""Базарда" тексты буенча 2 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (2 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Тема . “Базарда” тексты
Максат 1. “Базарда” тексты белән таныштыру.
2. Аралаша белү , фикерләү сәләтен үстерү.
3. Әдәплелек тәрбияләү. Дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга булышу.Яшелчәләрнең , җиләк- җимешләрнең кеше сәламәтлеге өчен файдасын төшендерү.
Җиһазлау. Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Г. М. Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге-49 -51 нче битләр; Р.З.Хәйдәрова “Рус телендә сөйләшүче
балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру”
(Укытучылар өчен методик кулланма )- 2 нче кл.
18 -19 нчы битләр ; таратма материаллар(яшелчә һәм җиләк-җимешләр ) компьютер;интерактив такта ; карточкалар
Дәрес барышы
1.Ориентлашу-мотивлаштыру этапы.
А)психологик уңай халәт тудыру
- Исәнмесез,укучылар !
- Хәлләрегез ничек ?
- Бүген бездә кунаклар бар. Әйдәгез , алар белән дә исәнләшик.
- Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим. Көнегез әйбәт үтсен. Утырыгыз.
ә)дежур укучы рапорты
б)укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе
2. Фонетик зарядка.
а) “монда нинди сүзләр бар?” уены.Тактада яшерелгән хәрефләрдән сүзләр төзеп әйтергә.
- Нечкә әйтелешле [ г ] , [ к ] авазлары һәм калын әйтелешле [ г] [ к ] авазлары кергән сүзләрне аеру.
Р Г К
И К Е С У А А Б А
Ш Н К
А К Ә Г Е
В К Н Ә Б Е Б Ә Р
Ы Т С Ң Ә
ә)Прослушайте и укажите лишние слова в логическом ряду.
Чия, карлыган , дәфтәр , тәмле , слива , груша , алма , кура җиләге , карбыз, китап.
б)Прослушайте и скажите ,что добавлено во втором предложении каждой пары.
1) Бер апа кызыл помидор сата.
Бер апа кызыл , тәмле помидор сата.
2) Базарда бәрәңге , чөгендер , суган саталар.
Базарда бәрәңге , чөгендер , суган , алма саталар.
в)Прослушайте и закончите предложения.
1). Мин әни белән базарга... .
2) Бер апа базарда алмалар ... .
3) Мин базардан грушалар ... .
3.Өй эшен тикшерү.
Ике төркемгә дә 3 табышмак уйлап килергә(бер-берсенә табышмаклар әйтәләр һәм җавабын табалар)
4.Уку мәсьәләсен кую.
Интерактив тактадагы предметларның исемнәрен атау.
Алма, груша , карбыз , кавын, кишер , суган , кыяр . кәбестә,
Чөгендер, бәрәңге,кабак ,слива,шалкан.
Үрнәк: Бу алма.Алма тәмле,кызыл , түгәрәк,баллы
- Бик дөрес .Бу предметлар икенче төрле нәрсәләр?(яшелчәләр , җиләк-җимешләр).
- Алманы ,грушаны , карбызны кайда саталар?(кибеттә , базарда)
-Ә хәзер тактадагы кроссвордка рәсемдәге яшелчә , җиләк-җимешләрнең исемнәрен куйсагыз, безнең бүгенге тема килеп чыгачак.(Базарда)
-Димәк, бүген без дәрестә “Базарда” тексты белән танышырбыз.(Интерактив тактада”Базар” рәсеме)
5.Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.
1.Аудирование (Укытучының укуы)
2. Укучыларның үзлектән пышылдап укып чыгулары.
3. “Чылбыр “ тәртибендә уку(Һәр укучы 1 әр җөмлә укый)-төркемнәрдә эш
Үзбәя.
4.Русчадан татарчага тәрҗемә итү (интерактив тактада)
Бу җөмләләргә туры килгән эчтәлекле җөмләләрне хикәядән табып уку.
-Дядя продаёт арбузы.
-Света с мамой идёт на рынок.
- Её мама покупает дыню.
- Осенью рынок богат.
-Один дедушка Свете даёт яблоко.
5. 49 нчы бит, 5 нче күнегү
Найдите в тексте предложения , соответствующие рисункам.
6) Интерактив тактадагы биремне үтәү.(Балаларга карточкалар тарату)
Җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырырга.
Көз көне базар бай.
Бер апа помидор сата.
Света әнисе белән базарга бара.
Бер бабай Светага алма бирә.
Абый карбыз сата.
Әнисе кавын сатып ала.
Үзбәя. ! + -
Физминутка
Без бакчага барабыз,барабыз.
Яшелчәләр җыябыз .җыябыз.
Кабак кебек зур үсәбез,
Аннан өйгә кайтабыз , кайтабыз.
7) . 50 нче бит ,1 нче күнегү –Вспомни текст . Вырази своё согласие или несогласие.
О б р а з е ц:
-Әйе , Света әнисе белән базарга бара.
- Юк , Света базарга әтисе белән бармый.
8)Бирелгән табышмакларның җавабын табарга.
Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.
(бәрәңге)
Үзе кып-кызыл,
Күлмәге ямь-яшел.
(карбыз)
Түгәрәк- ай түгел ,
Сары – май түгел,
Койрыгы бар- тычкан түгел.
(шалкан)
Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт.
(помидор)
Өсте яшел, асты кызыл,
Җирдә үсә.
(кишер)
9) Такта янындагы уенчыклар белән эш.
Текст эчтәлегенә туры килгән предметларны җыю.( төркемнәрдә эш)
Кәрзиндәге яшелчә , җиләк- җимешләрне текст эчтәлегенә туры китереп сайлап алыгыз.
Үрнәк: Мин кәрзиннән алма алам.Миңа алма кирәк.
10) Как скажете о том , что :
- ты любишь яблоко;
- один дедушка Свете дал яблоко;
- ты покупаешь арбуз;
- ты идёшь на рынок с мамой.
-
11) 51 нче бит , 5 нче күнегү - Разыграй их с соседом .Составь похожие диалоги.
6. Рефлексия.(Йомгаклау)
- Без нинди текст белән таныштык? Базарда нинди яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр саталар? Ничек уйлыйсыз, алар ни өчен файдалы?
- Организмны төрле витаминнар белән баета. Аларны көн дә куллану безне төрле авырулардан саклый, иммунитетны ныгыта, арыганлыкны бетерә.(мисаллар китерү)
Билгеләр кую (аңлатып).
.яхшы аңладым=яшел
.әзрәк сорауларым калды= сары
.бернәрсә дә аңламадым= кызыл
Өй эше.
1 нче төркем: Сораулар төзеп килергә;
2 нче төркем: Эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)
Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....
2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"
1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...
3нче сыйныфның рус төркемнәре өчен контроль эш биремнәре
3нче сыйныфның рус төркемнәре өчен контроль язма эш биремнәре ике вариантта бирелгән....
4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес планы
4не сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасы буенча дәрес планы....
Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе
35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...
3 сыйныфның рус төркемендә "бәйлек сүзләр" темасы буенча үткәрелгән видео дәрес
https://my.mail.ru/mail/roza.volkova.80/video/_myvideo...
“Оныта алмыйм балачакның Гамьсез, рәхәт вакытын.” Ф. Төхбәтуллина иҗаты буенча класстан тыш уку дәресе (рус мәктәбенең татар төркеме, 4 нче сыйныф)
Тема: “Оныта алмыйм балачакның Гамьсез, рәхәт вакытын.” Ф. Төх...