И. Гази "Сиртмәкойрык"
план-конспект урока (4 класс) на тему

Шигапова Эльмира Нуриаздановна

Тәкъдим ителгән дәрес конспектын 4 сыйныфта әдәби уку дәресендә И. Газинеӊ "Сиртмәкойрык" әсәрен өйрәнгәндә кулланырга була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_konspekty.docx54.18 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес: әдәби уку

Сыйныф: 4 а

 Укытучы: Шигапова Эльмира Нуриаздановна, 1 категорияле укытучы, Түбән Кама шәһәренең Баки Урманче ис. 2 гимназиясе

Тема: Ибраһим Газинең "Сиртмәкойрык" әсәре белән танышу.

Дәреснең тибы: Яңа белем бирү.

Уку эшчэнлеген оештыру формалары: фронталь, төркемдә, индивидуаль, парларда.

Максаты:  1. Укучыларны И.Газинең "Сиртмәкойрык" әсәре белән таныштыру.

2. Укучыларның аңлы, йөгерек, матур сөйләмнәре өстендә эш. Әсәрнең эзлеклелеген саклап, эчтәлек сөйләү күнекмәләрен

формалаштыруны дәвам итү.

 3. Укучыларда кошларга, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, кешелеклелек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: әдәби әсәрне анализлау, тел-сурәтләү чараларын таба белү, геройларга характеристика бирү, темасын аңлау, идеясен тотып ала белү, өстәмә белем чыганакларыннан язучының тормышы һәм иҗаты турында белү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: эшчэнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү; үз уңыш-уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау; активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәнү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

Метапредмет нәтиҗәләр:

Коммуникатив УУГ: укытучы һәм укучылар белән уку эшчэнлеген планлаштыру; парларда, төркемнәрдә тигез эшчәнлек алып бара ; үз фикереңне әйтә, дәлилли белү; сорауларга җавап бирә белү; башкаларның фикерен тыңлый белү.

Регулятив УУГ: мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру; укытучы һәм сыйныфташларың белән уртак эшчәнлек оештыра белү; үз эшчәнлегеңнең максатка ирешүдә ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күзәтү; фаразлау.

Танып - белү УУГ: укучының үз эшчэнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве; нәтиҗәләр чыгара белү; төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегеңдә куллана белү.

Җиһазлау: слайдлар, карточкалар.

Материал: Уку китабы. 4 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 1 кисәк / Р. X. Ягъфәрова.

Дәрес барышы.

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

I. Ориентлашу,

(балалар кулга -кул тотышып, түгәрәккә басалар)

ШУУГ: укытучы һәм

мотивлаштыру

Исәнмесез!

сыйныфташларга хөрмәт

этабы.

Хәерле көннәр Сезгә!

хисе;

1. Оештыру.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Мотивлаштыру.

Телимен һәммәгезгә!

Шундый изге теләкләр белән бүгенге дәресебезне

КУУГ: сыйныфташлар һәм

укытучы белән уку эш-

башлыйбыз. Бүген без үзебезгә девиз итеп түбәндәге

чәнлеген оештыруда хезмәт-

сүзләрне алабыз.

              Укучыга-уңыш,

тәшлек итү;

 Укытучыга –шатлык.

РУУГ: эш урынын оештыру,

-Дәрес вакытында укучыга уңыш кайчан елмая? Әйдәгез,

-Игътибарлы, тырыш, эзләнүчән

фаразлау

уйланып карыйк әле.

-Димәк, шул очракта укучы теманы үзләштерә ала, ә укучы теманы аңласа , укытучыга шатлык була. Бүгенге дәрестә дә мин шулай булыр дип уйлыйм.

булса.

-Мин сезнең барыгызга да яхшы кәеф телим.

.

-Без бүгенге дәрестә төркемнәрдә эшләрбез.

-Һәр төркем үз урынын алсын әле.

