Тема: [ч] авазы һәм Ч ч хәрефләре
учебно-методический материал (1 класс)
Предварительный просмотр:
Тема:[ ч] авазы. Ч, ч хәрефләре.
Максат. :[ ч], :авазының әйтелешен ачыклау һәм аларны хәреф белән билгеләү; укучыларда йөгерек һәм аңлы уку сәләтен формалаштыру; үзара ярдәмләшеп эшләү күнекмәләрен үстерү; укуга кызыксыну һәм туган телне ярату хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау. Дәреслек, кисмә хәрефләр, чәчәк һәм чачак рәсемнәре.
Дәрес барышы.
1.Мотивлаштыру – ориентлашу этабы.
1.Өй эшен тикшерү.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, саумысыз!
- Хәерле иртә, балалар!
- Имин үтсен көнегез!
- Кәефләрегез ничек соң?
- Кояшлы иртә кебек
- Туган телне, анам телен
- Өйрәнергә дип килдек.
- Өйдә нинди мавыктыргыч эш белән шөгыльләндегез? (Укыдык, яздык.
- Өйдә кем Әлифбаны укыды? Кем үзенең дөрес һәм матур итеп укуын ишеттерергә тели?
Үзбәя.
II. Белемнәрне тигезләү, актуальләштерү.
- Әлифба дәресендә нинди ачышлар ясадык? ( Авазлар ике төркемгә бүленә: сузыкларга һәм тартыкларга. А, У, Ы – калын сузыклар, Ә, И, Ү – нечкә сузыклар.)
- Әлифба дәресләрендә төп эшебез нәрсәдән тора? (Авазларны хәрефләр белән тамгалыйбыз, укырга өйрәнәбез.)
- Авазларны хәрефләр белән тамгалаганда, нинди тәртиптә эшлибез? (Укучылар парларда сөйләшәләр, искә төшерәләр, әзер парлар кулларын күтәрәләр. 2 укучы такта янына чыгып сөйли.)
III. Уку мәсьәләсен кую.
- Барлык авазларны хрефләр белән тамгаладыкмы? ( Юк тамгаламадык.)
- Димәк, бүген дәрестә авазларны хәрефләр белән тамгалауны дәвам итәрбез.
- Чынаяк, чәнечке, чия, чәчәк, чачак, чишмә, чикләвек.
- Бу сүзләрне нәрсә берләштерә? ( Барлык сүзләр дә [ ч] авазыннан башлана.)
Укытучы. Бүгенге дәрестә нинди авазны хәреф белән тамгаларбыз? (Парларда сөйләшәләр, аннан 1 укучының җавабы тыңлана: бүген [ ч] авазын хәреф белән тамгаларбыз.)
IV. Операциональ – башкару этабы.
1. Укытучы табышмаклар укый.
1)Йомры йомшак, йон йомгак
Йортта чирәм йолкадыр. (чебеш)
2) Төсе кандай, тәме балдай. (чия)
3) Челтер – челтер челтери
Суым бер дә бетми, - ди
Кайвакытта килсәгез дә
Сусавыгыз бетәр, - ди. (чишмә)
4) Аңа салып чәй эчәбез,
Өстәл янына утырып,
Бу ни икән беләсезме,
Я әйтегез, кычкырып. (чынаяк)
5) Кечкенә генә таш сандык
Сандык эченә мал салдык
Ачкычын таба алмагач
Капкачын ватып алдык. (чикләвек)
6) Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә
Чәчәк ата бер төстә. (чыршы)
- Бу сүзләрне нәрсә берләштерә? ( Барлык сүзләр дә [ ч] авазыннан башлана.)
Тактага чәчәк һәм чачак рәсемнәре эленә, Сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.
( Ике укучы тактага чыга, әлеге сүзләрнең аваз схемасын ясый.)
[ К] авазы – тартык, саңгырау, калын; [ а] – калын сузык; [ к] – тартык, саңгырау. Чәчәк сүзенә дә шул рәвешле аваз анализы ясала.
Укытучы. Дөреслеген тикшерик әле. Сез нинди эш башкардыгыз? (Сүзнең аваз схемасын ясадык.)
Укытучы. Хәзер нишлибез? (Авазларны хәрефләр белән тамгалыйбыз.)
( Ике укучы , такта янына чыгып, авазларны тамгалый.)
Укытучы: Чачак сүзен әйтегез һәм беренче авазны авызда тотыгыз. [ ч] авазы кайда ясала? Ничек әйтелә? (Калын әйтелә, аваз тешләр арасыннан тешләр арасыннан тоткарлык белән кысылып чыга, димәк тартык аваз, нечкә, калын кушылмалар ясый ала.)
- Чәчәк сүзе ничек әйтелә? ( Нечкә.)
- Бу нәрсә белән бәйле? (Сузыклар белән бәйле.)
- Укытучы. [ ч] авазының хәрефен кем белә?
- ( Бер укучы хәреф белән тамгалый. Укытучы чачак, чәчәк сүзләрен укырга тәкъдим итә.)
2. Ч хәрефе белән танышу.
Укытучы. Бу хәреф Ч хәрефе дип әйтелә.(Басма һәм язма хәрефләр белән таныштыру. Ч ч хәрефләре язылган карточкалар күрсәтелә.)
Укытучы. Укучылар Ч хәрефе нәрсәгә охшаган? (урындыкка, дүртлегә)
Ч хәрефе языла
Нәкъ 4ле кебек үк
Ләкин икесен беркайчан
Бутый күрмәгез берүк.
- Ч хәрефен алфавиттан табыгыз. Ул нинди хәрефтән соң тора?
- Ч хәрефенең эше турында парларда сөйләгез. (Ч хәрефе саңгырау [ ч] авазын тамгалый.)
Укучылар нәтиҗәне парларда, аннары үз – үзенә сөйли.
Үзбәя.
3. Аваз культурасы тәрбияләү.
Укытучы. Тел шомарткыч.
Сәер чүлмәкче
Чүәк чигә чүлмәкче,
Чүәкчедән күрмәкче
Чүәк кебек чикмәкче.
9. Чебеш сүзенә иҗек – аваз анализы ясала. Сүзне иҗекләргә бүләбез.
10.Физминутка.
Нәни чебиләр барсы да
Сары майка кигәннәр
Зарядка ясарга диеп,
Болынлыкка килгәннәр
Корт – корт, корт – корт
Болынлыкка килгәннәр
Тавык аларга өйрәтә
Җим табарга, ашарга
Күктә тилгән күренсә,
Кая кереп качарга,
Корт – корт, корт – корт
Кая кереп качарга.
V. Яңа материалны ныгыту.
1. Укытучы. Әйдәгез, тактага язылган иҗекләрне укыйк әле. Иҗекләрне укыганда нәрсәгә игътибар итәбез? (Сузык авазларга.)
Укучылар тактага язылган түбәндәге иҗекләрне укыйлар:
- ча чә, чу-чү, чы-чи.
1. Дәреслек белән эш.
Укытучы. Дәреслектәге сүзләрне эчтән укыгыз.
( Башта укучы укып күрсәтә. Аннары укучылар бер-берсенә укып күрсәтә.)
Дәреслектәге рәсем буенча әңгәмә.
2. Дәреслектәге текст белән эш.
- Текстны карап чыгыгыз. Аңлашылмаган сүзләр юкмы?
- Хикәя нәрсә турында бара?
(Бер укучы кычкырып укый. Аннан текстны укучылар мөстәкыйль укыйлар, бер-берсенә укып кәрсәтәләр.)
Үзбәя.
7.Укытучы. Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар алдыгыз? ([ ч] – саңгырау тартык аваз.)
- [ ч] авазы кайда ясала? Ничек әйтелә?
- Ничек белдек? (Аваз схемасын ясадык, хәреф белән тамгаладык, [ ч] авазын әйтергә өйрәндек.)
- Укучылар [ ч] авазы белән сүзләр уйлый.)
Үзбәя.
VII. Өй эше.
Укытучы. Өйдә нишләрбез? ( Укырбыз, ч хәрефе турында әти - әниләргә сөйләрбез.)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
[Э] авазы, Э, э (е) хәрефләре.
План-конспект урока по татарскому языку в 1 классе по ФГОС...
Тема:[д ]авазы Д,д хәрефләре
Дәреслек:Әлифба.И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина....
Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең ничек укыганын әйтү. [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу.
Сингапур технологиясе буенча дәрес планы. Тема " Без дәрестә. Үзенең һәм иптәшенең ничек укыганын әйтү. [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән танышу һәм язу." 1 класс. ...
Әдәби уку дәресенә технологик карта. Тема: [ч] авазы, Ч,ч хәрефләре.
Укучыларны тартык[ ч] авазы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру ,язырга өйрәтү; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе форма –...
Тема: [р]авазы һәм Рр хәрефләре
[р]авазы һәм Рр хәрефләре дәресенә презентация...
Тема. [з] авазы, З, з хәрефләре.
Дәреснең максаты[з] авазы, З, з хәрефләре белән таныштыру;сүз модельләре нигезендә [з] авазын дөрес әйтергә өйрәтү;басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп уку күнекмәләрен үстерү;үз гаиләсе бел...
Әдәби уку дәресенә технологик карта Тема: [ш] авазы, Ш, ш хәрефләре 1 нче сыйныф
1. [ш] авазы һәм Ш, ш хәрефләре белән таныштыру. Сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алырга, таный белергә һәм дөрес әйтергә өйрәтү; 2. Укучыларның сөйләмен, логик фикерләв...