебебез булса, кичерә.
Гомер буе калыйк тугрылыклы
Әби дигән изге кешегә.
Укучы.
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыбызда ямь булып,
Сез булсагыз таза-сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт!
Укучы.
Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
Укучы.
Картаймыйча шулай кояш кебек
Балкып торыгыз сез иртә-кич.
Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр,
Онытмабыз сезне һич тә без.
Укучы.
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Укучы.
Гөлләр дә елмаеп баш ия:
Яшәгез кадерле әбиләр, әниләр!
Сез булган урында,
Сез булган урында
Мәңгелек язларның яме бар.
Укучы.
Бәйрәм бүләксез булмый ул,
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны
Хәзер менә күрерсез!
Бергә.
Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа, диеп кенә.
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп менә.
Балалар бүләкләрен әбиләргә, әниләргә, кызларга тапшыралар.
Кичә чәй табыны артында дәвам итә.
Кичәнең икенче бүлегендә әбиләр катнаша (оныклары белән дә, ялгыз да.)
Биремнәр:
- Әбиләргә. - Оныгыңның иң яраткан ризыгы нәрсә?
- Оныкларга. - Әбиең өйрәткән берәр дога укып күрсәт.
- Әбиләргә дә оныкларга да. - Берәр мөнәҗәт укып күрсәтергә.
- Оныкларга. - Әбиеңнең иң яраткан сериалы нинди?
- Әбиләргә. – Оныгыңа нинди бишек җыры җырлап йоклаттың? Җырлап күрсәтергә.
- Оныкларга. - Әбиегез нинди ризыкларны аеруча ярата?
- Әбиләргә. – Оныгыгызга нинди кисәтү-тыюлар әйткәнегез бар? Мәсәлән: “Чирәмне йолкыма – үлгәч, үзеңнең чәчеңне йолкырлар”, “Ишек алдында үскән агачка балта чапма – бәхетеңне чабарсың” һ.б.
- Әбиләрнең татар халык ашларыннан иң яратып хәзерли торган ризыклары ниләр икән?
- Әбиләрнең бию осталыкларын тикшерү. Биетү.
Йомгаклау.