-Укучылар, үткән дәрестә кайсы шагыйрьнең иҗаты

-М.Җәлил шигырьләре турында.

2. Өй эшен

турында сөйләшкән идек?

тикшерү.

-Укучылар, Муса Җәлил турындагы белемнәрегезне тикшерү максатыннан сезгә сораулар бирелә, (һәр

төркемгә  карточкалар таратыла)

ШУУГ: уз уңышларыңа һәм

1                                               /

-Һәр төркем карточкаларда язылган шигырьләрнең

башкаларныкына сөенә белү;

тематикасын билгеләргә тиеш. Сезгә Җәлилнең үзегезгә ошаган берәр шигырен ятлап килергә кушылган иде. Һәр төркемнән бер укучы шул шигырьне яттан сөйләп

(Укучылар шигырьләрне сөйлиләр)

күрсәтер.

-Укучылар, Муса Җәлил нинди шагыйрь әле ул?

 -Дөрес. Аның исеме мәңгелек.

-Герой-шагыйрь.

П: Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән әсәрләрне белү.

-Ә менә тыныч тормышта геройлыкка тиң гамәлләр кылып буламы? Нинди?

-Әйе, укучылар, дөрес. Менә без укыган "Бакчачы", "Бер үгет" шигырьләре моңа мисал булып тора.

-Олыларга булышу, агач утырту, бәлагә юлыкканнарга ярдәм итү.

З.Белемнәрне

актуальләште рү.

-Бүген дәрестә без яңа әдәби әсәр белән танышырбыз.

-Әсәрне әдәби уку ничек була?

-Әсәрнең эчтәлегенә нәрсәләр керә?

-Әсәрнең эчтәлеген табу- әдәби уку

була.

-Сюжет, тема, автор фикере керә.

КУУГ: үзенең карашын әйтә

һәм дәлилли белү;

4. Проблемалы

ситуация

булдыру.

5.Уку

мәсьәләсен кую (дәреснең темасын билгеләү)

6. Максат,

бурычларны

билгеләү.

- Укучылар, бүген дәрескә килгәндә, әниемнең һәрвакыт әйтә торган киңәшен искә төшердем.

Шуңың белән сезне дә таныштырасым килә.

" Балам, кирәкмәгәнгә ашыкма,---------, -------- эшләргә ашык"-ди.  (яхшылык,игелеклелек сүзе ябылган)

-Игътибар иттегезме, минем ике сүзем төшеп калган.

-Әйдәгез, шул сүзләрне белү өчен Ибраһим Газинең

"Сиртмәкойрык" хикәясе белән танышыйк.

-Төркемнәрдә киңәшегез әле, эшне ничек оештырырбыз икән?

(Әдәби әсәрне уку ысулы искә төшерелә)

-Ничек?

Искәрмә: Әсәрне өйрәнү ысулы тактага язып куела.

(Балалар парларда ысулны кабатлыйлар.)

   ■   Үзбәя өчен критерий:

Әсәрне өйрәнү ысулын терәк конспекттан (тактадан) файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;

терәк конспекттан файдаланып сөйләп бирә алса - «3»;

терәк конспектка бераз гына карап сөйли алса - «4»;

терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «5».

-Димәк, без бүгенге дәрескә нинди максатлар һәм бурычлар билгелибез?

-Авторны истә калдырырбыз.

-Әдәби әсәрнең исеменә игътибар

итәрбез.

-Әсәрне аңлап укырбыз.

-Аңлашылмаган сүзләрне ачыкларбыз.

-Бер-беребезнең аңлатмасын

тыңлап.

-Катнашучыларны табарбыз.

-Аларның гамәлләренә бәя бирербез.

-Әсәрнең ни турында булуын -темасын ачыкларбыз.

-Авторның укучысына җиткерергә теләгән фикерен табарбыз.

-Сюжетын үз сүзләребез белән сөйләрбез.

