сыйныфтан тыш чара , 1 нче сыйныф
классный час (1 класс) на тему
Предварительный просмотр:
1 нче сыйныф өчен сыйныфтан тыш чара
Максат: Балаларның язгы табигать турында күзаллауларын ныгыту.
Бурычлар:
1. Балаларда табигатьтәге матурлыкны күрә белеп, аңа соклану хисләре тәрбияләү.
2. Пиктограммалар кулланып бирелгән план буенча яз күренешләрен тасвирлап шигырь сөйләргә өйрәтү.
3. Темага кагылышлы сүзлек байлыгын арттыру, сорауларга тулы җавап алып, сөйләм телен үстерү.
Алдан эшләнгән эшләр:
1. Язгы табигатькә сәяхәт.
2. Язгы табигатьне күзәтү.
3. Әдәби әсәр уку.
4. «Яз» темасына иллюстрацияләр карау.
Кулланма материал: Магнитлы такта, яз күренешләре сурәтләнгән рәсемнәр, уенчык күбәләкләр, картоннан ясалган ятал песие, «Яз» темасына презентация, хрестоматия «Балачак аланы» 281бит.
Индивидуаль эш: Балаларның җөмләләрне дөрес һәм тулы итеп әйтә белүләренә ирешү.
Методик алымнар:
1. «Яз» темасына әңгәмә.
2. «Яз» темасына кагылышлы рәсемнәр карау.
3. Шигырь өйрәнү. М.Мазунов. «Яз килә».
4. Сорау – җавап эше.
5. Сүзле уен «Иҗекләр дөньясында».
6. Иҗади эш.
Эшчәнлек төзелеше:
1. Исәнләшү.
2. «Яз» темасына презентация карау.
3. Магнитлы такта белән эшләү.
4. Рәсемнәр кулланып, «Яз» турында сөйләп аңлату.
5. Яз турында хикәя төзү.
6. Ял минуты. «Яз килә» уены.
7. Мөнир Мазуновның «Яз килә» шигырен уку.
8. «Иҗекләр дөньясында» сүзле уены.
9. Иҗади эшчәнлек «Сыерчык ясау».
10. Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы
Укытучы кулында энҗе чәчәк.
Исәнләшү. Язгы табигать турында әңгәмә.
Укытучы: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!
Балалар: Исәнмесез!
Укытучы: Балалар, бүген безгә кунаклар килде. Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик.
Балалар: Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн безгә,
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн барыбызга!
Укытучы: Хәлләрегез ничек?
Балалар:
Язгы кояш кебек,
Туган телне, татар телен,
Өйрәнергә дип килдек.
Укытучы: Балалар, карагыз әле, нинди чәчәк?
Балалар: Энҗе чәчәк.
Укытучы: Энҗе – нинди чәчәк?
Балалар: Язгы чәчәк, ак чәчәк, матур чәчәк.һ.б
Сулыш гимнастикасы.
Укытучы: Әйдәгез, чәчәкләрне иснәп карыйбыз. Күзләрне йомып, борын аша сулыш алабыз да, әкрен генә авыз аша чыгарабыз.
Укытучы: Энҗе чәчәкне күп иснәргә ярамый, ул агулы чәчәк.
”Яз”темасына презентация карау.
Укытучы: Балалар, яз көне табигатьтә бик күп үзгәрешләр була. Әйдәгез , язгы табигатьнең иң матур мизгелләрен карап китәбез.
Рәсемнәр кулланып, «Яз» турында сөйләп аңлату
Укытучы: Балалар, менә бу рәсемнәр язгы табигатьнең иң матур мизгелләре
һәм яз көнендәге үзгәрешләр турында сөйләшеп алырга ярдәм итәр.
(Балаларга кояш, үсемлекләр, кошлар, кеше сурәтләнгән рәсемнәр тәкъдим ителә). Балалар бу рәсемнәргә карап, агачлар, чәчәкләр, кошлар, кешеләр сүзләрен кулланып, яз турында сөйлиләр.
«Микрофон» интерактив методы буенча
(балалар түгәрәккә басалар, уенчык микрофон ярдәмендә бер-берсенеә фикерләрен тулыландыралар)
Укытучы: Язгы табигать нинди була?
Балалар: Көннәр җылына. Гөрләвекләр ага. Күктә кояш елмая. Түбәдән тамчылар тама. (Слайд№1)
Укытучы: Бик әйбәт. Яз көне агачлар, чәчәкләр нишлиләр?(Слайд №2,3,4)
Балалар: Агачлар яфрак яралар. Матур чәчәкләр үсеп чыгалар. Яшел үлән үсеп чыга.
Укытучы: Яз көне кошлар үзләрен ничек тоталар?
Балалар: Җылы яктан кошлар кайталар. Кошлар оя коралар.
Укытучы: Яз көне кешеләр нишлиләр?
Балалар: Кешеләр җылы киемнәрен салалар. Кешеләр бакчада эшли башлыйлар. Балалар көймә йөздереп уйныйлар. Балалар агач утырталар. (Бер – ике баладан хикәя төзеп сөйләтү)
Ял минуты. «Яз килә» уены.
Укытучы: Я, балалар, күрегез,
Тышта, әнә, килә яз.
Балалар: Әйе, әйе, күрәбез,
Яз килгәнен беләбез.
Укытучы: Миңа якын килегез,
Яз турында сөйләгез.
