Статья (татар әдәбияты предметын укыту өлкәсендәге үзгәрешләр турында төбәкара “түгәрәк өстәл” утырышы)
статья на тему
2016 елның 29 нчы мартында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә татар әдәбияты предметын укыту өлкәсендәге үзгәрешләр турында төбәкара “түгәрәк өстәл” утырышы уздырылды.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bareeva_r.i._tugrk_ostl.doc | 366 КБ |
Предварительный просмотр:
2016 елның 29 нчы мартында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә татар әдәбияты предметын укыту өлкәсендәге үзгәрешләр турында төбәкара “түгәрәк өстәл” утырышы уздырылды.
“Түгәрәк өстәл” Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге, методик – эзләнү үзәге, “Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” тарафыннан оештырылды.
Түгәрәк өстәл сөйләшүендә, бер яктан, районыбызның, Киров өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Кукмара муниципаль районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Мансуров Роберт Мияссар улы, Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары !!! Каримуллина Равия Абдулла кызы, мәгълумати - методик үзәк белгече Галиева Зилия Ринат кызы; икенче яктан, якташыбыз, Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе, филология фәннәре докторы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, күп дәреслекләр авторы, ТР ның атказанган мәдәният эшлеклесе (1995) – Галимуллин Фоат Галимулла улы һәм бер төркем язучылар (Татарстан язучылар берлеге рәисе, шагыйрь – Рафис Корбан; галим, профессор – Хатип Миңнегулов; филология фәннәре кандидаты, галимә, язучы – Флёра Тарханова; Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, Тукай премиясенә кандидат – Газинур Морат; галим,язучы, шагыйрь – Факил Сафин; шагыйрь, прозаик – Рәшит Бәшәр; эзтабар язучы, шагыйрь – Шаһинур Мостафин; Татарстан китап нәшриятында матбугат үзәге җитәкчесе – Гөлшат Салихҗанова; журналист, “Көмеш кыңгырау” газетасының җаваплы сәркатибе – Резидә Гасыймова) катнашты.
“Түгәрәк өстәл”нең барышы.
Тема: татар әдәбияты предметын укыту өлкәсендәге үзгәрешләр
“Түгәрәк өстәл” нең максаты: язучы – галимнәребез, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эчкерсез әңгәмәсе аша татар әдәбиятында булган яңалыклар, килеп туган проблемаларны аңларга ярдәм итү.
Түгәрәк өстәл сөйләшүен “Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бареева Роза Иван кызы алып барды.
Бареева Р.И. Республикабыз мәктәпләрендә татар телен һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре инде күп еллар дәвамында иң бәхәслеләр рәтендә. Бу фәннәрне ни рәвешле укытырга – методикалар, программалар, дәреслекләргә бәйле сораулар даими туып тора. Яңа федераль стандартлар гамәлгә кертелү белән татар теле һәм әдәбияты укытучыларын тагын бер төркем үзгәрешләр көтә. Бүгенге “Түгәрәк өстәл” татар теле һәм әдәбияты укытучыларының да теләген исәпкә алып оештырылды. Укытучылар өчен мондый очрашулар бик кирәк, чөнки кайбер сорауларга җавапларны язучы, галимнәребез, дәреслек авторларының үзләреннән ишетү күпкә яхшырак.
