"Дару үләннәре"темасы буенча дәрес конспекты.
план-конспект урока (4 класс) на тему

Рус телле балаларга татар телен өйрәтү максатыннан, төрле класстан тыш чаралар белән беррәттән ,программа буенча үткәрелгән дәресләрне дә балаларда тел өйрәнүгә кызыксыну уятырлык итеп үткәрергә тырышам.Шулай ук дәресләремдә яңа технологияләр,методикалар кулланам.Балаларның сөйләм күнекмәләрен камилләштерү өчен,иҗади эшләр тәкъдим итәм.

Скачать:


Предварительный просмотр:

 

                                                               Бәдретинова Венера Низам кызы .                                                                                                                               Балык Бистәсе 2нче урта гомуми  

                                                                                 белем бирү мәктәбенең татар  

                                                                                       теле   һәм әдәбияты укытучысы .                                                                                                                    

ТЕМА:                       ДАРУ  ҮЛӘННӘРЕ.

МАКСАТ:1.Дару үләннәрен танып белергә өйрәтү,аларның сәламәтлек өчен файдасы

                      турында өстәмә белем бирү  

.                                                                                                              

        2.Үтелгән грамматик материалны искә төшерү,сүзлек байлыгын арттыру,

                       диалогик  /манологик сөйләмгә чыгу.

                    3.Фитотирапия белән кызыксыну уяту,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

                        Туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Җиһазлау:а)  Киптерелгән дару үләннәре.

                  б)  Дару үләннәре турында слайдлар.

                   в) Витаминлы чәй рецептлары.

                   г)  Балык бистәсенең урман-болыннары турында видеофильм.

                   д) Интерактив такта

                   е)  ”Татар телле замана”электронный учебник из серии”Я изучаю татарский

                         язык”.слайд № 24,16.

 

Материал:  “Татар теле һәм уку китабы”.Рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең

                      4нче сыйныфы өчен дәреслек.(рус телендә сөйләшүче балалар өчен.)

                      39-40 битләр.

Дәрес тибы:   Лексик грамматик күнекмәләр камилләштерү.

Алымнар:     Аңлатмалы сөйләү,әңгәмә үткәрү,дәреслек белән эшләү,күрсәтмә әсбап-

                      лардан һәм техник чаралардан файдалану.

                                            Дәрес барышы:

   I .Оештыру өлеше.

         Исәнләшү,  укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

             

  • Исәнмесез,укучылар,хәерле иртә!
  • Хәерле иртә!
  • Кәефләрегез ничек?
  • Кояшлы иртә кебек.Татар телен,Тукай телен ,өйрәнергә дип килдек.
  • Бик яхшы ,укучылар,утырыгыз.

     II.  Актуальләштерү.

1) Алдагы дәрес материалын искә төшерү.(Төрле темага карата сорауларга җавап бирү. )

 

     - Укучылар,гадәттәгечә,без дәрес башында үткәннәрне кабатлап,белемнәргә таянып,

      диалоглар төзеп сөйләшеп алабыз.Сораулар әзер булса,башлыйбыз.

а)   -Бүген класста кем дежур?

      -Бүген класста мин дежур. Бүген 14сентябрь,җомга көн.Класста Мамаков Владик юк,

       ул авырый.

б)  -Виктор син кайда яшисең?

     -Мин Балык  Бистәсендә яшим.

     -Кайсы урамда?

     -Зәки Шәймәрданов урамында.

в)  -Гаиләгездә ничә кеше бар?

     -4кеше.

     -Алар кемнәр?

     - Әти,әни,әби һәм мин.

г)  -Виктор ,син спорт белән шөгыльләнәсеңме?

     -Әйе,мин йөзү түгәрәгенә йөрим.

     -Син йөзәргә яратасыңмы?

     -Әйе,суда йөзү организмны да чыныктыра.

2) Өй эшен тикшерү

     -Виктор, хәзер нинди ел фасылы?

     -Табигатьтә көз.

     -Бүген нинди һава торышы?

     -Бүген көн болытлы,яңгыр ява.Җил төньяктан.Көндез 8-10,ә төнлә4-5градус җылы.

     Өйдән чыкканда үзегез белән зонтикларыгызны алырга онытмагыз,сау-сәламәт булыгыз!

3) Яңа теманы кабул итүгә әзерлек.

-Рәхмәт,Виктор,без синең киңәшеңне тотарга тырышырбыз.

   -Менә шундый салкын ,яңгыр астында калган кешеләр ,бигрәк тә спорт белән дус булмаган,чыныкмаган балалар нишлиләр?

   -Салкын тидерәләр,авырыйлар.

   -Ә авырсак, әниләребез нишли?

   -Табиб чакыра,дару бирә.

    III Яңа тема өстендә эш.

-Укучылар,сез беләсезме,мондый очракта безгә дарулар гына түгел,дару үләннәре дә ярдәм итә

ала икән.Алардан шифалы чәйләр кайнатып эчсәк,без тизрәк тереләбез. Күбегезнең бу үләннәрне күр-

гәнегез дә бардыр.Сез нинди дару үләннәрен беләсез,әйтеп үтегез әле.