Балалар:
Канат кагып ерактан (очу хәрәкәтләре ясыйлар)
Кошлар кайтты көньяктан (учларына бармак белән төртеп- төртеп күрсәтәләр)
Тамчы тама тып та,тып,
Булмый аны туктатып. (кулларын югары күтәреп, күккә күрсәтәләр)
Зәңгәр күктә кояш балкый,
«Тышка чык» дип, безне алдый. (туп сикерткән хәрәкәтләр ясыйлар)
Сикергеч, туп кулга алыйк,
Сикереп уйнап карыйк. (кулларын чабып, бер урында сикерәләр)
Яз бездә озак тормый,
Җәй килер җырлый – җырлый.
Мөнир Мазуновның “Яз килә” шигырен уку
Укытучы: Балалар, мин сезгә хәзер Мөнир Мазуновның “Яз килә” шигырен сөйләп күрсәтәм. Игътибар белән, бик яхшы итеп тыңлагыз. Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?
Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп, кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы —
Сагынып көткән яз килә.
Укытучы: Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?
Балалар: Яз турында.
Укытучы: Шигырь сезгә ошадымы? Барлык сүзләрне дә аңладыгызмы? Яттан өйрәнергә телисезме?
Укытучы: Ә хәзер тагын бер кат укыйм. Ә сез әкрен генә эчтән кабатлап, исегездә калдырырга тырышыгыз.
Магнитлы такта белән эшләү
Укытучы пиктограмма кулланып, тагын бер кат укый, пиктограммаларны магнитлы тактадагы куелган тәрәзәләргә схема белән куеп бара: (кояш, күк, җир, тамчы, яз).
Балалар белән бергәләп кабатлау (2 тапкыр).
Берничә баладан пиктограммалар кулланып, шигырьне кабатлату, аерым-аерым яттан сөйләтү.
“Иҗекләр дөньясында”сүзле уены
Укытучы: Балалар, карагыз әле, нинди матур агач – тал песие үсеп утыра. Ә песиләр гади түгел, ә сюрприз белән. Балалар, әйдәгез әле, һәрберегез берәр тал песие өзеп алыгыз. Анда артында рәсем. Хәзер сүзләрне –рәсемнәрне иҗекләргә бүләбез.
Ике иҗекле сүз – рәсем икән, ике тәрәзәле вагонга утыртабыз, өч иҗекле сүз булса – өч тәрәзәле вагонга утыртабыз. Ялгышмагыз. Сүзләрне чәбәкләп тикшерегез.
Гөр-лә-век ак-кош яз
Кар-лы-гач бо-лыт кар-га
Кү-бә-ләк тур-гай сы-ер-чык
Укытучы тиз генә биремне тикшереп ала. Бер-ике баладан кабатлата.
Укытучы: Балалар, без монда күчмә кошларны искә төшердек. (Слайд№5,6,7,8). Башка күчмә кошлар кебек үк, сыерчык та яз көне безнен якка кайта. Ләкин анын оясы юк. Менә бу рәсемгә карыйк әле, балалар нишлиләр? (слайд №10)
Балалар: Сыерчык оясы ясыйлар.
Укытучы: Балалар, әйдәгез без дә безнең бакчага кайтучы сыерчыкларга оя ясыйбыз. Минем яныма килегез әле, әйдәгез бергәләп тырышыйк!
Укытучы: Балалар, карагыз, нинди матур оя ясадык. Безнең оябызны сыерчык һичшиксез сайлар. (Слайд№11)
Йомгаклау
Укытучы: Балалар, шөгыльдә нинди яңалыклар белдегез? Әти –әниләрегезгә нәрсә сөйләрсез?
Балалар: Шигырь өйрәндек, уйнадык, сыерчык оясы ясадык.
Укытучы: Рәхмәт, балалар, сез бик тәртипле булдыгыз. Сау булыгыз!
Казан шәһәре Яңа Савин районы 391 нче номерлы балалар бакчасы
«Ямьле яз»
(Республика семинары өчен мәктәпкә әзерлек төркеменең
татар төркемчәсе өчен үткәрелгән шөгыль 12.04.2018)
Казан 2018
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сау бул, башлангыч - сыйныфтан тыш чара.
Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага “Сау бул башлангыч!” дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән, технология дәресендә укучылар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә о...
"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.
Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....
Сөмбелэ бәйрәме.1 нче сыйныф өчен әдәби укудан сыйныфтан тыш чара.
Көз ел фасылына карата сыйныфтан тыш чара.Яшелчә, җиләк җимешләр турында кыска шигырьләр белән бакчадагы күренеш.Җыр- биюләр кичәгә тагы да бер ямь өсти....
Сыйныфтан тыш чара: «Чәй яны – гаилә җаны»
Бу сыйныфтан тыш чара - башкарылган проект эшенең нәтиҗәсе. Бу проект эшен яклауда балаларның ясаган чыгышлары. Эш дәвамында балалар бик актив катнаштылар, мәгълүматлар тупладылар, сорашулар үткәрделә...
Юлларда сак булыйк! (сыйныфтан тыш чара )
Пропаганда правил дорожного движенния среди учащихся.Предупреждение детского травматизма.Проверка и закрепление навыков безопасного поведения детей....
Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен сыйныфтан тыш чара “Көзге уңыш”
Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен сыйныфташ тыш чара“Көзге уңыш” Укытучы: Хәерле көн, әти-ниләр, кунаклар! Бездә бүген “Көзге уңыш” бәйрәме. “Яфрак бәйрәме” җыры 1...
4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.Сыйныфтан тыш чара.
4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе....