Урок татарского языка в 4 классе
план-конспект урока (4 класс) на тему
Предварительный просмотр:
4 нче сыйныфта татар теле дәресе.
Тема: Исем сүз төркемен кабатлау
Белем бирү максаты:
1. Исем сүз төркеме буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу.
- Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
- Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.
- Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;
укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;
Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.
КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.
ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,
биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
Җиһазлау. Ноутбук, проектор , презентация, таратма материал,үзбзя карталары.
Дәрес тибы: кабатлау
Дәрес этабы | Этаплар эчтәлеге | УУГ |
I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру | -Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик. Хәерле көн миңа! Хәерле көн сиңа! Хәерле көн сезгә! Хәерле көн барыбызга да! -Рәхмәт укучылар, утырыгыз! | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү |
II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру | 1 слайд Шигырь юлларын уку Таңнар саен хәерле көн телим Аяз күкләр телим җиремә Кояшлы көн телим бар кешегә Һәм иминлек телим илемә. -Укучылар, шигьри юллар безне нәрсәгә өйрәтә?(Әдәпле булырга, кешелекле, дус булырга). -Әйдәгез шушы сүзләргә сораулар биреп карыйк әле? (нәрсә? Дуслык, әдәплелек, иминлек, сәламәтлек) Димәк, безнең дәреснең темасы ничек булыр? -Әйе, бүген безнең дәреснең темасы исем. Без дәрестә нишләрбез, алдыбызга нинди максат куярбыз икән? (исем турында алган белемнәребезне искә төшерербез, белемнәребезне тикшерербез һәм бәяләрбез) Исем төшенчәсенә кластер төзү. -Предметны белдерә -Кем? Нәрсә? соравына җавап булып килә. - Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр - Сан -Килеш Тартым. Слайд 3-7 .Тикшерү. -Без МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасы ярдәмендә алган белемнәребезне искә төшерербез. | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу |
III. Уку мәсьәләсен кую. Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү | МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР -Укучылар, сезнең өстәлдә алдында кәгазь ята. Эшкә керештек. Сезгә 3 минут вакыт бирелә(Һәр төркем мөстәкыйль эшли, укытучы күзәтә)
Укучылар нәтиҗә ясыйлар (укытучы сораулар белән ярдәм итәргә мөмкин, укучыларны мактарга, өстәмәләр бармы дип сорап торырга) Үзбәя | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу ШУУГ: үзмаксат кую |
IV.Ял минуты | Б МИКС-ФРИЗ-ГРУП (исемне кабатлауга багышлана)
| |
V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану Максат: укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру. | -Хәзер дәфтәрләрне ачып числоны язабыз. Егерме алтынчы октябрь. Сыйныф эше. Матур язу минуты. 5 слайд . 1.Сүзлек диктанты язып алабыз. Һөнәр, К(к)азан,аккош, шигырь, озынборын,хезмәтче, әни, хатын-кыз, каен җиләге.
(Көтелгән җаваплар: исемнәр)
( Көтелгән җаваплар: кушма, тезмә, парлы, ясалма, тамыр) Мисаллар әйтү:Кушма:аккош, озынборын. Парлы:хатын-кыз. Тамыр:һөнәр, шигырь, әни. Тезмә:каен җиләге. Ясалма: хезмәтче
.Үзбәя . 2. Карточкалар белән эш. Мәкальләрне дөрес итеп җыярга. Исемнәрне табып. Килешләрен билгеләргә. Картларның сүзен янчыкка җый. Сөйдергән дә тел, биздергзн дә тел. Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы. Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы.
Үзбәя. | РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү УУГ: , тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү |
VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә. Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү | -Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша?Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?
Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.
| ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү. |
VII. Өй эше Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату |
|
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урок татарского языка, 2 класс
План урока татарского языка . 2 класс. УМК "Перспективная начальная школа". Тема: Билгене белдерә торган сүзләр. Текст белән эш....
конспект урока татарского языка 1 класс
Разработка урока татарского языка, тема "Звук и буква н"...
Урок татарского языка 4а класс
Урокого татарского языка 4 а класс...
Урок татарского языка 4а класс
Урок татарского языка 4 а класс...
Урок татарского языка 4а класс
Урок татарского языка 4а "Повторение числительное"...
Урок татарского языка, 3 класс русскоязычная группа "һөнәрләр"
Видео урок татарского языка, 3 класс русскоязычная группа "һөнәрләр"Урок 1.1 https://yadi.sk/i/6gP-z-j8kXLtTУрок 1.2 https://yadi.sk/i/auuvdsIHkXNEqУрок 1.3 https://yadi.sk/i/ZmQNz5mNkX...
Статья для учителей татарского языка и литературы "Современные технологии обучения на уроках татарского языка и литературы"
Информационные технологии рассматриваются как один из компонентов целостной системы обучения. Они не только облегчают доступ к информации, открывают возможности вариативности учебной дея...