"Һөнәрләр илендә"
проект (4 класс)

Эзләнү проекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "һөнәрләр илендэ"48.59 КБ

Предварительный просмотр:

                 Татарстан  Республикасы  Саба  муниципаль  районы

Олы Арташ төп гомумбелем бирү муниципаль бюджет учереждениясе

                                           Эзләнү  проекты

   

                                                        Эшләде:  Гайсин Ильнат Ильшат улы

                                                        Җитәкчесе: Гайсина Гөлфия Ясәвиевна

                                             2017нче ел

                                          Эчтәлек

 1.Кереш  ______________________________       3 -4                                                      

 2.1.Әби- бабаларыбызның  һөнәрләре _____        5

 2. 2. Нәселебезнең һөнәрләр картотекасы ____    6-9

 2.3. Әти-әнием һөнәре_____________________   10

2.4.Һөнәр турында мәкальләр_______________   11 -12                            

3.  Йомгаклау - көтелгән нәтиҗә____________    13 - 14

4. Кулланылган әдәбият____________________ 15

 5. Кушымта______________________________ 16 - 19

                                  “ҺӨНӘР ИЛЕНДӘ” – эзләнү эше.

                                  “Кешене туйдыручы – һөнәр”(татар халык мәкале)

Максат: Нәселдә булган һөнәрләрне өйрәнү.

Бурычлар:

1.Әби-бабайларның көнкүрешен чагыштыру: алар кем булып эшләгән, ничек яшәгән, нинди шартларда көн күргән.

2.Нәселдә булган һөнәрләр картотекасы туплау.

Гипотеза:

Һөнәрнең нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык,күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль икәненә төшендерүгә ирешү.

Эзләнү методлары: тормышка ашыру планын төзү, китаплардан , газета- журналлардан  мәгълүмат җыю, өлкәннәрдән сорашу, интернеттан кирәкле материалларны карау.

                                             

                                                                      Балачакны ташлап китәр чаклар,

                                                             Сизелми дә килеп җитәчәк.

                                                             Балачаклар кире кайтмас:

                                                             Алда юллар безне көтәчәк.

                                                             Алда юллар – кайсын сайларга?

                                                             Төрле уйлар баштан үтәчәк.

                                                             Дөрес һөнәр сайлаганда гына

                                                             Көтәр безне матур киләчәк.

Әйе, шигьри юлларда искә алынган балачак, мәктәп еллары сизелми дә үтеп китәчәк. Ә алда безне зур тормыш юлы көтә.

Һәрбер яшь кеше тормышта үз юлын табарга, үзенең күңеленә хуш килә торган һөнәргә ия булырга тиеш дип саныйм.

Чынлап та, без – 21 гасыр балалары. Бу гасыр тормышыбызга зур үзгәрешләр алып килде. Әлеге катлаулы  үзгәрешләр бездә, “ Мәктәптән соң, кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр үзләштерегә?” дигән сораулар тудыра.

 «Һөнәрле утта янмый, суда батмый». Бу мәкаль эчендә никадәрле сер яше-ренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга да таныш сүз. Бу кем өчендер-яраткан эше, нәрсә булса да җитештерү, һөнәр ул- белгечлелек, про-фессия. Һөнәрләр… Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?! Укытучы, табиб, шофер, пешекче һәм башкалар. Барсы да мөһим һәм кирәкле. Шофер бу-ласың килә икән - шофер бул, тракторчы буласың килә икән- тракторчы бул. Һөнәрне сайлый гына белергә кирәк. Һөнәрне яратып, күңелеңә ятыш-лысын сайласаң гына, һөнәреңнең остазы була аласың.

Дөньяда барлыгы 40 мең һөнәр барлыгы билгеле.

Үзенә туры килгән һөнәрне дөрес сайлау кеше язмышында зур роль уйный. Бу унайдан безнең борынгы бабаларыбыз ничек эш иткән соң? Тарих битләренә күз салыйк әле.

  Борынгыдан ук баланы эш - шөгыльле, һөнәрле итү турында кайгырту ата-ананың җаваплы бурычы булган. Сайланган һөнәр кешенең сәләтенә туры килергә тиеш. Хезмәт дөрес сайланган булса, бәхет кешене үзе эзәп таба. Безнең  бабаларыбыз  бу мәсьәләне шулай чишкәннәр. Ата-аналар балаларына итекче, мичче, калайчы, чүлмәкче һәм башка кәсепләрне тәкъдим иткән. Яшьләр һөнәргә остаздан өйрәнгәннәр. Татар халкының “ Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” мәкале шуның ачык мисалы булып тора. Һөнәр сайлаганда бабаларыбыз тәҗрибәсе игътибарга лаек.

