«Савыт-сабадагы бизәкләр һәм орнаментлар»
проект (4 класс)

Мугтасимова Загина Наиловна

Проектная работа для начальных классов "Узоры и орнаменты на посудах" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uzory_i_ornamenty_na_posude.docx24.2 КБ

Предварительный просмотр:

   

Проект  эше

Тема: «Савыт-сабадагы бизәкләр һәм орнаментлар»

                                                

Эчтәлек

 Кереш                                                                                               2 бит
1. Бизәк һәм  орнаментка аңлатма                                                  3 бит
2. Савыт –сабаның һәм андагы  узор һәм орнаментларның                                     килеп чыгышы                                                                                   3 бит                          
3. Татар  халык орнаменты                                                                4 бит

4.Орнамент төрләре һәм мотивлары                                                  4 бит

5. Савыт –сабаны бизәү өчен  узор һәм орнаментлар эскизлары альбомы төзү.
6. Тәлинкәне узор һәм орнаментлар белән бизәү

7.Йомгаклау.

Кереш.


        Көненә берничә мәртәбә без төрле савыт –саба кулланабыз: аш тәлинкәсе, чәй тәлинкәсе, төрле кәсәләр, йомрылар, салат савытлары. Алар барсыда төрле бизәкләр һәм орнаментлар белән бизәлгән. Савыт –сабаны бизәү, аны матур зәвыклы итү өчен үз эшенең остасы булган алтын куллы кешеләр хезмәт куя..

Мин дә рәсем ясарга бик яратам. Алар кебек оста итеп тәлинкәләрне, чынаякларны төрле бизәкләр һәм орнаментлар белән бизисем килә.

Проектның актуальлеге: Узор һәм  орнаментлар адым саен очрый. Көнкүреш предметларын һәм төзелмәләрен төрле бизәкләре  һәм кабатланмас булуы безнең сөендерә, кәефләрне күтәрә.

Проектның максаты:  Савыт-сабадагы узор һәм орнаментларның килеп чыгу тарихын өйрәнү.Тәлинкәне узор һәм орнаментлар белән бизәү.

 Проектның гипотезасы – әгәрдә узор һәм орнаментларны тәлинкәгә ясау техникасын өйрәнсәң, үзең дә савыт –сабаны бизәү өчен узор һәм орнаментлар эскизлары ясый алачаксың.

Проектның бурычлары:

Орнамент һәм узор төшенчәсе белән танышу.

Узор һәм орнаментларның савыт –сабада килеп чыгу тарихы турында эзләнү, аларның төрләрен өйрәнү.

Савыт-сабаны бизәү өчен эскизлар  альбомы төзү.

Геометрик бизәкләр ясарга, элементларны чиратлаштырырга,тәлинкәдә бер-берсе артыннан кабатлануын өйрәнергә.

Проектның предметы : Савыт-сабадагы орнаментлар һәм бизәкләр..

Проектның методлары: проблемалы, өлешчә эзләнүчән, иҗади.

Бизәк һәм орнаментка аңлатма.

Билгеле бер тәртиптә төзелгән нинди дә булса рәсемнең яки сызымның ритмлы чиратлаштырылучы бизәкләрне -орнамент дип атыйлар. «Орнамент» сүзе латин теленнән «ornamentum» булды , «бизәк»дигәнне аңлата.

Бу очракта симметрия һәм ритм закончалыгы катгый рәвештә саклана. Орнамент эшләнмәгә сәнгатьлелек һәм матурлык бирә, аның формасын һәм фактурасын ассызыклый.

Орнаментлар дөньядагы барлык халыкларның да милли культурасының элементы булып тора.

Савыт –сабаның һәм андагы бизәкләрнең, орнаментларның  килеп чыгу тарихы.

Борынгы кешеләр үзләренең беренче савыт-сабаларын агачтан, агач каерысыннан, тал чыбыгыннан үреп ясаганнр. Ләкин аларда пешереп тә сыек әйбер дә салып булмаган.Безнең гасырга кадәр 7 нче меңеллыкта керамик савыт – сабалар ясау өчен  ясалма материал- утка чыдам балчык уйлап тапканнар. Керамик савыт –сабаны хатын-кыз уйлап тапкан дигән фаразлар йөри.  

Орнаментның килеп чыгышы бик күп еллар элек булган. Кеше үзенә кирәк булган эш кораллары һәм көнкүреш җиһазлары ясый башлаган вакытка барып тоташа. Иң  беренче  орнаментлар архелогик казылмалар вакытында керамика ватыкларында табыла.

Борынгы кешеләр савыт-сабаны уңайлы итү генә түгел анны матур итү өчен дә тырышканнар. Анда төрле рәсемнәр ясый башлаганнар.

Элеккеге  заманнардан бирле халык осталары төрле бизәкләр белән вазалар, тартмачыклар һәм башка әйберләр, өй кирәк-яракларын бизәгәннәр, алар белән сарай түшәмнәрен һәм стеналарын, агач аркаларын, урындыкларын, уеп ясаганнар. Беренче орнаментлар балчык кувшиннарда бер-берсеннән тигез ераклыкта урнашкан чокырлардан, уемнардан торган. Бу бизәкләр савытның кулланылышта уңайлылыгына тәэсир итмәсәләр дә башкаларыннан аерылып торганнар,үзгә булганнар.  Вакытлар узганнан соң бизәкләр күбәя һәм катлаулана барганнар, копозицион схемалар барлыкка килгән. Алар әкияти һәм тормышчан мотивлар белән үрелеп барган

Татар халык орнаменты

Һәр халыкның, хәтта  төбәкләрнең дә теле, мәдәнияте, килеп чыгышы һәм тарихы  белән тыгыз бәйләнгән үзләренә генә хас кабатланмас бизәкләре, орнаментлары була.

Декоратив-гамәли сәнгате Татар халык орнаменты яп-якты һәм үзенчәлекле, нәфис халык иҗаты белән таныштыра .

Татар халкының гүзәл үрнәкле орнаментлары күп гасырларлар төрле әсәрләрдә халык иҗатларында яп-якты урын тапкан : ювелир эшләнмәләрдә нечкә бизәкләр, тукымалардагы бизәкле чигешләр, кабер ташларының кисеп ясалышы, баш киемнәре, төрле төсле мозаика күн аяк киемеләре, торакларның бизәкләре .

Татарларның милли орнаментлары - татар халкына гына хас кием-салым, көнкүреш әйберләре, йортларны бизәү өчен кулланыла торган үзенчәлекле бизәк.

Татар халкының борынгы һәм колоритлы мәдәнияте бар. Аның көнкүреше, шатлык-кайгылары, сугышлары, тормыш рәвеше, ышанулары иҗатында чагылыш тапмаган. Чөнки татарлар борынгы халык, аның тарихы һәм мәдәнияте гасырлар дәвамында исәпләнә. Үзенең көнкүреше һәм дөньяны күзаллавы белән татар милләте янәшә урнашкан башка милләтләрдән аерылып тора. Шуңа күрә, татарларның кием-салым, көнкүреш әйберләре, йортлар бизәү өчен кулланыла торган орнаменты бик тә үзенчәлекле.

Орнамент төрләре һәм мотивлары

Халыкның яшәү рәвеше төрле эшләнмәләрдәге бизәкләргә сизелерлек йогынты ясады. Нигездә, татар милли орнаментынында борынгы игенчелекнең ачык чагылышы күренә. Әмма осталарның эшләрен игътибар белән өйрәнсәк, шуны әйтергә була: орнаментларда татар халкының ата-бабалары шөгыльләнгән терлекчелек культурасының да йогынтысы сизелә.

Татар бизәкләре һәм орнаментлары өч төрле мотивка ия: геометрик, чәчәк-үсемлекләр һәм зооморф. Аларның тәмамлануы бик үзенчәлекле төсмер алган.

Чәчәк-үсемлек орнаменты һәм аны куллану

Бизәкләр борын-борыннан гамәли сәнгатьнең күп кенә өлкәләрендә: архитектура, чигү, рәсем сәнгате, агачтан эшләнмәләр ясау осталары тарафыннан кулланылган. Татар орнаменты чәчәк-үсемлек мотивлары белән аеруча киң таралган. Осталар гади формалар да, катлаулы бәйләмнәр да тудыра. Эшләнмәләрдә кулланыла торган төсләр ачык, бай һәм бер-берсенә туры киләләр. Бизәк элементларының нинди тәртиптә урнашуы һәм үзара ничек ярашуы мөһим роль уйный.

Иҗат өчен кулланыла торган чәчәк-үсемлек мотивларында дала, болын һәм бакча юнәлешләре бар. Останың кайда яшәвенә яки остаханәнең кайда урнашуына карап, теге яки бу татар бизәкләре һәм орнаментлары күпчелекне тәшкил иткән. Дала юнәлеше өчен төрле стильдә эшләнгән мәкләр, лалә, канәфер һ.б. чәчәкләр сурәтләнгән мотивлар хас. Болын мотивлары гөлҗимеш, кыңгырау һ.б. чәчәкләр белән чуарлана. Бакча юнәлеше шәһәр җирлекләре өчен хас булган. Нигездә дәлия, хризантема, гөлчәчәк, астралар сурәтләнгән. Татар орнаментында куллана торган ике чәчәк аеруча еш очрый. Лалә һәм канәфер төп мотивлар булып хезмәт итә.

Роза чәчәге матурлык һәм мәхәббәт билгесе булса, гөлҗимеш һәм миләш — бәхет китерүче үсемлекләр. Язның беренче чәчәкләреннән булган һәм бизәкләрдә еш кулланыла торган лалә чәчәге үзгәреш, яңарышны аңлата. Идел буе болгарларыннан ук килә торган, башка халыкларда да популяр булган чәчәк бәйләме темасы яшәү чыганагы символы булып тора. Кошлар яисә кош каурые мотивлары бар төрки халыкларда да яктылык символы булып кабул ителгән. Милли бизәкләребезнең нигезен яшел, шәмәхә, зәңгәр, алсу, сары төсләр тәшкил иткән. Яшел төс — яшәү билгесе, зәңгәр — тынычлык, күк йөзе, сары — кояш, алтынсу — затлылык төсе буларак сурәтләнә. Күргәнебезчә, чигү җирлегенең төсе дә ниндидер мәгънә белдерә, бизәкне бербөтен итеп, җыеп, тулыландырып тора.

                                   Геометрик һәм зооморф мотивлар

Зооморф рәсемнәр кулланылмый диярлек. Бу дин таләпләре белән аңлатыла, шуңа күрә татар орнаментларында хайван образлары бик сирәк очрый. Әмма үз эшләнмәләрендә зооморф мотивларны осталар шулкадәр осталык белән башкара ки, хәтта җәнлек икәнлеген аңлап та булмый. Геометрик татар орнаменты еш кына эшләнмәнең мөстәкыйль элементы булып тормый, ә ярдәмче функцияне башкара. Фигураларны куллану сурәтнең нинди булуына бәйле. Мәсәлән, тукуда геометрик мотивлар өстенлек итә, ә чигүдә - геометрик төгәллек белән урнашкан чәчәкләр.

3. Геометрик орнамент. Күп төрле татар орнаментлары һәм бизәкләре арасында геометрик орнамент та шактый зур урын ала. Авыл торакларында, ювелир эшләнмәләрдә һәм тукымадагы бизәкәрдә киң кулланыла.

· дулкыннар.

·йөгереп килгән дулкыннар.

· бау.

·әйләнмәләр.

·үрелмәләр, борылма.

· тоткалар.

· йолдызлар һәм айлар һәм башкалар.

Аеруча бу иҗатта кошлар сүрәтләнә. Кошлар, аеруч сакланып калганы халык иҗатының тотрыклысы. Кошлар белән күп ышанунар, әкиятләр һәм риваятьләр бәйләнгән.

. Үрдәк  сүрәтләре.

· Очучан тычканнар сүрәтләре .

· Парлы атлар һәм җайдакларның схематик сүрәтләре.

· Ерткычлар - арысланнарның яки юлбарыс башларының схематик сүрәтләре.

Лалә чәчәгенең мәгънәсе

Һәр халыкның үз символы бар, ул бары тик аның өчен генә әһәмияткә ия. Татар орнаментында күп осталар куллана торган төп мотив булып лалә чәчәге тора. Халык өчен бу, барыннан да элек, яңарыш символы. Лалә чәчәге - Татарстан әләмендә. Икенчедән, лалә чәчәге мөселман дөньясының дини карашларына бәйле. Гөлчәчәк шулай ук татар орнаментларында еш чагылыш таба. Һәм янә дини сәбәпләр аркасында: ул Мөхәммәд пәйгамбәр символы булып тора. Чәчәкләр бик нык стильләштерелгән булса да, татар халкының символларын һәм мәдәниятен белгән кеше татар орнаментын укый алачак.

Создание альбома эскизов узоров и орнаментов для росписи посуды

Эскизлар альбомы төзү өчен мин орнаментның төрләрен өйрәндем.