конспект "Кунакка баргач"
план-конспект занятия (1 класс) на тему

Иванова Лилия Егоровна

“КУНАККА БАРГАЧ”

Класстан тыш чара.

Әкиятче. Кечкенә генә авылда бабай белән әби яшәгән. Аларның әти - әнисе белән читтә яшәүче Маша исемле оныклары булган. Үзләре янында булмагач, алар аны гел сагынганнар, аның кунакка килүен, тәрәзәдән күзләрен алмыйча, түземсезләнеп көткәннәр.

Һәм менә бер көнне Маша әби – бабасы янына кунакка килә, ә алар шатлыкларыннан нишләргә белмиләр, гел кызчык тирәсендә бөтереләләр, аны тәмледән – тәмле ризыклар белән сыйларга тырышалар. Машага исә бик тә рәхәт кунакта: ул йокысы туйганчы йоклый, тәмле ашый, саф һавада йөри, ял итә. Бар эше шул. Әби – бабасына өй эшләрендә булышу турында уйлап та карамый, бу уй башына да килми. Шулай бер көн, ике көн үтә. Ә өченче көнне әби белән бабай авырып китә, урыннарыннан да тора алмас хәлгә киләләр.

Маша. Бабай, әбекәй, коймаклар кайда? Нигә юк? Самовар да салкын, кайнамаган. Мич ягылмаган, өй җыештырылмаган. Нәрсә булды сезгә?

Бабай. Авырып киттек бит әле без, кызым, гафу ит. Картайдык шул инде, картайдык. (йөткеренә).

Әби. Оныгым Машенька, бәлки безгә ярдәм итәрсең: өйне җыештырырсың, мичкә ягып җибәрерсең, кайнар коймак пешерерсең. Без хәзер синең ярдәмеңә бик мохтаҗ, балам. Аз гына булса да кызгансин безне.

Маша. Ишетәсем дә килми, беләсем дә килми! Мин кунакта ялитәргә тиеш. Бер нәрсә дә эшләмим, өебезгә кайтып китәм мин!

Әкиятче. Шулай итеп, Маша, картларга ярдәм итмичә, өйдән чыгып киткән.

Әби белән бабай. Ай – ай – ай. Оныгыбыз безне ташлап китте, ярдәм итәргә дә теләмәде.

Әкиятче. Маша урманда йөри – йөри арып беткән,адашкан. Агач төбенә утырып кычкырыпелап җибәргән.

Бака. Бака – ка, бака – ка...

Кем мондаелый?

Ни өчен урманда тавыш?

Бернәрсә дә аңламыйм.

Маша. Бу мин – Маша. Әби белән бабайда кунакта идем, бик рәхәтләнеп ял иттем. Тик бурәхәтлек озакка бармады, чөнки алар авырып китте, бөтен эшне миңа куштылар. Ә минем бер генә дә эшлисем килмәде, менә өйгә кайтып барам, ләкин урманда адаштым, син миңа юл табарга булышмассыңмы икән?

Бака. Мин сиңа ярдәм итәрмен, Маша, тик бит син дөрес эшләмәгәнсең, бака-бака-ка. Син әби – бабаңа ярдәм итәргә тиеш идең. Бар, кире кайт, гафу итүләрен сора, бака-ка, бака-ка.

Маша. Юк теләмим, юкэшләмим!

Кит моннан, ямьсез бака!

Бака. Бака-ка, бака-ка.

Тәрбиясез, тәртипсез,

Бик усал кыз син, Маша.

Әкиятче. Маша тагын юлга кузгалган. Ләкин барыбер кайту юлын тапмаган, каршысына куян килеп чыккан.

Куян. Кызыкай, хәлләр ничек?

Ялгыз кая барасың?

Адашырсың урманда,

Югалырсың син монда.

Маша. Үзем турында сөйлим, ә син миңа ярдәм ит.

Куян. Беләсең килсә, мин бик ашыгам, шулай да сине тыңлармын.

Әкиятче. Маша үзе турында куянга барысын да сөйләп биргән.

Куян. Кызыкай, син ялгышкансың. Тизерәк кире борыл, әби белән бабайны ялгыз калдырма. Авырсалар, ярдәм ит.

Маша. Юк теләмим, юк эшләмим,

Кирәкми миңа киңәш!

Ямьсез куян, юлыңда бул,

Күрзсем килми сине!

Куян. Ай – ай – ай! Нинди хурлык, нинди оят!

