Сөйләм этикасы
план-конспект урока (3 класс)
3 класста татар теленнән ачык дәрес планы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Т"Сөйләм этикасы" темасына татар теленнән ачык дәрес планы | 27.45 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Сөйләм этикасы.
Максат:
-Сөйләм этикасы төшенчәсе бирү; әйтмә, язма сөйләмне, дөрес сөйләмнең кеше тормышындагы ролен аңлату.
- Укучыларны матур һәм дөрес сөйләшә белергә өйрәтү, тылсымлы сүзләрне урынлы куллана белергә күнектерү.
- Өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү. Котлау открыткасы яза белү күнекмүсе булдыру.
Шәхси УУД: дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм кешенең шәхси культурасы күрсәткече икәнен аңлау;
Регулятив УУД: тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;
Танып белү УУД : үз фикереңне дәлилләү; белемнәрне иҗади эш вакытында куллана белү;
Коммуникатив УУД : башкаларга юл куя белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү;
Җиһазлау: экран, ноутбук, ЦОР, дәреслек И .Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова“Татар теле” 3 класс.
Дәрес барышы:
- Оештыру этабы.
- Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
Число, сыйныф эше, матур язу күнегүе. Теле татлының дусты күп.
- Белемнәрне актуальләштерү.
Карточка буенча эш. Парларда сорауларга җавап бирү.
- Нәрсә ул сөйләм?
- Тулы текст нинди өлешләргә бүленә?
- План төзү ни өчен кирәк?
- Текстның кызыл юлдан язылган һәр өлеше ничек атала?
- Сөйләм этикасы нәрсә ул? (җавап бирә алмыйлар)
- Бүгенге дәрес темасы нинди булыр икән?
- Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
Экранда аңлатмалы сүзлектән этика сүзнең мәгънәсе күрсәтелә.
- Этика- үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.
Сөйләм этикасы -?( дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм кешенең шәхси культурасы күрсәткече икәнен аңлау)
- Экранда күрсәтелгән диалог буенча эш.(электрон кушымта)
- Тылсымлы сүзләр язу (урында һәм дәфтәрдә)
-Исәнмесез, сау булыгыз, хәерле кич, хәерле иртә, рәхмәт, ашларыгыз тәмле булсын һ.б.
- Физминутка
- Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
- Рәсем буенча эш
Рәсемдә нәрсә турында сөйләшәләр? Ничек уйлыйсыз?
-Котлау язуның да үз кагыйдәсе тәртибе бар. Әйдәгез шуның белән танышыйк.
- Яңа белемнәрне ныгыту.
-Китап буенча эш. 74 бит дәрес материалын уку.
Тәбрикләү текстының өлешләре: схема төзү
- 104 күнегү телдән
Минем кадерле бабаем!
Сине чын күңелемнән туган көнең белән котлыйм. Беркайчан да авырма,озак яшә! Мин сине бик сагынам. Безгә ешрак килүеңне телим. Сине өзелеп сагынучы оныгың Илсур.
- Туган көн белән котлап тәбрикләү язу (мөстәкыйль)
-Балаларның җавабын тыңлау
- Рефлексия
-Дәрес башында нинди сорауга җавап яза алмаган идегез?
Язып карыйбыз
-Нәрсә белдек?
-Билгеләр.
- Йомгаклау. Өй эше турында мәгълүмат, 105 күнегүне үтәү буенча күрсәтмә бирү.
Татартсан Республикасы Актаныш муниципаль районы
“Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты”
Тема: Сөйләм этикасы
Башлангыч сыйныф
укытучысы Ахунова И.Э. ның
3 а сыйныфында татар
теленнән ачык дәрес планы
13 апрель, 2020 ел
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация на тему "Сөйләм этикасы"
Материал к уроку родного языка...