Татар теле дәресе
план-конспект урока (3 класс)
Предварительный просмотр:
1) “җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре” төшенчәсе белән танышу, баш һәм иярчен кисәкләргә хас үзлекләрне ачыклау, аларны җөмләдә таба белү;
2) җөмлә турында белгәннәрне кабатлау;
3) сөйләм телен үстерү, рәсем буенча җөмләләр төзеп язу;
4) кошларга, табигатькә карата кайгыртучанлык хисе тәрбияләү;
5) матур язу өстендә эш, пөхтәлек, чисталык тәрбияләү.
сүзтезмәләр, схемалар, язгы табигать сурәтләнгән рәсемнәр.
- Дәрескә әзерлек.
- Белемнәрне актуальләштерү. Шигырь укыла.
Кошлар кайткач
Елгада бозлар кузгалды...
Елмая, көлә кояш.
Урамнар буйлап атлады
Ямьле һәм күңелле яз.
Килгән кошларны күрергә
Гаяз ашыкты иртән:
-Сыерчык кунган түбәгә,
Кайчан ул килеп җиткән?..
Сез Галимҗан Латыйпның “Кошлар кайткач” дигән шигыреннән өзек белән таныштыгыз. Сез ничек уйлыйсыз, алга таба вакыйга ничек дәвам итәр икән? (Фикер алышу).
Сузып-сузып сайрый кошчык
Канатын кага-кага.
- Яратам җырыңны, -диеп
Эндәште Гаяз аңа.
- Ышанмыйм, -диде сыерчык,-
Күңелем минем тоя:
Яраткан булсаң җырымны,
Син куяр идең оя.
Хәзер сез ни әйтә аласыз бу шигырь турында? Шигырьнең төп уе нәрсәдә? Гаяз турында ни әйтер идегез? Ә сез үзегез кош оялары ясадыгызмы?Анда сыерчыклар килдеме соң? Кошларга без тагын ничек итеп ярдәм итә алабыз?
Без әле генә сезнең белән шигырь турында фикер алыштык.
- Моны тагын ничек дип атарга була?
- Сөйләм нинди була ала?
- Сөйләм нәрсәләрдән төзелә?
- Җөмлә нәрсәләрдән тора?
- Сүзләр нинди төркемнәргә бүлеп өйрәнелә, без кайсылары белән таныш?
Ә менә җөмлә эчендәге сүзләр башкачарак атала. Алар җөмләнең бер өлешен, кисәген тәшкил итәләр, шуңа күрә аларны җөмлә кисәкләре дип атыйлар да инде.
- Ә сез җөмлә турында ниләр беләсез?
- Җөмлә нәрсәне белдерә?
- Һәр текстның төп уе бар? Без сезнең белән шигырьнең төп уен таптык. Сүзнең төп өлеше?...
- Ә җөмләнең төп уе, нигезе бармы икән? Менә бүген дәрестә без әлеге сорауга җавап табарга тиешбез дә инде. Җөмләнең нигезе бармы, булса ничәү һәм нинди? Шулай итеп дәреснең темесы:
Җөмлә кисәкләре . (Такта читендә беркетелеп барыла).
- Яңа тема. Сезнең өчен беренче бирем: тактада бирелгән сүзләрдән җөмлә төзеп язарга.
- җитте, яз, ямьле;
- нурларын, якты, кояш;
- җылы, кайталар, яклардан.
- Беренче рәттәге сүзләрдән җөмлә төзеп буламы? Матур язуга күнегү итеп, килеп чыккан җөмләне язабыз.
- Икенче рәттәге сүзләрдән җөмлә төзеп буламы? Ни өчен? Нәрсә безгә билгеле? Җөмләдә сүз нәрсә турында бара? Кояш турында нәрсә хәбәр ителә? Димәк, җөмләнең нәрсәсе билгесез? Җөмлә булсын өчен нәрсә өстәргә кирәк, нәрсәсез җөмлә булмый?
- Өченче рәттәге сүзләрдән җөмлә төзеп буламы? Җөмләнең нәрсәсе билгесез? Димәк, нәрсәсез җөмлә төзеп булмый?
- Ничек уйлыйсыз, җөмләдә сүз нәрсә турында бара?
- Хәзер әйтә аласызмы инде?
- Җөмләнең нигезе бармы?
- Җөмлә нигезенә нинди җөмлә кисәкләре керә?
- Шулай итеп ия белән хәбәрне җөмләнең баш кисәкләре дип атап йөртәләр. Ияне аерып күрсәтү өчен астына бер сызык, ә хәбәрнең астына ике сызык сызалар.