Ибраһим Газинең "Сиртмәкойрык" хикәясен укыйбыз. Катнашучыларны табабыз, аларның эшләрен үз сүзләребез белән сөйләп бирергә әзерләнәбез.

ТБУУГ: танып белү

мәсьәләсен мөстәкыйль

ачыклау;

РУУГ: дәреснең темасын формалаштыру

ТБУУГ: уку мәсьәләсен

билгеләүдә логик фикерләү;

РУУГ: коллектив һәм

индивидуаль эшне дөрес

бәяләү

РУУГ: планлаштыру, үз

эшчәнлекләрен планлаштыра һәм оештыра белү;

РУУГ: дәреснең максатын формалаштыру

II. Уку

мәсьәләсен

(УМ) чишү

этабы.

1. Автор белән

таныштыру.

2.        Әдәби
әсәрнең исеме
.

3.        Сүзлек эше.

-И.Газинең без нинди әсәрләрен укыганыбыз бар? Автор турында нәрсәләр беләсез?

    Ибраһим Гази 1907 елның 4 февралендә Татарстанның Кама Тамагы районы Иске Карамалы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим кала. Ул Тәтештәге балалар йортында тәрбияләнә. 1926 елда мәктәпне уңышлы тәмамлагач, төрле районнарда җитәкче органнарда эшли. Татарстан китап нәшриятында әдип, редактор һәм тәрҗемәче буларак эшли.

1943 елдан башлап җиңү көннәренә кадәр И. Гази — хәрәкәттәге армия сафында, фронтта татар телендә чыга торган «Сталин байрагы», «Кызыл Армия» газеталарында хәрби корреспондент булып хезмәт итә.

«Онытылмас еллар» трилогиясе өчен Ибраһим Газига Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелгән. -Элек Ибраһим Газиның туган авылы Карамалы тирә-якта алма агачлары белән дан тоткан. Әмма бер елны кыш бик салкын килгән, шунлыктан Карамалы авылының алмагачлары өшегән. Сугыш елларында И.Гази  фашистлар таптаган бакчаларны, авылларны күргән. Сугыштан кайту белән, ул кабат алмагачлар утыртып, авылларын бакчага күмү турында уйланган, һәм чынлап та шуның өчен тырышкан. Дүрт ел эчендә Карамалы авылы кабат алмагачларга күмелгән. Бөтен авыл аларга сокланган.

- И.Газинең балачагы нинди булган?

- Иң билгеле әсәре?

- Менә безнең әсәребездә дә сүз шушындый бер матур бакчада ияләшкән кошлар турында булачак.

-Сезнең бу кош турында ишеткәнегез бармы?

-Сиртмә - алгы башына чиләк, икенче башына авыр

әйбер тагылып, кое баганасына аркылы беркетелгән юан

колга.

Бу кошның койрыгы да озын һәм шуңа аны

сиртмәкойрык дип атаганнар.

"Дөрес җавапны сызыклар белән тоташтыр".

Төркемнәрдә эш.

-"Синең әниең", "Сыерчыклар"

П: өстәмә белем чыганакларыннан язучының тормышы һәм иҗаты турында белү;

4.        Әсәрне уку.

тергезергә

өй түбәсе

мичкә (бочка)

терелтергә

өй кыегы

кисмәк

түше

юешләнгән

баксам

күкрәге

өмет

карасам

чыланган

ышаныч

Биремне тикшерү. (слайд)

-ак һәм сары төсле

-чебен-черки белән

-Сиртмәкойрыкның бер баласы сулы мичкәгә егылып төшә.

-Ул аны өйгә алып керә, җылы чүпрәккә төрә, каурыен-каурыйга аера, киптерә.

-Әнкәсенең тавышын ишеткәч.

КУУГ: төркемнәрдә бергәләп эшли белү; башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү; ТБУУГ: уку материалыннан файдалана белү, тема буенча материал таба белү;

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

4. Әсәрне уку.

