Публикация в журнале "Мәгариф"
план-конспект урока на тему

Карамова Миляуша Зулфатовна

Публикация в журнале "Мәгариф"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sina_nich_yash.docx24.37 КБ

Предварительный просмотр:

      Укытучы: Кәрамова  Миләүшә Зөлфәт кызы

       Фән: Әдәби уку

       Сыйныф: 1 нче  сыйныф (рус төркеме)

       Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева  “ Татар теле” беренче сыйныф , башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек ( рус һәм татар телләрендә), Казан: Татармультфильм “нәшрияты, 2015 нче ел.

        Тема: Сиңа ничә яшь?

        Дәреснең максатлары:

1. 1 дән 10 га кадәр саннарны кабатлау;  “Сиңа ничә яшь?” соравын бирү һәм аңа җавап формалары белән таныштыру;  өйрәнелгән сүзләрне һәм репликаларны дөрес әйтергә,  диалогик  һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү.

2. Укучыларның  хәтерен, игътибарлылыгын,  логик фикерләү сәләтен үстерү;  парлап һәм төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда активлык, җаваплылык , дуслык  кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

      Җиһазлау: мультимедия,  Шүрәле ,  дәрес темасы буенча презентация,  кәрзин белән алмалар, үзара сөйләшкән ике бала рәсеме, уенчыклар.

     

 І. Ориентлаштыру. Мотивлаштыру.

1.Уңай психологик  халәт тудыру.

- Укучылар, матур итеп  бастык. Исәнмесез, хәерле иртә (1нче слайд).

- Укучылар,  хәлләр ничек?

- Яхшы.

- Ә кәефләрегез ничек?

- Бик әйбәт.

- Әйдәгез әле, укучылар , кәефләребез яхшырсын  өчен, бер-беребезгә карап елмаябыз.

- Рәхмәт, укучылар. Ә хәзер, бер-берегезгә карап,  хәлләрегезне сорашып алыгыз әле (укучылар хәл сорашалар).

- Рәхмәт. Яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.

ІІ.  Актуальләштерү.

а) Үткән теманы кабатлау.

- Үткән  дәрестә саннарны  өйрәнә башлаган идек . Әйдәгез әле,  балалар,  бергәләп, унга кадәр саныйбыз (хор белән унга кадәр саныйлар).

б) Уку мәсьәләсен кую (2 нче слайд):

Тактада ике бала рәсеме. Алар узара сөйләшәләр.

- Укучылар, болар кемнәр?

- Балалар.

- Алар нишлиләр?

- Сөйләшәләр.

- Ә нәрсә турында сөйләшәләр икән, сез ничек уйлыйсыз?

 Балалар җавабы:

- танышалар;

- исемен сорыйлар;

-кайда яшәгәнлеген сорыйлар.

- Мин дә шулай уйлыйм, ләкин сез бер сорауны әйтмәдегез. Без алдагы дәрестә 1 дән 10 га кадәр саннарны өйрәндек. Ә саннарны кертеп нинди сорау төзергә була?

 - Сколько тебе лет?

- Бик дөрес, ә “Сколько тебе лет ?” соравы, татарча,  “Сиңа ничә яшь?”  була. Әйдәгез әле , бергәләп, “ Сиңа ничә яшь?” - дип кабатлыйк.

в) Такта алдында парлап эшләү:

- Укучылар, мин сезгә алдагы дәрестә яраткан уенчыкларыгызны алып килергә кушкан идем. Уенчыкларыгыз  бер-берсе белән таныш түгел.

Алар, танышыр өчен, нинди сораулар бирерләр?

Укучылар җавабы.

Такта алдына парлап ике бала чыга һәм бер-берсенә сораулар бирләр:

- Синең исемең ничек?

- Син кем?

- Син кайда яшисең?

- Сиңа ничә яшь?

III .Уку мәсьәләсен чишү:

а  )Ситуатив күнегү (3 нче слайд).

1 нче  төркем:  Как ты узнаешь у друга  о том , что;

   - как его зовут;

   - сколько ему лет;

   - где он живет.

 2  нче төркем:  Как скажешь о том, что:

    - тебе семь лет;

    - тебе восемь лет.

 3 нче  төркем:  Как скажешь о том, что:

     - Шурале  семь лет;

     - Акбаю  два года.