      Хәзер заманалар үзгәрде. Замана белән кешеләр дә, һөнәрләр дә үзгәрде.  Кешеләргә файда китерә торган, үзең дә яратып башкара торган һөнәрне дөрес сайлар өчен безгә үзебезне кечкенәдән үк аңлы рәвештә әзерли башларга кирәк.  Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә  соң?  Күп укырга, тырышырга, ихтыяр көченә ия булырга кирәк.

 Татар халкы борынгыдан һөнәр осталарына бай булган. Элек-электән  һәр төбәк аерым бер кәсеп белән дан тоткан. Бер авыл үзенең киез итек басучылары, тире иләүчеләре белән макталса, икенчеләре – тун, мехтан бүрек тегүчеләре, калайчы- миччеләре, өченчесе шәлчеләре, күнчеләре, чүлмәкчеләре, чабата ясаучылары белән дан  казанган.  

    Минем әтием дә нәкъ шундый тырыш гаиләләрнең берсендә  туган. Дәү әнием (Ризәлә әбием) кече яшьтән үк эшне сөйгән. Ул катлаулы хезмәт юлы үткән. Ул өч бала тәрбияләп үстергән. Бүгенгесе көндә әбиемнең сигез оныгы бар. Мин әбиемне бик яратам. Ул дөньяда иң яхшы, иң ягымлы, киң күңелле әби. Әбием тәрәз төбен тутырып, берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә. Дәү әни пешекче һөнәрен сайлап,күп еллар ашханәдә тәмле ризыклар  пешереп, хезмәт куйган. Безне дә һәркөнне якты йөзе, тәмле ризыклары белән сыйлый.
Хәзергесе вакытта, әбием лаеклы ялда булса да әтием белән авылыбызда сөт җыючы булып эшли.Дәү әнием һәр эшен дә  җиренә җиткереп, төгәл итеп  башкара. Ә Зиннур  бабаем тракторчы булып   28 ел эшләгән. Бабаем эштән бушаган араларда ат чаналары ясаган һәм бик уңган балта остасы булган. Авылдагы күп кешеләрнең заказларын эшләгән кеше ул! Күп итеп мал-туар, кош-корт  та асраганнар  әле алар. Ничек итеп барысына да өлгергәннәрдер? Бүгенге көндә бабам мине дә үзенең һөнәренең серләренә өйрәтә.Үзебезнең  әби-бабайларыбыз белән бик нык горурланабыз! Аларның осталыклары, уңганлыклары безгә дә күчсен иде!

           Әтиемнең, әниемнең  ягыннан җиде буын нәсел шәҗәрәсен төзеп, өйрәнеп, барлап торабыз. Кызганычка каршы, кайбер туганнар  белән  элемтәләр өзелгән. Моның сәбәбе, әлбәттә, ерак ара. Шулай да аларның исемнәрен, үзгәргән фамилияләрен, яңа туган балаларын   белеп барабыз. Соңгы вакытта үзебезнең нәселдәге һөнәрләрне һәм профессияләрне барларга булдым. Үзем өчен бик кызыклы ачышлар ясадым. Мәсәлән:алар  арасында укытучылар, табиблар, сатучылар, хисапчылар,тракторчылар булган.

         

   Бу мәгълүматларны туплаганда үзебезнең нәселнең һөнәрләр картотекасын төзергә булдым.  Безнең хәзерге буын туганнарыбыз  арасында  күптөрле һөнәр ияләре бар. Үрнәк алырлык, горурланырлык шәхесләребез бик күп икән! Менә алар:

                                  ПЕДАГОГЛАР

Ибрагимова Мөршидә Ягъфәровна - 33 ел

Валиева Миләүшә Әденановна– 23 ел

Фәизова Әлфинур Рафаэлович – 19 ел

Гайсина Гөлфия Ясәвиевна (әнием) – 20 ел

Мөхәмәтҗанов Рөстәм Хәмитович– 29 ел

Сафиева Рузалия Хәмитовна– 25 ел

Гүзәлова Алисә Марселевна– 5 ел

Мөхәмәтҗанов Рәлиф Ринатович-  12 ел

Гусева Лилия Габделихсановна – 18  ел

                                  ТАБИБЛАР (МЕДИЦИНА)

