Дәрестә уеннар.
материал на тему
Предварительный просмотр:
“Сүз яса”
Ла – лә, лу – лү, лы – ле, ли иҗекләренә кирәкле иҗек кушарга.
Кушарга мөмкин иҗекләр: са, су, ку, ка, кү, ба, бу, көй, сөй, та, ла,
буй, ту, тү, җы, бе, ки, эз, төп, я, и, ю.
Үрнәк: бала, сала, сөйли, җылы.
“Иҗек аукционы”
Иҗек сатып алып сүз яса.
Лек, лы, ле, таң, тәм, таш, так, мак, куй, дәф, кай, чүл, җи,
кар, ка, ал, сап, ши, ма, бас, ау, кыр, су, күз, та, ләк, там.
Үрнәк : бас – ма, бал – та.
“Сүзләр уйлау”
Укытучы дәрестә яңа хәреф үткән саен бу уенны куллана ала.Үрнәккә: укучылар без бүген ф авазын әйтергә өйрәндек һәм ф хәрефе белән таныштык. Ә хәзер шул авазга башланган сүзләр әйтеп уйныйбыз. Кем күбрәк әйтер микән?
“Игътибарлы бул!”
Бу уенны һәр дәрестә кулланырга мөмкин. Укытучы сүзләр әйтергә тиеш, әгәр билгеләнгән аваз ишетелсә укучылар кул чабалар.Урнәк : Т авазы тамыр(кул чабалар), кием( тын гына утыралар)һ.б.
“Бер сүз белән әйт”
Укучыларга предмет рәсемнәре күрсәтелә, алар бер сүз белән әйтәләр.
Үрнәк : куян, керпе, кабан - (җәнлекләр)
киви, кура җиләге карлыган – ( җиләк - җимеш)
карандаш, китап, дәфтәр - (уку әсбаплары)
кашык, чынаяк, кастрюль – (савыт – сабалар)
“Яңа сүз”
Бу уенда укытучы үзе төрле сүзне куллана ала. Алынган сүздән башка сүзләр төзергә кирәк.
Үрнәк: Ташлык сүзеннән яңа сүзләр: таш, шат, каш, шатлык, ашлык, кыл, кал, лак, ал, ак, аш, тал,так, кыш, тыш......
“Сүзләр төзе”
з | а | а | в |
1.
к |
а |
в |
а |
т |
2.
3.
я |
с |
и |
ә |
в |
т |
ш |
в |
ы |
а |
4.
“Тылсымлы чылбыр”
Һәр сүз алдан килгән сүзнең соңгы иҗегеннән башлана.
Бала - лачын - чынаяк – яка – кара - .........................................
Арба – батыр – тырма – матур - ..................................................
“Югалган хәрефне тап”
А...ыздан чыккан сүз – һа...ага җәелә, түз.
А...ылга килгән бүз арзан, а...ызга килгән сүз арган.
Я...ымлы елны гөмбә күп, ...акытын белеп эш ит.
“Сүздән сүз килеп чыгу”
Бер хәрефне өстәп яисә алмаштырып яңа сүз яса.
Аш – каш – таш – баш – бал -___________________________________________
Кар – тар – тал – мал – сал - ___________________________________________
Сөт – көт – көн – төн –тун – ____________________________________________
Сал – саз – сак – бак – чак -____________________________________________
( бу уенны укытучы үзе сүзләр өстәп дәвам итә ала)
“Яңа сүз яса”
Бирелгән сүздән, бер яки ике хәрефне алып ташлап, яңа сүз яса.
Тимер – тир, карт – кар, тарт - ..........., сарык - ...........,
Табан - ........., коймак - ............, табак - ..............., кабак - .......
Суган - .........., бармак - .............., балан- ................, кала - ..........
(дәвам итергә мөмкин)
“Булсаң зирәк - әйт тизрәк”
Укытычы сүзләр әйтәргәукучылар аларны башкача әйтергә тиеш:
Үрнәк: балалар – ( сабыйлар яки нәниләр)
өй –
зур -
йөгерә -
күңелле -
матур -
ярата -
дус –
кибә -
“Күз алдыңа ни килә?”