5. Әсәрне вакыйгаларга (өлешләргә) бүлү.

6. Сорауларга җавап алу. (фронталь)

-Мин хикәяне укыйм,ә сез менә мондый сорауларга җавап уйлап утырыгыз әле.

-Сиртмәкойрыклар нинди кошлар?

(Укытучының үрнәк укуы, балалардан укыту)

Укып бетергәч:

-Сиртмәкойрыклар нинди кошлар?

-Кайсы рәсемдәге кош әсәрдә тасвирланган тышкы билгеләре буенча сиртмәкойрык була ала?

( рәсемнәр элү)

- Шул урыннарны табып укып дәлилләгез.

ФИЗМИНУТ

-Әсәрне    вакыйгаларга    бүлү.     (Вакыйгаларны    бер тәртипкә салырга) (Дүртәрләп төркемдә фикерләшү, кулга   кул  тотынып   эшнең   беткәнен хәбәр   итү,   төркемнән укытучы  билгеләгән  укучының  җавап бирүе)

-Сиртмәкойрык нинди кош? (1)

-Сиртмәкойрык гаиләсе нинди авыр хәлгә төште?(2)

-Малай кошны ничек коткарды?(3)

- Кошчык белән саубуллашу.(4)

Тикшерү.(слайд) Җаваплары дөрес укучылар басалар һәм утыралар.

 -Сиртмәкойрыклар нинди булалар?

-Алар балаларын нәрсә белән туендыра?

-Бакчада нинди хәл була?

-Хикәянең герое кошчыкны ничек терелтә?

-Кош нинди тавыш ишеткәч очып китә?

-Әсәрдә катнашучы геройларны санап  чыгыгыз.

6. Сорауларга җавап алу.

(фронталь)

Катнашучылар ны табу.

8. Катнашучылар

ның

гамәлләренә бәя бирү. (парлап)

7.Катнашучылар

ны табу.

-Әсәрдә катнашучы геройларны санап чыгыгыз.

Ана кош, Бала кош, Лирик герой, укучы (әсәрне укучы)

РУУГ: мөстәкыйль эшли белү; фаразлау

8. Катнашучыларның гамәлләренә

бәя бирү

гамәлләренә бәя бирү. (парлап)

-Балалар, әсәрнең төп герое кем?

-Бала.

П: әсәрне анализлау,

- Аның эш- гамәлләрен аерым билгеләп үтик әле.

геройларга характеристика

бәя бирү (парлап)

-Бакчада булган хәлдән чыгып, малайның гамәлләрен тиешле тәртиптә әйтегез.

-Әсәрнең героен без нинди кеше дип әйтә алабыз?

-Әсәр герое – игелекле кеше.  Игелекле сүзенең синонимнарын да файдаланып, малайга бәя бирегез.

 (Бер бит кәгазьгә әйләнә буенча малай образына характеристика язарга, һәр өстәлдән бер укучы җавап бирә) .

•        бичара кошчыкны учларына ала

•        аңа кайнар сулышын өрә

•        өйгә алып кереп, йомшак чүпрәк
белән корыта

•        электр плитэсе өстендә саклык
белән генә каурыйларын киптерә

•        бүреккә салып йоклата

•        әти-әниләре янына очырып

-Игелекле.

 -Әсәрдәге малай игелекле, рәхимле, яхшы,эшчән, шәфкатьле, матурлык яратучы, мәрхәмәтле, олы йөрәкле.

бирү;

ТБУУГ:    укылган    тексттан кирәкле           информацияне табып аера белү;

9. Әсәрнең темасын ачыклау.

10. Сюжетны сөйләү.

-  Язучы бу әсәре белән балаларда нинди сыйфатлар тәрбияләргә тели?

-Укучылар, хикәя “Сиртмәкойрык” дип атала. Бу хикәягә геройның эшләренә,сыйфатларына карап тагын нинди исем бирергә мөмкин булыр иде?

-Укучылар, автор кошларны кемнәргә охшатып сөйли?

  • Ана кош бала кош өчен ничек борчыла? Әниләрегез дә сезнең өчен шулай борчыламы? Кайсы вакытта?
  • Мичкә эчендә сиртмәкойрык  баласын тапкач, нинди хисләр кичерә?

-Әйе, укучылар, юкка гына, кошларда да кеше язмышлары дип әйтмиләр бит. Нәкь кешеләр шикелле, кошлар да балалары турында кайгырта, борчыла.

- И. Гази бу әсәре белән бездә игътибарлылык, авыр чакта  бер-береңә ярдәм итү, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләргә тели дип уйлыйбыз.

-Яхшылык,игелеклек эшләргә кирәк, мәрхәмәтле булырга, кошларны рәнҗетмәскә кирәк.

-“Бер яхшылык”,”Яралы кошчык”

-Кешеләргә охшатып сөйли.

ШУУГ: үз- үзеңдә ярдәмчеллек, кайгыртучан-лык, мәрхәмәтлелек хисләре булдырырга омтылу;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

ТБУУГ: өйрәнелә торган материал эчендә төп фикерне билгели алу

 -Кайсыгыз хикәянең эчтәлеген кыскача сөйләп карый.

-(Бер- береңә чиратлап сөйләү)

  • Үзбәя өчен критерий:

Әсәрнең эчтәлеген терәк конспекттан   файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;

терәк конспекттан файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;

терәк конспектка  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;

терәк конспекттан файдаланмыйча  сөйли алса - «5»

П: тел-сурәтләү чараларын белү; әсәрнең эчтәлеген белү;

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

III.Рефлексия, бәяләү этабы.

1.Рефлексия.

2. Дәрестәге эшчәнлеккә Үзбәя.

3. Өйгә эш алу.

 -Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек?

 (чишү юллары искә төшерелә)

-Нинди нәтиҗә ясадык?

(УМ искә төшерелә: Ибраһим Газинең “Сиртмәкойрык” хикәясен укыйбыз.  Катнашучыларны табабыз, аларның эшләрен үз сүзләребез белән сөйләп бирергә әзерләнәбез.)

-Максатка ирештек.

КУУГ: үз карашын әйтә һәм

дәлилли белү;

ШУУГ: активлыкка,

мөстәкыйль фикер йөртүгә

өйрәнү, шәхес буларак

формалашуны дәвам итү;

-Дәрес этапларында үзегезнең эшчәнлегегезне бәяләп бардыгыз. Хәзер инде дәрестәге эшчәнлегегезгә гомуми нәтиҗә ясагыз.

-Үз эшчәнлегегезнең кайсы критерийгатуры килүен билгеләгез.

ШУУГ:   үзбәя   (иптәшләрен

һәм үз-үзләрен бәяли алу); үз

уңыш-унышсызлыкла-

рыңның    сәбәбен    ачыклау; эшчәнлекнең   максаты   һәм нәтиҗәсе      арасын      дагы бәйләнеш не билгеләү; ТБУУГ:   нәтиҗәләр   чыгара белү;

1.Сиртмәкойрык турында ике табышмак уйларга. Беренчесенең җавабын хикәяне укыган кешеләр, икенчесен һәркем таба алырлык булсын.

2.86-88 нче бит эчтәлек сөйләргә.

3. Хикәяне дәвам итәргә.

 Укучылар, дәресебезне йомгаклар алдыннан, дәрес башында әниемнең киңәшен искә төшергән идем. Анда төшеп калган сүзләрне куярга кайсыгыз ярдәм итә. “Балам, кирәкмәгәнгә ашыкма, яхшылык, игелеклелек эшләргә ашык”-ди. (яхшылык,игелеклелек сүзе ачыла). (слайд 6)

-Сезгә дә  шул сүзләрне хәтерегездә тотарга киңәш итәр идем.