Билалова Гүзәл Равилевна – 23 ел

Кәшипова Ләйсән Мәснәвиевна – 18 ел

Файзутдинова Ләйсән Рафисовна–15 ел

Миңнемуллина Резеда Фәритовна –  2 ел

                                     ПОЛИЦИЯ

Камалов Фәргать Ясәвиевич -20ел

Козлова Эльвира Габделихсановна -16 ел

Сабиров Рамил Радик улы -  5 ел

                                  МАШИНА ЙӨРТҮЧЕЛӘР

Гарипов Раил Камилович  – 16 ел

Юнусов Ринат Равилевич -18 ел

                                    АШ  ПЕШЕРҮЧЕЛӘР

Гайсина Ризәлә Шигабиевна- 10 ел

Сабирова Фирдәүс Сәлимовна - 28 ел

Нигъмәтҗанова Сәлимә Сәлимовна- 32 ел

Гаянова Лилия Зиннуровна – 15 ел

                                   МЕХАНИЗАТОРЛАР

Шигабиев Мәсгут Шигабиевич –  35  ел

Шигабиев Ришат Мәсхутович -  21 ел

Шигабиев Илфак Мәсхутович - 17 ел

Шигабиев Айрат Мәсхутович – 15 ел

Сахабиев Сәүбән  Рамазанович- 31 ел

Сәхәбиев Айнур Сәүбәнович – 11 ел

Фәйзутдинов Рамил Рафисович – 12 ел

                                         ХИСАПЧЫ

Юнусова Мөршидә Шиһабиевна –28 ел

Хасанова Рәмзия Шигабиевна – 30 ел

Билалова Гөлнара – 23 ел

Билалова Алсина Маратовна- 3 ел

Сагитова Гүзәл Нурбаяновна-2ел

 Марданова  Айгөл Фәритовна – 5ел

                                             САТУЧЫЛАР

Фатхуллина Лилия Вакыйфовна– 20 ел

Рафикова Илфира Илфатович – 8 ел

Шакирова Рушания Кәдимовна- 19 ел

Гарипова Гөлия Зиннуровна – 5 ел

                                              ТЕГҮЧЕ

Рафикова Рамилә  -16 ел

                                            ХОРЕОГРАФЛАР

Сәмигуллина Гөлназ Мәсхутовна- 25 ел

 Эштәге зур тырышлыклар да буыннан-буынга күчә килә. Безнең туганнарыбыз тормышта үз урыннарын таба алганнар. Мин аларның хезмәт нәтиҗәләрен күреп куанам. Алар юлыннан ныклы адымнар белән бару өчен тырышып укыйм, хезмәт дәресләрендә һөнәрләргә өйрәнәм. Башлаган картотеканы тагын да тулыландырасы бар әле. Кайда укыганнарын һәм  эш урыннарын төгәллисе иде.

     Әлегә әтием белән әнием турында тулырак мәгълүмат бирәм.

 Әтием Олы Арташ сигезъеллык мәктәбен тәмамлагач, Икшермә урта мәктәбендә белем алган һәм Сабада һөнәр алу училищасын бетергән.       Бабаемның һөнәрен ярату аңа да күчә. Ул үзенең хезмәт юлын тракторчы булып башлый.  Мин әтиемнең эшләгәнен кечкенәдән күреп, кызыксынып үстем  һәм шуңа әти миңа трактор серләренә  төшендерә.

 Бу проектны язганда минем тракторның файдасы турында да язып үтәсем килә. Яз фасылыннан башлыйбыз. Көннәр матурлануга, туфрак пешкәч бакча  сукалау эшләре башкарыла. Монда үзебезнең бакчаны трактор ярдәме белән  сукалыйбыз, бәрәңгене трактор    белән утыртабыз.

 Бәрәңге тишелеп күренә башлауга, тырмалау эшләре башлана. Ә бу эш шулай ук трактор белән башкарыла.

Җәй көне трактор белән утын ташу, печән алып кайту, бәрәңге ызаннарын йомшарту кебек эшләр була.