( Укучылар үзләре белгән дару үләннәренең исемнәрен атыйлар.)

-Сезгә  күп кенә файдалы үләннәрнең исемнәре таныш икән.Безнең Татарстанда гына 42 төрле

 дару үләне үсә. Без бүген берничә үләннең татарча исеме һәм аларны ничек кулланырга кирәк-

леге белән танышырбыз. Ә хәзер экранга карыйк.

  а)  СҮЗЛЕК ЭШЕ.      (Техник чара куллану.)

1нче слайд.    Дару үләннәрененең исемнәре буенча сүзлек эше.

МӘТРҮШКӘ  -  ДУШИЦА.

БАКА ЯФРАГЫ – ПОДОРОЖНИК.

ҮГИ АНА ЯФРАГЫ  -  МАТЬ И МАЧИХА.

САРЫ МӘТРҮШКӘ -  ЗВЕРОБОЙ.

КЫЧЫТКАН -  КРАПИВА.

ЮКӘ  ЧӘЧӘГЕ  -  ЛИПОВЫЙ  ЦВЕТ.

(Диктор бу сүзләрнең  дөрес әйтелешен өйрәтә,балалар  кабатлыйлар.)

-Укучылар,без дару үләннәре  исемнәренең тәрҗемәсен һәм дөрес әйтелешен өйрәндек,ә хәзер сез

сүзлекләрегезне алып бу сүзләрне язып куегыз,кирәк булса,алып карарга булыр.

б) Видеофильм карау:

    -Укучылар,ә хәзер бу үләннәрнең дәвалау үзенчәлекләре , аларны кайчан һәм кайда җыярга яраганлыгы турында видеофильм карап үтик.

 (Видеофильмда мәгълүматлар белән бергә Балык Бистәсе янындагы болын һәм урманнарның матур-

 лыгына басым ясала.)

-Укучылар, безнең урман-болыннар нинди матур!Сезнең дә анда барганыгыз ,ял иткәнегез,чәчәкләр

төрле үләннәр җыйганыгыз бардыр. Шул турыда сөйләгез әле.

(Балалар сөйләме тыңлана.)

в) Балаларның видиофильмны кабул итүләрен тикшерү.

-Димәк,укучылар,бездә нинди файдалы үләннәр җыеп була икән?

-Мәтрүшкә,сары мәтрүшкә,үги ана яфрагы,юкә чәчәге,бака яфрагы,кычыткан.

-Ә сез, аларны җыйганда, нинди  кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәклекне беләсезме?

Тыңлап карагыз әле:.

1.Дару үләннәрен кайчы белән кисеп җыярга кирәк,аларны тамыры белән йолкып җыярга ярамый,

   чөнки үсемлекне тамыры белән өзсәң, ул корый. Юкка чыга.

2.Үләннәрне билгеле бер вакытта һәм чиста урманнардан,болыннардан гына җыярга кирәк. Юл

    буйларыннан җыярга ярамый,чөнки юл буенда үскән үсемлекләргә машиналардан чыккан за-

    рарлы матдәләр (вредные вещества) туплана.

3.Үләннәрне туры кояш нурлары төшми торган урында киптерергә һәм чүпрәк капчыкларда сак-

    ларга кирәк.

 

     IV Ныгыту.  

                               

1) ”Кем күбрәк белә?” уены.(Уен интерактив тактада үткәрелә.Балалар чиратлашып тактада дөрес җавапларны үзара тоташтыралар.)

-Укучылар, хәзер  бераз ял итеп,уйнап алырбыз һәм  шул ук вакытта дәрестә алган белемнәребезне

 ныгытырбыз. Мин сезгә киптерелгән дару үләннәрен күрсәтәм,ә сез  аларның исемнәрен татарча

 һәм русча әйтергә тиешсез. Шул ук вакытта аларның нинди авырудан дәва икәнлеген әйтерсез.

         -Юкә чәчәге                        – көчле  ютәлдән.

         -Мәтрүшкә                          –төрле яраларны тиз төзәтә

         -Үги ана яфрагы                   -югары температурадан .    

         -Кычыткан                           –авитаминоздан һәм алергиядән файдалы.

         - Бака яфрагы                        -салкын  тигәннән.

   2) ”Дару үләннәре”тексты өстендә  эш.

  •  Ә хәзер дәреслекләрнең 39 битеннән “Дару үләннәре”дип аталган тексны укырбыз һәм тәрҗемә

ясарбыз.

а) Үзлектән мөстәкыйль рәвештә текст белән танышу.

    -Текстта аңлашылмаган сүзләр бармы? Булса сорагыз,иптәшләрегез ярдәм итәр.

б)- Укучылар,эчтәлекне рус телендә сөйләп күрсәтегез әле.

     (Укучыларның сөйләме тыңлана.)

в)Тәрҗемә эше.

  Укучылар, чылбыр буенча ,берәр җөмлә укый һәм тәрҗемә ясап бара.