Маша. Беркем мине аңламый, беркем ярдәмгә килми!

Төлке. Кем монда үксеп елый?

Тынычлыкны кем боза?

Маша. Ә, төлке, син икәнсең.

Ярдәм итәрсеңме икән?

Син бит хәйләкәр безнең,

Син бит юмакай безнең!

Төлке. Ишеттем синең турында,

Бөтен урман гөр килә.

Мин хәйләкәр булсам да,

Картлыкны хөрмәт итәм.

Әби белән бабайларга

Кирекайт син тизрәк.

Мичкә ягып, самовар кайнат,

Өй эчләрен җыеп куй!

Маша. Кара, кара, акыл бирә!

Үзем дә мин бик акыллы.

Юк теләмим, юк эшләмим,

Киңәш миңа кирәкми.

Ямьсез төлке, күздән югал,

Күрәсем килми сине.

Төлке. Ярар, ярар, китәрмен,

Синең тәрбиясезлекне

Барурманга сөйләрмен.

Әкиятче. Озак йөргән Маша урманда адашып, төн җиткән, кызчыкны бөтенләй курку баскан. Янында дуслары да, ярдәм итүче дә юк. Үксеп – үксеп елый икән. Менә шунда инде ул үзенең дөрес эшләмәгәнен аңлаган.

Маша. Дөрес әйттеләр дуслар:

Картларны хөрмәт итәргә кирәк!

Картларга ярдәм итәргә кирәк!

Кире кайтыйммы әллә?

Кичерүләрен сорыйммы әллә?

Бәлки гафу итәрләр?

Керпе. Дөрес, дөрес, Машенька. Шушы сүзләреңмиңа ошады. Ә бит син әби белән бабайны гына түгел, җәнлекләрнедә үпкәләттең. Алар сиңа ярдәмитәргә теләде, ә син аларны куып җибәрдең. Никадәр ялгышлык, никадәр начарлык эшләдең. Кичекмәстән бу хаталарыңны төзәтергә кирәк.

Маша. Аңладым мин, аңладым! Ләкин ничек чакырырга соң ул җәнлек – дусларымны?

Керпе. Әйдә, икәү чакырабыз, урманны яңгыратабыз. Алар безне ишетерләр һәмкилеп тә җитәрләр.

Керпе белән Маша. (бергә). Җәнлекләр, дуслар, безнең янга килегез!

Әкиятче. Җәнлекләр ишеткәннәр, бик тиз килеп җиткәннәр.

Маша. Матурларым минем, алтыннарым минем, гафу итегез, зинһар, тыңламаган Машаны. Киңәшләрегез өчен рәхмәт!

Куян. Без синең өчен бик шат, чөнки син үз гаебеңне аңлагансың. Без сиңа үпкәләмибез.

Маша. Әйдәгез, минем белән әбием – бабм янына барыйк, сез бит минем дусларым.

Җәнлекләр. Әйдәгез, әйдәгез!

Әкиятче. Ә капка төбендә әби белән бабай утыра. Аларның күзләре – юлда...

Маша. Әбием, бабакаем, яратканнарым минем, сездән гафу үтенергә дип килдем. Ә болар – минем дусларым. Моннан соң киреләнмәм, тәрбияле булырмын, сезнең һәр сүзегезне тыңлармын, өй эшләрен башкарырга булышырмын, авырганда яныгызда калырмын.

Бабай. Бик әйбәт, кызым, бик әйбәт. Рәхмәт җылы сүзләрең өчен.

Әби. Дуслар тапкансың  икән, кызым, акыллы булып безнең янга кайттың. Без моңа чиксез шат. Куандырдың син безне, рәхмәт сиңа!

“Дуслык” җыры башкарыла.

Маша. Дуслар, исегездә торсын һәр вакыт: картлыкны хөрмәт итәргә кирәк!

Куян. Олыларны хөрмәт ит, кечкенәләргә мәрхәмәтле бул!

Бака. Йөрәкләрегездә изгелек, шәфкатьлек кенә булсын. Усаллыккка урын булмасын!

Төлке. Дусларыгыз күп булсын, йөздән дә артып китсен!

Керпе. Кошның матурлыгы – төсенә карап,

Кешенең матурлыгы – эшенә карап.

Әкиятче. Яратыгыз әкиятләрне! Алар гади генә түгел, әкиятләрдә акыл 1әм зирәкләк чагыла! Гыйбрәт алыгыз әкиятләрдән!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kunakka_bargach.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Декабрь

2007