 Көзгә кергәч, трактор белән бәрәңге алына. Бу вакытта бигрәк тә һава торышыннан борчылып, авылыбыз кешеләре соравы буенча әтием иртәнге сәгать өчтән торып, бәрәңге алу эшен башкара. Авылдашларыбыз әтиемнең ярдәмчел,тырыш хезмәтенә рәхмәтләрен җиткерәләр. Аның бу сыйфатлары мине тагын да тракторчы һөнәрен сайлауга кызыксыну уята.  Киләчәктә мин үзем дә тракторчы булырга хыялланам. Буш вакытым булуга мин трактор рәсемнәре ясарга яратам.

Әнием Гайсина (Камалова) Гөлфия Ясәви кызы  Урта Саба авылында туган. Саба урта мәктәбен 1992нче елда тәмамлаган. Укытучы булу хыялын тормышка ашыру өчен Арча педагогия көллиятенә укырга керә һә югары уку йортын читтән торып тәмамлый. Бүгенге көндә Арташ төп мәктәбендә  эшли. Әнием үз эшен яратып, тырышып башкара. Әтием белән әниемә эшләрендә зур уңышларга ирешеп, хезмәтләренең игелеген күрергә насыйп булсын.

 Халык аваз иҗатында һөнәр, хезмәт, уңганлык һәм ялкаулык турында күп мәкальләр һәм әйтемнәр бар. Аларның һәрберсе зур мәгънәгә ия. Бу мәкальләрне еш кына әти-әниләрдән, әбиемнәрдән, укытучы һәм тәрбиячеләрдән  ишетергә була. Игътибарыгызга кайберләрен тәкъдим итәм.

Егет кешегә җитмеш  төрле һөнәр дә аз.

Оста кулда һөнәр бар.

Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

Һөнәрле  үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.

Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар.

Агач - җимеше белән, кеше - эше белән.

Аз сөйлә, күп эшлә.

Башланган эш - беткән эш.

Бүгенге эшне таңга калдырма.

Данның төбе - хөрмәт, хөрмәтнең төбе - хезмәт.

Кем эшләми, шул ашамый.

Кошның матурлыгы төсе белән, кешенең матурлыгы эше белән.

Күмәк эш үрчемле булыр.

Тирләп эшләсәң, аш тәмле була.

Хезмәте каты - җимеше татлы.

Эш кешене төзәтә, ялкаулык - боза.

Эшле килер - эш арттырыр, эшсез килер - эш калдырыр.

Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми.

Эшләп баю гаеп түгел, көчләп баю гаеп.

Яратып эшләгән эш куаныч китерә.

Акыл күпкә җиткерер, һөнәр күккә җиткерер.

Башта үзең өйрән, аннан кешене өйрәт.

Белгән һөнәр иңсәне басмый.

Корал эшләр, кул мактаныр.

Оста барда кулың тый, остаз барда телең тый.

Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас.

Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык.

Шәкерт эшне күп бозар, бер көн остадан узар.

Эшең торса - бер тәңкә, өйрәнүең - мең тәңкә.

Эшләгәнең атаң илә анаңа, өйрәнгәнең - үзеңә.

Иренгән ике эшләгән, һаман эше пешмәгән.

Матурлык туйда кирәк, эшчәнлек көн дә кирәк.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Тырышлык - зурлык, ялкаулык - хурлык.

Эшлеклене мал басар, эшлексезне йокы басар.

Ярлылык тырыш кешенең тәрәзәсеннән караса да, ишегеннән керә алмас.

Һөнәрләр бик күпләр,                                                                                                                                Бар да яхшы кебекләр.                                                                                                                         Иң яхшысы кайсысы?                                                                                                                                                         Безгә кирәк яхшысы.                                                                                                                         Столярмы, буяучымы?

Шахтер булу ярармы?                                                                                                                               Баш ватасыз аптырап,                                                                                                                     Нинди һөнәр яхшырак?                                                                                                       Бәхәсләшеп тормагыз,                                                                                                            Бары мине тыңлагыз.                                                                                                                   Сүз җаеннан гына мин                                                                                                                    Киңәш бирим сезгә дим,

Илгә кирәкле булу,                                                                                                                             Яхшы теләкле булу,                                                                                                                                Үзе бәхет түгелме?                                                                                                                        Эштән эшкә сикермә,                                                                                                                              Сайла менә бу җирдә                                                                                                                       Күңел сөйгән һөнәрне.                                                                                                                     Дуслар, тагын сезгә                                                                                                                                 Бар әйтәсе бер сүзем.                                                                                                                       Нинди һөнәр сайласаң да,                                                                                                                            Кирәк беренчебелем.

