сценария праздника яңа ел килә
методическая разработка (2 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Яңа ел килә, Яңа ел!
Зал бәйрәмчә бизәлгән . Уртада-чыршы. Урман куренеше. Бер читтә-кардан йорт. Төрле костюмнар кигән балалар залга вальс музыкасы астында керәләр. «Вальс» күмәк бию белән башлана.
Укытучы: Нинди гаҗәеп:
Һәр кешегә бәйрәм бүген.
Бар да матур киенгән .
Яңа елда җирне бизәп,
Гуя энҗе сибелгән.
1 нче бала : Монда бит урман сафлыгы ,
Ылыс исе, түз генә.
Купшы чыршыбыз яныннан
Китәм димә тиз генә.
2 нче бала : Кул тотышып түгәрәктә
Биик, дуслар, бергәләп.
Кунакларны бәйрәм белән
Котлап жырлыйк кумәкләп.
Җыр: “Чыршы янында”
3 нче бала : Бәйрәм дибез , бәйрәм дибез,
Ә кунаклар кайда сон ?
Аю, Буре, Төлке, Куян
Әллә килмилэр микән?
4 нче бала : Кунак дибез, бәйрәм дибез ,
Ә чыршыны күрмибез.
Аны безгә Кыш бабабыз
Китергәнме белмибез .
5 нче бала : Ямь – яшел ылысларына
Энҗе бәсләр эленгән .
Безгә киләсен белгән ул,
Шуңа матур киенгән.
6 нчы бала : Чыршыбыз да , бүлмәбез дә ,
Матур итеп бизәлгән.
Кыш бабабыз, Кар кызыбыз
Никтер һаман килмәгән.
Укытучы : Балалар ! Ә бәлки аларны безнең йомшак куяннарыбыз күргәндер ? Кайда булуларын беләләрдер .
1 нче куян : Без бәйрәмгә килгәндә
Көчле жил , буран купты .
Юлыбызга тау – тау итеп
Ап –ак кар салып чыкты.
2 нче куян : Без адаштык , озак йөрдек,
Шундый – шундый өшедек.
Сез дусларны тапмабыз дип ,
Тәмам өметне өздек.
Укытучы : Хәзер ! Хәзер ! Куяннар ,
Без сезне җылытабыз.
Кыш бабабыз килгәч, сезне
Иң түргә утыртабыз .
Балалар ! Әйдәгез әле , куяннарыбыз җылынсыннар, алар белән бер биеп, уйнап алыйк.
Балалар түгәрәккә басалар . Алар –«куяннар»
Йоп – йомшак куяннар
Йокыдан уянганнар.
« Нинди рәхәт аланда», - дип,
Алар бик шатланганнар.
Тик Бүрене күрмиләр ,
Читтәнрәк йөриләр.
Бүре бик явыз нәрсә,
Уйлап тормый һичнәрсә,
Аланга килеп җитә ,
Куянны куып китә.
«Куянны куа башлый « Куян чыршы астына кереп кача .
Укытучы : Бүре дус ! Алай ярамый бит . Үзең бәйрәмчә киенгәнсең, үзең җәнлекәрне рәнҗетәсең .
Бүре : Нишләп мин Бүре булыйм ? Мин бит сезнең Кыш бабагыз ! Менә минем капчыгым . (курсәтә)
Исәнмесез , улларым, кызларым!
Бигрәкләр арыдым.
Курәм , соңга калдым.
Менә минем кучтәнәчле
Һәм бүләкле капчыгым.
Балалар : Юк , юк. Син бит - бүре түгел.
Ә кайда соң бабабыз?
Буре : Кайда дип , мин ул сезнең бабагыз.
Сез аптырап калмагыз .
Туным гына бераз иске
Һәм аз гына каралган .
Күзләр бераз начар курә,
Соңга калдым шуңа күрә .
Укытучы : Балалар ! Бүре безне алдый бугай ? Әйдәгез, аны сынап карыйк .
Балалар: Чыршыны кем китергән ?
