Новогоднее представление
методическая разработка (1,2,3,4 класс) по теме
Новогоднее представление на татарском языке для начальной школы и детского сада.Участвуют сказочные герои и Деды Морозы разных стран.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Alyp_baruchy.docx | 33.28 КБ |
Предварительный просмотр:
Яңа ел килә безгә.
(Әдәби- музыкаль кичә)
Зал бәйрәмчә бизәлгән, уртага чыршы урнаштырылган. Яңа ел турында матур көй яңгырый.
Алып баручы чыга.
Каршылыйк дуслар,бергәләп,
Яңа ел килә безгә.
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә-тирәбезгә.
Төрле костюмнар кигән балалар залга керә.
1 нче бала.Бүген куңелләр җырга
Һәм биюгә җилкенә.
Бүген бездә зур бәйрәм
Яңа ел килә безгә!
2 нче бала.Кыш бабай килгәч,булачак
Котлаулар да,бүләк тә.
Яңа елда чынга ашар
Безнең барлык теләк тә.
3 нче бала.Без теләкләр телибез
Бүген бер-беребезгә.
Бәхет елы булып кил
Син туган җиребезгә!
4 нче бала.Күрегез бу чыршыны!
Чыршының да чып-чынын!
Нинди төз,матур,биек,
Тора түшәмгә тиеп!
5нче бала. Нинди матур безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!
Җыр.”Чыршы”Ә.Ерикәй сүзләре,М.Мозаффаров көе.
Бүлмәгә әкият геройлары-Гөлчәчәк,Камырбатыр, Шүрәле керә, исәнләшәләр.
А.б. Исәнмесез,кадерле кунаклар, рәхим итегез.Балалар,бу кунаклар кайсы әкияттән килгәннәр?
Камырбатыр :
Камыр- камыр диделәр,
Кабарттылар, изделәр.
Көчем барын сизделәр.
Батыр булсын диделәр.
Камырдан пешә икмәк!
Димәк,икмәктә-хикмәт!
-Исәнмесез,балалар,Мине таныдыгызмы? Әйе, бу мин - Камырбатыр. Сезнең белән күңел ачарга килдем.
Шүрәле:
Кети-кети уйныйм дисәң,
Карурманга кер әле.
Мине белмәгән бар микән?
Исемем минем...
Балалар. Шүрәле.
А.б.Әйдәгез,килегез тизрәк,
Ясыйк матур түгәрәк.
Безгә кунаклар килгән,
Уйныйк-җырлыйк бергәләп.
(“Шүрәле” җыры.)
6 нчы бала.Ап-ак мамык карлар ява,
Акка төреп дөньяны.
Бүген безне үз янына
Яшел чыршы җыйнады.
7 нче бала .Ян яктырак,чыршыкай,
Балкысын утларың.
Бүген синең яныңа
Җыйналган дусларың.
8 нче бала.Көтә ул сабыр гына
Безнең җыр җырлаганны.
Тирәсендә әйлән- бәйлән
Уеннар уйлаганны.
9 нчы бала.Бик күңелле, рәхәт безгә
Чыршы,синең янында.
Елмай әле,елмай шулай
Тагын,тагын,тагын да.
Җыр.”Яшел чыршы” Җ.Тәрҗеманов сүзләре,З.Хәбибуллин көе.
Көй.Кар кызы һәм куяннар керә (алар борчулы кыяфәттә), нәрсәдер сөйләшәләр, куяннар чыгып китә.
Кар кызы .Исәнмесез,балалар!Исәнмесез,кадерле кунаклар.
А.б.Исәнме,Кар кызы. Әйдә, рәхим ит.
(Куяннар әйләнеп керә.)
Кар кызы .Нәрсә?Тапмадыгызмы?
(Куяннар баш селки).
А.б.Ни булды,Кар Кызы? Син ник ялгызың гына? Кыш бабай кайда?
Кар кызы.Бабакай кичә Яңа ел бүләкләре алырга киткән иде.Кайтмады, әле дә юк. Ансыз ничек бәйрәм булар инде?
Куяннар киңәшә,кесәләреннән сакал,бияләй алып киеп бәхәсләштеләр.
-Мин Кыш бабай булам!-“Юк,мин!”Бир әле бияләйне”.
Кар кызы. Туктагыз әле, Кыш бабай киләчәк ул!
А.б.Кар кызы дөрес әйтә.Әйдәгез,бер җырлап алыйк, аңарчы Кыш бабай килеп тә җитәр.
Җыр “Кар кызы ”(Н.Зариф сүзләре, Җ.Фәйзи көе)
Көй. Бизәнгән , чәчләрен ясаган, заманча итеп киенгән Убырлы керә.
Убырлы.Әкият геройларын Яңа ел бәйрәменә чакырырлар дип ишеткәч, бизәнеп, матур итеп киенеп, мине дә чакырырлар дип көттем.Юк!
А.б. Гафу итегез , мин сезне танып җиткермәдем, ә сез кем соң?
Убырлы.Танымадыгыз? Балалар, ә сез таныйсызмы?
Балалар.Син Убырлы бит.
А.б.Убырлы,нинди убырлы? Мондый Убырлы буламени?
Убырлы. Ничек кенә була әле.(көлә) .Жидкокристаллический экранлы телевизорымны саттым,пластик операция ясаттым. Заграничный себеркемә утырып, кичә генә Париждан кайтып төштем.
Шүрәле.( Убырлыны әйләндереп - әйләндереп карый.) Ну ты даешь,Убыр! Кая югалды бу дигән идем аны?
А.б.Син , әбекәй, гафу итә күр инде.Башка елларда Кыш бабайга тозак коргач,сине бәйрәмгә чакырмаска булган идек. Тукта әле, тукта Убырлы, быел да Кыш бабай юкка чыккан бит. Синең эшеңдер әле бу. Әйт хәзер үк, кайда Кыш бабай?
Убырлы .Син нәрсә,матуркаем.Мине гел начар итеп күрәсез.Былтыр мин шухыр-мухырлар эшләмәм дип тәүбә иттем бит,оныттыгызмени? Мин дә әйбәт әби буласым килә .Картайган саен күңел нечкәрә икән ул. Чакырыл-маган кунак булып килгәнем өчен гафу итегез инде.Сезнең белән чыршы тирәсендә йөрисем, җырлыйсым би-ик килде.
А.б.Әйдәгез алайса,бергәләшеп җырлап-биеп алыйк.
(“ Кечкенә үрдәкләр биюе ”)
Убырлы .Шәп булды бу! Тик Кыш бабай булмагач, Яңа ел бәйрәменең яме юк икән аның.
А.б.Әйе шул,нишләптер озаклады бу Кыш бабай.
Убырлы. Минем бит шәп ,өр-яңа себеркем бар.Әйдә әле матуркаем, эзләп тап әле Кыш бабайны.
Әфсен-төфсен,җилфер-җилфер
Юкка чыккан Кыш бабайны
Бирегә китер.
(себерке белән сихерли,Турахан керә.
Турахан .Исәнмесез кадерле кунаклар.Әссәламәгаләйкем!
А.б.Исәнмесез.
Убырлы Абау,кем бу? Заграничный себерке заграничный Кыш бабайны китерде.
Турахан.Матуркайларның матурлары,акыллыларның акыллылары, дөнь-яларыгыз имин булсын. Кая килеп эләктем соң мин? Нинди энәле гөл үсеп утыра монда? Ай-яй, нинди суык!
А.б.Сез яңа ел бәйрәменә килдегез.Ә бу чыршы.Сез үзегез кем буласыз соң?
Турахан.Мин Турахан карт булам.Сезнеңчә Кыш бабай. Бездә ел буе җәй була. Без Яңа елны яз көне каршылыйбыз.
А.б.Ә без кыш көне каршылыйбыз.