“Түгәрәк өстәл”не Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Мансуров Роберт Мияссәр улы башлап җибәрде. Ул бирегә чакырылган кунаклар белән таныштырды, районыбыздан гына түгел, ә башка төбәкләрдән дә бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары килүен искәртте. Бүгенге кичәбезнең иң төп кунагы – якташыбыз, Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе, филология фәннәре докторы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, күп дәреслекләр авторы, ТР ның атказанган мәдәният эшлеклесе(1995) – Галимуллин Фоат Галимулла улы. Безнең горурлыгыбыз булган Фоат ага март аенда үзенең олугъ юбилеен билгеләп үтә. Аның тарафына иң изге, матур теләкләр җиткерелде. Мансуров Р.М. “Түгәрәк өстәл” нең темасы һәм максатлары белән таныштырды. Әлеге теманы сайлау юктан гына булмавын белдерде. Чөнки Республика милли мәгарифенең башка өлкәләре белән беррәттән, татар әдәбияты предметын укытуда да янә үзгәрешләр кертелә. Мөгаллимнәргә яңа федераль стандарт шартларында эшли башларга туры киләчәк. Мәктәптә татар теле укытучысының эше җаваплы һәм шактый ук катлаулы. Туган тел дәресләре һәм чаралары белән укучыларга мөмкин кадәр тулы йогынты ясарга омтылу укытучыдан киеренке рухи эшчәнлек, тирән белемнәр һәм педагогик осталык таләп итә. Татар теле укытучысы, үзенең укучыларына туган телдән белем бирү, аларны логик эзлекле, төгәл һәм матур итеп сөйләргә, грамоталы язарга өйрәтү белән беррәттән, мәктәптә укытыла торган башка предметларны үз ана телендә үзләштерүгә җирлек хәзерли, башка телләрне өйрәнүгә дә булыша. Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аның аша үсеп килүче яшь буынга патриотик омтылышлар булдыру, сүз ярдәмендә безне чолгап алган табигать һәм иҗтимагый тормышта тулып яткан матурлыкны тою кебек олы хисләр тәрбияләү зарурлыгын да исәпкә алсак, укытучы өстенә нинди җаваплы эшләр йөкләнүен сиземләве кыен түгел. Шуңа күрә дә укытучы гел эзләнә, яңа алымнар, яңа технологияләр өйрәнә. Дәресләрне һәм дәрестән тыш эшләрне кызыклы, җанлы, нәтиҗәле итеп үткәрергә тырыша. Ул укытучыларны борчыган күп кенә сорауларга әлеге әңгәмәбездә тулы җаваплар ишетербез һәм очрашуыбыз файдалы булыр дип белдерде.
Бареева Р. И. әңгәмәне үз чыгышы белән дәвам итте:
- Фоат абый безнең мәктәпкә укучылар белән очрашуларга бик еш килә, ул – безнең көтеп алынган кадерле кунагыбыз. Очрашулар вакытында ул балаларга үзенең сандугачтай моңлы тавышы белән кабатланмас җырларын, үзе тарафыннан иҗат ителгән, туган якка мәдхия булырлык шигырьләрен бүләк итә, киңәшләрен бирә. Билгеле, Кукмара төбәге гади төбәк түгел. Аннан бик зур шәхесләр үсеп чыккан. Бу төбәктә туып-үскән данлы якташларыбызның исемнәрен, кылган эш-гамәлләрен балаларның күңел түренә җиткерү юнәлешендә эш алып бару – мәктәп коллективының төп тәрбия максатларыннан берсе булып тора, ә күренекле якташларыбыз бездә җитәрлек. Әлеге очрашуда да без, Фоат ага Галимуллиннан тыш, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, Тукай премиясенә кандидат – Газинур Моратны, шагыйрь, прозаик – Рәшит Бәшәрне дә күрә алабыз. Без шундый якташлар булуы белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм укучылар күңелендә дә шундый горурлык хисләре тәрбияләргә омтылабыз. Сезгә Пычак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Нафикова Миләүшәнең Фоат ага Галимуллинга багышлап язган “Көлдән күтәрелгән гөлгә” исемле шигырен тәкъдим итәм.(кушымта 1)
Бареева Р.И. Фоат абый, без үзгәрешләр заманында яшибез.Татар әдәбиятына кагылган мәсьәләләр, проблемалар, яңалыклар хакында үз фикерләрегезне әйтеп китсәгез иде.
Сүз Фоат ага Галимуллинга бирелде. - Чыннан да, тормышыбызда җитди үзгәрешләр бара. Республика милли мәгарифенең башка өлкәләрендәге яңалыклар белән беррәттән, татар әдәбияты предметын укыту өлкәсендә дә без яңа уку елын зур үзгәрешләр белән каршы алдык. Төп урта белем бирү баскычында яңа федераль стандартларга һәм өр-яңа принципларга, методикага нигезләнгән дәреслекләр кулланыла башлады. Дәреслек төзүнең үз принциплары да бар. Яңа федераль стандартлар нигезендә үрнәк программалар төзелә. Бу белемнәрнең минимумын үз эченә алган документ. Аннары авторлар материалны сыйныфлап бүлә, әсәрләр яки мәгълүматлар исемлеген тулыландыра – шул рәвешле авторлык программалары барлыкка килә. Аннары гына авторлар коллективлары дәреслек, методик ярдәмлекләр, эш дәфтәрләре төзи. Аларны булдыруда галимнәр генә түгел, ә практик укытучылар да катнаша. Әдәбият укыту эчтәлеге заман белән бергә үзгәрергә, заман куйган таләпләргә һәм замана баласы ихтыяҗларына җавап бирергә тиеш. Моңа кадәр мөгаллимнәр тарафыннан кулланылган укыту әсбапларын да начар яки нәтиҗәсез дип әйтеп булмый. Өстәвенә, хәзерге вакытта үзеңә ошаган дәреслекне сайлап алу мөмкинлеге дә бирелә. Әмма яңа стандартлар дәреслекләргә дә яңа таләпләр куя.
