Таһир Шәмсуаров - шигьри дөнья тылсымчысы
план-конспект урока (4 класс) по теме

Саримова Лилия Фоатовна

Урок родного языка

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл t.shamsuarov.docx25.49 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                           Саримова Лилия Фоатовна

                                                                                           беренче квалификацион категорияле

                                                                                            башлангыч класс укытучысы.

Русс классларының татар группасында әдәби уку дәресе.                                                             

Тема: Таһир Шәмсуаров - шигьри дөнья тылсымчысы.

Максат:

1. Укыту-өйрәтү:

- Т.Шамсуаровның биографиясе,шигырьләре эчтәлеге белән таныштыру;

- шигырьләрне аңлап һәм сәнгатьле итеп укуырга өйрәтү.

2. Белем-күнекмәләрне үстерү-камилләштерү:

-иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру ;

-текстта  ариентлаша белүне үстерү;

-эшчәнлегеңне контрольгә алу;

3. Тәрбияви максат:

-укучыларда үз төбәгебез язучыларына аларың иҗатларына карата кызыксыну уяту;

- Т Шамсуаров шигырьләре аша  туган якка, табигатькә  мәхәббәт тәрбияләү.

Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда. 

Предметара  бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья.

                              Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

УУД (Коммуникатив эшчәнлек. Шәхси эшчәнлек.)

Исәнләшү:

-Исәнмесез ,укучылар!

Хәерле көн, димен –яңа туган көнгә,

Хәерле көн , димен- тәрәз төбендәге гөлгә,

Хәерле көн, димен-якын дусларыма,

Улларыма, кызларыма.

         -Укучылар бер-беребезгә карап елмайдык. Хәерле эш сәгатендә бүгенге дәресебезне башлап җибәрәбез. Урыннарыгызга утырыгыз.

2. Актуальләштерү.

УУД (Регулятив.Укучылар тарафыннан  белгән күнекмәләрне үзара бәйләү).

   -Сезгә өй эше итеп безнең төбәктә  яшәүче,иҗат итүче, язучыларны, шагыйрьләрне  искә төшереп килергә иде.

  Җавап. Рәмзия Габделхакова, Альберт Хәсәнов, Гәрәй Рәхим, Җәүдәт Дәрҗеманов,Таһир Шәмсуаров.

 Фонетик зарядка

     Экрандагы сүзләрне минем арттан кабатлагыз.

  • Шигырь, шагыйрь, рәссам, язучы
  • Русс теленә тәрҗемә итегез. Ничек уйлыйсыз, бүген дәрестә кемнәр турында сөйләшәчәкбез?

   Җавап. Безнең төбәк язучылары,шагыйрьләре турында.

     Һәркемгә мәгълүм: кеше өчен туган ягы, аның күренекле кешеләре бик якын. Без алар белән горурланабыз, бу шәхесләрдән үрнәк алып яшибез.Ә хәзер мин такта янына Диляраны чакырам. Ул безгә Таһир Шәмсуаровның  “Күрше эте Актырнак” дигән бик матур  шигырьен яттан сөйләп күрсәтер.

     Бу Актырнак бер тик тормый,

     Аптырагач, җирне тырный.

     Һәр үткәнне шикле күрә,

     Бертуктаусыз шуңа өрә.

      Ә йорттагы казларга ул

      Ачу-мазар саклап тормый.

      Чирәмдәге чебиләргә

      “ Сәлам”, диеп койрык болгый.

       Сыерны да чит күрми ул,

       Әллә каян аны таный.

       Булат атын җигә калса,

       Бергә барыйк, диеп елый.

         Песине дә якын күрә,

         Ахирәтләр элеккечә.

         Таңнан Ниса сауган сөтне

         Бер савыттан алар эчә.

         Күрше малае Әхәткә

         Уйнап кына өреп дәшә.

         Уң тәпиен алга сузып

         Егетләрчә исәнләшә.

         Явыз ниятле кешеләр

         Бу капканы килеп какмый.

         Өйдәгеләр борчылмасын,

         Актырнаккай өйне саклый.

2.Яңа материалны өйрәнү.

 Укучыларның дәрес темасын үзләре формалаштыра алу.