  Нинди генә һөнәрне сайласак та тырышлык кирәк. Әлегә безнең төп эшебез тырышып уку.Ә менә әти-әниләребез сайлаган һөнәрне  без хөрмәт итәргә тиеш, чөнки алар безне тәрбиялиләр.

  Шуны онытмыйк: һөнәр сайлаганда без үз язмышыбызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәребез үзебезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.

                 Һөнәрләр күп: кем булсаң да

                 Игенчеме, эшчеме?

                 Тик онытма бер нәрсәне:

                 Хезмәт бизи кешене.

 Яраткан хезмәтең булу – зур бәхет. Ә минемчә, “бәхет” төшенчәсендә  ярат-кан һөнәрең булу – иң кирәкле таләпләрнең берсе дип уйлыйм.

Бу бәхет безне читләтеп үтмәсен, илгә-көнгә яраклы, туганнарыбызга, якын-нарыбызга, гаиләбезгә кирәкле булып яшик дигән теләктә калам.

                                     Кулланылган әдәбият

1. Гаилә архивы

2. Гөлбакча (Балалар өчен хрестоматия)./төз. Юсупов Ф.Ю. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1984.

3. Көч һәм рух тамырлары (Әдәплелек дәресләре).- Казан: Мәгариф, 2000.

4. Хикмәтледә, бизәкле дә туган тел./ төз. Сафиуллина Ф.С.- Казан: Мәгәриф, 1998.

Хәерле көн! Мин Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфында укыйм.Сезнең игътибарыгызга “Һөнәрләр илендә” темасына эшләгән иҗади проект эшемне тәкъдим итәм.

Эзләнү эшенең максаты: Нәселдә булган һөнәрләрне өйрәнү.

Бурычлар:

1.Әби-бабайларның көнкүрешен чагыштыру: алар кем булып эшләгән, ничек яшәгән, нинди шартларда көн күргән;

2. Нәселдә булган һөнәрләр картотекасы туплау.

.


Проект эшен язу өчен мин газета-журналлар укыдым, интернеттан кирәкле материаллар таптым.Нәселебездәге кешеләр белән сөйләшүләр алып бардым. Проект өчен кирәкле һәр материалны туплап бардым. Иҗади-эзләнү эшемдә мин һөнәр төрләрен өйрәнүгә игътибар бирдем.

                                                                       Балачакны ташлап китәр чаклар,

                                                             Сизелми дә килеп җитәчәк.

                                                             Балачаклар кире кайтмас:

                                                             Алда юллар безне көтәчәк.

                                                             Алда юллар – кайсын сайларга?

                                                             Төрле уйлар баштан үтәчәк.

                                                             Дөрес һөнәр сайлаганда гына

                                                             Көтәр безне матур киләчәк.

Әйе, шигьри юлларда искә алынган балачак, мәктәп еллары сизелми дә үтеп китәчәк. Ә алда безне зур тормыш юлы көтә.

Һәрбер яшь кеше тормышта үз юлын табарга, үзенең күңеленә хуш килә торган һөнәргә ия булырга тиеш дип саныйм.

 Чынлап та, без – 21 гасыр балалары. Бу гасыр тормышыбызга зур үзгәрешләр алып килде. Әлеге катлаулы  үзгәрешләр бездә, “ Мәктәптән соң, кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр үзләштерегә?” дигән сораулар тудыра.

 «Һөнәрле утта янмый, суда батмый». Бу мәкаль эчендә никадәрле сер яшеренгән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул барыбызга да таныш сүз. Бу кем өчендер-яраткан эше, нәрсә булса да җитештерү, һөнәр ул- белгечлелек, профессия. Һөнәрләр… Ниндие генә юк бит аның бу дөньяда?! Укытучы, табиб, шофер, пешекче һәм башкалар. Барсы да мөһим һәм кирәкле. Шофер буласың килә икән - шофер бул, тракторчы буласың килә икән- тракторчы бул. Һөнәрне сайлый гына белергә кирәк. Һөнәрне яратып, күңелеңә ятышлысын сайласаң гына, һөнәреңнең остазы була аласың.