Турахан.Бик хуп.Бәйрәмегезне котлап чибәр кызым биеп күрсәтер.
(Көнчыгыш халыклары биюе.)
А.б.Бабакай, рәхмәт бүләгең өчен.Әйдә,син дә безнең белән уйнап-биеп ал.
(“Тамчы там” биюе)
Турахан.Сез бик күнелле уйныйсыз икән.Үз илемә кайткач,балаларга да өйрәтермен мин бу биюне.Сезне Яңа ел б-н котлыйм.Бәхетле булыгыз .Яңа ел бары шатлык- куанычлар гына алып килсен.(китә.)
А.б.Убырлы,бу бит безнең Кыш бабай булмады.
Убырлы .Нәрсәсе ошамый сезгә?Бүреге- чалмасы бар, тун кигән,бүләк алып килгән.
А.б.Син бит Кыш Бабайны табып китерәм дип сүз бирдең.
Убырлы . Ярый инде,тырышып карыйм.(Сихерли)
Әфсен-төфсен,җилфер- җилфер.
Юкка чыккан Кыш бабайны
Бирегә китер.
Санта Клаус керә.
Санта Клаус. Good day, children! A Happy New Year to you all.
Балалар. A Happy New Year to you, dear Santa Claus.
Санта Клаус. Here is the bag full of presents for you.
Балалар. Oh, thank you, Santa Clause!
Санта Клаус. But first I must ask you some questions.
Балалар. Please do, Santa Clause.
Санта Клаус. Is there any naughty boy among you?
Балалар. No, we have no naughty boys in our class.
Санта Клаус. Is there any lazy girl among you?
Балалар.. No, we have no lazy girl in our class.
Санта Клаус. Do you learn well at school?
Балалар. Yes, we do.
Санта Клаус. Do you love your parents?
Балалар. Yes, we do.
Санта Клаус. Do you listen to your teachers?
Балалар. Yes, we do.
Санта Клаус. Then you are good children. Will you show me now what you can do?
Берничә бала инглиз телендә шигырь сөйли.
Санта Клаус .( акцент белән сөйләшә.)Мин Санта Клаус булам.Сезнеңчә Кыш бабай. Америкадан килдем.Балалар,сез бии беләсезме?
А.б.Әлбәттә беләләр.Балалар,чыршы тирәли басыгыз әле. Әйдәгез, Санта Клаусны татарча биергә өйрәтик.
“Сигезле” һәм “Өчле” биюләре башкарыла.
Санта Клаус.Һай,рәхмәт.Бик күнелле сезнең белән.Шулай да илемә кайтыр-га кирәк. Яңа ел һәммәгезгә дә бәхет-шатлык,сәламәтлек алып килсен. (китә)
Куян.Карагыз әле, әнә бит Кыш Бабай.
А.б.Ниһаять,табылды бугай, Кыш бабай, монда кил.
Фуэтар керә.
Фуэтар .Нәрсә бу?Кемнәр болар?
Куян.Бабакай ,син кайда йөрдең соң?
(Фуэтар куянның колагына суык өрә, куян колагын уа- уа елап читкә китә)
Фуэтар .Балалар кирәкмәгән сораулар бирергә тиеш түгел.
А.б.Менә сиңа мә!
Убырлы.Колагыңны ныгытыбрак ышкы. Менә сиңа әйбәт Кыш бабай!
Фуэтар.Кем әйбәт? Минме?Булмый торсын әле.
(Капчыгыннан 1 уч сыек чыбык ала).Миңа әйбәт булырга ярамый.
А.б.Бабай,сез нәрсә сөйлисез?
Фуэтар.Бөтен балалар да ялкау,сансыз,эшлексезләр,олыларны бүлдерәләр.
А.б.Ә-ә, мин аңладым! Син, бабакай, француз әкиятләрендәге Кыш бабайларның берсе –Фуэтар.
Фуэтар.Бабакай түгел, карт мин, миңа ягымлы сүзләр әйтмәге!.