 - Рәхмәт, балалар.  Дөрес әйттегез.

б)  Ишек шакыйлар һәм сыйныфка Шүрәле килеп керә ( 4 нче слайд).

Шүрәле:  - Исәнмесез, балалар!

Балалар: - Исәнмесез. Син кем? Синең исемең ничек?

Шүрәле:  - Мин – Шүрәле.

Укытучы: - Шүрәле, син мәктәпкә ник килдең?

Шүрәле: - Минем балалар белән танышасым килде.

Укытучы: - Бик яхшы, балалар да синең белән танышырга телиләр. Балалар, өйрәнгән сорауларны  бирегез  әле  Шүрәлегә.

Балалар: - Син кайда яшисең?

Шүрәле: - Мин урманда яшим.

Балалар: - Сиңа ничә яшь?

Шүрәле: - Миңа җиде яшь.

Шүрәле,  балалар янына килеп,  шундый ук сораулар бирә, ә балалар җавап бирәләр.

Укытучы:

- Шүрәле, без синең белән танышуыбызга  бик шат, әйдә ,безнең кунагыбыз бул,  түргә үт.  Рәхмәт, укучылар.  Барыгыз да дөрес  җавап бирдегез.  Ә хәзер ял итеп алыйк.

в) Физкультминут . Кәрзиндә алмалар. Балалар кәрзин янына басалар һәм саныйлар.

Бер алма, ике алма ,

Өч алма, дүрт алма,

Биш алма,  алты алма,

Җиде алма,  сигез алма,

Тугыз алма,

Кызыл алма!

г) Уен “Дәвам ит”.(6 нчы слайд).

 - Балалар,  әйдәгез әле, “ Яңа укучы” уенын  уйнап үтәбез. Такта алдына бер укучы чыга,  сез аны беренче тапкыр күрәсез һәм сез аңа өйрәнгән сорауларыгызны бирәсез, ә ул җавап бирә ( 2-3 бала сорауларга җавап бирә).

IV.Яңа белемнәрне куллану һәм ныгыту.

а) Дәреслек белән эш (10 нчы бит). Укучылар,  рәсемнәргә карап, сорауларга җавап бирәләр.

- Рәсемдә ничә әни, ничә кыз, ничә малай, ничә песи, ничә куян, ничә эт бар? (Чылбыр рәвешендә җавап бирәләр)

- Сез җөмлә төзегәндә нинди саннарны кулландыгыз?

Балалар җавабы.

 б) 11нче биттәге рәсем буенча эш.

- Балалар, сез бу рәсемгә карап , нинди сораулар бирер идегез?

- Син кем?

- Синең исемең ничек?

- Сиңа ничә яшь?

 - Син кайда  яшисең?

- Ә үзегез ничек җавап бирер идегез? Ә балаларның исемнәре ничек?

V. Рефлексия. Бәя этабы.

а) Уку мәсьәләсен искә төшерәбез:

-Укучылар, сез бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндегез?

Укучы җавабы:

- Сиңа ничә яшь?- дигән сорау бирергә;

- Миңа җиде яшь,- дип җавап бирергә.

- Ә бу сорау һәм җавап ни өчен кирәк соң?

 Укучы җавабы:

 - Танышканда кирәк.

б) Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.

- Өстәлләрдә  кояш,   болыт  һәм  яңгыр   рәсемнәре  ята. Әгәр сез дәрестә “Бик яхшы эшләдем,”-  дип уйласагыз – кояшны сайлыйсыз, әгәр “Тагын да яхшырак  эшли алыр идем ,” -  дип уйласагыз – болытны сайлыйсыз, ә инде дәрестә “ Начар эшләдем,” -  дип уйласагыз – яңгырны сайлыйсыз.

 в) Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мои публикации

Уведомление о публикации материала...

Свидетельство о публикации

Данное свидетелство подтверждает размещение доклада "Не должность, но призвание" на конкурсе 11-го Всероссийского интернет-педсовета....

свидетельство о публикации

Данное свидетельтво подтверждает размещение доклада "Не должность, но призвание" на конкурсе 11-го Всероссийского интернет - педсовета....

Публикации

Публикации разных лет...

Свидетельства о публикациях в сети Интернет

Электронные свидетельства о публикациях материалов в сети интернет...