  Дөньяда барлыгы 40 мең һөнәр барлыгы билгеле.

Үзенә туры килгән һөнәрне дөрес сайлау кеше язмышында зур роль уйный. Бу унайдан безнең борынгы бабаларыбыз ничек эш иткән соң? Тарих битләренә күз салыйк әле.

  Борынгыдан ук баланы эш - шөгыльле, һөнәрле итү турында кайгырту ата-ананың җаваплы бурычы булган. Сайланган һөнәр кешенең сәләтенә туры килергә тиеш. Хезмәт дөрес сайланган булса, бәхет кешене үзе эзәп таба. Безнең  бабаларыбыз  бу мәсьәләне шулай чишкәннәр. Ата-аналар балаларына итекче, мичче, калайчы, чүлмәкче һәм башка кәсепләрне тәкъдим иткән. Яшьләр һөнәргә остаздан өйрәнгәннәр. Татар халкының “ Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” мәкале шуның ачык мисалы булып тора. Һөнәр сайлаганда бабаларыбыз тәҗрибәсе игътибарга лаек.

      Хәзер заманалар үзгәрде. Замана белән кешеләр дә, һөнәрләр дә үзгәрде.  Кешеләргә файда китерә торган, үзең дә яратып башкара торган һөнәрне дөрес сайлар өчен безгә үзебезне кечкенәдән үк аңлы рәвештә әзерли башларга кирәк.  Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә  соң?  Күп укырга, тырышырга, ихтыяр көченә ия булырга кирәк.

 Татар халкы борынгыдан һөнәр осталарына бай булган. Элек-электән  һәр төбәк аерым бер кәсеп белән дан тоткан. Бер авыл үзенең киез итек басучылары, тире иләүчеләре белән макталса, икенчеләре – тун, мехтан бүрек тегүчеләре, калайчы- миччеләре, өченчесе шәлчеләре, күнчеләре, чүлмәкчеләре, чабата ясаучылары белән дан  казанган.  

      Минем әтием дә нәкъ шундый тырыш гаиләләрнең берсендә  туган.Дәү әнием (Ризәлә әбием) кече яшьтән үк эшне сөйгән. Ул катлаулы хезмәт юлы үткән. Ул өч бала тәрбияләп үстергән. Бүгенгесе көндә әбиемнең сигез оныгы бар.Мин әбиемне бик яратам. Ул дөньяда иң яхшы, иң ягымлы, киң күңелле әби. Әбием тәрәз төбен тутырып, берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә. Дәү әни пешекче һөнәрен сайлап,күп еллар ашханәдә тәмле ризыклар  пешереп, хезмәт куйган. Безне дә һәркөнне якты йөзе, тәмле ризыклары белән сыйлый.
Хәзергесе вакытта, әбием лаеклы ялда булса да әтием белән авылыбызда сөт җыючы булып эшли.Дәү әнием һәр эшен дә  җиренә җиткереп, төгәл итеп  башкара. Ә Зиннур  бабаем тракторчы булып   28 ел эшләгән. Бабаем эштән бушаган араларда ат чаналары ясаган һәм бик уңган балта остасы булган. Авылдагы күп кешеләрнең заказларын эшләгән кеше ул! Күп итеп мал-туар, кош-корт  та асраганнар  әле алар. Ничек итеп барысына да өлгергәннәрдер? Бүгенге көндә бабам мине дә үзенең һөнәренең серләренә өйрәтә.Үзебезнең  әби-бабайларыбыз белән бик нык горурланабыз! Аларның осталыклары, уңганлыклары безгә дә күчсен иде!

           Әтиемнең, әниемнең  ягыннан җиде буын нәсел шәҗәрәсен төзеп, өйрәнеп, барлап торабыз. Кызганычка каршы, кайбер туганнар  белән  элемтәләр өзелгән. Моның сәбәбе, әлбәттә, ерак ара. Шулай да аларның исемнәрен, үзгәргән фамилияләрен, яңа туган балаларын   белеп барабыз. Соңгы вакытта үзебезнең нәселдәге һөнәрләрне һәм профессияләрне барларга булдым. Үзем өчен бик кызыклы ачышлар ясадым. Мәсәлән:алар  арасында укытучылар, табиблар, сатучылар, хисапчылар,тракторчылар булган.