Убырлы.Белдем- белдем.Франциядә бит ике Кыш бабай. Берсе сүз тыңлаучан, акыллы балалар янына, ә икенчесе тәртипсезләр, икеле капчыклары, кире балаларга килә.
А.б.Син бабай,адресны бутагансың .Монда безнең бар бала да тәртипле. (Убырлыга) Син әбекәй,бу Кыш бабайдан коткара күр инде. Башка ил Кыш бабайларын күрсәтүең өчен рәхмәт.Шулай да үзебезнекен табыйк инде.
Убырлы сихерли, Фуэтар әйләнә- бөтерелә чыгып китә.
Убырлы.Балалар, мин бу Кыш бабайлар белән буталып беттем инде. Нин-дирәк соң әле ул безнең Кыш бабай ?Һай тишек баш!
(балалар сүрәтли)
Убырлы Әллә гаеп заграничный себеркедә микән? Кая үз себеркемне китерегез әле?
Балалар Убырлының каен себеркесен китерәләр.Убырлы сихерли.
Әфсен-төфсен,җилфер- җилфер.
Юкка чыккан Кыш бабайны
Бирегә китер.
Ерактан “Кыш бабай” җыры (Ә.Кари сүзләре,Л.Батыр-Болгари көе) ишетелә.
Кыш бабай керә. Исәнмесез,балалар!
Исәнмесез,әниләр!
Исәнмесез,әбиләр!
Тирән карларны ерып
Бар җиргә суык өреп,
Озын юллар үттем мин
Сезгә килеп җиттем мин.
Бәхетле һәм сау булыгыз,
Котлы булсын Яңа ел!
А.б.Бабакай,бик озак югалып тордың.Берәр явызы тозак корды микән әллә дип борчыла да башлаган идек инде.
Кыш бабай . Юк,юк,оланнар!Юлымда бер гена начар фикерле кеше дә очрамады.Мин урман-кырларда кош-кортларны, җәнлекләрне бәйрәм белән котлап йөрдем.
1нче куян:Рәхмәт сиңа кыш бабай
Чыршы китергән очен.
Яңа елда һәммәбезне
Сөендергәнең өчен.
А.б Чыршы янына чакырам,
Матур итеп басыгыз.
Яңа елда әйлән-бәйлән
Җырлап-биеп алыгыз.
“Кыш бабай белән күмәк җыр.” М.Андерьянова сүзләре һәм көе.
2 нче куян.Кыш бабай, Кыш бабай,
Хәзер син безне тыңла.
Без нишлибез,әйтеп бир,
Җавабын бик нык уйла.
Музыка.
(балалар курайда уйнау хәрәкәте ясыйлар)
Кыш бабай .Белдем - белдем,сез шешәдән сөт эчәсез.
(балалар скрипкада уйнау хәрәкәте ясыйлар)
Кыш бабай .Белдем - белдем, сез минем сакалымны тырыйсыз.
(балалар барабан кагу хәрәкәте ясый.)
Кыш бабай . Белдем - белдем,сез тузанлы мендәрне кагасыз.
А.б.Кыш бабай,берсен дә белмәдең.Булмаса үзең уен оештыр, безнең балалар уйнарга бик ярата.
Кыш бабай .Ярый, хәзер мин балаларның җитезлеген сынап карыйм әле.
“Туңдырам уены”
Кулыгызга,борыныгызга
Кар бөртеге кундырам.
Кем миннән качып өлгерми-
Салкын өреп туңдырам.
(Тотылган бала җәза үти)
Куян:Кыш бабай,кадерлем,
Озак көттек без сине.
Сагындырдың килмичә,
Китмисең биемичә.
Башта безне карап тор,
Аннан үзең әзер бул.
(1.”Зайчонок”-бию)
(2.”Малай урам себерә” - җырлы уен)
К.Б.Биим,биим шатланып,
Шатланып,канатланып,
Чыршы бәйрәменә килеп,
Булмас биеми калып.