Бүре : ( мактанып ) . Мин!
Балалар: Уенчыклар кем элгән?
Бүре : Мин инде , мин !
Балалар: Елганы кем туңдырган ?
Бүре: Мин. Ой ,мин тугел. Елгада минем койрыкны туңдырдылар, шуңа мин койрыксыз (елый ).
Укытучы : Елама , Бүре дус , елама . Озакламый үсәр ул . Ә бу капчыктагы күчтәнәчләрең кемгә соң?
Бүре : Булса , ул кучтәнәчләрне үзем ашар идем әле . ( елый )
Укытучы : Ашарсың , Бүре дус . Бераз гына сабыр ит .
Капчыгыңда бүләгең күп , балаларга буләк ит .
Бүре : Ярый , ярый! Бүләк итәм .( үзе куркып кала , капчыкны ача, анда сарык башы .)
Менә шушы буләгем ,
Мин башка алдашмамын !
Кыш бабайга әйтмәгез !
Оятымнан үләрмен .
Әйтсәм әйтим дөресен ,
Мин бит гади Бүре түгел ,
Ә әкият бүресе .
Әкияттән дә чыгып качтым
Алып шушы сарыкны .
Ә башка бүреләр калды
Көтеп шушы арыкны .
Укытучы : Ярар , Бүре , әйтмәбез.
Тагын шулай алдасаң ,
Сине һич дус итмәбез .
Әйдә хәзер дуслашыйк,
Тыпырдап , биеп алыйк.
( төлке килеп керә )
Төлке : Исәнмесез , дусларым !
Тыпырдап бии-бии,
Бигрәк арып беткәнсез.
Укытучы : Балалар ! Бу ни бу ? Төлке дус та алдаша , ахры? Әйдә , Төлке , түрдән уз !
Төлке : Ничек инде ? Мин … Төлке?..
Мин Кыш бабагыз булам .
Менә минем капчыгым ,
Минем бәйрәм шатлыгым .
Жыелыгыз , ачамын,
Күчтәнәч таратамын.
( капчыкны ача алмый , капчык эчендә шар шартлый да балалар куркышып чигенәләр)
Укытучы : Их! Төлке дус , нишлисең ? Болай булса синең белән килеп чыкмас һичнәрсә.
Төлке : Ярар! Башка болай шаярмам. Әйтсәм әйтим инде, белегез ! Озакламый Кыш бабагыз үзе килер күрерсез!
Балалар : Кайда безнең Кыш бабай ? Әйт ! Алдашма син алай !
Төлке : (елмаеп , кар –тау өстенә күрсәтә )
Әнә килә карагыз,
Әмма куркып калмагыз
Өелеп куелган кар-тау астыннан, үкерә-үкерә , Аю чыга.
Аю: Кем ул анда дөберди?
Йокларга ирек бирми.
Яңа йокларга яттым ,
Миңа йокларга бирми .
Укытучы : Аю дус , ачуланма !
Күмәкләшеп биедек .
Чөнки бүген бәйрәм бит .
Аю : Нинди бәйрәм? Нинди туй ?
Башка төште шундый уй .
Ә кайда соң Кыш бабай ?
Балалар : Юк ул . Килмәде һаман .
Аю : Килмәдеме ? Сез килгәнне белмәдеме .
Ул килер, ошаныгыз !
Тагын сезгә киңәшем : шушы нәни куяннарны
Ач Бүредән саклагыз!
( Бүрегә һәм Төлкегә карап бармак яный .)
Бүре ул бик ярата
Кешеләрне алдарга .
Хәзер , бүре , бире кил !
Төлке , син дә бире кил!
( Бүре , Төлке утыралар )
Һәм бергәләп тыңлагыз !
Көзен йокларга яткач ,
Курдем шундый теш .
Ә ул болай башлана :
Тыңлагыз !
