"Кыш"
план-конспект урока (3 класс)
Предварительный просмотр:
Татар теле дәресе
Тема: Кыш. 3 нче сыйныф (рус төркеме)
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне билгеләү; телнең байлыгын, үзенчәлекләрен аңларга омтылу; табигатькә карата хөрмәт, җаваплылык тәрбияләү.
Метапредмет:
Танып-белү УУГ: сөйләмне кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу, төп төшенчәләрне аеру, аңлап һәм ирекле сөйли белү.
Коммуникатив УУГ: укытучының, сыйныфташларның сөйләмен, чит кеше сөйләмен аңлау, тыңлый белү, коммуникатив максатлардан чыгып, сүзләрне, җөмләләрне дөрес һәм урынлы куллану, фикерне төгәл һәм ачык итеп җиткерә белү.
Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, эшчәнлек төрләрен сайлау, хаталарны төзәтү, анализлый, бәяли алу.
Предмет буенча: “Кыш” темасы буенча өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллана белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү.
Дәреснең тибы: белемнәрне системалаштыру дәресе.
Төп төшенчәләр: кыш белән бәйләнешле сүзләр.
Предметара бәйләнеш: табигать белеме, география, сәнгать.
Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, видео һәм аудио материал, “серле” тартма, биремле карточкалар.
Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле, 3 сыйныф.–Казан: Татармультфильм, 2017
Дәрес этабы | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) | |
Оештыру, мотивлаштыру | Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра. –Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Бер-беребезгә карап елмайыйк әле, дәреснең уңышлы һәм файдалы үтүен телик. Без бүген 2 төркемгә бүленеп эшләрбез.
–Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшереп китик. | Сыйныф эшкә әзерләнә (укытучыны тыңлыйлар, сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар). Искә төшерәләр. | ТБУУГ: тыңлап аңлау һәм нәтиҗә чыгару. КУУГ: укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү. РУУГ: эш урынын оештыру. Шәхескә кагылышлы: укытучы һәм сыйныфташларга хөрмәт, дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү. | |
Танып-белүне оештыру | Дәреснең темасын, максатын формалаштырырга тәкъдим итә. –Балалар, карагыз әле, миндә “серле” тартма бар. Ачып карыйбызмы? Нәрсә бар икән? –Табышмакны укыгыз, җавабын табыгыз. –Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? Без бүген ТНВ каналына кунакка барырбыз.Төрле тапшыруларда (передача) катнашырбыз. | Ачалар, карыйлар (конверт, конверт эчендә язу, табышмак) Табышмакны укыйлар, җавабын табалар (кыш). –Кыш турында. | РУУГ: уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү, планлаштыру КУУГ: үз фикереңне төгәл әйтә белү | |
Лексик күнекмәләрне камилләштерү | –Беренче тапшыру – “Переведи”. Хәзер мин сүзләрне тәрҗемәсе белән әйтәм. Сез “әйе” яки “юк” дип җавап бирерсез. Дөрес булмаса төзәтерсез (сүзләр һәр командага әйтелә). Сүзләр: Кыш-зима, кар-дождь, һава торышы-погода, чана-лыжи, тимераяк-коньки, тау-каток, шуа-катается, шугалак-горка. – Ә хәзер үзегезне дикторлар итеп хис итегез. Сезгә һава торышын әйтергә кирәк (төркемнәргә бирем). Биремнәр: –Снег идёт, ветра нет, температура -7С. –Холодно, сильный ветер, температура -20С | Тыңлыйлар, әйтәләр, төзәтәләр. Биремне эшлиләр (дикторлар булып һава торышын әйтәләр) | ТБУУГ: сөйләм эчтәлегендә ориентлаша белү КУУГ: үз фикереңне төгәл әйтә белү РУУГ: хаталарны табу ,төзәтү, төркемнәрдә эшли белү | |
Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү | –Без “Тамчы-шоу” тапшыруында. ”Сез игътибарлымы?” биремен үтибез Видео куела. (Балалар сөйләшәләр) –Игътибар белән карагыз һәм тыңлагыз. Мин сезгә сораулар бирәм: –Балаларның исемнәре ничек? –Балалар кая баралар? –Кемнең чанасы юк? –Рафаэльнең тимераяклары бармы? –Шугалакка сәгать ничәдә баралар? –Ә хәзер сез дә парларда эшләп алыгыз әле (ситуатив күнегүләр бирелә) Предложи другу: Узнай у друга: –играть в хоккей ; –есть ли у него сани; –кататься на лыжах; –выйдет ли он на улицу; –играть на улице? –катается ли он на коньках? | Карыйлар, тыңлыйлар. Сорауларга җавап бирәләр. Парларда эшлиләр. | КУУГ: укытучы һәм сыйныфташлары белән хезмәттәшлек итә белү, үз фикереңне дәлилли белү РУУГ: парларда эшли белү | |
Ял минуты. (“Шома бас” көенә кар бабай белән күнегүләр ясыйлар. Күнегүләр тактада чыга) | ||||
Монологик сөйләмне камилләштерү | –Балалар, үзегезне актерлар дип хис итегез әле. ”Ишарәләр белән күрсәт” уенын уйныйбыз. Бер төркем күрсәтә, икенчесе белергә тиеш. Аннары икенче төркем күрсәтә. (Биремнәр: кар яву, чаңгы шуу, буран, кар бабай ясау, тимераякта шуу, таудан чана шуу) –Балалар, мультфильм карарга яратасызмы? Бу мультфильм тавышсыз. Сезгә телевидениедә шундый бирем бирделәр: мультфильмга хикәя уйларга, сөйләргә (озвучить). Үзегезне актерлар итеп хис итегез әле, сөйләгез (озвучьте). | Уйныйлар, әйтәләр. Төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем үз вариантын сөйләп күрсәтә. | ТБУУГ: рәсем буенча эшли белү, төп төшенчәләрне аеру. КУУГ: аңлап һәм ирекле сөйли белү, төркемнәрдә эшли белү. РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү, җавапларны бәяли белү. | |
Рефлексия | Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә. Өй эшен аңлата. –Балалар,без бүген нәрсә турында сөйләштек? –Кыш нинди? –Ул сезгә ошыймы? Ни өчен? –Әйдәгез,синквейн төзеп карыйбыз.
–Үзегезне бәяләгез. (яшел, сары, кызыл төстәге смайликлар күтәрелә) Бер-берегезне мактагыз. Өй эше: 1.Кыш турында табышмаклар табарга. 2.Кыш турында сөйләргә өйрәнергә. 3.”Кыш” темасына рәсем ясарга. | Үзбәя. Сораулар бирәләр, өй эшен сайлыйлар, язып алалар. Синквейн төзиләр (1.Кыш. 2.Матур, салкын. 3.Туңдыра, уйната, шудыра. 4.Кыш көне бик күңелле. 5.Ел фасылы) | ТБУУГ: биремнәрне аңлау РУУГ: индивидуаль һәм коллектив эшне дөрес бәяли белү ШУУГ: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне билгели белү,үз уңышларың яки уңышсызлыкларың ның сәбәбен ачыклау КУУГ: әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дәлилле итеп җиткерү |