Кыш бабай Кар кызы бииләр. Кыш бабай бүләкләрен алып баручыга тапшырып калдыра.
Кыш бабай Бик күңелле сезнең б-н
Куандырдыгыз картны.
Тик китәргә вакыт җитте,
Башкалар көтә мине.
Матур,тыныч яшәгез,
Кайгы-хәсрәт күрмәгез.
Өлкәннәрнең сүзләрен
Һәрвакытта тыңлагыз.
Тагын бер елдан килермен,
Шунда барысын белермен.
Хушыгыз ,балалар! Сау булыгыз , кунаклар!Әйдә,кызым, ашыгыйк.
Куян.Хуш, Кыш бабабыз,
Китәсез, бүген озатабыз.
Киләсе елга да килегез.
Без сезне яратабыз.
(Кыш бабай һәм Кар кызы китәләр.)
(Җыр.”Төрле-төрле утлар яна”.)
Убырлы.Һай! Кыш бабайдан калмам,аның белән башка мәктәпләргә дә барырмын дигән идем.Сезнең белән уйнап-җырлап, Кыш бабайның киткәнен дә абайламыйча калганмын.
Бик күңелле сезнең б-н
Мине яратасыз,беләм.
Онытмагыз чакырырга,
Киләсе елга да киләм.
Кайда минем себеркем! Кыш бабайны хәзер куып җитәбез без аны!(китә)
Шулвакыт сәгать 12 не суга. Яңа ел керә.
Яңа ел Исәнмесез,җәмәгать,
Мин сездән бик канәгать.
Килдем сезне күрергә,
Бергә гомер сөрергә.
Шатлык алып иңемә,
Бәхет теләп илемә.
Мин сезгә татулык, иминлек,матурлык алып килдем!
Балалар .Рәхмәт, Яңа ел! Түргә уз!
Алып баручы. Кадерле бер кунак көткән кебек,
Яңа елны көтте йөрәкләр.
Беләкләрдә – яңа хезмәт дәрте,
Күңелләрдә - иң саф теләкләр.
Илләр имин, еллар тыныч булсын,
Иген уңсын кырда ишелеп.
Ак кар кебек саф теләкләр белән
Яңа елга атлый кешелек!
Бәйрәм шуның белән тәмамлана.
Кулланылган әдәбият:
Э.Хәбибуллина “ Чыршы бәйрәме” , “Мәгариф” журналы 2001, №11
Газета “Начальная школа” 2008,№22
Фаткырахманова Кадрия Әнәс кызы
Балтач районы Кенәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Новогодние небылицы" сценарий новогоднего представления для 1-4 классов
Новогодний сценарий для учащихся 1-4 классов с участием Бабы Яги, Кикиморы, Снежной Королевы и конечно же Деда Мороза и Снегурочки. Баба Яга И Кикимора решили усыпить Снегурочку и выдать за нее Бабу Я...
сценарий Новогоднего представления "Сказка новогоднего леса"
Сценарий новогоднего представления«Сказка новогоднего леса»...
Сценарий новогоднего представления "Новогодние приключения Маши и Вити в стране мультфильмов"
Спектакль можно поставить в канун нового года с участием детей и родителей....
Новогоднее представление "Новогодняя сказка"
Новогоднее представление "Новогодняя сказка" расчитано для постановки учащимися 2 класса. Содержит песни, стихи, инсценировки....
Сценарий новогоднего представления "Сказка новогоднего леса"
Сценарий новогоднего представления "Сказка новогоднего леса" предназначен для использования в воспитательной работе. Данная разработка посволяет интересно и весело провести новогодний праздник. Сказоч...
Сценарий Новогоднего представления для детей «Новогодние приключения Снегурочки и её друзей»
сценарий новогоднего представления...
Здравствуй, праздник Новогодний! (новогоднее представление)
Новый год – любимейший праздник озорной детворы, а Новогодний утренник может стать его кульминацией. Чтобы сказка удалась на славу, нужно продумать все до малейших мелочей, учесть возраст, предп...