Укытучы бер сүз әйтә, укучылар бу сүзне ишеткәч күз алдына нәрсәләр(берәр әйбер, вакыйга, күренеш) килә икәнен әйтәләр.
Үрнәк: әби – (авыл), цирк – (клоун)
Кояш - кибет –
Чыршы - светофор
Салават күпере - балалар бакчасы –
Сөт - туган көн –
Градусник - яз –
Җыр - дус –
“Сүз төшеп калган”
Төшеп калган сүзләр урынына мәгънәсе белән туры килгән сүзне әйтергә.
Үрнәк: (Сыер) мөгри, ә эт (өрә).
......... – чаба, ә ташбака - ........... .
......... - яшь, ә әби - ............. .
......... - баллы, ә лимон - ............ .
......... – тозлы, ә суган - ............ .
.......... – җылы, ә тундырма - ......... .
........... – шәһәр, ә Татарстан - ............ .
.......... - күл, ә Идел - .................... .
........... – шигырь, ә “Кәҗә бәтиләре һәм бүре” - ............ .
.......... - яшелчә, ә карлыган - .................... .
.......... - ашый торган гөмбә, ә чөбен гөмбәсе - ................ .
.......... - бүлмә гөле, ә умырзая - ............... .
.......... - кыз, ә Марат - ................ .
.......... - йорт хайваны, ә бүре - ............... .
.......... - салкын, ә җәй - ..................... .
............ - оча, ә үрдәк - ..................... .
........... - якты, ә төнлә - .................... .
“Дәвам ит”
- Ялгызлык исемнәрен атыйбыз.
Дәвам ит: “Сабантуй”, Азат, Гүзәл,.............
- Уртаклык исемнәрен атыйбыз.
Дәвам ит: парта, көрәк, чалбар,.................
- Килешләр белән төрләндерергә.
Дәвам ит: парта, партаның,.....................
- Исемнәр нәрсә белән төрләнә.
Дәвам ит: сан, ..........................
- Фигыльнең заманнарын атыйбыз.
Дәвам ит: хәзерге,......................
Һәм башка сораулар өстәргә мөмкин.
“Кем тизрәк”
Аерым битләрдә, бирем язылган. Кайбер сүзләрдә бер хәреф төшеп калган. Шул төшеп калган хәрефне тиз һәм бөрес итеп куярга кирәк.
- Яхшы тел яз кебек, яман .ел – көз кебек.
- Телең озын булса – гомерең кыска б.лыр.
- Кылыч яр.сы бетәр, тел ярасы бетмәс.
- Туган илем - .уган анам.
- Тел. барның – иле бар.
- Әткәм йөрты – а.тын бишек.
- Әтк.м – шикәр, әнк.м – бал.
- Күп укыган к.п белә.
- Тирләп эшл.сәң, тәмләп ашарсың.
- Хезмәт кеш.се – хөрмәт кешесе.
Парлы һәм кушма сүзләр темасын үткәндә куллану өчен уеннар
- “Кушма сүзләр” уены.
Татар телендә кушма сүзләр күп.
Юлбашчы аккош көнчыгыш ташбака
Чуерташ билбау көнбатыш гөлҗимеш
Өчпочмак бозваткыч Актырнак озынборын
Табагач сабантуй Караборын Алмачуар һ.б.
Икәү уйный. Берсе сүзнең беренче кисәген әйтә, шул сүз язылган карточканы өстәлгә куя. Икенчесе кушма сүз итеп тәмамларга тиеш. Әйтик, беренче укучы чуер дип куйса, икенчесе таш сүзе язылган карточканы куя да чуерташ дип укый. Таш сүзе куелса, җавап бака була һәм ташбака дип укыла. Кушма сүз төзегән һәм аны укыган укучыга жетон бирелә. Ялгышса, бирелми. Хәзер икенче укучы бер сүз куя. Сүзнең икенче кисәге дә куела ала: батыш(көн). Бу очракта көн сүзен алга куярга кирәк (көнбатыш). Язып уйнарга да мөмкин.
- “Сүзләр чылбыры” уены.
Укучылар гөл сүзеннән кушма сүзләр төзеп язалар. Кемнең чылбыры озынрак, шул җиңүче була. Мәсәлән: Гөлүсә, Гөлнар, Гөлнара, гөлбикә, Гөлниса, Гөлзәйнәп, Гөлбану, Гөлхәбирә, Гөлҗәүһәр, Гөлназирә,....