  Бу мәгълүматларны туплаганда үзебезнең нәселнең һөнәрләр картотекасын төзергә булдым.  Безнең хәзерге буын туганнарыбыз  арасында  күптөрле һөнәр ияләре бар. Үрнәк алырлык, горурланырлык шәхесләребез бик күп икән! Менә алар:

                                  ПЕДАГОГЛАР

Ибрагимова Мөршидә Ягъфәровна - 33 ел

Валиева Миләүшә Әденановна– 23 ел

Фәизова Әлфинур Рафаэлович – 19 ел

Гайсина Гөлфия Ясәвиевна (әнием) – 20 ел

Мөхәмәтҗанов Рөстәм Хәмитович– 29 ел

Сафиева Рузалия Хәмитовна– 25 ел

Гүзәлова Алисә Марселевна– 5 ел

Мөхәмәтҗанов Рәлиф Ринатович-  12 ел

Гусева Лилия Габделихсановна – 18  ел

                                  ТАБИБЛАР (МЕДИЦИНА)

Билалова Гүзәл Равилевна – 23 ел

Кәшипова Ләйсән Мәснәвиевна – 18 ел

Файзутдинова Ләйсән Рафисовна–15 ел

Миңнемуллина Резеда Фәритовна –  2 ел

                                     ПОЛИЦИЯ

Камалов Фәргать Ясәвиевич -20ел

Козлова Эльвира Габделихсановна -16 ел

Сабиров Рамил Радик улы -  5 ел

                                  МАШИНА ЙӨРТҮЧЕЛӘР

Гарипов Раил Камилович  – 16 ел

Юнусов Ринат Равилевич -18 ел

                                    АШ  ПЕШЕРҮЧЕЛӘР

Гайсина Ризәлә Шигабиевна- 10ел

Сабирова Фирдәүс Сәлимовна - 28ел

 Нигмщтьанова Сәлимә Сәлимовна- 32 ел

                                   МЕХАНИЗАТОРЛАР

Шигабиев Мәсгут Шигабиевич –   35 ел

Шигабиев Ришат Мәсхутович - 21  ел

Шигабиев Илфак Мәсхутович -  17 ел

Шигабиев Айрат Мәсхутович - 15 ел

Сахабиев Сәүбән  Рамазанович- 31 ел

Сәхәбиев Айнур Сәүбәнович – 11 ел

Фәйзутдинов Рамил Рафисович – 12 ел

                                         ХИСАПЧЫ

Юнусова Мөршидә Шиһабиевна –28 ел

Хасанова Рәмзия Шигабиевна – 30 ел

Билалова Алсина Маратовна- 3 ел

Сагитова Гүзәл Нурбаяновна-2ел

 Марданова  Айгөл Фәритовна – 5ел

                                             САТУЧЫЛАР

Фатхуллина Лилия Вакыйфовна– 20 ел

Рафикова Илфира Илфатович – 8 ел

Шакирова Рушания Кәдимовна- 19 ел

                                              ТЕГҮЧЕ

Рафикова Рамилә -16 ел

                                            ХОРЕОГРАФЛАР

Сәмигуллина Гөлназ Мәсхутовна- 25 ел

 Эштәге зур тырышлыклар да буыннан-буынга күчә килә. Безнең мөхтәрәм кешеләребез тормышта үз урыннарын таба алганнар. Бүген туган ягыбызның күп тармакларында эшлиләр. Мин аларның хезмәт нәтиҗәләрен күреп куанам. Алар юлыннан ныклы адымнар белән бару өчен тырышып укыйм, хезмәт дәресләрендә һөнәрләргә өйрәнәм. Башлаган картотеканы тагын да тулыландырасы бар әле. Кайда укыганнарын һәм  эш урыннарын төгәллисе иде.

     Әлегә әтием белән әнием турында тулырак мәгълүмат бирәм.

 Әтием Олы Арташ сигезъеллык мәктәбен тәмамлагач, Икшермә урта мәктәбендә белем алган һәм Сабада һөнәр алу училищасын бетергән.       Бабаемның һөнәрен ярату аңа да күчә. Ул үзенең хезмәт юлын тракторчы булып башлый.  Мин әтиемнең эшләгәнен кечкенәдән күреп, кызыксынып үстем  һәм шуңа әти миңа трактор серләренә  төшендерә.