УУД (Коммуникатив эшчәнлек Танып-белү эшчәнлеге.) 

  - Укучылар сезгә шигырь ошадымы?

Җавап. Әйе , бик ошады.

   -Шигырьне тыңлаганда нинди хисләр кичердегез?

Җавап. Күңелләр күтәрелеп китте.

   -Күз алдына нәрсәләр килде?  

Җавап. Җәй көне,авыл табигате.Әби белән бабайны күз алдына китердем.

   - Бу шигырьнең авторы кем булды инде?

Җавап. Таһир Шәмсуаров.

-Бүген үтәчәк темабыз Т.Шәмсуаровның иҗаты һәм аның “Актырнак”  исемле шигыре белән танышу.

              -  Дәресебезне Таһир  Шамсуаров иҗатына багышлыйбыз. Таһир абый   үзенең таланты белән күпләрне сокландырган  төбәгебезнең күренекле шагыйре, бүгенге көндә районыбызда актив иҗат итүче әдипләрнең берсе, аның балалар өчен шигырьләре нәкъ менә сезнең яшьтәге малайлар һәм кызлар өчен язылган.

     3. Дәрестә үз алдыбызга бурычлар кую.

УУД (Коммуникатив эшчәнлек Танып-белү эшчәнлеге.)

-Укучылар бүгенге дәрестә үзебез алдына нинди бурычлар куярбыз ?

Җавап. Таһир Шәмсуаров биографиясен өйрәнү, аның шигырләре телән танышу.

4. Текст өстендә эш.

УУД ( Танып-белү эшчәнлеге формалаштыру. Шәхси универсаль укыту гамәлләрен формалаштыру)

         Хайваннарны, кош-кортларны ярата белү, аларга ярдәм итү – һәр кешенең бурычы. Балалар- хайваннар дөньясын үзләренчә кабул итәләр. Таһир абый да бу үзенчәлекне  оста итеп, үз шигырьләрендә күрә белгән.

-Шигырь өстендә эшне дәвам итәбез.

          Авыл эте “Актырнак” та һәрчак үзенең яраткан хезмәтендә. Шикле кеше күрсә өрә, ә үзенең  ишек алдындагы чебиләргә сәлам диеп, койрык болгый.

  1.  Песи белән ничек   яши?

Җавап. Бер савыттан сөт эчәләр.

  1.  Малайлар белән ничек исәнләшә?

Җавап. Уң тәпиен алга сузып,егетләрчә исәнләшә.

  1.  Актырнак кайчан,ни өчен елый?

Җавап.       Булат атын җигә калса, бергә барыйк, диеп елый.

  1.  Өйдәгеләрнең күңелләре ни өчен тыныч?

Җавап.  Аларның өйләрен саклаучы бар.    

        -Бу шигырьне укыгач, минем  Актырнакны  табып, аның белән кул биреп исәнләшәсе килә башлый. Укучылар сезнең авылга әби-бабаларыгыз янына кунакка кайтасыгыз килмәдеме?

             Таһир Шамсуаров  Лениногорск районы Яңа Иштерәк авылында 1954 елның 6 апрелендә туган. Ничә яшь тула инде Таһир абыйга.

Җавап.  Таһир абыйга 63 яшь тула.      

Хәзерге вакытта Мөкмин –Каратай авылында яши.  Безнең Айдарның әбисе белән бабасы шул авылныкы. Айдар авылыгыз матурмы, анда нәрсәләр бар? Шул турыда безгә сөйләп кит эле?

Җавап.  Безнең авыл тау итәгенә урнашкан. Тау башында урман башлана. Без әби беләе җәй көне анда җиләк җыябыз.Бабай печән чаба.    

 5. Группада эш.

 УУД ( Танып-белү эшчәнлеге формалаштыру. Шәхси универсаль укыту гамәлләрен формалаштыру)

  1.   - Хәзер группаларда эшлибер.  Һәр группа  иң яхшы, сәнгатьле шигырь укучыны

  сайлый. Шул укучы безгә сәнгатьле итеп шигырьне укып күрсәтә ( кычкырып уку)

    - Сезгә иптәшләрегезнең укуы ошадымы.

     -Бу шигырь ничә строфадан тора?  

 Җавап.    Бу шигырь алты строфадан тора.                  

     -Укучылар ничә юллык строфалар була?

 Җавап. Ике,дүрт,алты, сигез юллык строфалар була.

  1.    Беренче группа укучылары 1-2 строфадагы,икенче группа 3-4строфадагы ә өченче группа 5-6 строфадагы  рифма сүзләрне табыгыз? 
  • Сез иптәшләрегезнең җаваплары белән ризамы?

6.Физкультминутка

  7. Биография белән танышуны дәвам итү.

 УУД ( Танып-белү эшчәнлеге формалаштыру. Шәхси универсаль укыту гамәлләрен формалаштыру)

  -Сез ничек уйлыйсыз, Таһир абыйның һөнәре ( профессиясе) нинди булды икән? Шуны белер өчен тактага карадык.

 -Җавап. Ул мәктәптә эшләгән дип уйлыйм.

   Бөрес укучылар Таһир абый 35 ел гомерен  балалар укытуга багышлаган. Һөнәре буенча ул укытучы.

- Нинди фән ( предмет) укытучысы дип уйлыйсыз?

-Җавап.  Татар теле укытучысы.

          Укучылар шундый матур шигырьләрне, телне яхшы белгән кешеләр генә яза аладыр.

   - Һәр кешенең яраткан шөгеле (хобби) була , Таһир абыйның яраткан  шөгеле нинди була инде укучылар?

-Җавап. Шигырьләр язу.

         Таһир абый Шәмсуаров олылар өчен дә,балалар өчен дә яза. Аның шигырьләре әти-әнине хөрмәт итәргә, туган җир белән горурланырга, хайваннарны,кош-кортларны яратырга өйрәтә. Әйе Таһир абый һәрвакыт безнең гимназиябезнең кадерле кунагы.

Йомгаклау

УУД ( Комуникатив эшчәнлек. Шәхес буларак  эшчәнлек. Регулятив эшчәнлек)

- Укучылар без бүген нинди тема үттек?

Жавап. Таһир  Шәмсуаров иҗаты белән таныштык.

-Нәрсәләр турында сөйләштек?

Ңавап. Аның шигыренә анализ ясадык. Строфа,рифма сүзләрне таптык.

-Сезгә дәрес ошадымы?

 Үзбәя

--Безнең дәрес азагына якынлаша.Алдыгыздагы таблицага фамилияләрегезне языгыз. Бүгенге  дәрестәге эшегезне укучылар бәяләгез.

      -    дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, иптәшемә дә ярдәм итә

 алам- “5”

  • әйбәт эшлим, материалны аңладым- “ 4”
  • әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим- “ 3”

Билгеләрегезне мин журналга куярмын.

 Рефлексия 

УУД ( Комуникатив эшчәнлек. Шәхес буларак  эшчәнлек. Регулятив эшчәнлек)

 Дәресебезнең ахрында минем сезгә берничә сорау бирәсем килә?

    - Укучылар сезнең берәрегез Таһир абыйны күргәнегез бармы?

Җавап. Әйе минем күргәнем бар.

-Әгәр аның белән очрашсагыз,  сорауларыгыз булыр идеме аңа?

Җавап. Әйе сораулар бирер идек.

-Хәзер әкрен генә кунакларга борылып карагыз әле? Берәр таныш кешене күрмисезме?

 Таһир абый бүген безнең дәрестә кунакта, ул сезне шыпырт кына күзәтеп утырды.

 Таһир абыйны класс түренә чакырабыз. Аңа сүзне бирәбез.

 Кайсыгызның сораулары бар?

Җавап. -Сез ничә яшьтән шигырьләр яза башладыгыз?

- Шагыйрь булыр өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

- Нинди темага күбрәк язасыз?

Таһир Шәмсуаровка  алдагы эшләрендә уңышлар телибез.

Өй эше.

  • Өйдә Таһир абыйның шигырьләрен укып киләсез.
  • Бүрт аяклы дусларыбыз турында шигырь иҗат итеп карыйсыз.
  • Йорт хайваннары турында кечкенә хикәя язарга.