- “Эстафета” уены.
Һәр рәттән берничә укучы чакырыла. Алар такта янына ике колоннага бүленеп басалар. Һәр колоннаның беренче булып басып торучыларына берәр сүз (мәсәлән: таш һәм баш сүзләре) язылган карточкалар бирү. Бу сүзләр нинди кушма сүзләр составында бар? дигән сорау бирү һәм шул сүзләрне кертеп, кушма сүзләр төзеп язарга кушу.
Үрнәк:
Тукранбаш ташкүмер
Оекбаш таштугай
Кулбаш ташбаш
Тузбаш ташбака
Башкала ташаяк
Алданрак язып тәмамлаган төркем җиңүче була.
- “Табышмак әйтәм “ уены.
- Юлда чуерташы бар,
Дүрт аягы, башы бар. (ташбака)
- Яшел сабак, эче ак,
Сабак өстендә табак;
Табагында- кибетләр,
Кибетләрдә егетләр. (көнбагыш)
- Өстән тишек, астан тишек,
Уртасында ут та су. (самовар)
- Дилбегә юк, йөгән юк;
Камыт кирәк дигән юк;
Кара айгырны җиктеләр,
Утырдылар киттеләр. (тепловоз)
- Канаты бар, йоны юк,
Үзе бара, юлы юк. (самолет)
- Минем ике канатым бар-
Ике көмеш атым бар,
Йөгәнсез дә иярсез,
Чапсалар күз иярми. (тимераяк)
- Үзе йөри, өе- сыртында,
Мөгезе бар- сөзә алмый. (әкәм- төкәм)
- “Кем дөрес яза һәм алдан бетерә?”
Ал+ япкыч, шәл+ яулык, бер+ юлы, йөз+ яфрак, дөн+я, көн+як, кул+яулык, төн+як, өч+яклы, һәр+яклап, Таш+елга, Кызыл+яр, Ях+я, Дүрт+яклы, тигез+ янлы.
Кушу билгеләре урынына ъ, ь билгеләрен дөрес куеп, алдан язып бетерүче җиңә.
- “Оя” уены.
Тактага ике, икеле-микеле, икеләнү, икенче, икееллык, икешәр, ике атналык, икеләнмичә, ике-өч, икәүдән-икәү, икәүләп, йөзгеч, йөзүче, йөзенче, йөзәләр, йөзләп, йөзү, йөз, кушма, кушбаш, кушучлап, кушымча, кушылдык, очкыч, очыргыч, очлайган, очучы, очла сүзләре язылган карточкалар беркетә. Такта янына берничә укучыны чакыра, ул сүзләрне “тамырдаш сүзләр”, “кушма сүзләр” “парлы сүзләр” дигән ояларга тутырырга куша.
Бу карточкадагы биремнәрне берничә дәрескә бүлеп файдаланырга мөмкин.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Уку дәресендә уеннар.
Уку дәресендә уеннарны 4 нче сыйныфта үткәрергә мөмкин.Монда "Кем өлгер һәм зирәк", "Мәкаль әйтәм","Авторны таны", "Хәтереңдә калдыр", "Әкият дөньясында" дигән уеннар уйнарга мөмкин....
Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү
Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге ята. Башлангыч мә...
Халык уеннары аша - спортка.
Эстафеты на основе народных игр (на татарском языке)...
Чыгыш:Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү
Бу чыгыш дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда сәламәтлек технологияләрен кулланып эшләү турында. Мәктәп балаларга тирәнтен һәм төпле белем, күнекмәләр бирергә, аларның сәламәт булуы турында кайгыр...
Милли уеннар.
Татар халкының йолаларын искә төшерү.Милли уеннар турында мәгълүмат бирү....
"шахмат"- түгәрәге өчен уеннар
бу материалда "шахмат" түгәрәгенең беренче елда( 1класс) түгәрәкне кызыклырак итәргә мөмкинлек бирә торган дидактик уеннар һәм әкиятләр тупланган...
Математик уеннар
Бу презентацияне математика шөгылендә кулланырга мөмкин....