Ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Дәрес планы
план-конспект урока (3 класс) на тему
Ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре темасына дәрес планы. 3 нче сыйныф
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
urok_ashhand_po_fgos.docx | 21.79 КБ |
Предварительный просмотр:
Укытучы: Гатиятова Люция Ленар кызы
Сыйныф: 3Б
Төркем: рус төркеме
Дәреслек: Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.
Тема: Ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
Дәрес максаты:
диалогик, монологик сөйләм телен үстерү;
сүз байлыгын арттыру;
фикерләү сәләтен үстерү;
кунак белән ягымлы булырга өйрәтү;
кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүләренә һәм үтәүләренә ирешү;
уен төрләре аша татар теленә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.
Дәреснең бурычлары:
1. Рус телле балаларны татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәгълүмати технология, тикшеренү-эзләнү методы аша
укучыларның иҗади сәләтләренең ачылышларына этәргеч ясау.
2. Логик фикер йөртүне үстерү; сөйләм телен үстерү; диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.
3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.
Дәрес төре: кабатлау
Җиһазлау: аудирование күнегүләре, рәсемнәр, карточкалар, ризык муляжлары.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
1. Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру
− Хәерле иртә, балалар!
− Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап,елмаеп, яңа көн белән котлыйк!
- Хәерле көн, миңа!
- Хәерле көн ,сиңа!
- Хәерле көн, сезгә!
- Хәерле көн безгә!
- Утырыгыз. Укучылар, сез дәрескә әзерме?
- Хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт, яхшы.
- Ә, сезнең хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт, әйбәт.
2. Дежур укучы белән әңгәмә.
- Бүген сыйныфта кем дежур? (Бүген сыйныфта мин - ... дежур)
- Дәрестә кем юк?
- Бүген ничәнче число?
- Атнаның нинди көне?
- ..., бүген көн нинди?
3. Укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.
- Әйдәгез бер-беребезгә матур сүзләр (комплиментлар) әйтәбез.
- ...,синең бантигың(күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур!
- Рәхмәт.
II. Актуальләштерү.
Максат: үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү, проблемалы ситуация тудыру.
1. Ишетеп аңлау күнегүләре
- Прослушайте и укажите слова, в которых есть звук [ә]:
Ипи, тәлинкә, икмәк, кисә, башлый, ала, әшли, идән, кайнар, салкын.
- Прослушайте слова и поставьте во множественном числе.
Пешекче, ашханә, тәлинкә, чәнечке, икмәк, идән.
- Прослушайте и скажите слова в отрицательной форме.
Килә, утыра, куя, уйный, төшә, китә.
- Назови лишнее слово в логическом ряду.
Кәбестә ашы, иртәнге аш, кичке аш, көндезге аш.
- Спроси друга.
Ходит ли он в столовую?
Вкусно ли варят суп в столовой?
Нравится ли тебе в столовой?
Сколько поваров работает в столовой?
- Прослушайте и покажите действия в движениях.
Бара, йөгерә, йоклый, яза, елмая, кулын юа, ашый, йөзә, оча, утыра.
- Прослушайте и исправьте, если не согласны.
Әдәпле кеше кулын юмый, чиста ашый, рәхмәт әйтә, сөйләшә-сөйләшә ашый.
2. Өй эшен тикшерү
(рәсемнәр ясап, яраткан ризыгың турында сөйләү).
3. Үткән дәрестәге материалны кабатлау
Командага бүленү (4 команда).
- Ә хәзер сез үзегез пешекче булып карыйсыз. Сезнең алыдыгызда конвертлар, конверт эчендәге сүзләрдән сез ризык пешерергә тиеш. Нинди ризык икәнен һәр команда әйтеп бирә. (үрдәк ите, бәрәңге, тоз, камыр, суган – өчпочмак), (дөге, йөзем, корт, камыр, песок – гөбәдия), (сыер ите, бәрәңге, тоз, камыр, суган – бәлеш), (бал, камыр, песок, май – чәк-чәк).
- Бу тәмле ризыклар белән хәзер матур итеп өстәлне бизәп куябыз (ашъяулык, ваза, җиләк-җимешләр, ризыклар).
- Өстәлебез бик матур булды (“Кунаклар” шигырен сөйләү).
- Скажите, как правильно вести себя за столом? Перечисление на русском языке (Әдәпле булырга, чиста ашарга, ризык белән уйнамаска, рәхмәт әйтергә, сөйләшмичә ашарга).
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Максат: Мөстәкыйль рәвештә эшләү өчен проблемалы ситуация тудыру. Матурлыкны яхшылыкны бәяли, күрә белү сыйфатларын тәрбияләү.
Игра. Энергизатор “Алмазлар һәм бриллиантлар”
Һәр укучыга бриллиант рәсеме таратыла.
- Мы приходим в этот мир, чтобы освещать его, как этот бриллиант и радовать друг друга. Для того чтобы этот камень был светлым и чистым, за ним нужно ухаживать. Перед вами рисунок бриллианта, и мы так же, как и он нуждаемся в заботе, ласке и любви. Давайте каждый из вас подпишет свой листок и напишет комплимент своему другу на гранях бриллианта, поочередно передавая его друг другу. Игра закончится, когда листок дойдет до вас. Я думаю, что прочитав эти пожелания, у вас поднимется настроение.
VI. Йомгаклау.
- Балалар, без бүген нәрсә белдек, кем әйтә ала?
- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам.
Билгеләр кую.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Ашаганда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре", башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән презентация
Бу презентация әдәплелек темасын үткәндә кулланыла....
Тест по тексту «Ашханәдә»(В столовой) по учебнику Хайдаровой Р.З.
Для учеников 2 класса, татарский язык в русской группе, по учебнику Р.З. Хайдаровой,...
3нче б сыйныфы рус төркеме. Тема: Бәйләнешле сәйләм үстерү.“Ашханәдә».
Ныгыту:“Ашханәдә»темасы буенча алган белемнәрне.Үстерү максаты: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәти...
“Ашханәдә”3нче А сыйныфы(рус төркеме) Белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү дәресенең фрагменты.Дәрес-уен.
Тема: Ашамлыклар...
План конспект урока.Тема:"Ашханәдә" 3класс(рус.гр.)
План конспект урока на тему "Ашханәдә" для 3класса и презентация ....
План-конспект урока "В.Хәйруллинаның Табын кагыйдәләре" шигырен өйрәнү"
3 сыйныфның татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе...
Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”.
Тема: Хыялсыз кеше-канатсыз кош. Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”. (Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Л.Лерон “Шукбай балык тота”,”Хат”)Мак...