Быел шулай ук яңа стандартлар нигезендә беренче тапкыр рус төркемнәре өчен әдәбият дәреслеге булдырылган. Моңа кадәр рус балаларына татар теле һәм әдәбияты бер дәреслектән укытылып килде. Хәзер татар әдәбиятын рус төркемнәрендә аерым предмет буларак укыту мөмкинлеге туды. Беренчеләрдән булып бу авыр эшне миңа тапшырдылар,- диде ул үз чыгышында.
Әдәбиятның тәрбияви мөмкинлекләре гаять зур. Аларны укучыларда әхлакый-кыйммәти юнәлеш булдыруда һәм кешеләрнең җәмгыятьтә тоткан урынын, шәхесара мөнәсәбәтләрне аңларга ярдәм итүдә, укучыларның акыл һәм рухи үсешен бердәй тәэмин итүдә нәтиҗәле файдаланырга була. Димәк, әдәбият укыту эчтәлеге заман белән бергә үзгәрергә, яңарырга, заман таләпләренә һәм замана баласының рухи ихтыяҗларына җавап бирерлек булырга тиеш.
Ч.Айтматов исемендәге №1 гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы:
- Фоат абый, бүгенге көндә интернет колына әйләнгән балаларга әдәбиятны укыту бик авыр. Бу юнәлештә алга таба эшләү өчен без сезнең киңәш – тәкъдимнәрегезне ишетергә теләр идек.
- Әлеге мәсьәлә, һичшиксез, укытучыларны гына түгел, ә язучыларны да борчый торган төп мәсьәлә булып кала бирә. Китапны балага мәҗбүр итеп укытып булмый, яратып, мавыгып уку булырга тиеш. Шуның өчен, бәлки, әдәби әсәр белән таныштырганда аларны виртуаль тормыштан аерып, реаль тормыш вакыйгалары белән бәйләп карау кирәктер.
“Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимуллин Ильназ Роберт улы.:
- Хатип ага Миңнегулов, сез дә әдәбият өлкәсендә булган актуаль проблемаларга бераз тукталып китсәгез иде.
- Программалар да, стандартлар да, дәреслекләр дә үзгәреп торырга мөмкин. Ләкин безнең асыл максатыбыз: тел, әдәбият укытканда үзебезнең балаларыбызны милли рухта тәрбияләү, туган теленә өйрәтү, аның әдәби мирасын, күренекле кешеләрен җиткерү. Шуңа күрә нинди юллар белән булса да дәрестә һәм дәрестән тыш вакытларда, мөстәкыйль рәвештә, сыйныфтан-тыш чараларда боларны җиткерү. Бу – асыл максат. Һичшиксез, программа белән генә чикләнмәгез. Беренчедән, балаларыбыз укый белсен, матур итеп сөйли белсен, якташыгыз Фоат Галимуллин кебек. Икенчедән, балаларны мөстәкыйль рәвештә теге яки бу мәсьәлә буенча, әдәбият буенча, әдәбиятның тормыш белән бәйләнеше хакында уйландыру кирәк. Бу эш дәвамлы булса иде. Балалар күбрәк матбугатта катнашсыннар. Бер генә мәкалә язсаң да, тел белән идарә итүне беләсең. Укучылар, бердән, язу күнекмәсе ала, икенчедән, башкалар язганны аныграк аңлыйлар. Хәзерге вакытта әдәбиятыбызның 8 томлыгы чыгып бара. Өч томлыгы дөнья күрде инде. Әлеге томнар мәктәпләргә җибәреләчәк. Безгә бары тик тырышып укырга һәм укытырга гына кала, - диде ул үз чыгышында.
“Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Касимова Резидә Нургали кызы:
- Рафис абый, әдәбият укытучысы нәрсә белергә тиеш?
- Мәктәпләрдә очрашуларда бик еш булабыз. Сезне борчыган шикелле, балаларның китап укымаулары безне, язучыларны, ныграк та борчый. Безнең телебез бетеп бара. Соңгы вакытта Рәсәйдә кабул ителгән законнар туган телне фән буларак өйрәтү буларак кына карала. Авыл балалары да урамда русча сөйләшәләр. Шуның өчен без үз әсәрләребез белән татар телен саклап калу өчен үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Ләкин бу без көткән нәтиҗәне бирми. Шуның өчен балалар ана телен онытмасалар иде, укытучылар да балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләргә тиештер дип саныйм мин.
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Бүгенге көн укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда телгә кызыксыну уята; аның танып белү активлыгын үстерә; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә; белемнәрне тирәнәйтә.
Бареева Р.И.
Димәк, туган телебезне саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – безнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының изге бурычы.
Хөрмәтле мәктәбебез кунаклары, укытучылар, язучыларыбыз! Әлеге әңгәмәдә катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бүгенге очрашуда яңгыраган киңәш-тәкъдимнәрегезне без һичшиксез үз эшчәнлегебездә кулланырбыз. Мондый очрашулар дәвамлы булса иде. Барыгызга да исәнлек-саулык, иҗади уңышлар теләп калабыз.
Түгәрәк өстәл язмасының авторы:
Бареева Роза Иван кызы.
Кушымта(1) Көлдән күтәрелгән гөлгә
Зур уңышлар яулап заманалар
Матур бәя бирсә эшенә.
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
Ф.Яруллин
Туган ягың сине колач җәеп
Һәрчак әзер каршы алырга.
Уңышларың булса, сөенергә,
Борчуларың үзенә алырга.
Сагындырып төшкә керәдер
Арпаязның биек үрләре.
Гомер узган саен кешеләрне
Үзенә тарта туган җирләре.
Галим дә син, шагыйрь, тәнкыйтьче дә.
Уңышларың синең бихисап.
Гомерләрең зая узмаган.
Ил-көн алларында йөзең ак.
Дагалы да, догалы да булган
Мизгелләрне син күп кичергән.
Киләчәккә булган уй-хыяллар
Яшәү дәрте, бетмәс көч биргән.
Әдәбият дигән киң мәйданда
Үзең салдың барыр сукмагың.
Нинди дәрәҗәгә ирешсәң дә
Син мактанып күкрәк сукмадың.
Көчсезләргә ярдәм кулы суздың,
Көчлеләрдән үрнәк алгансың.
Көлдән күтәрелгән гөл шикелле
Нык булгансың, чыдам булгансың.
Ә бит сезнең буын күпне күргән:
Ачлык, хәерчелек, ятимлек.
Малай гына килеш үзегез дә
Колхоз эшен тарткан җигелеп.
41 дә туган бала бит син.
Әти төсен күрми үскәнсең.
Әниеңдә булган тырышлыкны,
Сабырлыкны өлге иткәнсең.
Ятимлекнең ачы газабын
Бер син генә түгел татыган.
Очар канат шулай ныгыган,
Корыч әнә шулай чыныккан.
Син һаман да әле алгы сафта,
Милләтеңә хезмәт итәсең.
Горурлыгы булып Кукмараның
Зур ихтирам тоеп яшә син.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Укыту-тематик планлаштыру. 1нче сыйныф. Татар теле
Барлыгы 99 сәгать; атнага 3 сәгатьПрограмма яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз...
Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту.
Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту...
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының “Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенә үзанализы.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысыВәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының“Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенәүзанализы.Сыйныфка характеристика.Дәрес...
Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары
В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...
Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары
В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...
Проект: Рус мәктәбендә татар һәм рус әдәбиятларын интеграцияләп укыту (яшь укытучыларга юнәлеш бирү).
Рус мәктәбендә татар һәм рус әдәбиятларын интеграцияләп укыту (яшь укытучыларга юнәлеш бирү). ...
Презентация "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"
Презентация "Татар теле һәм әдбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"...