 Бу проектны язганда минем тракторның файдасы турында да язып үтәсем килә. Яз фасылыннан башлыйбыз. Көннәр матурлануга, туфрак пешкәч бакча  сукалау эшләре башкарыла. Монда үзебезнең бакчаны трактор ярдәме белән  сукалыйбыз, бәрәңгене трактор    белән утыртабыз.

 Бәрәңге тишелеп күренә башлауга, тырмалау эшләре башлана. Ә бу эш шулай ук трактор белән башкарыла.

Җәй көне трактор белән утын ташу, печән алып кайту, бәрәңге ызаннарын йомшарту кебек эшләр була.

 Көзгә кергәч, трактор белән бәрәңге алына. Бу вакытта бигрәк тә һава торышыннан борчылып, авылыбыз кешеләре соравы буенча әтием иртәнге сәгать өчтән торып, бәрәңге алу эшен башкара. Авылдашларыбыз әтиемнең ярдәмчел,тырыш хезмәтенә рәхмәтләрен җиткерәләр. Аның бу сыйфатлары мине тагын да тракторчы һөнәрен сайлауга кызыксыну уята.  Киләчәктә мин үзем дә тракторчы булырга хыялланам. Буш вакытым булуга мин трактор рәсемнәре ясарга яратам.

Әнием Гайсина (Камалова) Гөлфия Ясәви кызы  Урта Саба авылында туган. Саба урта мәктәбен 1992нче елда тәмамлаган. Укытучы булу хыялын тормышка ашыру өчен Арча педагогия көллиятенә укырга керә һә югары уку йортын читтән торып тәмамлый. Бүгенге көндә Арташ төп мәктәбендә  эшли. Әнием үз эшен яратып, тырышып башкара. Әтием белән әниемә эшләрендә зур уңышларга ирешеп, хезмәтләренең игелеген күрергә насыйп булсын.

  Нинди генә һөнәрне сайласак та тырышлык кирәк. Әлегә безнең төп эшебез тырышып уку. Ә менә әти-әниләребез сайлаган һөнәрне  без хөрмәт итәргә тиеш, чөнки алар безне тәрбиялиләр.

  Шуны онытмыйк: һөнәр сайлаганда без үз язмышыбызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәребез үзебезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.

                 Һөнәрләр күп: кем булсаң да

                 Игенчеме, эшчеме?

                 Тик онытма бер нәрсәне:

                 Хезмәт бизи кешене.

 Яраткан хезмәтең булу – зур бәхет. Ә минемчә, “бәхет” төшенчәсендә  ярат-кан һөнәрең булу – иң кирәкле таләпләрнең берсе дип уйлыйм.

Бу бәхет безне читләтеп үтмәсен, илгә-көнгә яраклы, туганнарыбызга, якын-нарыбызга, гаиләбезгә кирәкле булып яшик дигән теләктә калам.

Эштәге зур тырышлыклар да буыннан-буынга күчә килә. Безнең мөхтәрәм кешеләребез тормышта үз урыннарын таба алганнар. Бүген туган ягыбызның күп тармакларында эшлиләр. Мин аларның хезмәт нәтиҗәләрен күреп куанам. Алар юлыннан ныклы адымнар белән бару өчен тырышып укыйм, хезмәт дәресләрендә һөнәрләргә өйрәнәм. Башлаган картотеканы тагын да тулыландырасы бар әле. Кайда укыганнарын һәм  эш урыннарын төгәллисе иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкиятләр илендә

КВН. Татар һәм рус телендәге әкиятләр турында белемнәрен тикшерү....

Әкият илендә күңелле стартлар.

Балаларда физкультура һәм спорка  кызыксыну уяту; актив ял итүне оештырырга өйрәтү; сәламәт яшәү рәвешенә өндәү; әкиятләргә карата мхәббәт тәрбияләү....

Сузык авазлар илендә.

Сузык авазлар темасын кабатлау....

"Һөнәрләр илендә" сыйныф сәгате

Әлеге сыйныф сәгате башлангыч сыйныфлар өчен. Һөнәри үзбилгеләнешне үз эченә алган  сыйныф сәгате 3-4 сыйныф укучылары өчен...

"Акыллылар әкиятләр илендә"

Әкиятләргә кызыксыну тәрбияләү, иҗади фикерли белү сәләтен үстерү, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен камилләштерү....