« кар бөртеге биюе”
Аю : Кар бөртекләре тәрәзәмә , агачларга кундылар һәм җиргә шундый матур бер ямь бирделәр . Ә тора – тора шундый зу –у –р тау булдылар . Шул тау артыннан кунаклар килә дип ишегемне ачсам …
(Кыш бабай керә )
Кыш бабай : Исәнмесез , балалар !Кунаклар ! Аю ! Бүре!
Бүре : Ничек инде ? Өнемме ? Төшемме ?
Төлке : Ә миңа шундый кызык .
Аю : Ә мин йоклыйммы , әллә уяндыммы ?
Төлке : Ахырдан аңларбыз әле, ә хәзергә бик кызык , борын да кычытып куйды. Ә-ә-х! Тәмле ис килә.
Кыш бабай : Курыкмагыз ! Юк! Юк!
Мин әкияттәге чын Кыш бабай
Миннән курыкмагыз алай.
Балалар : Кыш бабай , синең
Менә шундый бүрегең.
Кыш бабай : Бүрегемне батырып кисәм ,
Буран чыгар , күрерсез.
Балалар : Кыш бабай , синең
Менә шундый сакалың .
Кыш бабай : Сакалымны сыпырып алып
Карлар яудырам тагын.
Балалар : Кыш бабай , синең
Менә шундый таягың.
Кыш бабай : Таяк белән шыпылдатсам,
Биеп китәр аягың .
*( Кыш бабай бии )*
Кыш бабай : Уф ! Арыдым , эримен !
Башка бии белмимен
Балалар: Белмәсәң өйрәтербез ,
Һөнәрләр күрсәтербез.
Җыр: “Кыш бабай”
Кыш бабай : ярар , карыйк булмаса .
Утырыгыз , җәнлекләр.
Кайда минем осталарга
Капчыктагы бүләкләр ?
( ике куян капчыкны күтәрә алмый , капчык эченнән Кар кызы чыга )
Кыш бабай : ( аны куреп ) . Ничек әле син монда ?
Кар кызы : Җил очырды яланга ,
Ә яланнан урманга,
Ә урманда ылыска,
Ә ылыстан капчыкка,
Ул җил дип, җил дә түгел,
Ерткыч хайван да түгел.
Себеркесе , киеме,
Кешенекечә түгел.
Түгәрәктә җырласагыз ,
Аны барыгыз белер .
Кыш бабай : Кем инде ул , балалар ?
Балалар : У-быр-лы карчык!
Кыш бабай : Менә, кызым , күрдеңме ? Кем икәнен белдеңме ?
Кар кызы : Белдем ! Белдем ! Белдем!
Планнары йөз кырлы ,
Барчабызны уздырды.
Убырлы карчык : Әгәр дә мин булмасам ,
Кала идең син соңга . ( күрсәтеп )
Белмәгәнгә, биегән булып
Йөргән буласың монда.
Кар кызы : Биюгә дә , җырга да
Монда оста һәр бала .
Тапкырлыкта җиңәләр
Һәммәсе синнән кала .
Убырлы карчык : Бииләр,бииләр,
Көе килми димиләр .
Миннән көлгән булалар ,
Болай бии белмиләр.
“Убырлы биюе”
Кыш бабай : Биедегез ! Кыздыгыз !
Хәзер тыңлап торыгыз!
Күрәм , сез бик уңганнар,
Бар эштә дә булганнар.
Сынап карыйк , җитез микән
Безнең йомшак куяннар?
(уен )
Кар кызы : Ах – һай, җитез куяннар!
Кыш бабай : Шуңа да бит алар иң ышанычлы дусларым минем !
Балалар: Дөрес ! Дөрес!
Кыш бабай:
Әнә ! Сәгатем дә суга , Авырмагыз һичкайчан да ,
Кирәк миңа китәргә. Бик бәхетле булыгыз!
Каршылагыз Яңа елны, Матур атсын һәр яңа таң
Күп калмады көтәргә , Тыныч тормыш корыгыз .
Хушыгыз.
“Яңа ел ”җыры
Кайбыч муниципаль районы
Шушермә башлангыч мәктәбе
Укытучы : Мөхәммәтҗанова З.Р.
2011