- Ныгыту. Дәреслекләрне ачабыз. 167 нче биттәге 285 нче күнегү. Җөмләләрне укыйбыз, баш кисәкләрен, ягъни ... (иясе белән хәбәрен табабыз). Ия нинди сүз төркеме белән белдерелгән, ә хәбәр?
Язуда ия белән хәбәрне ничек аерып күрсәтәбез?
- Арыдыгызмы? Ял итеп алабазмы? (Физминутка).
- Эшне дәвам итәбез.
Тактага игътибар белән карагыз әле. Сез анда нәрсә күрәсез? Ничек уйлыйсыз, нәрсә өчен микән? Язылган сүзләрне туры килгән әлеге терминнар астына куярга кирәк.
Сүз төркемнәре Җөмлә кисәкләре
исем баш кисәкләр
сыйфат ия
фигыль хәбәр
алмашлык иярчен кисәкләр
кисәкчә
Ә нәрсә микән соң ул иярчен кисәк? Ни өчен ул иярчен кисәк дип аталган?
Моны белер өчен әйдәгез җөмләләр тикшереп карыйк. Тактага язылган җөмләне бергәләп тикшерү.
- Ерактан күңелле җыр ишетелә.
(Баш кисәкләр табыла.)
- Ерактан сүзе кайсы сүзне ачыклап килгән, ул кайсы сүзгә ияргән.
ишетелә (кайдан?) ерактан
күңелле сүзе кайсы сүзне ачыклаган
җыр (нинди?) күңелле
- Җөмләдә бу сүзләр нишләде. (Баш кисәкләрне ачыклый, баш кисәкләргә иярә). Шуңа күрә дә инде аларны иярчен кисәкләр дип атап йөртәләр. Димәк, иярчен кисәкләр ул баш кисәкләрдән кала җөмләдәге башка кисәкләр. (Кайсы баш кисәкне ачыклаудан чыгып, аларның һәрберсенең үз исеме бар. Ләкин әлегә без барлык иярчен кисәкләрне дә бергә карарбыз һәм астына нокталар сызып аерырбыз.)
- Нәтиҗә ясау. Дәреслектәге 287 нче күнегүне тактада әле генә башкарган тәртиптә тикшерәбез. Кем тактада башкарырга тели? (Чиратлап тактада эшләнә).
Дәрес башында бирелгән сорауларга җавап таптыкмы инде?
- Бүген дәрестә нинди яңа терминнар белән таныштык?
- Нәрсә инде ул җөмләнең баш кисәкләре?
- Без аларны ничек билгелибез?
- Ия гадәттә нинди сүз төркеме белән белдерелә?
- Хәбәрне ничек табабыз? Ул гадәттә нинди сүз төркеме белән белдерелә?
- Нәрсә ул иярчен кисәкләр? Алар ни өчен кирәк?
- Баш кисәкләрсез җөмлә була аламы?
- Ә баш кисәкләрдән генә торган җөмләләр була аламы?
- Тактада җыйнак җөмләләр:
Яз килде.
Бозлар акты.
Кошлар кайтты.
Без ясадык.
Сыерчыклар ошаттылар, сайрадылар.
Үләннәр яшәрде.
Яфраклар күренә.
Болар җөмләме? Дәлилләгез. Нинди җөмләләр? Шушы җөмләләргә иярчен кисәкләр өстәп, җөмләләрне тулыландырып языгыз. Алдагы күнегүдән соң бер буш юл калдырырга онытмагыз!
Үзегездән дә җөмләләр өсти аласыз.
(Укыйлар.) Нәрсә барлыкка килде? Ни өчен текст дип уйлыйсыз? Нәрсә соң ул текст? Әлеге текстка нинди исем бирергә була?
- Йомгак. Сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Үзегезнең эшне ничек бәялисез? Дәрестә өйрәнгәннәрне истә калырлык итеп кабатларга. “Яз” турындагы сочинениены тулыландырып язып бетерергә.
Билгеләр куела.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.
Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...
Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.
Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән. Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....
2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"
1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...
3нче сыйныфта татар теле дәресе
ДӘРЕСТӘ “Сыйфат” темасы буенча белемнәр гомумиләштерелә ...
"Фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы" 4 сыйныфта татар теле дәресе
4 сыйныф укучыларын татар телендә фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү өчен телебезнең хәзинәләреннән файдалану яхшы һәм үтемле булачак. Шул максатны күздә тотып бу дәрестә предметның хәрәкә...
Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.
Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...