Физминут

-Укучылар ,әйдәгез әле аз гына ял итеп алыйк.Матур итеп басабыз һәм башлыйбыз

   Җил исә,исә,исә. (Кулларны селтәп,битләрне җилләтәбез)

   Агачларны селкетә.(Кулларны өскә күтәреп чайкалабыз)

   Җил исә,исә,исә

   Агачлар үсә,үсә.(Кулларны өскә күтәреп,аяк очларына басып,өскә сузылабыз)

-Ә хәзер тыныч кына утырабыз һәм эшне дәвам итәбез.

3)  4нче күнегү.

-Укучылар ,4нче күнегүдәге рәсемдә сез нинди дару үләннәрен күрәсез,искә төшереп китик әле.

  • Беренче рәсемдә-үги ана яфрагы.
  • Икенче рәсемдә - кычыткан.
  • Өченче рәсемдә - мәтрүшкә.
  • Дүртенче рәсемдә - бака яфрагы.

  • Дөрес ,укучылар,молодцы!

4)  5нче бирем  буенча укучыларның әңгәмәләрен тыңлау һәм нәтиҗә ясау.

  •   Ә хәзер сөйләмебезне камильләштерү өчен берничә диалог укып алабыз.Бу диалоглар 39,

     40нчы битләрдә. 5нче бирем.

     (укучылар парлап диалогларны укыйлар)

5) Вакытка карап диалог төзү.(Тема буенча).

-Алдагы эшебез-диалогпар төзү.Укучылар,укыган диалоглар үрнәгендә сез дә диалоглар төзеп

карагыз әле.Диалоглар әзер булгач,партадашыгыз белән сөйләшеп күрсәтерсез.

Ә мин сезгә бу вакытта әкрен генә бер җыр куям .Ул җыр “Мәтрүшкәләр” дип атала.Һәм шушы көй дәвамында сезнең дә диалогларыгыз тәмамланырга тиеш.

(Балалар төзегән диалогларны укыйлар)

а)   - Исәнмесез!Сез кайдан киләсез,Оля?

-Без әбием белән урманга бардык,файдалы үләннәр җыйдык.

-Нинди үләннәр?

-Мәтрүшкә һәм үги ана яфрагы.

      б)- Миша сездә юкә чәчәге юкмы?

         - Ә сиңа нәрсәгә ул?

         -Әнием авырый,югары температура.

         - Бездә бар,әбием белән җыйдык. Әйдә ,бирәм.

V  Йомгаклау:

       1) Дәрескә нәтиҗә.

       - Укучылар,бүгенге дәрестә без нәрсәләр өйрәндек,ниләр белдек?

-Без бүгенге дәрестә дару үләннәре ,аларны җыю,аларны куллану һәм аларның кешеләргә фай-

  дасы турында күп белемнәр тупладык.

- Ярый,укучылар,бик яхшы!

Мин сезгә тагын витаминлы чәйне ничек пешерү турында бер рецепт әзерләдем.Өегезгә кайткач,әниегез белән кайнатып эчеп карарсыз,ул бик файдалы һәм тәмле.

(Рецепт һәр укучыга таратыла)

 

                                     ВИТАМИНЛЫ ЧӘЙ.

     1өлеш гөлҗимеш,1өлеш кура җиләге,1өлеш карлыган яфрагы,1өлеш мәтрүшкә кушып катнашма ясала. 2 зур калак катнашмага 1стакан кайнар су салып ,өстен каплап,30 минут төнәтергә(настаивать).Чәйне җылы көйлеш бал белән эчәргә.Бу чәй организмны ныгыта,авыруларга каршы торучанлыкныарттыра.

   Чәйләрегез тәмле булсын,сәламәт булыгыз!

2) Өй  эше:

а) Балалар, сезнең дә әбиләрегезнең үзләре генә белә торган чәй пешерү рецептлары бардыр,сорап

язып килегез әле.

      б).Җәй көне үзегез җыйган үләннең рәсемен ясагыз.(Йомшак укучыларга.)

      3) Билгеләр кую:

      -Укучылар,бүгенге дәрестә барыгыз да актив катнашты ,молодцы! Ә инде Викторга, дөрес

       Һәм матур җавап бирүче укучыларга “5”ле билгесе куям.

       4) Хушлашу:

  • Бүгенге дәрес тәмам,сау булыгыз!
  • Сау булыгыз!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес планы

4не сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасы буенча дәрес планы....

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы.

1нче сыйныфның рус төркеме өчен "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы....

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча презентация

1нче сыйныф өчен "Яшелчәләр" темасы буенча презентация....

Экология темасы буенча инсценировка "Баллы мәсьәлә"

Башлангыч класслар өчен, экологиягә багышланган чара. Кыска эчтәлекле күренеш.Укучы малай мәсьләсен чишә алмый, икеле ала. Ике күбәләк аңа ярдәмгә килә... Соңыннан, табигатьне сакларга, якларга...

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

«Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап ала белү формасы» темасы буенча дәрес конспекты.

Аннотация: Дәреснең темасы программада “Мәктәптә” бүлегенә кертелгән. Бу теманы  өйрәнүгә 7 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында “Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү...