Татар теле дәресе эшкәртмәсе
план-конспект урока по русскому языку (2 класс) на тему

Хамидуллина Мадиня Салимхановна

Тартык авазларны тану буенча дәрес эшкэртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_drese.docx31.69 КБ

Предварительный просмотр:

ТАРТЫК АВАЗЛАРНЫ ТАНУ

Максаты: тартык авазларның билгеләрен аеру күнекмәсен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

• метапредмет – уку мәсьәләсен аңлау һәм истә калдыру күнекмәсе булдыру;

• предмет – яңгырау, саңгырау, парлы, парсыз тартыкларны тану ысулын үзләштерү;

• шәхескә кагылышлы – сыйныфташлары фикерен кабул итәргә өйрәнү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1. Өй эшен тикшерү.

2. Актуальләштерү.

– Тартык авазларны ничек таныйсыз?

– Ничә тартык аваз бар?

3. Уку мәсьәләсен кую.

– 16 нчы күнегүнең биремен укыгыз.

– Бу биремдә тартык авазларның нинди билгеләре турында сүз бара?

1 нче нәтиҗә. Парлы яңгырау һәм саңгырау тартыклар була.

– Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?

Уку мәсьәләсе: Без бүген дәрестә тартык авазларны танырга, билгеләрен ачыкларга өйрәнербез.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем. (Төркемнәрдә эшләү.)

16 нчы күнегү.

– Биремне үтәр өчен нишләрсез? (Тартык авазларны тавышлы һәм тавышсыз әйтеп карарбыз.)

2 нче бирем. (Парлап эшләү.)

17 нче күнегү.

– Биремне укыгыз. Кайсы авазны хәреф белән тамгалау турында сүз бара? ([й].)

Кояш – я – [йа], елык-елык – е [йы], й – [й].

– Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз?

2 нче нәтиҗә. [й] авазы, үзеннән соң килгән сузыкны да ияртеп, я, е, ю хәрефләре белән тамгалана.

• й        о, ө.

– Ул нинди аваз? Аның пары бармы?

3 нче нәтиҗә. [й] – парсыз яңгырау тартык.

3 нче бирем. Ысул чыгару.

– Тартык авазга характеристика бирү өчен нишлибез?

• авазны әйтәбез;

• тавыш ярылары эшчәнлегенә карап, яңгыраумы, саңгыраумы икәнен билгелибез;

• парлы һәм парсыз икәнен билгеләү өчен, авазны тавыш белән һәм тавышсыз әйтеп карыйбыз;

• нәтиҗә ясыйбыз.

4 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау.)

18 нче күнегү.

– Биремне укыгыз. Табышмакның җавабы нинди? (Тавык.)

– «Тавык» сүзендә нинди орфограмма бар? (в хәрефе.)

4 нче нәтиҗә. Татар сүзләрендә в хәрефе иҗек башында языла.

5 нче бирем.

19 нчы күнегү.

– Биремне укыгыз. Сорауларны карагыз.

– Кайсы сорау аңлашылмый, җавап бирү авыр?

6 нчы бирем.

20 нче күнегү.

– Биремне укыгыз. Кем эшләргә тели?

7 нче бирем.

– Сүзлек өчен нинди сүз бирелгән? (Бәрәңге.)

– Бу сүзнең язылышында нинди үзенчәлек бар? (ң, г, ә хәрефе.)

8 нче бирем. Модельләштерү.

– Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

                                                [w] – в                 й         о, ө;

                                                                              й

[а]         [ә]         я

[у]         [ү]         ю

        [ы]                 [э]        е

III. Рефлексив бәяләү этабы.

1. Рефлексив кабатлау.

– Нинди уку мәсьәләсе куйдык?

– Ничек чиштек?

2. Бәяләү. (Үзбәя, үзара бәяләү.)

3. Алдагы дәрескә проблема кую.

– Кибеттә әйбер сайлагач, сез кая барасыз? (Кассага.)

– Бу сүзнең язылышында нинди үзенчәлек бар? (Алынма сүз, сс).

– Киләсе дәрестә без тартык авазларның шул үзенчәлеге турында өйрәнербез.

4. Өй эше.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"

1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик  сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...

3нче сыйныфта татар теле дәресе

ДӘРЕСТӘ “Сыйфат” темасы буенча белемнәр гомумиләштерелә    ...

"Фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы" 4 сыйныфта татар теле дәресе

4 сыйныф укучыларын татар телендә фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү өчен телебезнең хәзинәләреннән файдалану яхшы һәм үтемле булачак. Шул максатны күздә тотып бу дәрестә предметның хәрәкә...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...